Татарлыктан татар качармы?

Халык язучысы Зөлфәт Хаким киеренке хәл-вакыйгалар һәм көтелмәгән геройлар тасвирлау остасы. Татарлар иккән «Кишер басуы»на ракета белән мишәр- космонавтларының килеп төшүенә битараф калырга мөмкинме соң? Быел укучылар кулына килеп ирешкән «Ана җыры» романында да мавыктыргыч сюжет коручы каләм иясен бик тиз танып алабыз. Себер тарафларына җилүче поездда анасын җуйган сабый, балигъ булгач, дөнья бетереп, анасын эзли... Ана белән баланы Сак белән Сок язмышына дучар итмәс өчен бик гади генә юл да булган лабаса! Тукталышта торып калган ана, космос заманы кешесе, станцага керәсе дә поезд башлыгына шундый-шундый хәл, дип, хәбәр генә салдырасы да бит... Әмма ана ис-акылын җуеп, поезд артыннан чаба, шпалларга абынып егыла да һушын җуя... Менә шулай бер-берсенә берегеп яшәргә тиешле ике җан аймылыш була да куя... Төпкелдәге Себер каласы Белоярскидагы ятимнәр йортында тәрбияләнгән Роман Найденов иртә-кич өзек-төтек хәтерен яңартып, әнисенең җылы кочагын, назлы сүзләрен, җанга ятышлы җырын сагына. Ул әнисен табу, очрашу турында туктаусыз хыяллана. Ана сиңа җан өрүче, тудыручы гына түгел, олы дөнья юлына алып чыгучы иң зирәк узаман да бит ул. Ничек аны юксынмыйсың? Үсә төшкәч исә, аның күңелен башка уйлар тезмәсе борчый башлый: «Кем син, каян син?» Нәсел- нәсәбең нинди? Аның да бит туган җире бардыр? Тагын да тирәнрәк казына төшсәң, кайсы милләт баласы ул, табылдык җан?» «Ана җыры» хәят дулкыннарында җуелган сабый канындагы геннарның сыктавы түгелме соң? Шулай әсәр башында ук яшүсмер күңелендә әнисен һәм үзен табу уе бөреләнә. Тик аларның һәркайсы салам кибәненә төшеп җуелган инәгә тартым бит.

Борынгы татар прозасын өйрәнгән чакта гашыйклар турында язылган кыйссаларның күплегенә таң калган идем. Сюжетлары да охшаш, бертөрле. Егет төшендә күреп яисә сурәтенә тап булып, сокланып туймаслык гүзәлгә гашыйк була да аны эзләп, сәфәргә чыга... Бәхеткә, сабыйның куртка кесәсендә бер фото калган икән. Анда ике яшь тирәсендәге малайның сурәте, ә аның артына «Рахман» дип язылган. Себергә солдат хезмәтен үтәргә килгән Казан егете Тимур, карточкада филармония бинасын да танып ала. Әлеге сурәт аша геройның үзен тануга юнәлгән беренче адымнары ясала: аның чын исеме Рахман, ә туган җире – Казан икән... Әйтергә кирәк, гаип булган ананы табуга караганда, Рахманның үз-үзен татар буларак тануы күпкә катлаулырак, хәтта газаплырак та. Сюжеттагы бу канва язучының үзен дә ныграк били һәм геройның җанында барган катлаулы әверелешне ачып салыр өчен романга дистәләгән герой, персонажлар китереп кертә ул. Монда ихлас сөюе, назы белән яшь Рахманны үзенә караткан һәм егетнең татарлыгына бераз шик белдергән бурят кызы Антана бар. Ерак Татарстанның Актаныш дигән җиреннән Белоярскида эшләүче Идрис-Дания гаиләсенә яшәргә килеп, детдом китапханәсенә эшкә урнашкан «тётя Фая»-Фәйрүзә болыт астыннан килеп чыккан кояш сыман, яшүсмер күңелен җылыта. Татарның башкаласында талантлы җырчы булып танылган Айгөлнең ата- анасы Хисмәт белән Шәмсия, кәттә зыялылар буларак, егет күңеленә аеруча тирән уелалар. Әсәрдәге татар даирәсе олпат ир Фәнис, эчеп, тормыш төбенә төшкән Вәсим, төксе чырайлы, зәһәр холыклы һәм урыслашкан татар хатыны Ася-Асия, һавалы мөтәшагыйрь Сәмит Гани образлары белән дә үсә, тулылана. Боларның һәркайсы «татар» дигән затка кагылышлы берәр сыйфаты белән күңелгә сеңә, яраттыра яисә нәфрәтләнергә мәҗбүр итә. Милли холык, үзаң, туган тел язмышы, киләчәк хакында кузгалган бәхәсләрдән чыгып та Зөлфәт Хәкимнең романы бүгенге татар мохитенә тирән уйлану белән карап язылганлыгын танырга туры килә. Хәтта минем үземә «Ана җыры» читтән – бик җайлы позициядән торып, мәшһүр Казанны, андагы татарны җентекләп күзәтү һәм аның кемлеген, ниндилеген аңларга тырышу ниятеннән чыгып язылган әсәр булып та тоела. Шул уңай белән, бәлки, аерым укучыларда романга карата кискен сүз дә чыгар... Яисә икенче сюжет линиясен күрмәмешкә салышу    да булыр. Янәсе, татар – әлмисактан бирле оешып, зилзиләләр аша ныгып килгән халык. Ул күптән инде үзен милләт буларак таныткан, бар булмышын раслаган зур кавем. Кырыс мишәр агай әйткәнчә, кычытмаганны кашу түгелме бу? Бер файдасызга бәхәс, чит-ят фәлсәфәләр корып ятканчы, Рахманның үз әнисен эзләве һәм укучыны бәхетле кавышу белән сөендерү кызыклырак түгелме, янәсе? Әмма Дәрдемәнднең соравы искергәнмени:

 

Татарлыктан татар һич гарь итәрме,

Кеше үз исмене инкяр итәрме?

 

«Ана җыры» романындагы Рахманның үз этник асылын, татарлыгын эзләве һич тә буш, кысыр сюжет канвасы түгел, минемчә, әсәрне аеруча бизи торган катлам. Ул Менделеев таблицасындагы элемент сыман әдәбиятыбызда күптән инде үз урынын алырга тиеш иде. Романның 1993 елның көзеннән – октябрьдән, СССР дип аталган империянең җимерелеп, Россия Федерациясе формалашу көннәрен күрсәтүдән башлап китүенә һич тә гаҗәпләнергә кирәкми. «Яңа көнне каршыларга укталгандай, көнчыгышка таба томырылган» поезд, Рәсәйнең яңа тарихка керүенә символик ишарә ул. 1917 елгы Октябрь революциясе тоталитар режим корып, йөзләрчә кавемнәрне бер бинадагы детдом балалары төсле уртак закон-канунга, тәртипләргә буйсындырып яшәтсә, 1993 елгы октябрь «инкыйлабы» поездда барган һәрбер инсанның үз уйлары, үз кайгысы, үз тормышы һәм үз язмышы барлыгын искәртеп, аерым өйләргә, фатирларга таратты. Ләкин мөстәкыйль мәгыйшәт кору сүздә, лозунгларда матур балкышлы гамәл булып тоелса да, чынлыкта бик тә катлаулы социаль, этник һәм рухи проблемалар тудырды, төрле сәяси көчләр бәрелеше, кискен көрәш белән барды. Төпкелдән килгән хәтер, милли үзаң, йөрәкләрдәге иҗат дәрте, кан һәм рухи кардәшләреңне ихтирам итү, оешканлык, суверенлык юлына аяк басуның алшартына әверелүен барыбыз да яхшы тоя микән? Рәсәй тормышындагы әнә шул катлаулы социаль-рухи әверелешләрне аллегория белән чагылдыра алуы аркасында «Ана җыры» безгә кадерле дә инде! Мөстәкыйль Рәсәй хәятының тәүге балалары булган «яңа урыс»,«яңа татар» яисә

«яңа башкорт» сыман детдом сабые Рахманның да исән-имин калып, аякка басуы җиңелдән түгел: «Балалар йортында хислелек, эмоцияләр булмый диярлек... Хисләрне тыю мәслихәт». Рахман исә төннәрен тәрәзә янына барып, айга карап елый, әнисен күрергә хыяллана, кавышуга өметен өзми. Ятимлектән туган җан газабы иҗат халәтенә әверелә, гитара чиртергә, җырларга өйрәнә ул. Углан үзенең татар баласы икәнен сизенгәч, туган телен изге итеп тоя, аны өйрәнә, үз кардәшләренә дә газиз тел-лөгатькә карата мәхәббәт уятырга омтыла. Рахман әдәбиятны, сәнгатьне халыкны яңа рухи үсеш баскычына күтәрерлек көчләр дип таный һәм үзе дә сәнгать кешесе-композитор буларак, җырлары белән замандашлары күңелен сафландыруга өметләнә. Күренә ки, Зөлфәт Хәкимнең «яңа татар» төркеменә керерлек герое укучылар каршына үз йөзе, гамәле белән килеп баса. Бу эшкуар да, фермер да яисә банкир-финансист та түгел, ә сәнгать, рух, нечкә тойгылы иҗат кешесе. Бәлки, нәкъ шуңадыр Рахманның үз йөзе һәм холык-фигылендә татарлыкны эзләве катлаулы төс ала, романның иң җитди психологик конфликтына әверелә.

Әнисе яшәгән, үзе туган дип фараз иткән татарлар каласы шанлы Казанга атлыгып килсә дә, төпләнеп яши, иҗат итә башлагач, героебыз үзе аралашкан зыялылар, галим- голәмә төркемендә сокланырлык затны таба алмый. «Мине күбрәк татарларның үзара мөнәсәбәтендәге гариплек борчый... Хөсетлек, көнләшү... Милләтне саклау турында күп сөйлиләр монда... Әмма сөйлиләр генә. Кая карама, кемне тыңлама, ясалмалык, пафос, фальшь, ялган, әшнә-кодалык...» Милли мохитнең анык, иҗтимагый мәнфәгатьләрне алга куймавын, якты идеал, өметләр белән рухланмавын күреп-тоеп та егетнең күңеленә кара күләгәләр, шикләр йөгерә: «Чыгышымны татарлар арасында эзләп, бәлки, ялгышамдыр?» Әлеге төшенке хисләр әсәрнең 13 нче бүлегендә үстерелгән яфрак фәлсәфәсендә иң югары ноктасына җитә: «Яфрак үзе үскән агачның ботакларын, тамырларын белми, тоймый. Аңа кирәк тә түгел ул...» Үзен яфракка тиңләгән Рахман берара маңкортлашып яшәү көненә дә кала. Хәмер эчеп, дус-иш, кызлар белән типтереп, кәеф-сафа кору әмәлен дә татый егет. Шунысы гаҗәп: ул бу хәленә үзе әрнесә дә, «Син бәхетле!» дип, мактау яудыручы кешеләр аның тирәсендә күп була...Чын бәхет рәхәткә тиенү, җан тынычлыгына тап булу микәнни соң ул?

Әмма кайбер яклары белән испан язучысы Мигель де Сервантесның Дон Кихотын хәтерләткән Рахман алдагы уйланулары белән бөтенләй башка уй-гөманга килеп ирешә: кешедә бик еш «дөрес юнәлешне табу өмете белән мәгънә эзләү алгы сафка чыга. Бернинди дару, һичнинди хәмер баса алмый торган җан газабы калка... Газап – кеше күңеленең югары чагылышы. Газап сине ныграк бастырырга тырышкан саен, синең җаның югарырак күтәрелә». Җил тегермәне белән сугышу кебек тоелса да, дөрес карар икән шул бу!

Мин кем?.. Мин нинди күркәм, изге эшләргә сәләтлемен дип, чын асылын эзләгән һәм үзендә Ходай юллаган сәләтләрне ачык тойган олан, ир булгач, алга куйган максатларына ирешми калмый. Рахман әнкәсе Мәрзияне таба, замандашлары каршында үзен тәүфыйклы олан итеп раслый. Тормышта бер нәрсә дә суга баткан кебек эзсез югалмый, мохит күңеленә сеңә. Яхшысы үрнәк, начары гыйбрәт аларның... Әдип өндәгәнчә, милли җырлар тыңлыйк, кыйсса, романнарны ешрак укып, гамьле уйлар, фәлсәфәләр корыйк. Шул чагында татар бер-берсенә тагын да ныграк берегер, киләчәген ышанычлы, матур итеп сизәр! Без бит хәзер үзаллы тормыш юлыннан атлыйбыз.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: