Шигърият
Бураннан кар салган урамнар...
Адашыр юллар юк! Каршыңа Кояшны күтәреп барырмын…
Бураннан кар салган урамнар
Көртләрдән агарып калганмы?
Адашып калмассың! Каршыңа
Кояшны күтәреп барамын!
Басынкы ак кышлар көткәндә
Сык сарыр, күшегер кырлачмы?
Язгы наз тамасы түбәләр
Ак боздан ямьшәеп кыйгачмы?..
Адашыр бураннар ачысы –
Һәммәсе шул учка сыярлык.
Тынмаслык булсын ул! Гомергә
Яндырып озата барырлык!..
Син миндә тынычлык тапмассың –
Зилзилә-буранда калырмын...
Адашыр юллар юк! Каршыңа
Кояшны күтәреп барырмын…
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев