Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Базар

Берсеннән-берсе көнләшеп, Бер-берләрен сатарлар. Киң күңелле татарлар!

Ике татар бер базар,

Базарда телләр азар.

Гәрәй Рәхим

 

Киләчәккә өмет баглап,

Яшәп ята татарлар.

Оптимистлар – татарлар!

 

Җәйнең матур көннәрендә

Сабан туе ясарлар.

Боекмыйлар татарлар!

 

Җыелышып бергә-бергә

Такмак әйтә татарлар.

Моң кайда соң, татарлар?

 

Ике татар бер базар, дип,

Татарлар шигырь язар,

Шигырьдә сүзләр азар!

 

Берсеннән-берсе көнләшеп,

Бер-берләрен сатарлар.

Киң күңелле татарлар!

 

Мәскәүдән бер фәрман килсә,

«Вепелним!» – дип үрә катар

Безнең түрә татарлар.

 

"КУ" 10, 2020

Рәсем авторныкы

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев