Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

РУХИ МИРАС – ГЫЙЛЕМНЕҢ НИГЕЗЕ

Гомумән алганда, әлеге китаплар гуманитар өлкәне шулкадәр үзгәртте: күп кенә темаларга алынганда, ниндидер билгесез исемнәргә, әсәрләргә, вакыйгаларга юлыкканда, шунда ук киштәдән шуларга үреләбез...

Гуманитар фәннәр – дөньяны, аерым халыкларның узганын һәм бүгенгесен,
мәдәни һәм гакълый торышын тикшерә, аңлата, шәрехли, шуның белән җәмгыятьнең,
кешеләрнең аңын, карашларын үзгәртә, төгәлләштерә... Әмма бу олы миссияне
башкару өчен гыйльми фикерне сугарып торучы шифалы чишмәләр – чыганаклар
булу кирәк. Шуңа күрә дә галимнәр арасында чыганакчылык, текстология белән
шөгыльләнүчеләр, өр-яңа материалларны, моңа кадәр тарих тузанына күмелеп яткан
катламнарны күтәрүчеләр, фәнни әйләнешкә кертүчеләр хезмәте аеруча югары бәяләнә.
Бу яктан татар гыйлеме аеруча соңгы дәвердә зур күтәрелеш, үсеш кичерүне
билгеләп үтәргә кирәк. 85 еллык юбилеен билгеләп үткән Г.Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарихындагы Гаяз Исхакыйның һәм Галимҗан
Ибраһимовның 15 томлык әсәрләре, Г.Тукайның 6 томлык академик басмасы, санап
чыгарга бармаклар җитмәс классик әдипләребез М.Гафури, Г.Камал, Ф.Әмирхан
һ.б.ларның күптомлыклары – моңа дәлил.
Әлеге гаять авыр, мәртәбәле хезмәткә тулаем тукталмастан, мин бүгенге сөйләшүне
күп еллар дәвамында «Мирасханә» – Язма мирас үзәге (проектның җитәкчесе һәм
җаваплы редакторы – Илһам Госман улы Гомәров) – әзерләп, нәшер итеп килә торган
«Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» дип исемләнгән сериягә багышларга телим.
Шунысын искәртергә кирәк: билгеле бер халыкның рухи мирасына караган
гыйльми табышларны туплап, җыентыклар чыгару – дөнья фәнендә шәрәфле,
коллективның һәм хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсен, профессиональлеген күрсәтүче
билге санала. Бары тик бай тарихлы һәм мәдәниятле халыкның мирасын фундаменталь
өйрәнә торган көчле-куәтле институтларда гына шундый басмалар даими дөнья күреп,
фәндәге дөнья сурәтен үзгәртә баручы чыганаклардан исәпләнәләр.
Әлбәттә, Татарстанда төп гуманитар институтта мондый даими басыла торган
җыентыклар әзерләү Совет чорында ук башланган була. 1955 елда «Материалы
по диалектологии» исеме белән нигезләнгәне 1989 елга кадәр 7 нче басмада дөнья
күрә. 1959 елда «Татар теле һәм әдәбияты» сериясе ачыла, 1963, 1965, 1976, 1977
елларда дәвам итә. Аерым китаплар булып укучы кулына барып ирешкән «Язучы
биографиясенә яңа чыганаклар», «Әдәби мирасның яңа катламнары», «Әдәби мирас:
эзләнүләр һәм табышлар», «Әдәбият чыганаклары», берничә ел чыгып килгән
«Әдәби мирас һәм текстология» кебек җыентыклар да шушы юнәлештәге игелекле
омтылышлар турында сөйли.
Әмма чын мәгънәсендә дәвамлы һәм мирасның аерым бер катламнарын тирәнтен
өйрәнү белән бәйле басмаларга юл ачу бары тик XXI гасырда гына мөмкин булып
чыкты. Бүген «Мирасханә»дә алар берничә: ташъязмаларга багышланганы да, чит
илләрдә-җирләрдә яшәгән татарларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә караганы да
бар. 2016 елдан басылып килгән, бүген инде 20 дән артып киткән җыентыкны туплаган
«Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясе исә гуманитар фән тарихыбызны,
халкыбызның рухи хәзинәсендә аерым шәхесләр өлешен, татар мәдәниятендә моңа
кадәр игътибардан читтә кала килгән күренешләрне игътибар үзәгенә куя. Шуннан чыгып, мин бу сериядә басылып чыккан хезмәтләрне өч зур магистраль юл, өч зур
катламны колачлап, академик югарылыкта халыкка җиткерү кебек күзаллыйм.
Беренчесе – фән тарихы, андагы методологик әһәмияткә ия хезмәтләрне кабат,
шәрехләүләр һәм аңлатмалар белән бастыру. Бу яктан, серия татар галимнәренең
еллар дәвамында омтылып та тормышка ашыра алмаган хыялларын мәйданга
чыгарды. Сер түгел, галим-голәмә арасында бер гасырга якын Гали Рәхим һәм Газиз
Гобәйдуллин бергәләп әзерләгән фундаменталь «Татар әдәбияты тарихы»н бастыру
кирәклеге хакында сүз барды. Бу хезмәт төрки халыклар тарихын, фольклорын,
күпсанлы чыганакларны өйрәнеп, борынгы кулъязмаларны барлап язылган, милли
мәдәният тарихын чишмә башыннан алып күзәтеп, бәяләп чыгуны күз алдында тотып
уйланылган була. 1922-1923 елларда аның икенче һәм өченче кисәкләре басылып
чыга. 1924 елны – беренче кисәге, 1925 елны «Феодализм дәвере» исеме белән
кыскартылган икенче басма дөнья күрә. «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар
җыю юлында бер тәҗрибә. Мәдхәл» исеме белән аталган беренче кисәктә рун, уйгур
һәм гарәп язулы гомумтөрки истәлекләр, суфичылык һәм аның шәрык әдәбиятына
тәэсире, уйгур, чыгтай, сәлҗук һәм госманлы әдәбиятлары турында мәгълүматлар
бирелә. «Татар теле һәм әдәбиятының тарихи язмышы», «Идел буенда иң борынгы
тел ядкарьләре», «Идел буенда чыгтай әсәрләре», «Идел буенда госманлы әсәрләре»
дигән өлешләрне берләштергән икенче кисәктә татар әдәби теленең барлыкка килүе
һәм үсүе, борынгы тел ядкарьләре буларак «Коман мәҗмугасы», каберташ язулары,
ярлыклар игътибар үзәгенә куела. Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия»се, Сөләйман
Бакыргани әсәрләре, «Сөбат әл-гаҗизин», «Кисекбаш китабы», «Сәйфелмөлек»
кебек әдәби әсәрләр аерым-аерым тикшерелә. Өченче кисәк XVII, XVIII гасырларда,
XIX йөзнең беренче яртысында иҗат иткән әдипләр мирасына, аларның әсәрләренә,
халык авыз иҗатына, сәяхәтнамәләргә, васыятьнамәләргә күзәтү ясый, татар
әдәбиятының зур этапларын бәяләп һәм тикшереп уза.
Басылып чыгуга, ул күп кенә төрки халыкларның югары уку йортларында дәреслек
итеп кулланыла башлый. Чөнки Г.Рәхим һәм Г.Газизләрнең татар әдәбияты тарихын
гомумтөрки мәдәният кысаларында өзлексез барыш итеп тезә алуы гаять зур ачыш,
казаныш була. Бу караш бүгенге көнгә кадәр һәм бүген дә тюркология фәнендә
фундаменталь нигез хезмәтен үти.
Ни кызганыч, Г.Рәхим һәм Г.Газизләрнең «шәхес культы» тегермәненә эләгүе
аларның исемнәрен дә, хезмәтләрен дә фән һәм татар тарихыннан алып ташлауга
китерә. Әлеге хезмәтнең әһәмиятен аңлаган зыялылар китаплардагы фактик
материалларның бер өлешен, чыганагын күрсәтмичә генә, үз фәнни хезмәтләренә
кертеп җибәрә. Асылда, бүген дә татар әдәбияты тарихының, тел һәм мәдәният
тарихының Г.Рәхим һәм Г.Газиз салган нигездә үсүе бәхәссез.
Үзгәртеп корулар ачкан мөмкинлекләр дулкынында, 1990 нчы еллардан башлап,
Гали Рәхимнең һәм Газиз Гобәйдуллинның исемнәре халыкка кайта башлый, аерым
хезмәтләре, әдәби әсәрләре дөнья күрә. Әмма аларның таҗ хезмәте – «Татар әдәбияты
тарихы» «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясенең 15, 16 нчы китапларында
гына (2022 ел) нәшер ителә.
Хезмәт 1920 нче елларда басылып чыгуга ук татар гыйлемен тамырдан үзгәрткән
булса, аның кабат нәшер ителүе шулай ук мәдәни тарихыбызны Евразия тарихы
фонында кабат күзалларга мөмкинлек бирә.
Шунысын да искәртеп китәргә кирәк: төзүчеләр Г.Рәхим, Г.Газиз хезмәтенең бездә
инде югалган тулы беренче басмасын (Төркиядән алып кайтып) әзерләгәннәр. Монда
идеологик чикләүләрнең кимрәк булуы да мирасның кыйммәтен арттыра.
Шушы юнәлешне дәвам итеп, 2024 елда басмага Г.Рәхим, Г.Газиз хезмәтенең
дәвамы итеп уйланылган Г.Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» (1926), «Кешелек
дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүләре» (1926), «Символизм турында» (1932) хезмәтләре әзерләнде. Алар циклның 22, 23, 24 нче китаплары булып
дөнья күрәчәкләр.
Әлбәттә, фундаменталь хезмәтләр белән беррәттән, аерым шәхесләр һәм аларның
фәнни эшчәнлеге турындагы җыентыклар да бик күп яңа материалларны фәнни
әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирә. Шундыйлардан 2017 елда дөнья күргән 5 нче
басма моңа кадәр эшчәнлеге киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәгән, әмма тарихчы
һәм археограф буларак исеме татар мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән
уелган Сәет Вахидига багышланган. 1912 елда Сәхибгәрәй хан ярлыгын тапкан,
эпиграфика, нумизматика, кулъязма һәм ташъязма мираска караган хезмәтләре үз
вакытында ук СССР Фәннәр академиясе, Н.Н.Фирсов, И.Н.Бороздин, А.Н.Самойлович,
И.Ю.Крачковский һ.б. галимнәр тарафыннан югары бәяләнгән бу шәхеснең тормыш
юлы, киңкырлы эшчәнлеге, аралашу даирәсе хакындагы гаять киң мәгълүматларны
бер китапка туплап, төзүчеләр аның мирасын комплекслы тәкъдим итәләр. Басма
С.Вахидига кагылышлы «Мирасханә» фондларында саклана торган барлык
мәгълүматларны фәнни әйләнешкә кертергә мөмкинлек биргән.
Татар профессиональ музыка мәдәниятенең үсеш юлларын билгеләгән беренче
музыкант һәм композиторларның берсе Солтан Габәшигә багышланган 11 нче
китап та (2021 ел) әлеге шәхеснең тормышын, иҗатын, бай мирасын бер үремтәдә,
беренчеләрдән булып киң катлау укучыга җиткерә. Анда композиторның татар, башкорт,
казакъ (кыргыз) һәм төрек халык җырларына расшифровкалары, эшкәртүләре һәм
инструменталь әсәрләре, музыкаль әсәрләренең ноталары, кулъязмалары, истәлекләр,
хатлар һ.б. материаллар урын алган. Болар, чын мәгънәсендә, татар музыка тарихына
карашны үзгәртәләр. Басмада без, «Мирасханә» фондларыннан тыш, Татарстан
Республикасы Дәүләт архивыннан, Татарстан Республикасы Милли музееннан, Казан
федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең
кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегеннән, композитор турындагы фәнни хезмәтләр
һәм вакытлы матбугат мәкаләләреннән алынган өр-яңа материалларның бер-берсен
тулыландырып фәнни әйләнешкә кертелүен күрәбез. Сериядәге һәр җыентыкка хас
сыйфат бу.
17 нче җыентыкта урын алган шәхес Галимҗан Шәрәф (1896–1950) – шулай ук
татар тарихында аерым олы игътибарга һәм ихтирамга лаек булып та, хәзергә кадәр
аның мирасы билгесезлектә кала килде. Әлеге басманы шушы юлда башкарылган
беренче адым дип карарга кирәк. Г.Шәрәф – тел галиме, педагог, җәмәгать эшлеклесе,
сәясәтче һәм шагыйрь дә. I-II Бөтенроссия мөселман корылтайлары эшендә кайный
(1917), Милләт мәҗлесе депутаты итеп сайлана (1917-1918). Милләт мәҗлесе карары
белән «Идел-Урал штаты»н гамәлгә ашыру буенча махсус сайланган һәйәтнең
рәисе итеп билгеләнә. Ул – 1920 елда ТАССРның моделен булдыручыларның берсе:
Татарстанның беренче этнографик картасын (1922) һәм торак пунктлары исемлеген
(1936) төзи, аның киләчәккә юлын сызуда катнаша.
Җыентык аны шушы зур, бер-берсе белән бәйләнмәгән төрле юнәлештәге
хезмәтләрне башкарган, акыллы-гыйлемле, зур максатлар куеп яшәгән шәхес буларак
ача. Басмага галимнең фонетика мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, Беренче
тюркология съездында татар орфографиясен үзгәртүгә кагылышлы чыгышлары да,
кулъязмада калган шигырь дәфтәрләре дә, тәрҗемә әсәрләре дә, тормышына һәм
иҗатына караган документлар, хатлар, төрле бәяләмәләр дә урнаштырылган.
Кайбер басмалар аерым шәхесләрнең кайта башлаган гыйльми мирасын тулыландыру
юнәлешендә әзерләнгәннәр. Әйтик, сериянең 20 һәм 21 нче чыгарылышлары
Габделбари Баттал мирасын туплау һәм өйрәнүдәге фәнни эзләнүләрнең дәвамы
булып тора. Аларда галимнең фәнни, әдәби-публицистик эшчәнлеген яктырткан, шул
чорның төрле газета-журналларында, җыентыкларында гарәп графикасында басылган,
ләкин бүгенге укучыга таныш булмаган «Телемез», «Кавказдан», «Милли тел», «Тәнкыйть», «Мөфти тәгъйин кылыну», «Мөселман комитетының гомуми җыелышы»,
«Петербургта киңәш мәҗлесе», «Татар карагруһлары» кебек мәкаләләре, «Өч төрле
идарә ысуллары: чикләнмәгән монархия, чикләнгән монархия, республика» хезмәте,
урта мәктәпләр өчен «Татар тарихы» дәреслеге урын ала. Бу хезмәтләр, гамәлдәге
графикага күчерелеп, фәнни даирәгә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Гомумән алганда, серия татар дөньясында мәгълүм шәхесләр хакында да өр-яңа
материаллар җиткерүе белән үзенчәлекле. Аның 1, 2 нче (2016) китаплары Г.Тукай
һәм Ф.Әмирханның 130 еллык юбилейларына багышланган иде. Беренче китапка
Тукай тормышы һәм иҗатына караган, соңгы елларда тапшырылган шәхси архив
материалларыннан алып күбесе билгесез калган истәлекләргә кадәр тупланган.
Ф.Әмирхан томында исә моңа кадәр гарәп графикасында калып килгән публицистик
мәкаләләр дә, әлегә басылмаган истәлекләр һәм хатлар да, әдипнең соңгы көннәрен
минутлап тасвирлаган Кәрим Сәгыйтев көндәлеге дә – язучының үз тормышын да,
аңа татар җәмгыятендәге ихтирамны да аңларга ярдәм итә.
Яки Г.Исхакый (5 нче чыгарылыш, 2018) чыгышлары, рецензияләр, хатлар, әдипнең
Төркиядәге тормышы хакында истәлекләр – шулай ук беренче тапкыр «Мирасханә»дә
сакланучы Исхакый фондларыннан әзерләп нәшер ителгән.
Тагын бер шәхескә тукталып үтү мәгъкуль булыр – Шиһабетдин Мәрҗани ул.
Аңа 6 нчы басма багышланган. Җыентыкның беренче бүлегенә кергән үзенең 1865
елда Оренбург Диния нәзарәтенә язган гаризасы Казанда нәшер ителгән Коръән
китапларындагы хаталарны ачыклау, төзәтү кебек мәсьәләләргә кагыла. Гарәп телендә
язылган «Коръән гыйлеме һәм аның Госман мосхафләре белән бәйләнешле файдалы
һәм мөһим өстәмәләр» (1880) һәм «Ислам дине кануннарының күркәм сыйфатлары
турында ачык хакыйкать» (1889) хезмәтләре беренче тапкыр гарәп теленнән русчага
тәрҗемә итеп бирелгәннәр. Китапта Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге хакында
ХХ гасыр башы вакытлы матбугатында басылган мәкаләләр дә, хатлар, аңа багышланган
әдәби әсәрләр дә урын алган. Шулай ук «Мирасханә»дә әзерләнгән Ш.Мәрҗанинең
«Сайланма әсәрләр»е белән бер үремтәдә бу хезмәт күренекле мәгърифәтченең
эшчәнлеген, карашларын, хезмәтләрен, беренче чиратта, татар телендә шактый тулы
ирештергән гыйльми басма булып кала.
