Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Балкыр җырым…

Үземнән соң бәлки минем җырым Очып йөрер күгем түрендә. Балкып янар якты нурлар чәчеп, Моңым булып халкым күңелендә.

«Нигә язасың?» – дип сорамагыз
Шигырьләрне, моңлы җырларны.
Мин яраттым туган илкәемне,
Бик сагындым туган җирләрне.

Сагындыра мине әткәм-әнкәм,
Яратам мин туган халкымны.
Халкыма бирелгән сайрар өчен
Туган телем, иркә гөлемне.
Туган телгә булган изге хисем
Каләм биргәндер ул кулыма.
Язар өчен шигырь юлларыма,
«Халкыма, – дип, – туган җиремә».
Елап килсәм дә якты бу дөньяга,
Җырлап яшимен мин бүген дә.
Кояш балкып, күкләр аяз булсын,
Яшик әле, дуслар, гел бергә!
Үземнән соң бәлки минем җырым
Очып йөрер күгем түрендә.
Балкып янар якты нурлар чәчеп,
Моңым булып халкым күңелендә.


Сәрвәр ХӘНИПОВА.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев