Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Хәнифне тетрәтте бу фаҗига! «Менә ни өчен арыслан йөрәкле, курку белмәс Ринат агасы вакыт-вакыт сагыш утларының чоңгылына чума икән! Яралары телгәли икән бит аның йөрәген, ләкин ул аны беркемгә дә сиздермәскә тырыша иде. Чиксез хәсрәтне күтәреп йөрергә дә кирәк бит!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Йолдыз алтынчы класста укыганда, Ринат сигездә белем ала иде. Алар
бер ишегалдында яшәсәләр дә, элегрәк әллә ни аралашканнары булмады.
Биредә яшәгәннәрнең күпчелеге диярлек дары заводында хезмәт куя.
Ринат белән Йолдызныкылар да, иртәнге завод гудогы тавышына уянып,
башкалар белән бергә көтү булып эшкә агылалар, шул агым белән кире дә
кайталар иде. Аларның әти-әниләре дә якыннан аралашмады. «Исәнмесез»,
«саумысыз», «хәлләр ничек?» дигәннән узмады кебек. Бер-берсе белән гәпләшеп, кунакка йөрешеп яшәгәннәрдән түгел иде. Ринат бик яхшы
укыды, аның рәсеме отличниклар арасында гына түгел, зуррак классларга
күчкәч, «мәктәбебезнең иң яхшы спортчысы» дигән стендта да тора иде. Бер
мәртәбә Ринат шул рәсемнәр каршында басып торган озын керфекле, курчак
кебек матур, зур кара күзле, зифа буйлы күрше кызы Йолдызны шәйләп
алды. Шаярткан булып: «Сәлам, сеңлем, араларында сиңа ошаган сурәт
тә бармы әллә?» – дип сорады. Яшь кызый әллә чынлап, әллә шаяртып,
«менә монысы» дип, Ринат сурәтенә төртеп күрсәткәч, елмаеп куйды да
тырт-тырт атлап китеп барды. Бер мәлгә югалып калган күрше абыйсы
чибәр кызыкайның нур сибеп торган матур күзләренә сокланып калды.
«Кара, Әхәт абый белән Сания апаларның гаиләсендә нинди чибәркәй
үсеп килә икән бит» дип уйлады. Икенче тапкыр аларга очраклы гына
мәктәп ишегалдында очрашырга туры килде. Петров паркы стадионыннан
физкультура дәресендә шөгыльләнгән 10 Б классы кайтып җитте. Бу мәлдә
мәктәптә тәртипсезлеге, урлашуы белән дан казанган елтыр күзле Ильяс
атлы малай күршесе Йолдызның җептән бәйләнгән баш киемен салдырып
алып, бирмичә тинтерәтә иде. Кызга «мә» дип суза да, тегесе тотып алам
дигәндә генә, икенче кулына күчерә. Ул да түгел, тинтәк баш беретканы
болгап очырып та җибәрде. Баш киеме җыелып торган көзге пычракның
нәкъ уртасына барып төшмәсенме! Мескен кыз рәнҗеп елап җибәрде.
Шул мәлне мәнсез зимагурның муенын кемнеңдер көчле куллары урап
алды. Сулышы кысылганнан-кысыла барган зимагур курку чалымнары
кергән нурсыз, явыз күзләре белән күтәрелеп карый алды. «Ринат, братан,
ты чё?» – диде ул, коты очып. Гыжылдап сулап, көчкә: «Я же пошутил!»–
дип өсти алды.
– Хәзер барып алып бир шапкасын һәм гафу үтен. Әгәр дә тагын бер ул
кызга якын килсәң, кикригеңне тиз шиңдерербез, аңладыңмы, имгәк?! – дип
этеп җибәрде. Әшәкелеге ташып торган малай, ботинкасы белән күлләвеккә
кереп, баш киемен алды да кызга китереп бирде. Ринатлар классындагы
Рәмзия атлы кыз: «Бир, сеңлем, хәзер умывальникта юып чыгарам», – дип,
баш киемен үзенә алды. Шул мизгелдән файдаланып, теге фетнә тиз генә
таймакчы иде дә, тимер кебек нык куллар аны тагын якасыннан эләктереп:
«Ә кем гафу үтенә?» – димәсенме.
– Гафу, гафу, Йолдыз. Ай-яй, муеным авырта, гафу ит, Йолдыз, бүтән
андый хәл кабатланмас, – дигәч, Ринат мөртәт малайның үзен әле бая гына
күрше кызчыгының баш киеме яткан пычрак күлләвеккә томырды. Ул
тезләнгән җиреннән торып, көзге пычракны кагып төшерәм дип, куллары
белән сыпырынгалый башлады. Аның саен бөтен киеме балчыкка бата
гына барды. Пычрак сыланган битеннән ике күзе генә карак мәченеке кебек
ялтырап торса, үзе: «За что, я же тебе, Ринат, никогда плохого не делал», –
дип еламсырап сөйләнде. Аның бу карачкы кыяфәтен күреп, Ринатның
классташлары, шаркылдап көлешә-көлешә, мәктәпкә кереп киттеләр.
Зимагур Ильяс исә йолкыш урам эте кебек бөкрәеп китеп барды.
– Йолдыз сеңлем, хәзер Рәмзия апаң береткаңны юып чыгара, әз генә
көтеп тор инде.
– Нишләп очраган саен миңа бәйләнә, нишләп рәнҗетә ул мине?!
– Ошаткандыр, бик матур бит син. Шулай егетләнмәкче була.

– Кирәкми миңа андый егетлек, Ринат абый, кирәкми, – дип шыңшыды
һаман тынычланып бетә алмаган курчак кебек матур кызчык. Мәктәп
ишегалдында кулына баш киемен тоткан калын толымлы, тулган ай кебек
түгәрәк битле Рәмзия күренде. Килеш-килбәтләре ташып торган өлкән
класста укыган бу кыздан гел шәфкатьлелек бөркелә иде. Шуңа күрә микән,
аның белән берәү дә дорфа сөйләшми, классташлары гына түгел, башкалар
да ихтирам итә иде.
– Менә, сеңлем, борчылма, чип-чиста булды, кайткач элеп киптер, – диде
дә Рәмзия, классташы Ринатка борылып: – Нишләп күрше кызыңны шул
адәм актыгыннан рәнҗеттерәсең, әйт шуңа бер тутырып! – дип куйды.
– Бүгеннән башлап, Йолдыз, сиңа беркем дә бернинди дә начарлык
эшләмәячәк! Тынычлан, курыкма, әйдә, тыкрыкка хәтле озатып куям, –
дип, кызның мәктәп букчасын үз кулына алды.
– Рәхмәт, Рәмзия апа, сау булыгыз, – дип, үсмер кыз зур, матур шомырт
кара күзләре белән тутырып карады. Ринат абыйсы аны урам чатына хәтле
озата китте.
– Рәхмәт сиңа, Ринат абый, – дип, үрелеп, көтмәгәндә битеннән үбеп
алмасынмы үсмер кыз. Әллә нәрсә булды шунда унҗиде яшьлек егеткә. Ул,
кызны беренче кат күргән кешедәй аптырап, тораташ кебек катып калды.
Күзләрен күрше кызыннан алалмады, тәне буйлап җиңел генә тетрәнү
йөгереп узды. Шулай күпме карашып торганнардыр, хәтерләми, башында
да бөтен уйлары томан эчендә калган кебек тоелды аңа. Егеткә ничек тә
булса бу гипноздан котылырга кирәк иде. «Танышларым, дусларым күрсә,
ни уйлар. Бала-чага белән бәйләнмәсәң», – дисәләр. Ир-егетләр алдында
булган абруеңны югалта күрмә дигән уйлар башында буталды. «Кара ничек
үсеп буйга җиткән икән күрше кызы. Кай арада... Күрмичә йөргәнмен».
– Ринат абый, Ринат абый, сезгә ни булды, тораташ кебек катып
калдыгыз, – дигән тавыш каяндыр килә иде. «Йолдыз түгелме соң бу,
нәрсә әйтә соң ул, үзем аңлыйм да кебек, төшенә генә алмыйм» – дигән
уйлар йөгерде, һәм шул мизгелдә ул чынбарлыкка кайтты. Ниндидер көчле
гипноздан чыкты ул. Аның: «Ринат абый, Ринат абый, ни булды сезгә, ник
эндәшмисез», – дип, җиң очыннан Йолдыз кызый йолыккалый иде.
– Йолдыз! Юк, юк, Йолдыз, барысы да тәртиптә. Онытылып калган бер
эшем кинәт исемә төште, – дип, уңайсыз хәлдән чыгар өчен акланырга
тотынды. Килешмәгән эштә тотылган кеше кебек оят булып китте аңа.
– Ринат абый, мин унны бетергәч, сиңа кияүгә чыгар идем, – димәсенме
күрше кызы Йолдыз!
– Сиңа бит әле ул чакта да унсигез яшь тулмаган була.
– Тулмаса соң! Әгәр дә мин сине яратсам да, өйләнмәс идеңме? – диде
туташ, ялвару катыш өмет белән карап.
– Миңа бит әле, сеңлем, армия сафларында да йөреп кайтырга кирәк.
Ул арада ниләр булмас.
– Мин, Ринат абый, сине көтәчәкмен! Өзелеп-өзелеп көтәчәкмен! –
диде үсмер кыз! «Менә сиңа мә!» Атлет гәүдәле ир-егеткә әле яңа гына
күкрәкләре төртеп чыккан бала чын күңелдән беркатлы мәхәббәтен
белдереп тора.
– Үсә төш әле, Йолдыз! Дөньяга карашың да, мәхәббәтең дә үзгәрер.

– Сезгә булган мәхәббәтем беркайчан да сүнмәячәк, Ринат абый! Минем
сезгә булган хисләремнән үлем генә аера алачак!
– Рәхмәт сиңа, Йолдыз! Әйдә, без бу турыда икенче юлы сөйләшербез!
Ничектер кинәт, көтмәгәндә килеп чыкты әле бу! Ярый, бар, йөгер, сау бул, –
диде дә моңа хәтле билгеле булмаган ниндидер бер тетрәнү кичергән егет
үзе үк тиз-тиз китеп барды. Күпмедер баргач, кемнеңдер көчле карашын
тоеп, артына әйләнде. Кыз, төбәлеп, аңа карап тора иде, Ринат абыйсы
борылгач, шатланып кул болгады.

***
Унынчыны бетереп, армиягә китәргә елга якын вакыт калып бара иде.
Ринатның югары уку йортына керергә бөтен мөмкинлекләре дә бар. Ләкин
ул үзенең күптәнге хыялы Совет армиясе сафларында десантчы булып
хезмәт итеп кайтуны сайлады. Яхшы тәрбия алып, республиканың иң көчле
самбочыларыннан булган оланның хәрби комиссариатта да проблемалары
булмады. Көз көне унсигезен тутыргач, ул хезмәт итәргә китәчәк. Ул вакыт
якынайган саен, Йолдыз белән алар көн саен очраштылар, күрешсәләр, бер-
берсеннән аерыла алмыйлар, сөю тулы күңелләре күрешү шатлыгыннан
аңлап бетермәслек бәхет хисләре тудыра иде. Аларның мәхәббәтләренә
сокланучылар, үзләренә дә шундый сөюне теләүчеләр күп булса да, читтән
генә күзәтеп, көнләшеп йөрүче бәндәләр дә җитәрлек иде. Әле сентябрьнең
икенче шимбәсендә Петров бакчасына ял итәргә чыккач та, күрше илленче
мәктәпнең унынчы класс егетләре очрап: «О-о, Ринат, кызның шәбен
эләктергәнсең, браво, браво», – дип күз кыздырып киттеләр. Бу төркемнең
атаманнары дары заводында цех начальнигы булып эшләүче Титов Евгений
Ивановичның малае Дима да шунда иде. Гомумән, хулиганнар арасында
барысы да диярлек заводта җитәкчелек иткән ата-ана балалары күпчелекне
тәшкил итә иде. Диманың үзен ялагай иярченнәре «Домкрат» дип атыйлар.
Үзләренең гади эшче балалары булмаулары белән масаялар. Вакыт-вакыт
көчсезрәкләрне рәнҗетергә дә күп сорап тормыйлар. Үткән елны Октябрь
революциясе бәйрәмен тантаналы рәвештә билгеләп үткән көннәрдә Ринат
белән юллары кисешкән иде аларның. Аракы эчеп, шактый гына каннары
кызып алган бу төркем, буйсынмас спортчы егетне тәртә арасына кертергә
теләп, үзләрен күрсәтеп алырга булдылар.
– Про тебя там легенды ходят! А что, ты такой деловой, что ли? – дип,
итагатьсезлек күрсәтте Домкрат.
– А что ты хочешь, Дим? – дип, Ринат теге мәнсезгә сөзеп карады.
– Бәлкем кырыйгарак китеп, аз-маз гына бәргәләшеп алырбыз, –
дигәч, – дусларча гына, – дип тә өстәде.
– Әгәр сиңа кирәк икән, алышып карарга була!
– Пойдём?! – дип кенә куйды теге аксөяк малае тәвәккәл генә. Диманың,
ягъни Дмитрий Евгеньевичның якын-тирәдә башкисәр буларак абруе зур
иде. Шактый гына грек-рим көрәше, штанга белән дә чыныгу алган иптәш
үзенә ошамаганнарны бәргәләп ыргытырга да күп сорап тормый. Кирәк
икән, буып сала! Төскә-биткә дә чибәр тагын үзе! Фраерларча киенеп,
парк буйлап үтсә, беркатлы чәчбикәләр «аһ» та «ух» киләләр. Аксылрак
чәчле Димага Ходай чибәрлекне дә кызганмаган, күкрәкләре киң, буе озын, өстәвенә, мускуллары ташып тора. Атлет фигурасын ассызыклап күрсәтер
өчен ул кысып торган футболкалар, олимпийкалар киеп йөри. Бик күп
җилбәзәк кызлар аның кочагында булырга да өлгергән дип сөйлиләр. Хәтта
талашып, сугышып беткәннәре дә җитәрлек, ди.
Алар, стадионны аркылы чыгып, дары заводының ян-ягындагы
урманчыкка юнәлделәр. Сүзсез генә барганда, Ринат бу төркем арасында
үзенә таныш фигураны шәйләп алды. Ул әлеге дә баягы кесә карагы мөртәт
Ильяс иде. Теге, ни сәбәпледер, төркем уртасынарак посып бара, Ринатның
күзенә чалынмаска тырыша, куркак этнеке кебек уйнак күзләре ялт-йолт
килеп ала. Битендә мәкерле генә елмаю эзләре дә сизелә. «Миңа каршы
Домкрат бандасын өстерүче менә кем икән» дип уйлап алды ул.
Алан кебек урынга килеп җиттеләр. Черки кушаматлы банда әгъзасы:
«Беренче кан тамганчы, кемнең җиңгәне шулай билгеле булачак», – дип
шарт куйды. Тик Домкрат: «Юк! Икебезнең беребез аңын югалтканчы,
йодрык белән дә, аяк белән дә тибәргә ярый!» – дип, планканы бик югары
күтәрде. Алыш башланды. Домкрат көтмәгәндә кисәк кенә Ринатның
бөеренә китереп сукты да көрәшер өчен биленә килеп ябышты. Шул ук
мизгелдә самбист егетнең еллар буе күнегелгән инстинкты үзенекен эшләде.
Үгез кебек нык, таза бандитны әйләндереп ыргытканы сизелми дә калды.
Ул сикереп торып, нәфрәт белән кабат аңа ыргылды. Ике җилкәсен умырып
тоткан иде, Ринат аны үз өстенә ега барып, бүксәсенә ике аягын терәде
дә, ятып калып, үзе аша чөеп җибәрде. Авыр гәүдәсе белән җиргә барып
төшкән бәндә күпмедер мәлгә тынсыз ятты. Бераздан селкенеп куйды,
тезләнде, аякларына басты. Аның күзләрен нәфрәт баскан иде, боз кебек
салкын зәңгәр күзләреннән явыз очкыннар чәчелә. Аксыл-сары башы,
ап-ак чалбары белән футболкасы тузанга баткан. Шунда дары заводының
бухгалтериясендә эшләүче Равил Назыймовичның улы Әхсән: «Бәлки
бүгенгә житеп торыр!» – дип тә карады. «Юк, әле башлана гына», – дип,
көрәшеп нәтиҗә чыгаралмагач, Домкрат боксчылар позасына басты. Сул
кулы белән турыдан ора-ора, ул уң кулы белән үтергеч ударын бәрер өчен
дошманына якынлашты. Ринат аның бу мәкерле оруыннан башын кырыйга
алып калды да кисәк кенә сул кулы белән астан өскә бар көченә бавырына
томырды. Башкисәр, башта ни булганына төшенеп бетә алмыйча, «ых» дип
кенә куя алды. Шул мизгелдә аның сулыш алуы кыенлашты һәм тынын
көчле буылу китереп кысты. Ул түзә алмыйча тезләнде дә бөкләнеп килде.
Ыңгыраша башлады. Черки дигән иярчене: «Булды, булды, җегетләр,
җитте!» – дип, әйдаман янына ташланды. Ринат та эшнең беткәнен аңлап
алып: «Тагын минем белән алышып карарга теләүчеләр булса, рәхим
итегез!» – дип тәкъдим ясады. Дәшүче табылмагач: «Ярый, алайса, сау
булып торыгыз!» – дип китеп барды. Көтүдәгеләр аның артыннан сокланып
та, көнләшеп тә, үчләшеп тә калдылар. Шулар арасында мәнсез күзләренә
курку иңгән Ильяс та бар иде.
Ринат хәрби хезмәткә китәр алдыннан һәр минутын, һәр сәгатен,
һәр көнен сөйгәненә багышларга, вакытын бергә үткәрергә тырышты.
Кадерлеңне кочагыңда тоюдан да, аның хуш исле чәчләреннән
иснәүдән, татлы иреннәреннән суырып-суырып үбүдән дә бу фани
дөньяда ләззәтлерәк тагын, әйтегез, нәрсә бар икән?! Шулай бәхет болытларына утырып йөзгәндә, Йолдыз аңа йөкле икәнлеген җиткерде.
Ринатка әйтеп бетермәслек шатлык иңсә дә, уйланырлык борчулары да
бар бу хәлнең. Сөйгәне бит яңа гына унынчы класска күчте, балигъ та
булмаган. Бәхетләренә әти-әниләре: «Шулай язгандыр, бәхетле булыгыз,
балалар», – дип, хәлне тыныч кабул итте. Йөкле икәнлеге әлеге уку
йортында сизелгәнче дип, башта Арча ягындагы авылга кайтып, никах
укытып, Аллаһы Тәгалә ризалыгын алып килделәр. Соңыннан гайбәт
сүзләргә урын калдырмас өчен, табиблардан белешмә алып, ЗАГСта да
язылыштылар. Алардан да бәхетле кешеләр юк иде бу көннәрдә. Аларның
шатлыклары якыннарына да күчеп, барысы да зур сөенеч кичерделәр! «Без
өйләнешкәч, төннәре дә кыскарды» дигәндәй, хәрби хезмәткә китү көне дә
бик тиз килеп җитте. Ринатны озатырга спортчы дуслары, классташлары,
туганнары Казан тимер юл вокзалына хәтле килде. Кочаклыйлар, хәерле
юл телиләр аңа! Ул моңсуланса да, иптәшләре алдында сер бирмәскә
тырыша, шаяргандай итә, дусларына ияреп елмайса-көлсә дә, сөйгәне
белән аерылудан яна-көя! Ничек итеп бу ике елын ансыз үткәрер икән?
Кемдер аның уй-хисләрен сизеп алып: «Борчылма, ике ел сизелмичә үтеп
китә ул, әле отпускага да кайтып килсәң! Каршыңа, «әт-тә» дип, сабыең
йөгереп чыгып, муеныңа сарылыр, брат, борчылма, барысы да тәртиптә
булачак!» – дип юмаладылар.
Менә булачак солдатлар утырган поезд тартылып, тимер-томыр шакылдап
алды. Локомотив шулай салмак кына кузгалып китте. Әнә Йолдызы күз
яшьләрен сөртә-сөртә кул болгый. Сөйгәненең назлы, йомшак кулы ул...
...Декабрьнең беренче шимбәсендә Йолдыз иптәш кызы Гөлнараларга
барып кайтырга ниятләде. Ул аның бердәнбер сердәше, ахирәте иде.
Ринаттан килгән хатларын да яшерми аңа укый, йөрәк астында йөрткән
сабыеның тибүен дә сөйли. Икәү шулай хыялланып, озаклап якын
киләчәккә планнар корып утырырга яраталар. Бүген дә иптәш кызы аны
пәрәмәчләр пешереп каршы алды. Чәй өстәле артында Йолдыз аның
уңганлыгына сокланып:
– Ай-яй, алтын куллы да инде син, Гөлнара, шундый затлы итеп
пешерәсең, ашап туймаслык! Миңа да өйрәнергә кирәк, Ринатым кайткач,
аны яхшы ризыклар белән генә сыйлыйсым килә, – диде. Аннан: – Бәрәңге
белән коймак кыздыру, токмачлы аш пешерүдән гайре әллә ни осталыгым
юк әлегә, – дип тә өстәде.
– Ашыкма, дустым, син бит әле бик яшь, унсигезең дә тулмаган, Ринат
кайтканчы әле күпме вакыт бар! Өйрәнерсең, әниеңнән сорашырсың, үзем
белгәнчә, мин дә аңлатырмын, – дип, Гөлнара ахирәтен юатты. Аннан
кияүдәге кыз Ринатның хатын укыды.
– «Менә бүген, кадерлем, беренче кат парашюттан сикердек, чыныгу
алдык. Инде отбой алдыннан сиңа сәлам хатларымны язып куярга булдым!
Сагынуымның иге-чиге юк, буш вакытым килеп чыктымы, уй-хыялларым
синең яныңда. Синең белән, туачак сабыем белән яшим, җанкисәккәем!»
Мондый җылы, чын күңелдән язылган хат юлларыннан Гөлнараның да
күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты.
– Миңа да шундый хатлар язсалар, шатлыгымнан үрле-кырлы сикерер
идем. Нинди бәхетле кеше син, Йолдыз дускаем! – Ашыкма, синең дә өлешеңә тигән көмешең табылыр. Бергәләп
кунакка йөрешеп, балаларыбызны үстерербез. Синең кебек уңган,
чибәр, игелекле кыз – өй күрке ул! – дип, чын күңеленнән иптәшен
мактап куйды.
Бүген үзләренең соңгы тапкыр күрешүләрен, Ринатның хатын да соңгы
кабат укыганлыкларын башларына да китереп карый алмыйлар иде...
...Йолдызның көчләп үтерелгән гәүдәсен икенче көнне өй астындагы
подвалдан кар көрәргә дип, коралларын алырга кергән дворник Минневәли
абый табып алды. Кем икәнлеген таныгач, тетрәнүдән һушына килә
алмыйча калтырау тотты аны. «Йолдыз, балакаем, кайсы вәхшинең кулы
күтәрелде икән син асыл затка? – дип ыңгырашты ул. Кызның тәне күптән
суынган иде инде. Абзый әкрен генә үз-үзен кулга алды. – Ничек итеп әти-
әниләренә җиткерергә соң бу фаҗигане, ничек?! Тукта, башта милициягә
шалтыратыйм, алар ничек булса да, үзләре әйтерләр. Минем хәлемнән
килмәячәк бу», – дип әрнеде ул.
Рәис абыйсын тыңлагач, Хәнифнең күз яшьләре бәреп чыкты.
– Нинди кабахәтлек бит бу! – дип, күлмәгенә тамган тамчыларны
күрсәтмәс өчен арты белән борылды. – Кемнәр эше бу? – дип әрнеп сорады
Хәниф.
– Домкрат бандасы! Котыртып-өстереп торучысы Ильяс дигән әнчек
булган, нәселсез эт!
– Бәреп үтерергә кирәк аларны, асып куярга, котырган этләрне юкка
чыгарган кебек, Рәис абый!
– Ильясы болай да төрмәдә элмәккә менде. Бәлкем булышканнардыр да.
Бөтен гаепне ул үз өстенә алгач, мөртәт Домкратны түрә атасы «условнога»
калдыртты.
Хатыны үтерелгән Ринатны егерме көнгә өенә җибәргәннәр. Ул инде
элеккеге ир-ат түгел, үч алырга дип кайткан арыслан иде. Кайнар күз
яшьләрен түгүдән, кайгырудан күзләре кып-кызыл, сагыштан йөзе үлгән
кешенеке кебек агарып калган, яшисе үк килми башлаган адәм иде ул
бу мизгелләрдә. Аның кайтуын ишетүгә, коты ботына төшкән Домкрат
каядыр качып ята башлады. Ләкин чыбыксыз телефоннар аның туганнары
дачасында икәнлеген җиткерделәр. Шулай итеп, Ринат Йолдызның җидесен
үткәрергә кайткан җиреннән төрмәгә китеп барды.
– Шундый бәхетне җимергән бәдбәхет нишләде?!
– Ринат аны бу якты дөньядан юк итте. Ул аны муенына ике потлы
гер асып, Казансу елгасына батырды. Әлбәттә, кеше үтерү беркемнең дә
биографиясен бизәми, ләкин андый кабахәт җанның яшәмәве хәерлерәк.
Җәзасыз калып, миңа бернәрсә дә булмады дип, ул тагын вәхшилеккә
бармас дип кем әйтә ала?!
Хәнифне тетрәтте бу фаҗига! «Менә ни өчен арыслан йөрәкле, курку
белмәс Ринат агасы вакыт-вакыт сагыш утларының чоңгылына чума
икән! Яралары телгәли икән бит аның йөрәген, ләкин ул аны беркемгә дә
сиздермәскә тырыша иде. Чиксез хәсрәтне күтәреп йөрергә дә кирәк бит!
Менә ни өчен ул студентка: «Синең урының төрмәдә түгел, Хәниф энем,
синең урының сәхнәдә», – дия килде. Нинди ачы язмышка дучар булып та,
кеше булып калгансың икән бит син, Ринат абый…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев