Кушуч ихласлыкка сусаумы соң...
Капка төбендәге бүрәнәгә Тезне чәнчеп, чиертеп симәнке, Йолдыз санар кеше кирәк миңа, Тынлыкны да тояр тирәнтен!..
Кушуч ихласлыкка сусаумы соң,
Ышанычмы кимү дөньяга?
Чалбар балаклары озая... Тик
Күңел киңлекләре тарая...
«Ни хәл?» дигән сүздә җылы тапмыйм,
Фальшь дигәннәре – бер кылчык.
Күзнең төсе тоныклана бара,
Әллә дөнья шундый болганчык?..
Капка төбендәге бүрәнәгә
Тезне чәнчеп, чиертеп симәнке,
Йолдыз санар кеше кирәк миңа,
Тынлыкны да тояр тирәнтен!..
Суга салсаң, калкып чыга торган
Куык җаннар тешкә сылана...
Зыңлы кыңгыраулар телсез заман:
Күкрәк тутырып сула – сулама…
«Ни хәл?» дигәннәргә нәрсә диим?
Күзем төсе һаман ямь-яшел!
Ясалмага һаман исем китми –
Җанда җәйләү, колын, мул көшел...
Чикерткәләр һаман сыбызгысын
Төн йокысын качырып сыздыра –
Мунча исе сеңгән толымнарда
Җидегән йолдыз таңда төн куна...
Зыңлый яра, иңри-иңри зыңлый...
Төннәр шул ук. Җаннар никтер тар.
Җидегән шул ук. Кара мунча да шул.
Ә күңелләр – йоклый.
Кемнең кемгә төшкән эше бар…
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев