Хикәя

14.06.2017 №6 (июнь), 2017

Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы

,


news-1442828019-7617_large

Рәмзия Рөстәмовна, яңа гына шәһәр базарыннан кайтып, сатып алган азык-төлеген урнаштырырга җыенган иде, әмма, өс киемнәрен салырга да өлгермәде, кемдер ишек звоногына басты.

Эшен ташлап, ишеккә таба юнәлде ул.
Ишек артында гадәттә аз сөйләшүче, оялчан күрше кызы басып тора иде.
– Рәмзия апа, – дип, кыюсыз гына дәште ул, әйтерсең үзен нәрсәгәдер гаепле итеп сизә иде. – Сезгә заказной хат килде. Сез өйдә булмаганда китерделәр аны. Мин алып калып кул куйдым, хатны Сезгә тапшырырга вәгъдә бирдем. Ачуланмыйсызмы?
– Юк, әлбәттә, – дип, кызның башыннан сыйпады Рәмзия Рөстәмовна. – Нигә ачуланыйм? Киресенчә, мин сиңа бик тә рәхмәтлемен. Ашыгыч йә мөһим хәбәрдер анда, заказной хат булгач.
Күрше кызын рәхмәтле карашы белән елмаеп озатып калганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна, кулындагы хатны төшермичә, бүлмәгә узды, күзлеген киеп, диван чатына барып утырды.
Хат республика прокуратурасыннан килгән иде. Берникадәр вакытка аптырашта калып, саклык белән конвертны ачты. Прокурорның махсус бланкында язылган кыска һәм коры хат иде ул: «Хөрмәтле Рәмзия Рөстәмовна, иртәгә сәгать унга, ике якны да кызыксындырган мәсьәлә турында сөйләшер өчен, республика прокуратурасына килүегезне көтеп калабыз. Килә алмасагыз, кайда һәм кайчан сезнең белән очрашып булачагын хәбәр итегез».
Хатка республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин имзасы куелган иде.
– Ике якны да кызыксындырган мәсьәлә… – дип уйга калды Рәмзия Рөстәмовна. – Прокурор ярдәмчесе нәрсәне күз алдында тоткан икән? Ул бит инде җитмеш яшендә. Күптән пенсиядә. Прокуратура белән нинди уртак мәнфәгатьләре була ала?
Идәндәге ризык тутырылган пакетларын һәм төшке аш вакыты якынлашуын онытып, Рәмзия Рөстәмовна тормышында хәтеренә уелып калган һәр вакыйганы исенә төшерә башлады. Алар күп түгел, әмма берсе дә прокуратура эшенә бәйләнмәгән иде. Әйе, шулай. Ләкин милиция, суд та бар бит әле…
Кинәт йөрәгенә пычак кадалган сыман хис итте ул үзен.

– Нияз? Йә Алла. Ничек ул баштан ук аның турында уйламады соң? Кырык елга якын вакыт узган бит инде. Ул хаклы булса да, кемгә һәм ни өчен бу онытылган үткәннәрне искә төшерү кирәк?
Фаразы турында уйламаска тырышты ул, әмма фикерләре, ихтыярына һәм теләгенә каршы, үткәнгә кайтара иде аны. Авыр, газаплы, йөрәк әрнеткеч үткәнгә.
Нияз Саттаров белән алар кырыгынчы еллар азагында танышты.
Рәмзия кияүгә чыгу һәм гаилә кору турында уйламый иде әле, әмма бөдрә, коңгырт-сары чәчле, күк төсле зәңгәр күзле, озын буйлы, укымышлы, интеллигент егет кабул итү имтиханнары вакытында ук аның йөрәген яулап алды. Ул чакта алар урам аша чыкканда аздан гына йөзгә-йөз бәрелми калды.
Бу бик авыр һәм болганчык еллар иде.
Күптән түгел генә җиңү белән тәмамланган сугыш дәүләт куәтен һәм совет рухы көчен раслады. Илнең үз каһарманнары пәйда булды. Аларны хөрмәтләделәр, алар турында җырлар җырладылар. Әмма сугыш шулай ук, аерым гражданнар һәм катламнарның бүленүенә ишарәләп, җәмгыятьнең кайбер кимчелек һәм җитешсезлекләрен дә ачып салды. Сатлыкҗанлык, дошман ягына авышу, дәүләт эчендәге шпионлык һәм диверсия шушы кимчелекләрнең мисалы булып торды. Сугышка кадәр башланган репрессияләр «яңа сулыш ала», «чистартуның» очы-кырые күренми башлый…
Мәхәббәт диңгезендә йөзгән ир белән хатын моңа әһәмият бирмәде.
Рәмзия пединститутта укый, Нияз мәктәптән соң фортепиано классы буенча музыка училищесын тәмамлап, консерваториядә белем алуын дәвам итә иде. Катлаулы, кайчак яшьләрнең уен-көлкеләре белән чуарланган тормышлары сәясәт һәм бер-берсен алыштырып тора торган вакыйгалар турында уйланырга вакыт калдырмый иде. Аннан соң көндәлек тормыш мәшәкатьләре, ашау турында кайгырту тирә-юньдә булган хәлләрне төбеннән анализларга, бәяләргә ирек бирми иде. Барсы да үз чираты белән, утны-суны кичкән,«бар нәрсәне белгән, күргән һәм дөрес кылган» тәҗрибәле дәүләт җитәкчеләре тарафыннан төзелгән төсле бара иде.
Әйе, яшьләрнең ишеген бәла какканчы, шулай тоела иде.
Ул вакытта алар шәһәрнең иске өлешендә урнашкан, Ниязга бердәнбер варис буларак әнисе үлеменнән соң калган кечкенә генә агач йортта гомер итәләр иде. Ниязның юлдан язган, таза гәүдәле, кара тутлы йөзле һәм елгыр җанлы коңгырт-кара күзле Фиргат атлы дусты бар иде. Ул Нияздан өч яшькә олы булса да, аның белән яшьтәше сыман аралашты.
Фиргат, Нияз кебек үк, консерваториядә укый, саксофонда уйный иде. Гаҗәеп музыкаль пар тәшкил иткән пианист һәм саксофонист дуэт белән Кальеның «Амополо»сын башкарганда тамашачылар таң кала иде. Ике дус еш кына зур булмаган джаз-оркестр составында, һәрчак осталыкларын камилләштереп һәм җитәр-җитмәс студент стипендиясен тулыландырып, бәйрәм кичәләрендә һәм концертларда чыгыш ясыйлар иде.
Укудан соң Фиргат ир белән хатынга әледән-әле кергәләп чыга иде.
Дуслар, бүлмә уртасындагы кечкенә, акча булган вакытта шәраб һәм җиләкҗимеш куела торган өстәл артына утырып, кызу гәп коралар иде. Асылда алар сәнгать, музыка, совет һәм чит ил артист-музыкантлары турында сөйләшә иде.
Рәмзия, гадәттә, син кирәкмәгән җиргә кысылма дигәндәй, эченнән генә кайбер фикерләр белән ризалашып, кайберләренә кискен каршы чыгып, тыныч кына утыра иде. Егетләрнең сүз көрәштерүләре, кайчак хәтта көчле бәхәсләре дә дусларча кул кысышу белән тәмамланганга гына аны канәгатьләндерә иде.
Тик соңгы вакытта ул Фиргатнең сүзләре еш кына ниндидер кара сәяси төсләргә буяла башлавын сизә иде. Аларда, әйтерсең, көнбатыш мәдәниятен, яшәү рәвешен мактау һәм үз дәүләтеңне, аның тәртипләрен, җитәкчеләрен тәнкыйтьләү яңгырый иде. Рәмзияне иң борчыганы: яшь музыкантның укып бетергәч берәр зур үсеш алган илгә китү, анда, үз сүзләре белән әйткәндә,«чынчынлап музыка сәнгате белән туганлашу» теләге.
Нияз кайчакта, аңа каршы төшеп, уйларыннан баш тарттырырга тырыша иде, әмма, йорт хуҗасы статусын һәм дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен, ешрак тыңлап кына утыра иде.
Бервакыт, икәү генә калгач, кәефләре күтәренке чакка туры китереп, Рәмзия күңелен «тырнаган» уйларын Ниязга сөйләргә булды. Ире, елмаеп, Рәмзиянең чәчләреннән сыйпады да, тынычландыргандай: – Ул хыялыйның буш сүзләренә игътибар итмә. Тынычланыр әле… – диде.
Әмма барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты.
Ул көнне Нияз өйгә озак кайтмыйча торды.
Рәмзия, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөргәләп, вакыты-вакыты белән тәрәзәгә күз салып, сабыр гына ирен көтте.
Төнге уникеләр тирәсендә ишек шакыдылар. Рәмзия ачуга, бүлмәгә әйбәт киенгән дүрт ир килеп керде. Алар, үзләрен дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, берни аңлатмый һәм рөхсәт тә сорамый тентүгә кереште.
Җылы мичкә аркасы белән сөялгән килеш Рәмзия күпмедер вакытка телсез һәм хәрәкәтсез калды. Үзләрен хуҗалар сыман тоткан чакырылмаган кунаклар арасында ачык төстәге плащ, яхшы үтүкләнгән чалбар һәм ялтыратып чистартылган аяк киеме кигән озын буйлы, мәһабәт бер ир-ат аерылып тора иде. Аның җирән төстәге кыска итеп кистерелгән чәче йөзенең аклыгын һәм ябыклыгын тагын да арттырып күрсәтә, ә шундый ук җирән төстәге мыегы һәм нурсыз, ниндидер салкынлык бөркелгән зәңгәрсу күзләре генә игътибарны үзенә җәлеп итә иде.
Ул тентүдә катнашмады, тик, нидер уйлап, Рәмзиягә берәр сорау бирергә җыенып, бүлмә буенча йөри иде.
Чынлап та, җирән чәчле озак көттермәде, уйларында баткан Рәмзия янына килеп, гаҗәпләндерерлек тыныч һәм әкрен тавыш белән:
– Фиргат Әхмәтов… Сездә еш була идеме ул? – дип сорады.
Югалып калдымы, нәрсә әйтергә белмәгән Рәмзия иңбашларын сикертеп куйды.
– Ничек дип әйтим инде… Көн саен кергән чаклары да, атналар буе күренмәгән вакытлары да булгалады.
– Ирегез белән нәрсә турында сөйләштеләр?
– Музыка турында. Күбесенчә музыка турында. Уку, дуслары, балык тоту… Алар кайчак балыкка йөриләр иде.
– Ә кичләрен? Кичләрен алар кайда үткәрә һәм нишли иде?
Сораулар ничектер «капкыннарга» корылмаган төсле, гадәти яңгырый иде, шуңа күрә Рәмзиягә җирән чәчле аларны болай гына, бернинди максатны да күз алдында тотмыйча бирә төсле тоелды. Шушы уй аны бераз тынычландырды да.
– Кичләрен алар, студентлар клубына барып, репетицияләр ясый, әзерләнә иде…
– Клуб подвалында, пистолеттан атып, хәрби хәрәкәткә әзерләнгәннәр… – дип, тентүдә катнашкан хезмәткәрләрнең берсе көтмәгәндә әңгәмәгә кушылды.
Җирән чәчле, аңа борылып, усал караш ташлады да, Рәмзияне юатырга тырышып:
– Игътибар итмәгез! Егет Әхмәтовта табылган пистолетны күз алдында тота… – диде.

Рәмзиянең төсе качкан иде.
– Тик минем ирем… – дип ишетелер-ишетелмәс кенә дәште ул. – Аның моңа нинди катнашы бар? Кайда соң ул хәзер?
– Ул бездә… Советларга каршы пропаганда һәм агитация өчен кулга алынды. Ләкин тагын да авыррак җинаять кылуы турында мәгълүматлар бар әле. Дәүләт җитәкчелегенә каршы заговор оештыру. Сез бит пистолет турында ишеттегез. Сүз уңаеннан, клубта совет җитәкчелегенә каршы булган листовка да табылды… – җирән чәчленең тавышында инде кырыслык сизелә иде. – Сез хәзер, әлбәттә, моның дөрес түгеллеген, ирегез белән Әхмәтовның арасында дуслык мөнәсәбәтләре генә булганын исбатлый башларсыз.
– Ләкин бит дөресе шул! – диде, төшенкелеккә бирелеп, еларга җитешкән Рәмзия. – Пистолет, листовка… Сафсата!
– Тынычланыгыз! – дип юатырга тырышты аны җирән чәчле. – Тынычланыгыз, ә иң мөһиме, нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Без әлеге ике фетнәче артыннан күптән күзәтәбез инде һәм җавапка тартыр өчен җитәрлек дәлилләребез дә бар. Ә сезгә үзегезне кайгыртырга киңәш итәм мин. Сез яшь, чибәр, алар кебек кыек юлга басмагыз. Тиздән, башка җирдә һәм башка шартларда очрашып, барысы турында да җентекләбрәк сөйләшербез. Әлегә… Әлегә, өстәл янына рәхим итеп, мин биргән сорауларга таянып, аңлатма языгыз…
Тентү вакытында йортта шик тудыра торган әйберләр табылмады, әмма икенче көнне үк Рәмзия артыннан махсус машинада ике милиционер килде. Алар аны, шыксыз бина янына алып килеп, тикшерүче бүлмәсенә озатты.
Рәмзия каршысында тентү вакытында булган җирән чәчле ир-атны күреп гаҗәпләнде.
Бу юлы ул тагын да җыйнаграк һәм элегант күренә иде. Нәкъ үзенә туры китереп тектерелгән кара костюм-чалбар. Ап-ак күлмәк. Галстук. Яхшылап таралган һәм чигә ягында туры итеп киселгән шул ук кыска җирән чәч.
Ул Рәмзиягә күптән белгән танышы сыман елмайды һәм, озын өстәл янында куелган бер урындыкка ишарәләп:
– Утырыгыз, утырыгыз! − диде.
Үзе дә утырды ул, ләкин эш урынына – кәнәфиенә түгел, ә Рәмзиягә капмакаршы яктагы урындыкка.
– Кичә без таныша алмадык. Әмма соң булса да, уң булсын. Сезнең… – Ул янә итагатьле итеп елмаеп куйды. – Кучер Лев Яковлевич, дәүләт куркынычсызлыгы следователе. Ничек йокладыгыз? Кәефегез бик тә бозылгандыр инде? Безнең кичә сөйләшүебез барып чыкмады, төнлә барысын да төптән уйлагансыздыр һәм язмышны сынап карарга җыенмыйсыздыр дип өметләнәм. Үз язмышыгызны…
Ул сөйләгәндә туп-туры Рәмзиянең күзләренә карый иде. Йомшак тон һәм елмаюына да карамастан, күзләреннән кичәге кебек үк салкынлык бөркелә иде. Аларга карау җирәнгеч һәм куркыныч, ләкин карамаска да мөмкин түгел, чөнки ул күзләрдә ниндидер сихерле һәм үзенә җәлеп итүче көч яшеренгән иде. Көтмәгән кунакларның пәйда булуына куркынган Рәмзия бер көн элек, күрәсең, моны сизмәгәндер.
– Беләсезме, – дип, уйланып, бераз таркау гына бүлмә уртасына төбәлеп, сүзен дәвам итте тикшерүче, – миңа, дөресен генә әйткәндә, сезнең кичә иратлар арасындагы дуслык, концертлар, балык тоту, пляжлар турында фикер йөртүегез ошады… – Бераз кашларын күтәрде. – Пляжлар турында соңрак сөйләшербез әле… Шулай итеп, мин, ир-атлар арасындагы һәм гомумән дуслыкта тулы хокуклык юк, дип әйтергә батырчылык итәм. Моның сәбәбе гади генә: бер-берсенә охшаган, бертөрле дуслар юк һәм була да алмый. Икесенең берсе һәрчак йә көчлерәк, йә акыллырак, йә матуррак. Шулай бит? Һәм көчлерәге, акыллырагы, билгеле ки, көчсезрәкне, физик яктан яисә акыл ягыннан зәгыйфьрәкне үзенә буйсындырырга омтылачак; матуррагы – икенчесенең хатынын яисә кәләшен үзенеке итәргә тырышачак.
Ә хәзер күз алдына китерегез, олырак, тәҗрибәлерәк, үтә оста телле Әхмәтов үзенең иң якын дустында кунакта хакимиятне, үзе яши торган илне яманлый башлый, Ватанын сатып, чит илгә качу нияте турында сөйли. Сезнеңчә, бу очракта аның дусты нишләячәк?
– Бездә кунак булганда Фиргат үзен шулай тотса, ирем аны куалап чыгарган булыр иде! – дип ачуланып әйтте Рәмзия. – Иремне начар беләсез сез! Ул гадел, үз илен яратучы кеше һәм кемгә дә булса Ватанына гаеп ташларга юл куймас иде!
Бу сүзләрне ишеткәч, тикшерүче астыртын гына көлеп куйды.
– Гадел кеше, үз илен ярата… Әгәр дә Әхмәтов бокс буенча республика чемпионы булган булса, үзенең танышлыкларын кулланып, түләүле кичәләр һәм концертлар оештырса, ә ирегез аңа күп акча тиеш булса?
– Акча? – Рәмзия кашларын җыерды. – Нинди акча турында сөйлисез сез? Мин моны беренче тапкыр ишетәм. Безнең чыгымнарыбыз бар иде… Ләкин ирем стипендия ала, өстәмә рәвештә акча эшли иде. Мин дә тик утырмадым. Өйдә дәресләр үткәрдем. Әйбәт укыгач, югары стипендия алдым.
Кучер бераз дәшми торды, көрсенеп куйды, аннары, Рәмзиядән күзен дә алмыйча, җитди кыяфәт белән: – Сез ирегезгә ышанасызмы? – дип сорады.
– Әйе, үз-үземә ышанган кебек ышанам! – дип, уйлап та тормыйча җавап кайтарды Рәмзия.
Тикшерүче берни дә әйтми сейф янына юнәлде, аның эченнән кәгазьләр тутырылган папка чыгарды. Папкадан кемдер тарафыннан язып тутырылган бер битне Рәмзиягә сузды.
– Менә, укыгыз. Бу совет хакимиятенә каршы язылган листовка. Без аны тентү вакытында ирегезнең нота дәфтәреннән таптык. Ялгыш калдыргандыр.
– Аны аңа махсус куйган булулары да бик мөмкин. Азмыни соң тирә-юньдә явыз кешеләр, − диде Рәмзия, җирәнеп.
– Бу гына түгел әле, – дип, тикшерүче, Рәмзиягә күрсәтми генә, фоторәсем тартып чыгарды. – Менә бу фотоны шул ук нота дәфтәреннән таптылар. Әдәпле ират буларак, мин аны сезгә күрсәтергә дә тиеш түгелмен, тик гафу итә күрегез инде. «Платон минем дус, әмма хаклык кыйммәтрәк». – Шулай дигән зирәк греклар. Инде менә икенче көн безнең әңгәмәбез бер-берсен ишетмәүче саңгыраулар сөйләшүен хәтерләтә, мөгаен, күзләрегезне ачарга вакыт җиткәндер. Карагыз!
Ул фоторәсемне Рәмзиянең каршысына куйды.
Аңа карагач, Рәмзия сискәнеп китте. Йөзе мәетнеке сыман агарынды…

Рәзилә ХӘЙРЕТДИНОВА тәрҗемәсе


Хикәянең дәвамын «КУ» журналының 6нчы (июнь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *