Мирсәй Әмир


(1907–1980)

Күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа.

Техникумның ике курсын тәмамлаганнан соң, М.Әмир, әдәбият дөньясына якынрак тору өчен, «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» редакцияләренә җаваплы сәркәтип булып эшкә урнаша. Бу чорда яшь әдипнең көндәлек матбугатта авыл тормышына багышланган күп кенә хикәяләре («Үткәннәр», «Замана үзенекен итте», «Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкән», «Әбелгата күпере», «Бәхет порошогы» һ.б.) басыла, ә 1929 елда аерым китап булып «Пар күгәрчен» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Шушы беренче әсәрләрендә үк М.Әмир үзен тормыштагы үзгәреш-яңалыкларга сизгер һәм халыкчан юмор белән сугарылган үткен-җор телле каләм иясе итеп таныта.

1929–1931 елларда М.Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак Идел буе хәрби округының Казан горнизонында татарча чыга торган «Кызылармеец» газетасында журналист булып эшли, газетаның күчмә редакциясе белән Урта Азиягә барып, татар-башкорт солдатлары арасында ЛОКАФның (Кызыл Армия һәм Кызыл флот язучылары берләшмәсе) татар әдәбияты түгәрәкләре оештыру эшен башкара. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. 1930–1933 еллар арасында әдип тыныч дәвердәге хәрби тормыш күренешләрен, ил сагына чакырылган авыл егетләренең сугыш һөнәренә өйрәнүләрен кызыклы, көлкеле ситуацияләргә куеп тасвирлаган «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» исемле повестен һәм «Аяк», «Сугыш сере», «Клим малайлары» кебек хикәяләрен иҗат итә. Хәрби темага «Командир» («Карамалы егете») исемле зур роман язарга да керешә, ләкин әсәр тәмамланмыйча кала (беренче кисәге 1934 елда аерым китап булып басылып чыга).

1937 елда М.Әмир яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. Ләкин тоталитар режимның шул елда махсус оештырган репрессияләр шаукымы М.Әмирне дә читләтеп үтми: әле ике ай элек кенә Татарстан Язучылар берлегенә рәис итеп сайланган әдипне милләтчелектә гаепләп, НКВД органнары кулга ала һәм Казандагы Пләтән төрмәсенә яба. Суд тикшерүе барышында М.Әмир үзен батырларча тота, ялган гаепләүләрне кире кага һәм 1939 елда, гаебе расланмыйча, суд тарафыннан акланып, иреккә чыгарыла. 1939 елда М.Әмир Мәскәүдәге Әдәбият институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.

Башта ук әдәби иҗатын яңа чынбарлык белән тыгыз бәйләгән М.Әмир утызынчы елларда үзенең игътибарын авылда барган үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтә. Колхозлашу хәрәкәтенең башлангыч чорында авылдагы сыйнфый көрәш күренешләрен публицистик пафос белән сурәтләгән һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын гәүдәләндергән «Безнең авыл кешесе» (1933) исемле повестеннан соң, 1935 елда әдип шул ук темага «Агыйдел» дигән атаклы әсәрен яза. Күп планлы, күп геройлы, драматик вакыйгаларга бай, шул ук вакытта яшьлеккә хас якты, романтик хис, тирән җылылык белән сугарылган бу повесть тиз арада укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала һәм әдәби тәнкыйтьтә утызынчы еллар татар прозасының күренекле казанышларыннан берсе итеп бәяләнә. Соңыннан, җитмешенче еллларда, М.Әмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тә эшли, һәм шул пьеса өчен язучы 1974 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ватан сугышы елларында Мирсәй Әмир бөтен талант көчен җиңү көнен якынайтуга юнәлдерә. Сугышның беренче көннәрендә үк ул, кулына каләм алып, фашистларга нәфрәтле уй-хисләрен һәм җиңүгә ныклы ышанычын чагылдырган «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр!» исемле оптимистик хикәясен иҗат итә. Совет информбюро хәбәрләренә таянып, Украина партизаннарының илбасарларга каршы көрәше турында «Йөрәк уты» («Партизан Иван») дигән пьесасын, фашист оккупантларын фаш иткән «Киез итек вакыйгасы» (1942) дигән сатирик комедиясен, «Дуслар» (1942), «Җавап хаты» (1942) исемле хикәяләрен мәйданга чыгара.

1941–1943 елларда М.Әмир Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире (вакытлыча рәис тә, баш мөхәррир дә) булып эшли. 1943 ел башында Язучылар берлеге командировкасы белән (партиянең ӨК карары буенча) Төньяк-көнбатыш фронтка сәфәр кылып, өч айга якын «Ватан өчен» исемле хәрби газета редакциясендә эшләп кайта. Шул газета битләрендә һәм соңыннан республика матбугатында совет кешеләренең сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен публицистик-лирик планда тасвирлаган берничә дистә әдәби очерк һәм дистәләгән хикәяләрен бастыра («Агитатор», «Коттыбый батыр», «Дошман көтмәгәнчә», «Курай», «Гөрли Казан», «Сыерчык», «Беркатлы кеше», «Бабайлар», «Мөстәкыйм карт йокысы», «Якташ» һ.б.). Шул ук фронт газетасы битләрендә М.Әмир фашистларны үткен сатира утына алган «Чаян фронтта» дигән яңа рубрика да ачып җибәрә («Табышмак әйтәм, тап!», «Әйдә шулай булсын», «Тотса мәскәүләр якаң», «Немецчә бишек җыруы» һ.б.).

Утызынчы еллар ахырында ук «Җәдәч» (1939), «Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны» (1939), «Тун ачуы» (1940) кебек кече күләмле комедияләр язган М.Әмир сугыш чорында һәм сугыштан соңгы беренче елларда драматургия жанрына аеруча еш мөрәҗәгать итә. Бу өлкәдә аның иң зур иҗади уңышы итеп «Миңлекамал» драмасын (1944) исәпләргә кирәк. Бу әсәрендә ул ил азатлыгы хакына теләсә нинди авырлыкларны да җиңә ала торган нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист күңелле татар хатын-кызының реалистик образын тудыра. Сугыш чоры авылының хезмәт энтузиазмын, батырлыгын әхлак, мәхәббәт проблемалары белән бергә үреп сурәтләгән «Тормыш җыры» драмасы (1946), халык иҗатына нигезләнгән күңелле «Гөлшаян» комедиясе (1948), Казан галимнәренең сугыш елларындагы фидакарь хезмәтен һәм тормыш-көнкүрешен чагылдырган «Профессор Саматов» (1949) пьесасы, сугыштан соңгы чынбарлыкка багышланган «Җыр дәвам итә» (1947), «Наилә» (1947), «Минем хатын» (1955), совет хакимиятенең беренче елларында авылдагы катлаулы сыйнфый көрәш күренешләрен кырыс буяуларда тасвирлаган «Хөррият» (1960) исемле драма-комедияләре белән М.Әмир татар сәхнә әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертә.

Гәрчә драматургия М.Әмир иҗатында мөһим урын алып торса да, әдипнең илленче-җитмешенче еллар арасындагы иҗади уңышлары күбрәк проза жанры белән бәйле. 1953 елда ул «Ялантау кешеләре», ә 1959 елда аның дәвамы булган «Саф күңел» исемле романнарын тәмамлый. Соңыннан «Саф күңел» исеме белән икесе бергә басылып чыккан бу дилогиядә автор сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренең ил алдындагы гражданлык бурычларын сугыш кырында да һәм тылда да бердәй фидакарьлек, намус сафлыгы белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә. «Саф күңел» дилогиясеннән соң язылган «Җан көеге» (1969) исемле повестенда исә язучы бөек сынау елларында шәхси мәнфәгатен ил-халык интересларыннан өстен куйган куркак җанлы, дезертир бер кешенең гыйбрәтле язмышын бәян итеп, халык азатлыгы хакына үз-үзен аямыйча көрәшүнең кеше өчен иң изге максат булуын раслый.

Юмор – М.Әмир талантының тагын бер төп үзенчәлекләреннән берсе. Аның 1971 елда иҗат ителгән һәм укучылар арасында киң популярлык казанган «Балыкчы ялганнары» исемле повесте, маҗаралы һәм юмористик стильдә язылуыннан тыш, табигатькә мөнәсәбәттә кешенең рухи дөньясы һәм әхлакый йөзе, тормыштагы позициясе кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән дә әһәмиятле. «Мыжык карт язмалары» дигән повесте да (1975) укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.

Гомеренең соңгы елларында әдип автобиографик материалларга нигезләнгән әсәрләре өстендә эшли. «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән өч кисәктән торган һәм язучының утызынчы елларга кадәрле тормышына бәйле вакыйгаларны эченә алган бу повестьлар әүвәл 1979, 1982 елларда аерым ике китап булып («Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы»), ә 2002 елда өчесе бергә «Кичә турында бүген» дигән исем белән басыла.

М.Әмир – «Калку кырга кар ява» (1933), «Алдакчы бозау» (1940, 1959), «Батыр исемле малай турында хикәяләр» (1941; 1968 елда тулыландырылган 5 нче басмасы чыга), «Әниләре өйдә юкта» (1946), «Зур бүләк» (1956) кебек балалар өчен язылган китаплары, «Кысыр хәсрәт» (1954) кебек юмор-сатира җыентыклары, күпсанлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм тәрҗемә әсәрләре авторы. Аерым алганда, ул И.Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1949) романын, Б.Горбатовның «Непокоренные» («Буйсынмас кешеләр», 1944), Г.Гулианың «Весна в Сакене» («Сакен язы», 1950), В.Короленконың «Слепой музыкант» («Сукыр музыкант», 1954) повестьларын, В.Вишневскийның «Незабываемый 1919-й» («Онытылмас 1919 ел», 1952), Н.Погодинның «Человек с ружьем» («Мылтыклы кеше», 1952), А.Корнейчукның «Платон Кречет» (1953), К.Симоновның «Дни и ночи» («Көннәр һәм төннәр», З.Солтанов белән уртак тәрҗемә) драмаларын, С.Аксаковның «Аленький цветочек» («Ал чәчәк»,1948), М.Лермонтовның «Ашик-Кериб» («Гашыйк-Гарип», 1941) әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә күп кенә әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителә.

М.Әмир иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашкан язучы. Ул КПССның ХХIII съезды делегаты, партиянең өлкә комитеты әгъзасы, РСФСРның ике чакырылыш Югары Советы депутаты (1963–1971), РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары (1967–1971), РСФСР Югары Совет Президиумы Рәисе урынбасары (1963–1967), РСФСР, СССР Язучылар берлекләре идарәсе әгъзасы булып сайлана; 1947–1959 елларда Казан шәһәр район советы һәм шәһәр советы депутаты була, утызынчы еллардан башлап гомеренең ахырларына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, рәис урынбасары һәм рәисе булып эшли, 1940–1950 еллар арасында Берлекнең проза, драматургия, тәрҗемә секцияләрен җитәкли, озак еллар «Чаян», «Казан утлары» журналлары редколлегияләрендә әгъза булып тора, 1937 елда ике ай һәм 1961–1968 елларда Республика Язучылар берлегенә җитәкчелек итә.

Иҗтимагый тормыш һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.Әмир Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була (1945).

Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә Казанда вафат була.

М.Әмир – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.