Өченче юнәлеш – татар мәдәнияте тарихындагы аерым күренешләргә багышлап
тематик җыентыклар эшләү. Алар арасында хаҗнамәләр (8 нче басма, 2020),
сәяхәтнамәләр (13, 14, 18 нче басмалар) аерым бер урын тота. Әйтик, 13, 14 нче
чыгарылышларда тематик яктан татар сәяхәтчеләренең Төркиягә, Иран, Кавказ
якларына баручыларның юлъязмалары туплап бирелгән булса, 18 нче китапта Европа
һәм Азия илләренә сәфәр нәтиҗәләре урын алган. ХХ йөз башында язылган күп кенә
текстлар татар вакытлы матбугатының үз мөхбир-корреспондентларын чит илләргә
җибәрүе, шуннан репортажлар бастыруы турында сөйли (әйтик, Б.Шәрәфнең «Иран
мәктүпләре», 1909; Г.Әбүзәров, Зыя Насыйри, «Гм.»ларның 1912-1913 елларда
Балкан сугышын яктырткан язмалары), сәяхәтнамә язучы беренче хатын-кыз
авторны ачыкларга мөмкинлек бирә (Мәрьям Паташеваның «Истанбул хатирәләре»,
1912-1913), бик күп тарихи-мәдәни вакыйгаларга ачыклык кертә. Сәяхәтнамәләрдә
татар җәмгыятенең аерым дәверләрдә мәдәни-тарихи яшәеше, татар зыялыларының
теләк-омтылышлары, уй-гамәлләре күрсәтелә. Бу язмалар татар халкының көндәлек
тормыш-көнкүрешен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.
Шушы юнәлештәге гаять кызыклы басма – 10 нчы китап булып басылган (2021)
«Татар әдәбиятында тәхәллүсләр»не күрсәтергә кирәк. М.Бөдәйлинең «Мирасханә»дә
сакланучы псевдонимнар сүзлеге, М.Бурнашева, М.Мәһдиев, З.Рәмиев хезмәтләре
нигезендә китапта 2 меңнән артык псевдоним ачыклана.
Серия кысаларында аерым бер күренекле вакыйгаларга бәйле җыентыклар әзерләү
традициясе дә яшәп килә. Әйтик, 12 нче басма («Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» (2021) Идел Болгарстанында Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгына
багышлап бастырылган, анда моңа кадәр нәмәгълүм исемнәр һәм әсәрләр дә урын
алган. 7 нче басма (2020) ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган билгесез
яки тар даирәләрдә генә өйрәнелгән чыганакларны тәкъдим итә, Идел-Урал Штаты,
Татар-Башкорт Шуралар Җөмһүрияте, ТАССР төзелүне бер барышның этаплары кебек
тезеп, әлеге процесска караган күзаллауларны нык кына үстерә. 19 нчы басма (2023)
Татар дастаннары елына бәйле нәшер ителә.
Әлбәттә, китаплар хакында күп сөйләргә мөмкин: чөнки мондый байлыкның
системалы-тәртипле һәм киң колачлы булып халыкка кайтканы юк иде әле. Бу урында
проект җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Үзәкнең җитәкчесе И.Г.Гомәров
хезмәтенең бәяләп бетергесез зур икәнен ассызыкларга кирәк.
Шул ук вакытта әлеге җыентыклар – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә, башка академик структураларда эшләүче
күп кенә галимнәрнең уртак эше булып тора. Әлеге кыйммәтле, кадерле эшне,
гарәп графикасыннан кулъязмалар күчерү һәм шәрехләү белән бәйле авыр хезмәтне
башкаручыларның исем-фамилияләрен әйтеп, рәхмәт белдерергә кирәк дип табам.
Алар – филология фәннәре докторлары һәм кандидатлары Ә.Х.Алиева, А.М.Ахунов,
Л.Ш.Гарипова, Э.М.Галимҗанова, Н.Г.Гәрәева, Г.М.Дәүләтшин, И.Г.Закирова,
Г.Н.Зәйниева, Л.Р.Надыршина, З.З.Рәмиев, А.Б.Софийская, А.Ә.Хасавнех,
Г.А.Хөснетдинова, тикшеренүчеләр Г.М.Ханнанова, Ф.Г.Фәйзуллина, Ч.И.Хәмидова,
А.Н.Хәсәнова, В.М.Усманов. Дөнья гуманитар фәннәрендә олы-олы институтлар
башкара торган мәшәкатьле, авыр эшнең татар гыйлеме һәм мәдәнияте өчен никадәр
мөһим, кирәкле булуын тирәннән аңлап эшләүчеләр алар.
Гомумән алганда, әлеге китаплар гуманитар өлкәне шулкадәр үзгәртте: күп
кенә темаларга алынганда, ниндидер билгесез исемнәргә, әсәрләргә, вакыйгаларга
юлыкканда, шунда ук киштәдән шуларга үреләбез... Эзләгәннәр табыла, карашлар
киңәеп китә. Бу хезмәтләрнең XXI гасыр татар гуманитар фәнендә чыганакларны
кайтару буенча тиңе булмаган, чагыштыргысыз олы гамәл икәнлеге дә, аларның татар
тарихына һәм мәдәниятенә, аерым шәхесләр эшчәнлегенә, вакыйга-күренешләргә
карашны бик нык баетуы да шик уятмый.

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев