Логотип Казан Утлары
Хикәя

Җир астыннан юллар бар... (хикәя)

Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән?

Үкенү

Җир астыннан юллар булмас,

Исән чакта күрешик...

Күңелемне биләп алган моңсу уйлардан күпме генә арынырга теләсәм дә, булдыра алмадым. Радиодан агылган җыр күптән онытылган бер вакыйганы искә төшерде. Дустым сөйләгән иде ул турыда.

«Мәхәббәткә җир астыннан да юллар бар икән, представляешь!» – Озак еллар урыс арасында яшәгәнгә күрә, ул шулай кайвакыт гаҗәпләнү, аптырауларына үз телендә сүз табалмыйча, урысчалатып җибәрә.

Берничә ел элек сөйләгән иде ул бу хәл турында. Вакыйга ул вакытта күңелемне айкап бер кузгатты да аннары онытылган иде. Инде тагын искә төшеп китте.

Җир астыннан юллар булмас,

Җир астында юллар юк...

Бар икән шул. Дустым сөйләгән хәлләрне күз алдыма китереп карыйм... Уйларым белән мин Казан – Мәскәү поездында. Тәгәрмәчләр бертуктаусыз: «Киттек шул... киттек шул... киттек шул...» – дип кабатлый. Юл озын. Җәйге эсседә көннәр кызу вагон купесында тагын да озынрак булып тоелып, юлга чыгучыларның кәефен төшерә. Кемдер бер дә юкка күршесенә бәйләнә, кемдер, яртылаш чишенеп бетеп, ятагына сузылып яткан да черем итәргә маташа. Кайберәүләр, бертуктамый, вагонның бер башыннан икенче башына салкын суга йөреп тора. Тыз-быз, тыз-быз...

Вагонның урта бер өлешендә урнашкан ике ир-атның әңгәмәсенә колак салам. Ирләрнең яшьрәге сөйли дә сөйли. Эсседәнме, әллә кичерешләреннән микән, кып-кызыл булган шома йөзеннән туктаусыз тир ага. Бераз чалара башлаган чәчләре дә әле генә су коенып чыккан кешенеке кебек лыч юеш булып, ул аларны әледән-әле артка таба сыпыргалап куя. Украина логотибы төшкән футболкасының нәкъ муен өлешендә пәйда булган юеш тап акрын гына җәелә бара. Кызу! Өстәл өстендә торган минераль су шешәсенең инде икенчесенең төбе күренә. Яшьрәгенең әле берничә көн элек кенә әтисен җирләп кайтып барышы икән. Яңа танышын сабыр гына тыңлап баручы мыеклысы – минем дустым. Аның белән бергә мин дә тыңлыйм.

– Мин үземне яхшы улга санап йөри идем. Әткәй янына да булдыра алганча еш кайткаларга тырыша идем. Еш дип, үзең аңла инде, Мәскәүдән ай саен ук кайтып йөреп булмый. Шулай да елына берничә тапкыр кайткаладым. Кайткан саен капчык-капчык шикәрен, ярмасын калдырып китә идем. Эшем әйбәт минем. Начар бала булмадым. Беләсеңме, менә кичәге көнгә кадәр үземне дөрес яшәдем дип санаган идем бит мин. Кичәге көнгә кадәр...

– Барыбыз да шулайрак яши инде, Рушан. Эш дип чабабыз, чабабыз да әткәй йә әнкәй үлеп киткәч кенә, айнып, гомернең шактые үтелгәнлеген аңлап туктап калабыз. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызга игътибарыбыз җитмәгәндер, тиешенчә карамаганбыздыр кебек тоела. Рәнҗетмәдек микән дигән уйлар керә.

– Менә шул-шул. Рәнҗетмәдем микән мин әтиемне дип уйлыйм. Баксаң, кайткан чакларымда да озаклап сөйләшеп утырганыбыз булмады бит әти белән. Гел хапорхопыр шунда. Каядыр ашыгылды, каядыр барылды.

Ир-ат (аның исеме Рушан икәнлеген белдем инде) шешә төбендәге җылымса суны эчеп куйды да, йөзен чытып, гадәтенә кергән ишарә белән чәчен сыпырып алды. Аннары, берничә минутка гына югалып торды да янә ике шешә су белән әйләнеп килде. Шешәнең берсен яңа танышына тоттырып, икенчесен тәмләп үзе уртлап куйды. Суның монысы салкын иде бугай әле – йөзе чытылмады.

– Китте картлач... Күпме соравым бар хәзер, бирергә генә кеше юк. – Рушан, авыр көрсенеп дәвам итте, – күпме серен алып китте ул үзе белән. Аның ачылып сөйләшмәвенә үземне гаепле саныйм хәзер, аңлыйсыңмы?

– Өлкәннәрнең үз дөньясы инде аның, безнең – үзебезнеке. – Танышының, нидер әйтергә теләп тә, башлап китә алмавын күргән дустым дилбегәне үз кулына алырга җыенды бугай. – Кеше күңеле – карурман, понимаешь? Үкенерлек яман гамәлләр кылмадым, дисең бит. Гаепләп китмәгәндер атаң. Туган йортыңнан килешең инде синең, алайса? Берәрсе калдымы соң нигезегездә?

– Юк шул. Бушады нигез. Әллә сатарга микән дип тә уйлаган идем дә, күңел кушмый әлегә. Бөтенләй ятимләнеп калырмын кебек. Болай ичмасам... – ирнең тамак төбенә төер килеп, ул аны авырлык белән генә йотып җибәрде дә дәвам итте. – Болай, ичмасам, кайтып керергә үз нигезем бар. Авылда туганнар да юк бит инде хәзер. Авыл да озакламый калмас инде. Тик әлегә торсын әле. Менә шул сатаргамы икән әллә дип каралты-кура тирәсен караштырып йөргәндә тап булдым да инде мин бер сәер күренешкә.

Дулкынланган ир танышына сөйли тора, ә кечкенә генә бер татар авылының ишегалды минем күз алдыма килеп баса.

Табылдык

Җыйнак кына татар өе. Заманында шыгырдап торган нараттан салынган, тәрәзә кашагалары матурлап-бизәкләп эшләнгән әлеге йортта кемнәрдер бик озак бәхетле гомер кичергәндер. Бар җирдә пөхтәлек, чисталык. Бер җирдә дә аунап яткан һични күренми, каз үләне белән капланган ишегалдына яланаяк кереп басасы, юк, сузылып ук ятасы килә. Әллә күптән кеше аягы басмаган инде? Алай дисәң, кеше тормаган өйгә охшамаган үзе. Ауган-сынган ник бер койма, ник бер ихата тактасы күренсен. Акрын гына килеп, өйнең буявы уңа төшкән баскычлы идәненә басам. Эчкә үтәм. Өй эчендә дә пөхтәлек һәм тәртип күзгә ташлана. Биредә артык берни дә юк: бизәкле ашъяулык япкан кечкенә генә өстәл, стена буенда баш-башлары бизәкләп эшләнгән дүрт урындык, тәрәзә төбендә бер кочак гәзит. Идәннең буеннан-буена тар яшел палас җәелгән. Аяк очына гына басып шул палас буенча алгы якка үтәм. Шундук стена буендагы диванга күз төшә. Анда – миңа инде таныш булган ир ята. Ул торырга җыена бугай. Мин үземне «Рөстәм маҗаралары»ндагы сыман абага чәчәге ашап күренмәскә әйләнгән зат итеп тоеп, читтән генә күзәтәм. Күзәтәм, имеш... Юк, мин инде акрын гына ул ирнең уйларына үтәргә тырышам.

...Авыл иртә уяна. Гомеренең яртысын шәһәрдә үткәргән ир өчен әче таңнан тамак ертып кычкырган күрше әтәченең тавышына караганда бертуктамый агылып торган эреле-ваклы шәһәр транспортының шау-шуы якынрак иде инде хәзер. Ул әлеге шау-шуга күнгән, гадәтләнгән. Төне буе йокларга бирмәгән чикерткә дә кайдадыр күңел төбендәге балачак хатирәләрен уятырга тырышты бугай. Аннары авыл урамыннан инде шактый сирәгәйсә дә, берничә дистә сыеры, кырыклап кәҗә-сарыгы булган көтү дә үзенең бу җир хуҗасы булуын искәртеп узып китте. Көтүчеләре йокысыннан уянып та җитмәгән яшь-җилкенчәк булдымы шунда, адым саен чыбыркы шартлавы ишетелеп торды. Әллә ешрак шартлаткан саен йокылары тизрәк ачылыр дип уйладылар инде. Берәрсенә шәһәрдән кайткан оныклардыр, мөгаен, болар. Авылда күбрәк карт-коры гына хәзер, дип зарланганнар иде кичә. Ярым уяу, ярым йокылы килеш, стенада текелдәгән сәгатькә күз салып алды. Әле биш тулып кына киткән икән. Ул да булмады, кемнеңдер тракторы, ачы тавыш белән дөньяны уятып, иртәнге авыл һавасына үзенең сасы исен кушып узып китте. Ерактарак кемдер машинасын кабызды. Авыл уянды.

Ул торып утырды. Әтисеннән башка бөтенләй дә ятимләнеп калган өй эченә күз салды. Монда бар да элеккечә. Бер ел элек тә, биш ел элек тә шул ук җиһазлар, шул ук урында иде. Хәер, әнисе вафатыннан бирле берни үзгәрмәде бугай биредә. Күрше апайларга рәхмәт, тәрәзә пәрдәләрен, кашагаларны, урын-җирләрне юып-элеп киттеләр. Шәригать шулай куша ди, мәет чыккан өйдә бар нәрсәне юып аласы икән. Ул нигәдер бу йола-гадәтләрне оныта да башлаган икән инде. Ә бит үзе дә ахирәт тормышы турында уйлый башларга тиешле яшькә кереп бара... Мәскәүгә кайткач, мәчеткә барырга кирәк булыр әле.

Юынып, атасының электр самавырыннан мәтрүшкәле чәй эчеп алгач, шул самавырда чагылган үз йөзен күреп көлемсерәп куйды:

– Йә, малай, инде нишлибез?

Инде нишлибез?! Бу йортны нишләтәсе булыр икән инде. Авылда туган-тумача калмады хәзер. Яшьрәкләр – шәһәргә, олыраклар авыл башындагы мәңгелек йортка күчеп беттеләр. Сатарга дисәң дә, алучы булмастыр. Хәер, алучысы табылыр да анысы.

Ир, сата-нитә калсам дип, өй-каралтыны янәдән карап чыгарга булды. Бакча кырыенда миләш куаклары ышыгында әле бер ун еллар элек кенә яңартылган нарат мунча тора. Үзе осталар яллап төзетеп киткән иде Рушан аны. Әтисе гомер буе бакчада казынырга яратты. Рәт-рәт тезелеп киткән алмагачлар ышыгында берничә төп җиләк, ачыктарак берничә түтәл суган, кыяр, кишердән кала әллә ни юк-югын биредә. Элегрәк Мичуриндай кыланды әтисе: ни генә үстермәде. Ялгышып та бер чүп аламасын табып булмый иде бакчасында. Инде шактый ук шәбәеп, бакчаның бар җиренә хуҗа булырга өлгергән алабуталарны күргәч, соңгы атналарда бу бакчага керүче булмавын аңлады ул. Бакчаның яшел сукмагы аша ихатага узды. Биредә һәр коралның үз урыны. Теге кайтканында өч сарыгы, кәҗәсе, берничә тавыгы да бар иде түгелме соң? Кызык, сатты микәнни? Үләсен сизде микән әллә? Ир рәт-рәт тезелеп киткән агачларларны ачып-ачып карады. Ашлык-мазар да күренми. Мөгаен, берәрсенә биргәндер. Беркайчан да запассыз тормый иде ул. Малын кирәксенмәгәч, ашлыгын әрәм яткырмас шул. Сугыш чоры балалары икмәкнең кадерен белә алар.

...Ихата белән өй арасын тоташтырып торган коридордан үтеп, өйгә керде. Идән астына төшеп менсәң дә ярар иде. Бәрәңгесе калып, үреп ятмыймы? Әле тагын кайчан кайта.

Ир, идән асты капкачын ачты да төшәргә бик җайлы итеп эшләнгән баскычның ныклыгын күреп, тагын бер кат атасының булдыклылыгына сокланып куйды. Идән астында да шундый ук тәртип! Эреле-ваклы һәр тартма үз урынында. Стенаның бер буена бетон киштәләр эшләнелгән. Анда төрледән-төрле консервалар, банкалар. Ник бер туфрак өеме, аунап яткан чүп булсын. Бәрәңгеләре аерым тартмаларда ята. Күп калмаган икән, алып чыксаң әйбәтрәк булыр дип, ир чөйдә эленеп торган капчыкка үрелде. Капчык эленгән җирдә ишек күргәч, аптыраудан бер мәлгә тын калды. Бирегә ни өчен төшкәнен бөтенләй онытып ук җибәрде.

Ишек. Идән астындагы базга ишек нигә кирәк? Әллә сөяп кенә куелганмы? Уе артыннан барып, кулы белән ишекне этеп карады. Ишек бик яхшылап беркетелгән, кузгалырга исәбе юк иде. Кырыйдарак тотка сыман нәрсәне абайлап, шуннан тотып этеп карады. Ачылмады ишек. Үз фатирындагы борылмалы тотканы исенә төшереп борып караган иде, авыр ишек бернинди сыкранусыз, бертавышсыз ачылып китеп, ирне эчкә дәште. Ишекнең теге ягында дөм караңгы иде. Берәр минут чамасы, дөп-дөп иткән йөрәген тыңлап, караңгылык белән карашып тордылар да, ни булса шул булыр дип уйлап, ир алга атлады. Уң кулы белән кармаланып стенага тотынды. Стена салкын, бераз гына кытыршы. Әллә таш, әллә бетон инде. Кулы ут кабызгычны абайлап алды. Ут кабызды. Яктылык белән каршына килеп баскан күренеш ирне баягыдан да күбрәк аптыратты. Иңе ике метрдан киңрәк коридор, биеклеге дә шул чама булырга тиеш. Баш түшәмгә тими. Коридор каядыр илтә. Кая? Билгесезлек бераз гына шүрләтсә дә, табигый кызыксынуы курку-шөбһәләрне артка этәреп, аякларын алга өндәде. Берничә метрдан соң стена уемында киштәләрне күреп алды ул. Менә кайда икән ул ташыган капчык-капчык он, шикәр, ярмалар. Банкалар, консервалар. Әллә картлач дөнья бетә дигән сүз шаукымына ияреп бераз акылга зәгыйфьләнә башлаган иде микән? Ахырзаманга әзерләнгәнме? Берара кайберәүләрнең шулай җир асларына төшеп, ахырзаманны көтеп ятулары турында шаулаган иде матбугат. Котылырсың алай гына... Юк, атасы аның беркайчан да андый ахмаклыкка бармас. Соңгы кайтуында да ул-бу сизелмәде. Боек иде үзе. Аның сәбәпләре дә бар иде шул. Күршесе Миңсылу апайны җирләгән вакыт иде ул. Ике ай элек иде бугай.

Ир алга атлады. Берничә адым үтүгә, күзенә шактый зур гына бер бүлмә сыман куыш күренде. Болай ук булмас, Шаһрезадә әкияте түгел ич инде бу дип, күзләрен челт-челт йомып алды – бүлмә урынында иде. Беләген чеметеп карады: катырак чеметте бугай, ул башта авыртып алды, аннары күгәреп үк чыкты. Димәк, йокламый да, төш тә күрми.

Сулышы тигезләнә төшкәч, бүлмәне күздән кичерде. Нәкъ авыл өе иде бу. Матурлап җыеп куелган карават. Бер пар мендәр, аларга гөләп чәчәкләре чигелгән. Арырак кечерәк кенә өстәл куелган, өстәл өстенә матур пыяла чәйнек белән ике чынаяк кунаклаган. Таныш чынаяклар. Зәңгәр җирлеккә кып-кызыл чияләр төшерелгән ул чынаякларны атасына колхоз идарәсеннән ниндидер бәйрәм уңаеннан биргәннәр иде бугай. Бүлмәнең икенче стенасы буенда чәчәкле япма ябылган диван. Диванның бер башында китап шкафы. Анда буш киштә юк, тәртип белән китаплар тезелгән. Диванның икенче башында борынгы комод, комод өстендә – телевизор. Телевизор башында кемнеңдер күзлеге ята. Атасы күзлек кими иде аның. Сәер. Иң күзгә ташланганы – бүлмәнең идәнендә дә, стеналарында да, хәтта түшәмендә дә чуар келәмнәр. Ирнең күзе диван кырыена җайлап куелган гармунга төште. Әтисенең гармуны иде бу. Янәшәсендә җырлар язылган дәфтәр ята. Ачылган биттә әтисенең иң яратып җырлаган җыры:

Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таллар бар;

Талда яфрак, миндә сагыну,

Сездә нинди хәлләр бар?

Йөрәге дертләп китеп, кинәт нидер чеметтереп алган кебек булды. Кайдадыр эчтә әллә үз күңеле елый, әллә атасының сулкылдавы ишетелә.

Чәчәкле-бизәкле тирмәне хәтерләткән бүлмәне артта калдырып, ир алга атлады. Бер утыз-кырык адымнан соң ул баскычлы юлны шәйләп алды. Куркуы тагын башын калкыта башласа да, аны ниндидер көч һаман саен алга әйдәде. Ул үзенең һәр кыштырдавын, һәр сулу алуын тыңлый-тыңлый (тынлык та шомландыра икән ул!), киң итеп эшләнгән сөзәк баскыч буенча өскә күтәрелде. Баскыч аны бер өйгә алып менде. Гади генә өй. Сандык. Сандык өстендә чигүле мендәрләр. Чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар. Урын-җир пөхтәләп җыеп куелган. Зур гына ястыкның чигүле тышлыгыннан пар күгәрченнәр карап тора. Түрдәге өстәл өстендә тәртипләп өеп куелган тастымаллар, берничә китап. Стенадагы күкеле сәгать йөрми икән инде. Тәрәзә төбендә телефон-аппарат. Сәеррәк үзе, бер генә кнопкалы икән. Раритет. Монда бар да раритет дип уйлавы булды, күзе тәрәзә аша күренеп торган йортка төшеп, лып итеп урындыкка утырды. Тәрәзәдән аңа үз өйләре карап тора иде. Ул бит күрше Миңсылу әби өендә икән!

Уйлары тагын кырмыскадай чабышырга тотынды. Ничек? Кем ясаган бу җир асты юлын? Әтисеме?! Гомер буе ызгышып яшәгән күршеләр түгелме соң алар. Тирән сулу алып, уйлау сәләтен кире кайтаргач, янә өй эчен күздән кичерде дә теге сәер телефон аппаратын өйрәнергә тотынды. Аппаратны тоташтырган кабель ул килгән коридорга таба сузылган иде. Ир кабаланып аска төшеп китте. Бая күрелмәгән генә булган: бетон стенаның уң ягыннан электрүткәргечләр – берничә төрле чыбык сузылган икән тагын. Бетон стеналарны калын-калын металл торбалар күтәреп тора. Моны бер кеше ясаганмы?! Аның әтисеме?! Ир, ашыга-ашыга, килгән юлыннан чыгып, кабельның икенче очын эзләргә кереште. Тәрәзә төбендәге гәзитләр белән яшерелебрәк куелган бер кнопкалы телефонны ул элегрәк ничек күрмәвенә гаҗәпләнеп тә, гарьләнеп тә бик озак карап торды. Аның башын сорау арты сорау бораулады. Әйтеп бетергесез гаҗизлек биләп алган күңелен нидер кимерә, нидер тынгысызлый иде. Ул – сорауларыңа инде беркайчан да җавап ала алмавыңны аңлаудан үкенү хисе булгандыр, бәлки...

Күршеләр

Ариадна җебе мине исә янәдән Мәскәү – Казан поездының бөркү, кызу вагонына кайтарды. Кайтмый хәл юк. Сораулар күп, җавапсыз калган сорауларны мин дә яратмыйм.

Өстәл өстендәге минераль су шешәсе бушап килә иде инде. Ирләрнең яшьрәге һаман да алдагы көндә генә кичергән хисләреннән арына алмый азаплана, олырагы да танышы сөйли башлаган хәлне инде зур кызыксыну белән тыңлый, хәтта үз йөрәге аша үткәреп утыра иде. Беравык дәшми торганнан соң, мыеклысы телгә килде:

– Слушай, әтиең төзегән булганмы ул җир асты йортын, чынлап та? Берүземе?

– Әти дип уйлыйм. Беләсеңме, ул бит ун еллап шахтада эшләгән кеше. Ничек итеп җир асты юллары ясауны, ничек ныгытмалар куюны яхшы белә иде. Электр эшен дә, радиотехниканы да белә иде ул. Бу – әтинең эше, монда бер шигем дә юк. Ничә ел ясаган ул аны, кайчаннан тотынган бу эшкә – мине шунысы кызыксындыра. Бу корылмалар бик күптәнге кебек тоелды миңа. Җир астыннан чыккан кызыл балчыкны кая куйды икән дип тә аптырамыйм хәтта. Безнең бәрәңге бакчасында җәен дә кипми торган сазлыклы урын бар иде. Шуны күмгән ул. Бер кайтуымда, машина белән туфрак китерттем әле, томаладым теге ачык авызны дип сөйләнеп торган иде. Мөгаен, башта балчык ташыган, соңрак өстенә кара туфрак салгандыр ул. Бу бит бер еллык кына эш түгел.

– Әйе шул, бер еллык кына түгел, – дип җөпләде аның сүзен танышы.

– Иң гаҗәпләндергәне, беләсеңме, нәрсә? Әти гомере буе Миңсылу апай белән этле-мәчеле кебек яшәде ул. Болай үзе тыныч, сабыр, ярдәмчел кеше иде. Шахтадагы эшен ташлагач, ветеринар белгечлеген алып, мин белә-белгәннән гел башкаларга ярдәм итеп яшәде. Озын гомерле булды әти. Быел туксан туласы иде. Әле барыбер авылдашлар, иске гадәт буенча, гел аңа йомыш белән килә иделәр. Озын гомерле дә булды, исәнлеге дә нык булды.

– Элеккеләр шундый чыдам токым алар, кычыткан белән алабута ашап, ачлыгынсуыгын күргәннәр үзләре, ә үзләре хәзергеләрдән ныграк, представляешь. Минем әни дә сиксән яшендә йөгертеп йөри, күз тимәсен.

Рушанның сүзләре бетмәгән иде әле. Ул бераз гына вагон тәрәзәсе аша зур тизлектә артта калган агачлар, өйләрне карап барды да дәвам итте:

– Менә шул тыныч холыклы әтиебезнең бер генә тынышалмаган кешесе бар иде – ул да булса, күрше апабыз. Урыслар «божий одуванчик» диләр бит әле, менә шундый тыныч, беркем белән талашмаган, беркем белән юньләп аралашмаган Миңсылу апай белән җеннәре туры килмәде аларның. Әле Миңсылу апайның кәҗәсе безнең инеш буендагы шомыртларны корыткан, әле безнең әтәч күрше апабызның коймасына очып кунган, әле Миңсылу апай әти турында нидер мыгырданып әйткән, имеш – кайчан карама, бу икәү нидер бүлешә иде. Кайчак шулай күзәтеп торганым бар иде читтән генә. Әти иртән сарыкларын көтүгә куып, кош-кортларны ашатып ала да баскыч идәненә утырып койрыгын болгап килеп җиткән Алабае белән сөйләшә башлый.

«Күренми әле теге нишләптер... Әллә чирләп китте микән, ә, Алабай, белмисеңме?»

Миңсылу апай яшьли тол калды да, башка кияүгә чыкмыйча, үз көнен үзе күреп яшәде. Кайдан килгән булгандыр, безнең авылда туганнары юк иде аның. Ире ягыннан бертуган сеңлесенең кызы бар да, никтер аралашмадылар алар. Нинди сүз кергәндер араларына – беркем белми. Балалары да булмады. Үз йортыннан сирәк чыкты ул. Кырагайрак иде шулай. Беркемгә бер авыр сүз әйтмичә, кунак-фәләнгә йөрешми генә яшәде дә яшәде. Бакыйлыкка киткәндә, ул да сиксәнне узган иде, белүемчә. Кем белән талашырсың икән инде, әти, күршең дә киткән бит, дип әйттем бугай әле ул вакытта – мин, мәгънәсез... Әти дәшмәгән иде.

– Милые бранятся, только тешатся, диләрме әле руслар?! Болар бер-берсен шулай яраткан булып чыга бит, представяешь? – Дустымның аптыраулы күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды.

– Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... – Рушан нидер уйлый иде. – Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән?

– Ә мин аларны аңлыйм кебек. Һәр кешенең яратасы да, яратыласы да килә. Яшь вакыттагы мәхәббәт ул давыл кебек бөтереп ала да, сиңа уйларга да ара калдырмый, үз эченә алып кереп китә. Ә олыгая төшкәч килгәне ул бөтенләй башка төрле. Монда инде ул хисләр аеруча нәзберек, аеруча кадерлерәк. Ул хисләрдән кемнең дә булса көлүенә, ә бәлки, мыскыл итүенә олыгая төшеп акыл утырткан адәм заты юл куймаска тырышачак. Әгәр алар ачыктан-ачык кушылган булсалар, гайбәтләрен сатучылар булмас иде, дисеңме? Олы хисләрен ваклаудан курыкканнардыр алар. Ә болай... беркем белми, беркем кысылмый.

Рушан, уйга батып, тәрәзәгә бакса да, инде күз иярмәс тизлектә үзгәреп торган тышкы манзараны бөтенләй күрми иде. Юл буенда бер-беренә сыенып үскән каеннар аңа бары яшел сызык кына иде. Аның уйлары бүген генә аерылып киткән туган йортына, андагы идән асты бүлмәсенә, шул җир асты юлы аша кавышкан әтисе белән күрше апасына йөгерә. Үткәнгә юллар юк шул, булса да, ул юлларда каршы алыр кешеләре юк. Поезд тәгәрмәчләре дә әллә үртәп, әллә хәленә кереп, һаман бер үк нәрсәне тукый: «Киттек инде... киттек инде... киттек инде».

...Мин уйларымнан аерылып, үз дөньяма кайтам.

Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,

Нәрсә булды миңа – белгән юк? –

Күптән инде, күптән яшәгән юк,

Күптән инде, күптән үлгән юк.

Радио дулкынында башка җыр яңгырый икән инде.

Нияз Акмалның теләсә кайсы психологтан да көчлерәк шигъри юллары бар күңелемне айкап ала. Әллә гомер буе мәхәббәтләрен кешедән яшерергә мәҗбүр булган бу икәүнең тарихы, әллә үз күңелеңнең кайсыдыр почмагына яшеренеп, син иң көтмәгән вакытта баш калкыткан үкенеч хисе синнән сорамый гына тозлы яшь булып тәгәрәп төшеп китә.

 

"КУ" 6, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев