Әсәргә караш

Һади Такташ "Скрипкә егълайдыр"


Һади Такташның беренче чор иҗатына караган «Скрипкә егълайдыр» нәсере шагыйрь лиро-эпикасындагы тәэсирле, җитлеккән әсәрләрнең берсе буларак игътибарга лаек. Шул ук вакытта текст инкыйлабтан соңгы чор татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең көзгесе, дия алабыз. Әсәрдә лирик герой күңелендәге хисләр палитрасы үз чорының тарихи вакыйгалары белән бәйле: ачлык («тәхет өстендә күз яшьләре мәрҗәнләре белән канлы бер таҗ киеп, «Ач үлем» утырадыр...»), яңа тормыш төзү («Күмәккә!» дигән байракларын гарешләргәчә күтәреп...») – аның күңелен кузгаткан сәбәпләрдән. Ул шуларга мөнәсәбәт белдерә, текстның соңгы абзацындагы кояшка мөрәҗәгать бу мотивларның шагыйрь тарафыннан иң мөһим, иҗатта җырланырга тиеш дип саналуы турында сөйли.

 

Шунысы да бар: 1920-1930 еллар әдәбиятында Һ.Такташ, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Кутуй, Н.Исәнбәт, К.Тинчурин кебек талантлар, иң беренче чиратта, милли сүз сәнгатенең иң уңышлы традицияләрен саклап калучылар кебек кабул ителә. Бу да алдыбыздагы нәсер мисалында раслана.

1916-1922 елларда Һ.Такташ символик-романтик әсәрләр – эчтәлеге белән легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кешенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән күп кенә әсәрләрен иҗат итә. Шуларны күзәтеп, Г.Рәхим Такташны «аермачык күзгә бәрелеп торган бер индивидуалист, «үземче», дип атый, татар әдәбиятына «өр-яңа бер нәрсә» – үзенчәлекле лирик герой алып килде, дип яза. «Ул көрәшә, ул җиһад игълан кыла – әмма иҗтимагый тигезсезлеккә генә, мәгълүм бер сыйныфка каршы түгел: ул бөтен инсаният галәме, моңарчы табынып килгән кодсияткә, күкләргә, Аллаларга, кануннарга, әхлакка, золымга, вәхшәт вә сугышка, тагын әллә ниләргә, әлхасыйль, инсанның шәхсиятен, аның шәхси иреген изүче никадәр көчләр бар, шуларның барысына бердән сугыш ача, протест ясый, «нәләтләр» яудыра. Менә шул ягы белән ул башка яңа татар шагыйрьләренең һәммәсеннән аерыла, үзенә башка бер «фронт» тәшкил итә»1 . Шул рәвешле, үз чорында ук Такташның гыйсъянчы лирик герое – әдәбиятка алып килгән яңалыгы буларак бәяләнә.

ХХ гасыр башы татар әдәбиятында агым булып формалашкан гыйсъянчылык фәлсәфәсе кешене галәм язмышын һәм үз язмышын, башкалар язмышын хәл итәрдәй, үз кулына алыр дәрәҗәдәге көчле, гадәттән тыш итеп күрергә теләү белән аерылып тора. Әсәрләрнең нигезендә яткан «мин – яшәеш» каршылыгында «мин» Аллага тигезләштерелә, «яшәеш» исә җир тормышын да, күк тормышын да берләштерә. Шушы юнәлештә иҗат ителгән «Газраилләр»ендә (1916) Һ.Такташ, дини мифологиядәге кешенең җанын алучы үлем символы Газраил һәм яхшылык теләүче, аклык-сафлык символы булган фәрештә образларын каршы куеп, яшәешне ике чиккә аера: вәхшәт, явызлык һәм җәннәт, гөлбакча. Шагыйрьнең гыйсъянчы герое җирдән матурлык һәм мәхәббәт сакчысы фәрештәне качарга чакыра: «Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт, / Монда үлем, монда патша – газраилләр».

Бу герой – ниндидер билгесез золымга каршы чыгучы түгел, бәлки максаты ачык билгеләнә торган шәхес. Шигырьнең исеме астына шагыйрь «1914 елгы Европа сугышына каршы» дигән аңлатма бирә. Шушы ачыклау «сугыш – Газраил» янәшәлеге тудыра, Такташның гыйсъянчысы үлем алып килүче сугышка каршы чыга, кешеләрнең, бер-берсен үтерер өчен сугыш ачып, җир йөзен тәмугка әйләндерүен иң олы явызлык дип бәяли. Җирдәге золымга капма-каршы гүзәл урын – җәннәт хакындагы күзаллау китерелә, ул лирик герой омтылган хыял, идеал булып аңлашыла.

Һ.Такташның «Күктән сөрелгәннәр» (1918) әсәрендә исә Газраил образы – күк Алласына каршы бунт күтәрүче, – җирдәге сугыш афәтенә түзә алмыйча, «Бетсен җирдә коллык, күз-яшь һәм кан!» дигән өчен күктән сөрелгән, зинданга ябылган шәфкатьле фәрештәне яклаучы, күк дөньясына каршы сугыш ачучы гыйсъянчы сурәтендә тәкъдим ителә. Лирик геройның җирдәге явызлыкка, кешеләрнең бер-берсенә каршы корал күтәрүенә нәфрәте шулкадәр зур, бу нәфрәтне сурәтләү өчен, шагыйрь явызлык һәм үлем символын Аллага каршы күтәрелергә мәҗбүр итә. Җирдәге золымга түзә алмаган фәрештә, күктә яклау табудан өмет өзгән лирик герой белән янәшә, әлеге гаделсезлектән гыйсъян күтәрүче Газраилнең соңгы сүзләре заман таләбенә ярашлы яңгырый: «Китәм хәзер канлы үлем кырларына! / Сөйлим хаклык мәзлум адәм улларына! / Биреп канлы кызыл байрак кулларына, / Ачам сугыш, салам киртә юлларына!»

Такташ явызлыктан котылу юлы итеп инкыйлабны күрсәтә. «Мәзлум адәм уллары», «кызыл байрак» гыйбарәләре моңа дәлил булып килә. Шул ук елны иҗат ителгән «Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә Такташ инкыйлаби идеяләрне үзендә йөрткән кешене «пәйгамбәр» дип атый. Инкыйлабны торм тлык өчен көрәш белән тиңләштерә.

«Скрипкә егълайдыр» нәсерендә дә шушы, тирә-яктагы кешеләрдән – «йоклай» торган «тупас күңелләр»дән – аерылып торган, скрипкә тавышында дөнья кайгысын тоя-аңлый, шуны үз күңеле аша уздырырга сәләтле үзенчәлекле кеше образы тудырыла. Ул адәмнәрне үлемгә хөкем итеп, аларның канлы мәрҗән күз яшьләреннән таҗ кигән «Ач үлем»гә каршы гыйсъян күтәрә, бу хис шулкадәр көчле: ул, хәтта, кояшка мөрәҗәгать итә. Әгәр инкыйлабка кадәр язылган әсәрләрдә татар гыйсъянчы геройлары өчен иң бөек мөрәҗәгать объекты – Аллаһы Тәгалә булса, бу әсәрдә аның Кояш белән алмашынуы – яңалыкларга дәлил.

Текст, нәсер таләпләренә буйсынып, берничә өлешкә бүленә. Башланып китүе Г.Тукайның «Милли моңнар» (1909) шигыре белән аваздаш: «Ишеттем мин кичә: берәү җырлый / Чын безнеңчә матур, милли көй…» Тукай лирик герое кебек үк, Такташ нәсеренең героен да скрипкә тавышы сискәндерә, Адәм балаларының аның тавышын аңлый алмавы сызланырга мәҗбүр итә. Бу интертекстуальлек Такташ текстын милли проблематика яссылыгына күчерә, андагы шартлы символик Адәм балалары образын – милләт вәкилләре кебек аңлау вариантын калкуландыра.

Икенче кисәктә лирик герой үзенең йөрәгенә мөрәҗәгать итә. Бу өлештә лирик геройның – нечкә күңелле, скрипкә моңын аңларлык булуы ачыклана. Шуның белән бергә геройны борчыган, аны кайгырырга һәм сагышланырга, скрипкә кебек моңланырга мәҗбүр иткән сәбәп бар: ул – ачлык, шул ачлыкта кардәшләрне югалту!

Шуның артыннан килгән өченче төп өлештә үзәк каршылык ачыклана: кеше белән ачлык арасында ул. Ачлыкның сурәтләнеше традицион, ХХ гасыр башы нәсерләрендәге, кешегә каршы явыз көчне тасвирлауга охшаш. Бу урында М.Хәнәфинең 1913 елда «Аң» журналында басылган «Мин төш күрдем» нәсерен искә алырга мөмкин. Адәм башларыннан өелгән тау, сөякләр, кан – барлык мәдәниятләрдә үлем символының детальләре. Канлы таҗның күз яше мәрҗәннәреннән ясалуы, кулындагы утлы чылбыр – Такташның шәхси табышы. Болар үлем символикасының эмоциональ көчен тагын да арттыра. Моннан тыш, күз яшенең ХХ йөз башы әдәбиятында хакыйкатькә төшенү билгесе икәнлеген2 дә искәртергә кирәк. Бу сурәт, шулай ук, текстның ХХ йөз башы әдәбияты белән интертекстуаль бәйләнештә булуы турында сөйли.

Үлем белән тартышкан «хөр» илнең «баһадир» уллары «Күмәккә!» дигән байрак күтәргәннәр. Бу сурәттә советлар иленең яңа тормыш төзү символикасы күренә. Нәтиҗәдә, гыйсъянчы геройның иң зур теләге – җир өстендәге үлемгә, ачлыкка, гаделсезлеккә каршы чыгу белән янәшә, бөтенләй үзгә мотив пәйда була: «хөр» илнең «баһадир» уллары көрәше хакында дөньяга хәбәр итү омтылышы ул.

Әлеге контекстта Такташ герое – яңа тормыш төзү җырчысы булып аңлашыла башлый. Шул рәвешле, иҗатның да, гыйсъянның да максаты үзгәрә: традицион эчтәлек яңа эчтәлек белән тоташа. Әлеге күренеш Такташның шигырьләре мисалында да күзгә ташлана. Мәсәлән, 1921 елны шагыйрьнең иҗат кредосын билгеләүче «...Җил сөйли, үкерә миңа...» шигырендә гыйсъянчы лирик герой дөньяның явызлыгын кире кагуның да, аңа каршы күтәрелүнең дә бернинди нәтиҗәгә китермәвен тасвирлый, әмма җирне һәм күкне үзгәртерлек иң олы көч итеп шагыйрь иҗатны күтәрә, дөньяны үз артыннан ияртер пәйгамбәр-шагыйрь, көрәшче-шагыйрь образы тудыра.

Инде «Нәләт» (1922) шигырендә илдәге янгын, золым, вәхшәт, аннан барлык фәрештәләрнең качып бетүе, үлекләр һәм кан тулы тормыш картинасы тудырыла. Шуның белән бергә, шагыйрь өр-яңа сурәт иҗат итә: «Тау башында күп халык һәм канлы дар, / Нинди корбан? Кемне китергән алар? / Кем елый?.. Кем яшь түгә? Кем?.. / Эшче ул...» Шагыйрь эшченең халык бәхете өчен үзен корбан иткән «яңа заман пәйгамбәре» булуы хакындагы фикерне ныгыта. «Бакчачылар» (1922) шигырендә гыйсъянчы герой үзгәрешләрне яңа тормыш төзүчеләр – бакчачылар белән бәйли. Боларның гади кешеләр булмыйча, яңа яшәеш коручы – Аллага тиң булачагын «бакчачылар» гыйбарәсе ныгыта. Язу стилендә үзгәрешләрне шагыйрь үзе «Такташ үлде» (1923) шигыре белән билгеләп куя.

Шулай итеп, образлар бирелеше ярдәмендә текстта инкыйлаби үзгәрешләр, яңа тормыш төзелешен иске тормышка каршы кую калкулана. Заман картинасын тергезү өчен, шагыйрь күп кенә символик образлар иҗат итә: Ач үлем, Адәм уллары, скрипкә – шундыйлардан. Такташта имажинистик, катлы-катлы сурәт тышкы дөньяныкы булып чыга, һәм ул гыйсъянчы лирик геройга каршы куела. ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы лейтмотивка аваздаш «әкият»-миф тудырыла: гадел булмаган тормышны үзгәртү, Адәм балаларын бәхеткә илтү юлын шагыйрь алар күңеленә, акылына хакыйкатьне җиткерүдә таба. Текст шушы фикер белән төгәлләнә.

Башта ул, ярдәм сорап, иҗат символы булган скрипкәгә мөрәҗәгать итә: «Скрипкә! Өйрәт син миңа үзеңнең шомлы телеңне! Мин илгә тәмуг көйләре көйләен(м). Мин, ачык хакыйкатьләр сүзләп, йоклаганнарны йокыларындан куркытып уятаен(м)!..»

Бу мөрәҗәгатьтә текст буенча кабатланып килгән йокы мотивы бик мөһим. Йокы мотивы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында тотрыклы, ул поэзиядә дә, прозада да төп мотивлардан санала. Татар иҗатчылары милли җәмгыятьнең хәлен – йокы халәте, үзләренең максаты – аны уяту, дип саныйлар. Лирикага әлеге мотивны гомум билгеле шигыре белән Г.Тукай («Йокы», 1908), лиро-эпикага – Ф.Әмирханның «Аң» журналының 1912 елгы беренче санында басылган «Шәрык йоклый» нәсере алып керә. Ул һәр шагыйрь яки язучы әсәрләрендә кабатлана, лейтмотивка әйләнә.

Лирик геройның кояшка дәшүе: «Кояш! Бир син үзеңнең нурыңны, бир ялгыз бер генә көнгә! Мин ил өстендәге күз яшьне, канны күрсәтәен(м) бөтен җиргә» – аның чарасызлыгын күрсәтә. Текст шушы ноктада төгәлләнә. Мондый күренеш Такташның бу чорда иҗат ителгән «Урамда» (1923) кебек шигырьләрендә күзәтелә. Әмма «Янар таулар»да (1923) инде шигырьнең герое – ялгызак бунтарь түгел. Ул – күмәк көрәшкә күтәрелүчеләрнең берсе: кояшка омтылучыларга, «бөек үч» белән кайнаучыларга дан җырлаучы лирик герой үз гыйсъяны турында түгел, бәлки меңнәр-миллионнар гыйсъяны турында сөйли.

Шулай итеп, Һ.Такташның чор идеологиясенә аваздаш шигырьләрендә дә тормышның традицион символик картинасы тудырылу, катлаулы сурәтләр, ритм хасил итүче кабатлаулар аларны, гомумән, 1920-1930 еллар татар шигъриятендәге примитивлыктан, лозунглар белән сөйләүдән, агитация рухыннан коткара. Инкыйлаби көрәш, тема буларак, шигырьләрнең үзәгенә куелганда да, Такташ романтик дөнья сурәте тудыра. Бу күренешкә игътибар итеп, Гали Халит билгеләгәнчә, революционтарихи перспективаны идеаллаштыру шул рухта чорның образлы ниндидер бер синтезын тудыру омтылышына китерә3 . Әлеге күренеш без анализлый торган нәсер текстында дәлилләнә. Алга таба иҗат ителгән зур әсәрләрендә дә Такташ шушы табылган стильгә тугрылыклы кала.

Инде әсәрнең жанрына килик. Нәсер (гарәпчәдән: чәчү, тарату; чәчмә әсәр, проза) – татар әдәбиятында ХХ гасыр башында формалашкан үзенчәлекле лиро-эпик жанр. Асыл сыйфатлары ягыннан шигъри прозага якын тора.

Мондый формалар төрки-татар әдәбиятларында бик күптәннән яшәп килә. Күлтәгин ташъязмалары, һуннарның язма истәлекләре үк синкретик характерлы була. Татар халык авыз иҗатындагы каргыш яки теләкнамә жанры да форма ягыннан билгеле бер тотрыклы сыйфатларга ия. Ислам дине кабул ителгәч, безнең җирлектә гарәп югары прозасының бер төре – сәҗегъ (гарәпчә «күгәрчен гөрләве» дигән сүз), ритмик яктан камил чәчмә сөйләм популярлаша. Соңрак ул гарәп-фарсы, төрки әдәбиятларында сәҗегъ алымы, ягъни рифма һәм ритмга ия сөйләм тудыру, сәҗегъне кабатлау ярдәмендә хәрәкәт һәм халәт белдерү кебек сакланып кала. Сәҗегъ алымын кулланып язылган чәчмә әсәрне исә сәҗегълы нәсер, дип атыйлар.

 Гомумән алганда, лирик проза күпчелек шәрык халыкларында матур әдәбият формалашкан дәвердә мәйданга чыга. Мәсәлән, Кытай әдәбиятындагы фу, япон әдәбиятындагы дзиюси жанрлары нәсергә охшаш, соңрак алар алым кебек тә кулланыла.


МӘКАЛӘНЕ ТУЛЫСЫ БЕЛӘН "КУ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 1 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.


Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: