Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Ниһаять, орыш тәмам. Күз төбе күгәргән, иреннәре ярылган, тәне сыдырылган Хәниф, еш-еш сулыш алып, судьяларның игъланын көтә башлады. Рашат Еникеев: «Борчылма, син җиңдең! Хәзер сатлык судьяларның билгеләрен генә көтәсе кала! – дип, бит тирәләрендәге канны сөлге белән сөрткәләде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Әхәт белән аралашырга рәхәт Хәнифкә. Казанда туып, рус мәктәбендә
укып үссә дә, татарчасы искитмәле. Тренировкага килгәндә, термос белән
сөтле чәйләргә хәтле алып килеп сыйлый. Русчасы шәһәр дәрәҗәсенә
җитмәгән Хәниф белән рәхәтләнәләр генә татарча сөйләшеп. Шулай
аралаша-гәпләшә торгач, дуслашып киттеләр. Бәйге-ярышларда буш
вакытлары булдымы, агылый-тагылый кебек гел бергә йөриләр. Аларны
җәйге аяз көннәрдә нурлар сибеп торган кояш озатып йөри, өстән
генә күзәтеп тора, көз көннәре исә, шаяртып, аллеялар буйлап атлаган атлетларның аяк асларына мул табигать төрле төстәге яфракларын коя. Әнә
берсе бронза-бакыр төсендә, кайберләре көмеш кебек ялтырый, күпчелеге
алтындай бизәк алган. Алар шөгыльләнгән «Локомотив» клубы да Идел
елгасына кереп урнашкан утрауда булып, төрле агач-куакларга төренеп
утыра. Ә утрау үзе дүрт чакрымга, каршыдагы икенче ярдагы текә Ослан
тауларына таба сузыла. Язларын алар әлеге араны яланаяк ярыша-узыша
йөгереп кайталар да, соңыннан разминка ясап алгач, спаррингларда
сугышалар. Сугышалар дип әйтү дә бик үк дөрес булмас, биредә сиңа
бөтен көченә беркем дә орырга тиеш түгел, бары тик чама белән генә
бәргәләшеп, осталыкларын арттыру мөһим! Быел Әхәт дусты да үзенең төп
спорт авырлыгын саклап кала алмады, 63 кило ярымга күчте. Хәнифнең
аның белән шактый гына бәргәләшкәне бар, нокаутер буларак егәрле аның
йодрыгы. Ләкин алар итагатьлекләрен югалтмаска тырышып бәргәләшәләр.
Ялгыш кына берсе бөтен көчен салып томырса, эш чын бәрелешкә китәргә
мөмкин. Үткән елны Әхәт аңа, үзе дә сизми калып, бар көченә ялгыш орган
иде, Хәнифнең күзеннән очкыннар сибелде, бик әздән генә аңын югалтып
идәнгә утырмады. Ачуы чыгып, җавап йөзеннән иптәшенә томыргач,
иптәшенең борыны канады. Китте шуннан бар көчләренә дөмбәсләшү.
Барысы да шөгыльләнүләрен ташлап, аларга игътибар итте. Ярый әле,
тренерлары күреп алып: «Сез нишлисез, елки-палки, ярыш түгел бит бу,
нишлисең, Хәниф, нишлисең, Габдуллин? – дип икесен дә сүгеп ташлады.
«Хәзер бер-берегезне җимереп ыргытсагыз, ярышта нишләрсез икән, калай
әтәчләр?» Мыш-мыш килеп сулыш алган ике үсмер дә эшнең кирәкмәгән
юнәлешкә кереп киткәнлеген аңлап алганнар иде. Әхәт аңа: «Гафу, брат,
үземне ярышта дип уйлап, онытылдым, сизми дә калдым бит, бар көчне
ударга салганмын!» – дип куйды.
– Син дә үпкәләмә! – дип, Хәниф аңа бияләйле кулларын сузды. Шунда
эшнең рәткә килгәнен күзәтеп торучы тренерлары:
– Әхәт, бар борыныңны салкын су белән ю, кан тамуын туктат! – дип
әмер бирде. Әлеге хәлгә карамастан, алар барыбер дус булып калдылар.
Менә бүген дә үсмерләр бергәләшеп зур ярышка – Россия тимер
юлчыларының «Локомотив»чылар бәйгесенә килделәр. Биредәге табигать
аларны бакыр, көмеш, алтын төсенә кергән яфракларга күмелеп каршы алды.
Вакыт-вакыт салкын җил исеп куя да әлеге агачларның колак алкаларын
бер күчкә китереп тери, ул да түгел, икенче яктан ярсып куеп, өемнәрне,
киресенчә, өреп тарата. Кайчагында соры болытлар арасыннан кояш елмаеп
килеп чыга. Ул да түгел, әлеге соры болытлар кабат каплап алып, эре-эре
салкын тамчылар өсләренә коела, йә сибәләп китә, табигать үзен салкын
кышка әзерли. Тереклекне кисәтә, сыный, җылы киемнәрегезне, тун-
бүрекләрегезне чыгарып куегыз, вакыт җитеп килә ди. Сүзсез генә төрле
гамәлләр белән сиздерсә дә, аңлар өчен шул җитә. Мал-туар, яшеллекләр,
адәм затлары да салкын кышка хәстәрлекләрен күрәләр. Кемдер җылы
кием ала, кемдер куе йонлы мех аяк киеме юнәтә. Дүрт аяклы хайваннар
исә калын ябагага төренәләр. Бертуктаусыз барган процесс дәвам итә.
Менә шундый кинәт үзгәреп тора торган көзге чорда чиркәү
манараларына күмелеп утырган Муром каласына кабат ярышка килеп
төште алар.

Сәгать көндезге икедә үлчәнергә керсәләр, биредә елга кебек бик озын
чират сузылган иде. Судьялар хәрәм җибәрмәсеннәр дип, тренерлары да
ак буяулы, басмалы үлчәү янында кайнашалар. Әхәт дустының авырлыгы
63,350 кг булып чыкты, Хәнифнеке 56,730 иде. Нормадан бер генә
граммга да югарырак булса да, калын киенеп, парк буйлап йөгерергә,
тагын күпмедер дәрәҗәдә егәреңнән колак кагарга туры килә. Егетләрнең
артларыннан Рашат Еникеев: «Бер кисәк кара ит, шоколад, кофе гына эчегез,
кинәт ашап куеп, зыян була күрмәсен! – дип, артларыннан кисәтеп калды.
Дөрес кайгырта остазлары, ач йөреп, кечерәеп калган ашказаны белән сак
кыланырга, әз-мәзләп кенә капкаларга кирәк! Бүген кич беренче очрашуны
җиңсәләр, иртәгә кабат үлчәнергә килергә кирәк бит, ашказанын шыплап
тутырырга ярамый, сусаган, тамагы туймаган организмнары шундук запас
туплап куячак. Егетләр, төрле уйлар белән тулган башларын алып, спорт
аренасыннан чыгып киттеләр.
– Әхәт, кызга да берәр бүләк аласы бар.
– Парфюм инде хатын-кызга, шуннан да матуррак истәлек була алмаячак,
чәчәк букетын Казанга кайткач та юнәтә аласың!
– Шулай шул! Алайса, кайтышлый кибеткә кереп чыксак дим!
– Яхшы!
Менә алар үзәк Ленин урамына чыгып, салмак кына атладылар. Чехов
урамы чатында үсмерләрне дистәгә якын зимагур бәндәләр уратып алды.
Кыяфәтләре урам балаларын хәтерләтә, өсләрендә кайсында телогрейка,
кайсында каешланып беткән куртка дисеңме, күпчелегенең аякларында кирза
итекләр. Соңыннан билгеле булганча, каршылык күрсәтсәләр, корбаннарын
типкәләргә кирәк икән әлеге каты аяк киеме. Чырайларына караганда 18-
26 яшьлекләр булырга тиеш. Әлбәттә, аларга каршы тора алырлар иде,
тик әлеге шайканың арматура, тимер торбалар белән коралланган булуы
ихтимал. Соңыннан ачыкланганча, әлеге төркем «Бараклар» бандасы икән.
Күпчелеге затсыз биналарда торганга, зимагурлыклары белән бөтен шәһәрдә
танылганга, «Баракныкылар» дип халык теленә кергән.
Болытлар артыннан кояш яктырып килеп чыгып, күзләрне чагылдырды,
салкын җил исеп куеп, битләрне ялмап узды. Хәниф: «Ни эшләргә икән,
нәрсә кирәк икән бу эт кавеменә?» дип уйлады. Үзе кебек сипкелле, төп
кебек нык, таза бер адәм, ахры, шайканың әйдаманы:
– Пацаны, скиньтесь, давай, сколько есть мелочи! – дип, карлыккан
тавыш белән таләп куйды.
Әхәт аңа:
– Егетләр, братцы, мы на соревнования приехали. Акчаларыбыз юк,
бушка яшәтәләр, бушка ашаталар! – дип җавап бирде.
– Нинди ярыш ул тагын?
– Бокс буенча беренчелек!
– А, точно, бүген башлана бит, шулаймы?
– Әйе!
– Безнең бит анда Муром чемпионы Гаврилов та булырга тиеш! Аны
беләсезме соң? – дип сорады шайка җитәкчесе, сынаулы караш ташлап.
– Белмичә, без аның белән бер авырлыкта, 63,5 килограммда сугышабыз,
Игорь белән! – дип, Әхәт өстәмә ачыклык кертте.

– Ну, син аны җиңә алмаячаксың! Ул бик көчле! – дип куйды әйдаман.
– Анысын ринг күрсәтәчәк инде, братцы!
– Это точно! – дигәч, әлеге кырыс чырайлы, сипкелле, калмык битле
адәм «Сергей» дип Әхәткә, аннары Хәнифкә кулын сузды. Казанлыларның
исемен ишеткәч:
– Әллә татарлармы? – дип гаҗәпләнеп сорады.
– Әйе, без Татарстаннан!
– Мин армиядә тоже Ахат дигән татар малае белән бергә хезмәт иттем,
дружили даже! – дип авызын ерып җибәрде.
– Ну, уңышлар сезгә! Әгәр шәһәрдә берәрсе бәйләнсә, мине – Сергей
Бараковскийны беләсезме дисәгез, шундук таячаклар, ну пока! – дип әйтте
дә, көтүләре белән янәшәдәге паркка кереп киттеләр.
– Җиңел котылдык, Аллага шөкер! – диде дусты Әхәт. Инде фаҗигале
финалга әзерләнгән Хәниф тә җиңел сулап куйды.

***
– На ринг приглашается до 57 килограммов Ханиф Садриев из города
Казани Республики Татарстан! – Үз чиратын көтеп, борчылып, уйланып
торган үсмер әлеге яңгыравык тавыштан уянып китте. – Он боксом
занимается 3 года, за этот период провел 58 боёв, из них в 48 выиграл! –
дигән игълан яңгырады.
Ләкин боксчының уйлары күптән рингта иде инде. Яңа авырлык,
элек аның белән алышмаган яңа көндәшләр, аңа өмет белән караучы
тренеры, иптәшләре, аңа уңыш теләп калган Резидә! Аларның өметләрен
аклар өчен ул бар көчен, бар осталыгын эшкә җигәчәк. Яңа категориядә
беренче көндәшеңне җиңү бик мөһим! Алга таба тагын да көчлерәк,
тәҗрибәлерәкләре чыгачак! Кызганыч, Мөхетдинов Габделнур килсә,
чәчкән булыр иде барысын да! Чөнки бу авырлыкка ияләшкән инде ул, әлеге
категориядә ул – Казан, Татарстан чемпионы. Артка чигенер юллар юк!
«Бокс!» дигән әмер яңгырады. Партнёры Иваново каласыннан булып,
фамилиясе дә Иванов иде. Көндәше аңа ыргылды. Тренеры: «Сул кулың
белән ныклап каршы ал! Аннан сулыш юлына бәр дә, финт ясап, бар
көчеңә уңың белән иягенә төрт, соңыннан күз күрер! Бавыр, бөеренә, йөрәк
тирәләренә ныклы ударлар ор, сулышы кысылсын!» – дип киңәшләр биреп
калган иде. Өйрәтү җиңел ул, ә менә үтәүләре кыен, өстәвенә, каршыңда
тәҗрибәле көндәш басып торса! Тамашачылар шаулаша, киңәш биреп
кычкырган тренерлар, спортчы иптәшләре күзгә чалынып ала. Ишеткән
дә кебек аларның тавышларын, юк та кебек, томан арасында калгандай
тоя боксёрлар үзләрен. Хәнифнең үзе яраткан әмәле бар иде, ягъни сул
кулы белән ияк төбенә ора да, уңы белән сулыш юлына тарта, һәм кабат
сулы белән күтәрелеп, битенә манчый. Беренче раунд тәмамланганда сул
күз төбе күгәреп чыкса да, Хәнифнең көндәше дә каты ударларга дучар
булды, сулыш юлына каты бәрелүләр алгач, көчкә сулый, мыш-мыш килеп
кислород җыя, димәк, тренеры тактиканы дөрес сайлаган. «Хәзер кабат
бавыр, бөер, йөрәк тирәләренә бәргәлисең дә, аннан өчле комбинация
һәм дүртле белән тәмамлыйсың! Әйдә, җебемә, яшь арыслан! – дип, көр
тавыш белән яңа таләпләр куя. Аңа нәрсә, аңа җиңел акыл биреп торырга!

Шулай да аның тәвәккәл сөйләшүе үсмергә ныклык бирә. Димәк, ул беренче
раундны җиңгән! Шулай булмаса, остазы кыю сөйләшмәс иде. Эттән алып,
эткә салып сүгәр иде.
Ниһаять, орыш тәмам. Күз төбе күгәргән, иреннәре ярылган, тәне
сыдырылган Хәниф, еш-еш сулыш алып, судьяларның игъланын көтә
башлады. Рашат Еникеев: «Борчылма, син җиңдең! Хәзер сатлык
судьяларның билгеләрен генә көтәсе кала! – дип, бит тирәләрендәге канны
сөлге белән сөрткәләде. «В этом бою при разногласии судей выиграл
Ханиф Садриев!» – дигән хәбәр яңгырады. «Нинди разногласие, хайваннар,
чиста җиңдең син аны!» – дип дулап алды остазы. Үсмер өчен барыбер
иде, җиңдеме – җиңде, ничек откан мөһим түгел, бүгенгә шул җиткән!
Ул, рингтан төшеп, киенү бүлмәсенә китте. Тиз генә душ кереп чыкты
да, киенеп, дусты Әхәткә терәк булырга ярыш карарга юнәлде. Иптәше
өметен аклады, Мәскәүдән килгән көндәшен икенче раундта нокаут белән
бәреп екты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев