Хикәя яза аласызмы?

22.10.2018

Үзем генә беләм…


Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем.

Әйе, ул сүзен нәкъ шулай башлап китте. Ничек тә баламны үз янымнан җибәрмәскә — саклап калырга! Миндә мондый әрнүле гамь туар дип кем уйлаган? Ничек мин аңа шулкадәр ышандым икән? Ни өчен иң якын кешеләремнең киңәшләрен исәпкә алмадым? Сораулар, сораулар… Хәзер күпме генә уйласаң да, газаплы үкенечләр кичерсәң дә, соң шул инде.

Мин аның белән эссе, җилле, кояшлы җәйге көннәрнең берсендә таныштым. Ул мине әллә үзенең ягымлы сүзләре белән җәлеп итте, әллә кап-кара күзләре белән сихерләде. Шул көннән без аның белән очраша башладык, ул миңа карата бик игътибарлы, бөтен теләкләремне җиренә җиткереп үти: башны тәмам әйләндерде бу егет.

Санаулы көннәр аккан сулардай тиз үттеләр, Әкрәмгә дә укуын төгәлләп, үз туган җиренә кайтырга вакыт җитте. Иртәгә китәсе дигән көнне ул мине тукталышка кадәр озата килде. Икебез дә моңсу идек. Әкрәм минем белән саубуллашты да тиз-тиз атлап китеп барды. Мин аның белән мәңгегә аерылышуыбызны аңладым.Ялкын эчендә янган йөрәгемне ниндидер уйлар биләп алырга өлгермәде, Әкрәм, минем арттан куып җитеп: «Юк, мин китә алмыйм, синнән башка тормышның яме булмаячак, йөрәгем түренә бик тирән кергәнсең…», — дип, әллә никадәр ялкынлы сүзләр тезде, көтелмәгән рәхәт тормыш вәгъдә итте.

Мин аның ялтыравык сүзләренә ихлас күңелдән ышандым. Бөтен йоланы туры китереп, без аның белән бергә бер ел матур гына яшәдек, әмма аяз көнне яшен суктымыни, Әкрәм әнисе килгән көннән кинәт бөтенләй икенче кешегә әйләнде һәм, мине ташлап, туган иленә кайтып китте. Йокысыз төннәремне, яңгыр тамчылары кебек түккән күз яшьләремне үзем генә беләм. Инде, аны онытырга тырышып, башым аягым белән эшкә чумдым, йөрәгем дә тынычлана төште.

Бервакыт сагыну, мәхәббәт сүзләре белән тулы SМSлар килә башлады, озак та үтмәде, үзе дә Казанда иде инде. Бер шифаханәгә эшкә урнашты, миннән ялгышы өчен күз яшьләре аркылы кичерүемне сорады, ялварды, мәңгегә ташламаска антлар бирде. Әллә артык яратканмын, хәзер үзем дә аңлый алмыйм: мин аны гафу иттем.

Улыбызның дөньяга килүе безне тагын да якынайтты, ул да баланы бик яратты, яныннан да китмәде. Тик бәхетле мизгелләр ел ярымнан артыкка бармады шул. Әкрәм тагын үзгәрде: минем белән бик дорфа сөйләшә, төрлечә җәберли башлады. Шактый вакыт сабыр итеп тордым да, ахырда, аның мыскыллауларына түзә алмыйча, араны өзәргә булып, аңа бу турыда әйттем. Ул, мине озак тыңлап тормыйча, болай диде: «Син теләсәң нишлә, мин үз улымны, нинди генә юллар белән булса да, үз илемә алып китәчәкмен һәм үземчә тәрбиялим, ул мин дигәнчә яшәячәк». Бу сүзләр өстемә сап-салкын су койдылармыни?! Күңелемә куркыныч уйлар, шом керде. Әйтерсең, шушы минутта миннән баламны тартып алдылар. Мин ансыз нишләрмен? Гомерлек сагыш утында янармынмы?

Кинәт күк күкрәде, яшен яшьнәде, коеп яңгыр яуды да ялтырап кояш чыкты. Шул минутта газиз баламны, йөрәк парәмне кочагыма кыстым да, Әкрәм белән гомерлеккә арамны өзеп, үз туган йортыма юл тоттым.

Халидә Фәрдиева,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Хикәя «Казан утлары» журналының 1нче санында (2015) басылды.

Фото: kroha.net