Журнал язмалары

08.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Остазлар остазы


ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИНЕҢ ТУУЫНА 200 ЕЛ

Халык ул – тарих һәм мәдәнияткә күпмедер дәрәҗәдә үз өлешен керткән шәхесләр бергәлеге. Бу җәһәттән киләчәк буыннарга гаять бай мирас калдырган ике олуг шәхес – күренекле мәгърифәтче, дин белгече, галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның шәкерте, танылган җәмәгать һәм дин эшлеклесе, нашир, педагог Габдулла Апанаев эшчәнлеге халкыбызның рухани тормыш-яшәешендә аеруча күренекле урын алып тора.
Ул 1862 елның 15 мартында Вятка губернасы Малмыж өязе Сосна авылында (хәзер – Татарстанның Балтач районы) икенче гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туган. Аның әтисе Габделкәрим Исхак улы Апанаев (1840-1892) Казанда, Захарьев урамындагы (хәзер – К.Насыйри урамы) 1 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсендә яшәгән, күптөрле күчемсез милек, сабын кайнату заводы һәм кибетләр челтәре хуҗасы булган. Г.Апанаевның бабасы, беренче гильдия сәүдәгәр, сәнәгатьче Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев (17701840) 1806-1809 елларда ук типография тоткан, анда татар телендә дини әдәбият һәм дәреслекләр бастырылган. Үз чиратында, Йосыфның улы һәм Габдулла Апанаевның туганнан туган бабасы үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән Ш.Мәрҗанинең атаклы «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында аерым очеркка лаек булган.
Мондый традицияле гаиләдә балаларга кечкенәдән үк яхшы белем бирергә омтылулары гаҗәп түгел. 1870 елда бәләкәй Габдулла шәһәрдәге иң яхшы дини уку йортларыннан берсе – «Мәрҗания» мәдрәсәсенә йөри башлый.
Әлеге мәдрәсәдәге фикер иреге шәкертләрдә иҗтимагый тормыш проблемалары белән кызыксыну уята, аларның белем дәрәҗәсен, дини-дидактик кысаларда гына калдырмыйча, киңәйтә. Тикмәгә генә «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укучыларның күбесе соңрак җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле әһелләренә, үз чорларының алдынгы кешеләренә әйләнмәгәндер. Бик тырыш һәм сәләтле Габдулла Апанаев та Шиһабетдин хәзрәтнең яраткан шәкертләреннән булган.
80нче еллар азагында мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, Г.Апанаев Төркиягә һәм Мисырга сәяхәт кыла, андагы атаклы ислам мәгърифәте үзәкләрен күрергә, шулай ук шәрык дөньясының рухи халәте белән якыннанрак танышырга ниятли. Һәм бу очраклы түгел. Шәкерт чагыннан ук ул тарих белән ныклап кызыксына башлый. Г.Апанаев татар милләтенең артта калу сәбәпләрен халыкның бик ерак заманнарда кичергән фаҗигасеннән, аннан соңгы көчләп чукындырулардан, эзәрлекләүләрдән һәм хокуксызлыктан күрә. Ул рухи һәм икътисади тупиктан чыгуның бердәнбер юлы татарларны дөнья цивилизациясе казанышлары белән таныштыруда икәнен яхшы аңлый. Сәяхәттән кайткач, үз эшчәнлегендә дә шул мәгърифәтчелек идеяләрен тормышка ашырырга омтыла.

Габдулла Апанаев

Габдулла Апанаев

Диния нәзарәтендәге имтиханнардан соң, 1890 елның 15 декабрендә указлы мулла Г.Апанаев Печән базары мәчетенә имам һәм аның каршындагы мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә. Бу мәхәллә мәдрәсәсендә ул реформа үткәрә башлый, аны яңа укыту ысуллары һәм төрле уку программалары булган, дин дә, фән дә өйрәтелә торган заманча уку йортына әйләндерергә тели. Үз хыялларын тормышка ашыру өчен, Габдулла мулла әтисеннән калган мирасның зур өлешен дә кызганмый. Ул үзенең Евангелистлар (хәзерге Татарстан) урамындагы йортын мәдрәсәгә бина итеп бирә, сыйныфларны махсус җиһаз һәм җайланмалар, китап-дәреслекләр һәм башка әсбаплар белән тәэмин итә. Г.Апанаев мәдрәсәсе Казан үлчәмнәре буенча чагыштырмача кечкенә саналса да (биредә 50 шәкерт укыган), аның даны губернадан еракка тарала. Мөдәррис Апанаевның демократлыгы, аның тиңдәшсез педагоглык сәләте бирегә елдан-ел күбрәк яшь егетне җәлеп итә – алар төпле белем генә алып калмый, бәлки үз фикер һәм карашларын курыкмыйча белдерергә дә өйрәнә. Якынча шул ук чорда Габдулла хәзрәт мәдрәсәсендә күренекле шагыйрь Нәҗип Думави да белем эсти, еллар үткәч, ул биредә уку елларын сагынып искә ала.
Педагоглык эшчәнлегеннән тыш, Г.Апанаев иң зур татар иҗтимагый оешмасының Мөселман хәйрия җәмгыяте белән җитәкчелек итә. Оешма гарипләр йорты, амбулатория, һөнәргә өйрәтү сыйныфы да булган 80 кешелек балалар приюты ачуга ирешә.
Беренче рус революциясе елларында Г.Апанаев зирәк сәясәтче, талантлы публицист буларак та таныла, империя халыкларының милли-азатлык көрәше әйдаманнарының берсенә әйләнә, Россиядә беренче «Иттифак әл-Мөслимин» мөселман сәяси партиясенә нигез сала. Әлеге фирканең өч корылтаен әзерләп һәм үткәреп, ул аның Үзәк комитеты һәм Казан бюросы әгъзасы итеп сайлана, берьюлы ике комиссиядә эшли, шулай ук «Азат» газетасының нашире һәм мөхәррире дә була.
Габдулла Апанаевның активлыгын губерна җитәкчелеге дә «бәяләми» калмый, билгеле: 1908 елда ул Г.Баруди, С.Галиев һәм А.Казаков белән бергә Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. <…>


Мәкаләнең ахырын «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

төп фото: Шиһабетдин Мәрҗани — kul-sharif.com