Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

УЛ

Авырлыклар килсә миңа, ул булыша, Бөтен кешеләрдән якын ул...

Касыйм Вахит
(1916 – 1942)
Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге
Башкортстан Республикасының Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле
крестьян гаиләсендә туа. 1942 елның 4 октябрендә Сталинград өчен барган канлы
бәрелешләрнең берсендә дошман пулясыннан һәлак була.


Авырлыклар килсә миңа, ул булыша,
Бөтен кешеләрдән якын ул;
Тормышымны нурландырып тора,
Минем өчен гәүһәр, алтын ул.
Бар шатлыкны бергә бүлешәбез,
Тамчы суны бүлеп эчәбез,
Ут, ялкынны бергә без үтәбез,
Агым суны бергә кичәбез.
Көне буе аны күрми торып
Кайттым исә яллар итәргә,
Битләремнән сыйпап сөя-сөя,
Күмелдерә кайнар хисләргә.
Аның белән бергә чакларымда
Урын бетә авыр хисләргә,
Кайгым булса, чынлап кайгыралмыйм,
Аптырадым, хәзер нишләргә?
Ул дигәч тә, гаебемә кереп,
Еракларга сузма уеңны.
Кызыксынсаң әгәр, сиңа әйтим,
Ул – анасы минем улымның.
1941

 

«КУ» 03, 2025

Фото: архивтвн

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев