Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Иртәнге якта әле йокысы да ачылып җитмәгән спортчыларны Казан-Мәскәү поезды Муром каласына китереп җиткерде, җиткерде генә түгел, хәтта килеп җиттегез дип төшереп үк калдырды. Тренерлары Рашат Еникеев инде күптән аяк өстендә иде. Бер бүлектән икенчесенә чабып, шәкертләрен уятып йөрде ул.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Бәйге

Җәйге каникуллар шулкадәр тиз үтеп китә, Хәнифкә быелгысы бигрәк
кыска булып тоелды. Шимбә-якшәмбе Тукай авылына Резидәсе янына
йөгерсә, эш көннәрендә Мәүлетдин абыйсы белән баштарак печән запасы
тупладылар, соңыннан урманга утынга йөрделәр. Алып кайткан бүрәнәләр
өемен, дус-ишләре белән өмә ясап кисеп-турап, рәткә китерә баргач, тау
кадәр утын әрдәнәләре өелде. Аны туганнан туган сеңелкәшләре Нурсия,
Гөлүсә, Миләүшәләр, тартмалы кечкенә арбага төяп, лапас астына коры
җиргә ташып өя бардылар. Абыйсы энесенә, аның дус-ишләренең эшенә
карап сокланып туя алмады. «Булдырасыз, егетләр!» – дип мактап та куя. Ул
да түгел, яшел суган, тоз болгатып әзерләнгән әйрән алып чыгып сыйлый,
өч литрлы банкаларда өрек җимешләре салынган татлы чәйдән дә өзми.
Эш кайнап кына тора. Мәүлетдин абзасы аңа:
– Зур йөкне үз җилкәгезгә алдыгыз, энекәш, өч елга җитәрлек утын
запасы бар хәзер, рәхмәт сиңа! – диде куанып.
– Абый, кирәк булса, тагын алып кайтабыз, әле укулар башланганчы
бер ай вакыт бар!
– Җитеп торыр, энекәш, булганының файдасын күрик!
– Яхшы, абый! – дип, Хәниф, чыж да пыж китереп пычкы тартып, эшләп
яткан иптәшләре янына китә. Агасы зур канәгатьлек хисләре кичереп, аның
кояшта каралган, мускуллар уйнап торган гәүдәсенә сокланып, горурланып
карап кала. Хәниф үзе дә абыйсына кайтып булыша алуына сөенеп туймый.
Әнисе дә артыннан: «Анда кайтып трай тибеп, төне буе кызлар артыннан
чабып, көне буе йокы симертеп ята күрмә тагын, сиксән сигез яшьлек әти,
синең өчен, безнең өчен үлеп тора торган Мәүлетдин абыйлар янында
йөземне кызарта күрмә!» – дип, кат-кат кисәтеп калган иде. Үсмернең
шул сүзләргә ачуы чыга, әйтерсең ул – бер җилбәзәк малай! Нинди кызлар
артыннан чабу, ди! Кыз берәү генә инде хәзер! Әнисе сынаулы караш
ташлап: «Авыл саен матай кудың бит инде, җитте, шул Тукай кызы белән
генә йөр дә! Әтиең дә хатыннар артыннан чапты-чапты да, әнә, төп башына
утырып калды. Бетмәс ул озын чәчләр, укуыңны тәмамлагач, Резидәңә
өйлән дә азып-тузып йөргәнче бик әйбәт булыр!» – диде, аны озатып.
Үсмер генә килешеп бетми әнисенең сүзләре белән! Ул бит элегрәк үзенең
бердәнберен эзләп кенә авыл саен чапты, клуб саен беләкләре кабарып шешеп
чыкканчы гармун уйнап, яшьләрне дөбер-шатыр биетте. Аллага шөкер,
сала саен үзенә иптәш, дус-иш тапты; хәзер үз итәләр, хөрмәтлиләр аны.
Шулай булмаса, берәрсе өйләнсә, йә булмаса, туган көнен үткәрсә, мәҗлесне
баянда уйнап алып барыр өчен тирә-яклар зурлап, аны чакырмаслар иде.
Беткән, ди, анда үзләренең гармунчылары. Шулай да Хәнифне борчыган
әйберләр дә җитәрлек. Театр училищесына укырга кергәч, аның бөкрәебрәк
йөргәнлеген күреп, ритмика укытучысы Роза Гавриловна белән бию
дәресләрен бирүче Анна Фёдоровна: «Ташла ул боксыңны, умыртка сөягең
кәкрәйгән бит! Гәүдәңне туры тот, менә минем кебек! – дип, үрә катып йөреп
тә күрсәттеләр! Хәтта: «Актёр кеше төз гәүдәле булырга тиеш! Йә бокс, йә
театр, үзең сайла!» – дип кисәттеләр. Кисәтеп кенә калмадылар, берәр дәрес
барган чакта кинәт килеп кереп, бөгелеп утырмый микән дип тикшереп тә чыккалыйлар иде. Дәрес алып баручы мөгаллимәгә дә, сабакташларына
да: «Зинһар, игътибарлы булыгыз әле, бөкрәеп утыра күрмәсен!» – дип
үтенәләр. Хәзер аның артында утырган кызлар, бөгелдеме, шундук аркасына
төртәләр. Игътибар итмәсәләр, очлы күзле Гөлнәзирәкәй: «Люция, турайт
әле боксёрны», – дип исләренә төшереп кенә тора.
Ни сәбәпледер, укытучылары Роза Гавриловна белән Анна
Фёдоровналары милли татар курсын яратарак төшәләр, үз итәләр. «Алар
– хезмәт сөючән, тырыш балалар!» – дип аңлатканнар кайберәүләргә
үзләренә игътибарлырак булган остазлары. Нинди фидакарь, олы җанлы
мөгаллимәләр укытуын, шәкертләрне үз аналары кебек кайгыртуын студент
халкы күп еллардан соң гына төшенәчәк әле. «Безгә бит танцы, ритмика,
сәхнә хәрәкәтләреннән дәресләрне СССРның танылган балериналары
биргән!» – дип горурланып йөриячәкләр. Бу әле киләчәктә! Бүген исә
Хәниф, ничек тренировкага таярга икән дип, сылтау эзләп, баш ватып
утыра. Чөнки укырга кергәч, спорт залына йөрергә өлгерә алмый башлады.
Укытучылары тыйгач, ярышларга больничный алып, белгертмичә генә китә
торды. Тренеры Рашат Еникеев аны күптән кисәтеп куйды: «Быел да 51
кило авырлыкта сугышачаксың. Белеп тор, тренировкага да рәтле-башлы
йөргәнең юк, ничек җиңмәкче буласың хәзер көндәшләреңне, аптыраган
инде?! Авырлыгың ни хәтле соң хәзер?» – дип, басым ясап сорады. Җәен
авылда ныгып килгән, бокс белән театр арасында чуалып калган малай:
«Бар инде!» – дип кенә мырлап куя алды. «Бар инде, нәрсә бар инде?! Әйдә,
үлчим әле хәзер үк! 64 килодан артык бит син! Ташлый алмыйсың син хәзер
унөчен, шартласаң да, ыргыта алмыйсың! Ярар, 54 килодагы категориядә
барырсың, «Локомотив» буенча Россия беренчелегенә өлгерәсеңме бер
айда ун кило ташларга, сиңа әйтәм, булдыра алырсыңмы?»
Хәниф бимазалана, ни әйтергә дә белми, чөнки сизә: хәзерге шартларда
ун килограммны һич кенә дә ыргыта алмаячак ул! «57 килодагы категориягә
күчәргә ярыймы соң?» – дип, мескен генә сорап куя. «Син нәрсә, ике
категорияне сикерепме? Синең тәнең, күзәнәкләрең, психикаң ияләшмәгән
бит әлеге авырлыкка, дөмбәсләячәкләр сине бу халәтеңдә! Өстәвенә, ул
үлчәмдә легендар Габделнур Мөхетдинов сугыша. Син әле залга өченче
елыңны гына йөри башладың, ул унынчысын тутыра.
– Өлгерә алмыйм мин, Рашат Хөсәенович, өлгерә алмаячакмын!
Дәресләрдән дә китеп булмый, ярышларга сез биргән справка белән түгел,
чирлим дип алдап, больничный алып чабам!
– Ничек инде шулай? Син бит безне генә түгел, театр училищесын да
данлыйсың!
– Бездә шулай. Актёрлар төз гәүдәле булырга тиешләр, боксыңны ташла
дип, даими кисәтеп торалар.
– Кем аны шулай, ди? Әнә карасыннар Голливуд актёрларын, кайсы
боксёр, кайсы каратист, кайсы дзюдоист! Ә ничек уйныйлар! Сине дә бит
соңыннан шундыйрак рольләрдә кулланып булачак! Яхшы, мин алар белән
үзем барып сөйләшәм. Кайчан килсәм, уңай? – дип сорады остазы.
– Зинһар, килә күрмәгез, яхшы түгел, әләкче диячәкләр!
– Әйдә, болай сөйләшәбез! Син миңа соңгы 20-25 көндә 54 килограммны
ясыйсың! Килештекме?

– Тырышып карармын инде, Рашат Хөсәенович!
Шулай итеп үсмер әйләнгечкә эләккән тиен кебек ике арада бөтерелә,
чыгымлый башлады. Репетициядә сәхнәгә чыкса да, тик тора алмый,
тыпырчына, үзенең борчуларыннан котыла алмый. Инде түзмәгәч, курс
җитәкчесе Марсель Хәкимович:
– Шаһа, тотып торыгыз әле шуның аякларын! – дип акыра. Шуннан
соң: – Әйт сүзләреңне! – дип оран сала. Шәкерт аның саен нервылана, көчле
аяклары белән ябышучыларны сөйрәп йөртә. – Нәрсә булды сиңа, Хәниф,
чыгымлаган ат кебек селкенәсең?! – дип, канәгатьсезлеген җиткерә остазы.
Читтән карап торган курсның старостасы Даниял түзмәде:
– Марсель абый, ул хәзер ике арада бөтерелә, тиздән аның бокс буенча
ярышка китәсе бар, бу вакытта ул «Локомотив» спорт залында булырга
тиеш, менә шулай туры килә инде.
Остазлары үзе дә фехтование буенча спорт остасы буларак, аңлады
шәкертен:
– Шулаймыни? Яхшы, бар, Хәниф, спортзалга! Шаһа, зинһар, аның
урынына икенче кешене куеп тор, соңыннан күз күрер. Сезне кем
шөгыльләндерә соң? – дип сорады.
– Рашат Еникеев.
– Яхшы, Рашат Хөсәеновичка сәлам әйт, аннан синең театр уйнарлык
сәләтеңне дә калдырсын диярсең!

***
54 килограммга хәтле булган категориягә төшәр өчен ниләр генә
эшләмәде үсмер. Атнаның өч көне спортзалда, тагын өч көне 1 Май
урамындагы 5нче мунча ләүкәсендә. Икешәр сәгать көчле парда чабына,
әле аннан чыккач та, башына калын сөлге урап, аякларын кайнар суга
тыгып утыра. Шулай этләнә торгач, егерме көндә 56 килограммга төшә
калды. Шуннан соң организмы бар көченә аңа каршы көрәшә башлады.
Яңаклары суырылып килгән, ике күзе генә утырып калган Хәниф иртә
торып, унар чакрым чабып кайта да, кичләрен соңгы хәлен җыеп, ике
сәгать спорт залында шөгыльләнсә дә, тирләми дә, кимеми дә башлады.
Бу инде организмның ресурслары соңгы чигенә җитте дигәнне аңлата
иде. Өстәвенә, төннәрен йоклап китә алмый интегә, күз алдына челтерәп
аккан чишмәләр, күлләр, елгалар килеп баса. Вакыт-вакыт, барысына да
кул селтәп, сикереп торып, чиләге белән су эчеп бетерерлек булса да,
иптәшләрен, тренерын уңайсыз хәлгә куймас өчен түзә. Соңгы мәртәбә
залга килгәч, остазы:
– Әйдә, үлчәнеп карыйк әле! – дип, коры гына әмер бирде.
– Менә бетәр минутларың да килеп җитте, Хәниф! – дип бетеренде
үсмер. Үлчәү төп-төгәл 56 килоны күрсәтә иде.
– Аңлашылды! – дип, тренеры сузып әйтеп куйды. – 54 килоны да күрергә
язмаган икән безгә! Әле мин 51 дип маташкан булам, ул тукталышны да үтеп
киткәнбез икән! Ярый, бар, шөгыльлән, тик әлеге авырлыгыңны югалтма,
пожалуйста, кирәгең чыгып куюы бар! Юдино бистәсеннән Габделнур
Мөхетдинов ярышка бара микән, шуны төгәл ачыкларга кирәк! Ул Казанда
калса, 57 килога кадәр авырлыкта Муромда рингка син чыгарсың! – дип, канәгатьсез генә сөйләнеп куйды. Хәниф эченнән генә: «Аллага шөкер,
үтте бугай!» – дип сөенде. Димәк, ул бүген рәхәтләнеп ярты литр булса
да, су эчә ала.
***
Соңыннан билгеле булганча, Габделнур «Ява» мотоциклы алган, бик
чибәр туташ белән танышкан икән. Шуны утыртып, Юдино бистәсендә
очып кына йөрүләре һәм спорт остасының ярышка бара алмавы, формасы,
авырлыгын югалтуы ачыкланды. Димәк, әлеге категория аңа кала! Марсель
абыйсына рәхмәт! «Барсын, йөрсен, җиңеп кайтсын, безгә физик яктан
көчле артистлар да кирәк!» – дип, аңа юл ачты. Үзе шәкертеннән:
– Ничек соң, Россия беренчелеген җиңеп кайталасыңмы? – дип сорады.
– Әйтә алмыйм, Марсель Хәкимович, мин төрле сәбәпләр аркасында ике
категориягә алга сикердем. Үткән елларны 51 килограммда призлы урыннар
алсам, быел 54 не дә эшли алмадым, 57 килограммга күчтем, кыен булачак!
– Яшь организм үсә, ныгый бара шул! Ярар, барыбер уңышлар сиңа! –
дип теләде абруйлы укытучысы.
***
Хәнифне ярышка озатырга тимер юл вокзалына иптәш кызы Айсылу
белән Резидә дә килде. Чибәркәйләрне шәйләп алган иптәшләре:
– Кайсысы синеке соң? – дип төпченделәр.
– Әнә шоколад төсендәгесе! – дип шаяртты күңеле күтәрелгән Хәниф.
Аның тонында масаючан төсмерләрне дә сизәргә була иде. Имеш, менә
нинди кызлар карый аңа!
– Сайлый беләсең тагын! – дип куйды 67 килодагы Саша Грачёв. Авыр
үлчәмдә сугышучы баскетболчылар кебек озын, ябык гәүдәле Володя Макаров:
– Сез түгел бит ул, актёр, баянист, шуңа күрә кызларның да чибәрләре
карый аңа! – дип, «молодец» дигәндәй, Хәнифкә күз кысып алды. Әлеге
чандыр, озын буйлы рус малае рингта юлбарыстай орышса да, тормышта
бик гадел, шаян, яхшы күңелле егет, өстәвенә, урта мәктәпне дә алтын
медальгә тәмамлаган. Хәзер университетта, биологияме, әллә география
факультетындамы укый. Дусты Әхәт Габдуллин, чибәркәйләрдән күзен
алалмыйча:
– Теге алтын кебек чәчлесе дә чибәр бит, бәлкем, таныштырырсың? –
дип әйтеп куйды.
– Әлбәттә! Әйдә, алайса! – дип, иптәшен ияртеп, кызлар ягына китте.
– Резидә, мин дүшәмбе төнлә генә кайтам, сишәмбе үзебезнең урында,
кольцода күрешербез, кичке алтыда.
– Яхшы, сәгать бишенче яртыда эшем бетсә, килеп өлгерәм, – дип, егеткә
сыенды. Үсмер, аның чәчләрен иснәп, башкаларга сиздермәскә тырышып
үбеп алды.

***
Иртәнге якта әле йокысы да ачылып җитмәгән спортчыларны Казан-Мәскәү
поезды Муром каласына китереп җиткерде, җиткерде генә түгел, хәтта килеп
җиттегез дип төшереп үк калдырды. Тренерлары Рашат Еникеев инде күптән аяк өстендә иде. Бер бүлектән икенчесенә чабып, шәкертләрен уятып йөрде
ул. «Тиз-тиз, торыгыз, юыныгыз, тагын бер сәгатьтән килеп җитәбез. Ун гына
минут тора вокзалда!» – дип, иренеп ятканнарны кабат-кабат селкеткәләде.
Егетләрнең кайберләренең әлеге чиркәү манараларына күмелеп утырган
шәһәргә беренче генә килүләре түгел иде, шулай ук Хәнифнең дә икенче
тапкыр юл яруы. Ике ел элек өлкән үсмерләр арасында 50 килода ярышып,
өченче урынны алган булса, инде бу юлы 57 килода орышырга килә ул.
Менә алар утырган автобус шәһәр үзәгенә таба юл тотты. Каршыда
эреле-ваклы чиркәүләр күзгә ташлана, яңа гына калкып килгән кояш
нурлары астында алтынга манчылган тәреләре ялтырый. Ул да түгел, даң
да доң дип, кыңгыраулары да аваз салды. Шимбә көннең иртәсе, бәйрәм
көн гыйбадәтенә чакырып чаң сугалар, ахры. Менә аларга таныш булган
үзәк базар, универсам, аларны да үтеп киттеләр. Әле бик иртә булу сәбәпле,
урамда тереклек сирәк күренә, бер көтү этләр төркеме генә, өрә-котыра,
агачлар арасына кереп китте. Үзләре кебек көндәш төркемнәрне куарга
ташландылар шикелле. Сирәк-мирәк адәм затлары да күзгә чалына. Халык
гади биредә, кигән киемнәре дә авылча гына, йөрешләре дә беркая да
ашыкмагандай, тирә-юньгә игътибарны бик аз юнәлткәндәй атлыйлар.
Хәтта дөньяга битараф карашлы адәмнәр яши кебек биредә. Казан халкы
кебек ыспай, купшы киенергә, масаеп, мал-байлык куып йөрергә яраткан
халыкка гомумән охшамаганнар. Бар да гади генә, булганына шөкер итеп
яшәргә ияләшкән адәмнәр кебек. Әхәт Габдуллин аңа:
– Бүген вакыт табып, өйгә алып кайтырга һинд чәе, колбаса юнәтеп
куярга кирәк, берәр тавык булса да, начар булмас иде! – дип пышылдый.
– Ә ул тавыклар исләнмәсме соң шушы өч көндә? – дигәч, Әхәт аңа:
– Ә без аны кайтканда вокзал тирәсеннән генә алабыз да өстенә тоз
сибеп куябыз, ул арада гына берни булмас, – диде.
Менә автобус тулай торак ишеге төбенә килеп туктады. Еникеев кемнең
кем белән, кайсы бүлмәгә урнашачагын әйтеп үтте.
– Әлегә ял итегез, көндезге 11 дә җиңелчә генә тренировка ясап алырбыз,
сәгать кичке дүрттә ярышның тантаналы ачылышы, ашау-эчүләрдән тыелып
торыгыз, 14.00 дә үлчәнү. Аннан соң әз-мәз генә капкалап алсагыз да була,
бер кисәк кара ит, кофе-шоколад, шул җитә көч тупларга. Барыгызга да
барып ирештеме, сораулар бармы? – дип караш ташлады. Володя Макаров
шунда:
– Ә кызлар буламы соң? – дип шаяртып алды.
– Була, әгәр ярышта җиңсәгез! – дип елмаеп куйды мут тренерлары.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев