Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Иштван Дабиның Равил Фәйзуллинга язган хаты

Быел (1997) без – улым белән – «кечкенә» халыкларның культурасы белән танышырга дип Россиягә китәчәкбез. Без Татарстанга да кагылырга телибез, шуңа күрә мин Сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәм, ләкин иң элек үзем белән таныштырам.

1997 ел.
Венгрия.

Хөрмәтле Равил әфәнде!
Быел (1997) без – улым белән – «кечкенә» халыкларның культурасы белән
танышырга дип Россиягә китәчәкбез.
Без Татарстанга да кагылырга телибез, шуңа күрә мин Сезгә үтенеч белән
мөрәҗәгать итәм, ләкин иң элек үзем белән таныштырам.
Мин, Иштван Даби, венгр тәрҗемәчесе, проза һәм поэзияне венгр, поляк
телләренә тәрҗемә итәм (хатыным – поляк, без 10 ел Польшада тордык).
Улым, Иштван Микалай – рәссам, фотограф һәм издатель.

Мин китап язачакмын, тәрҗемә итәчәкмен. Улым фоторәсемнәр һәм фильм
ясаячак.
Китапны мин Венгриядә һәм Польшада бастырып чыгарырмын,
улым күргәзмәләр оештырыр һәм Венгриягә, Польшага язучыларны һәм
художникларны кунакка чакырырга телибез.
Үтенечем:
1) Миңа татар язучыларының, шагыйрьләренең адресларын языгызчы.
2) Безгә Татарстанда куну урыны табарга ярдәм итегезче.
Рәхмәт.
Сәлам белән, Иштван Даби.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев