Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә...

Очкынлы карашлар омтыла болытка, Ялкынның сөюдән булуын онытма.

Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә,
Мәхәббәт, нур булып, дөньяга түгелә.
Түгелә кырларга, ярларга, тауларга,
Бу галәм курыкмый йөрәкне яуларга.

Очкынлы карашлар омтыла болытка,
Ялкынның сөюдән булуын онытма.
Онытма бәхетнең тик жирдә тууын,
Ә җәйнең учакка ут өстәп торуын.
Иреннәр елмая, тәм белеп, ямь белеп.
Шикләнмә беркайчан: мәхәббәт – мәңгелек.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев