Елама, әни! (хикәя)

Елама, әни, терелермен, мине врачлар терелтәчәк, – диде бала арбадан башын күтәрә төшеп. – Син елама гына. Бер җирем дә авыртмый, ишетәсеңме, әни, елама гына, яме?!

«Менә баламны чир нишләтте: алты яшьлек сабый олы кешеләрдәй фикер йөртә», – дип уйлап, күз яшьләрен тыярга тырышты ана.

 Арба артыннан барган кызы да сүзгә кушылды:

– Савыга Наил. Барыбыздан уздырып аттай чабып йөрер әле, менә күрерсең, әни! – диде, аны юатырга теләп.

– Бирсен Ходай, сүзләрең фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә генә туры килсен иде, балам.

Улы терелер, врачлар кулына эләккәч, терелер. Ләкин бүгенгесе бик авыр шул. Улының хәле алга китешле түгел. Аның сызланып ятуларын, җәфаларын күрү бик авыр шул анага.

Малай, аягы авыртуын әйтмәскә, әнисен борчымаска теләсә дә, булдыра алмады.

– Әни, бераз гына туктап торыйк. Аркама әйләнеп кенә ятыйм, булмаса.

– Түз инде, Наил, юл ерак бит, әле чиреген дә үтмәдек. Болай еш тукталсак, кичкә хәтле дә барып җитә алмыйбыз. Ярый син бүлнистә калырсың. Безнең бит әле апаң белән унбиш чакрымны терек-терек, уфалла арбасы тартып, кире кайтасы да бар. Син шуны да исәплә, улым.

Улы әнисе сүзләрен ишетми диярлек. Чөнки үз хәле хәл аның. Нишләп бу кадәр авырта икән аягы? Нигә авыртуны баса торган дару юк икән? Малай китү түгел, идәндә дә басып тора алмый башлады бит инде. Сызлавы да көннән-көн көчәя шикелле. Авырту, ток тоткандай, бөтен гәүдәсенә тарала.

– Кызым, син арбага тагылма, этеп бар, миңа ярдәмең тисен, – дип шелтәләп алды әнисе, кызына таба борылып.

Әнисенең сүзләре кызны айнытып җибәрде.

– Эчәсем килә, су бир әле, әни, – ди Наилә.

– Су бик аз, энеңә генә. Суга зур савыт таба алмадым шул.

– Мин эчмим, бер генә йотам, – ди бала киреләнеп.

Май урталары гына булуга карамастан, көн бик кызу. Кояш нурлары иркәләми, көйдереп ала, миләрне корыткандай итә. Эссегә түзәрләр, өстән явып, чылатмасын гына. Тоз түгел, эремәсләр анысы, ләкин шәбәрсә, балалар туңып, чирләргә дә күп сорамаслар. Ана кызының яланбаш икәнен шунда гына шәйләп алды.

– Кояш сугар бит, яулык ал, дияргә дә онытылган. Менә, үземнекен бирәм, мә, башыңа яп!  

– Кояш сукмый мине, борчылма, – диде Наилә башы авыртуын да, сул як чигәсенең сулкылдавын да яшереп. – Туктап, су йотсам, җиңеләеп китәр идем. Юк, иренемне генә тидереп аласым килә.

– Туктарбыз, әнә теге үрне генә үтик, кызым. Юлы юл булса иде. Бу чокырларны махсус казыганнар, диярсең. Атлар ничек йөри икән бу юлларда?

Ат сорап, авыл советына барырга кыймады шул Тәскирә. Оялды. Бирмәячәкләрен, ни әйтәселәрен белгәнгә, сорап маташмады. Ирең колхозда эшләми, диярләр. Күршесе Талипны да шулай дип борып чыгарганнар. Аерым хуҗалыкка түгел, кохозчыга да бирер хәлдә түгел. Атларыбызның егәре юк, ашатыр әйбер бетте, дип бирми җибәргәннәр. Аның хатынының башында зур шеше бар иде. Кергән саен яулыгын чишеп, Тәскирәгә күрсәтә иде мәрхүмә. Күрше авылның белемле саналган сихерчесенә дә күп йөрде ул, үләннәр белән дә дәваланды, тик терелә алмады. Әҗәле якынлашканда, урын өстендә булган. Зиһене киткән, хәтерсез калган. Шеше тишелеп аккач, бер-ике көн хәле җиңеләеп торган. Болай булса, тереләм дигән... Өметсез – шайтан гына шул. Өченче көнгә якты дөнья белән хушлашкан. Тәскирәнең ире Кыямның да сугышып, илгә җиңү китерүдә өлеше зур икәнен күптән онытты шул сәвитләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен алган медальләре сандык төбендә генә юкса. Яраланып кайтып, түшәктә ятуларын, яралары ачылып,тәне бозылуын, коры сөяккә калып кибүләрен күрмәде шул алар. «Ир кадерен ил белә, ил яхшылыкны онытмас», диләр юкса. Ходайга шөкер, ире аякка басты, терелде. Тәскирәсе бик карады шул. Аны аякка бастыру өчен эшләмәгәне калмады. Яраларын көнгә икешәр тапкыр сүтеп дарулый иде Тәскирә. Үзе рәтле ризык күрмәсә дә, бар булганы белән ирен тәрбияләде. Алла рәхмәтле булды аларга, бүгенге көндә Кыям сау-сәламәт. Сугыштан соң өч балалары дөньяга килде, дүртенчесе карынында. Сигез бала алар өчен сигез шатлык булыр, язган булса. Кыямы үлеп ярата аларны.

Ире сугышка киткәндә, дүрт бала белән калган иде Тәскирә. Балалары да кул арасына керердәй түгел, кечкенә иде. Сугыш вакытында күргән авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Сугыш беткәнгә дә унбер ел вакыт үткән. Гомерләр судай ага шул. Наил генә терелә күрсен, берүк, исән генә булсын. Ходай бала кайгылары бирмәсен икән. Бирсә дә, узып китә торган булсын. Иң авыр кайгы бала кайгысы икән шул.Үз башыңа төшми белмисең генә.

Улының больницада каласын уйлап, киңәшләрен бирәсе итте Тәскирә:

– Улым, аларның палаталары зур, кешесе булыр инде. Син үскән егет, үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсең, – дип, борылып Наилгә күз салды ул.

– Ничек? – дип сорап куйды бала, башын күтәреп.

– Таякларың белән шакылдама, әкрен йөре. Тихый часларында йокла. Дорфа сөйләшмә, яратмаслар. Иртән кеше белән бергә уянырга өйрән. Анда сине уятырга авыл әтәчләре дә, мин дә булмам. Иртән юынырга онытма – яратмаганыңны белгәнгә әйтүем, улым. Шапшак икән бу малай, димәсеннәр! Иртән уянгач, күршеләреңне: «Хәерле иртә!» – дип сәламлә. Урманга кергәч ничек кычкырасың – урман шулай җавап кайтара, хәтерлисеңме, улым?

– Әйе, хәтерлим, әни, урманда кычкырып йөргән идек. Шунда әйткән идең бу сүзләрне.

– Әйттем шул, ә син онытма. Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә, диләр. Кешегә яхшы булсаң, алар сиңа начар булмаслар. Врачларга ягымлы бул. Сорауларына туры җавап бир. Кирәген генә сөйлә, улым, күп сүз – чүп сүз ул.

– Татарча сөйләшәләрме соң алар? – дип сорап куйды улы. – Мин бит аларныкын аңламыйм.

– Белүчеләр бар анда, борчылма. Булмаса, урысча өйрәнеп кайтырсың. Өйрәнергә тырыш.

– Шулай озак ятаммы анда? – дип сорап куйды бала, тел турында сүз чыккач, әнисен аптырашта калдырып.

– Күпме кушсалар, шулкадәр ятарсың, Наил. Терелгәнче , – диде ана кырыс булырга тырышып.

– Анда нәрсә ашаталар икән? – дип кызыксынды бала.

– Бик тәмле ашаталар, ди, ризыкларыннан баш тартма. Мин яныңа бик барып йөри дә алмам, үзең беләсең, эшнең күп чагы. Сиңа терелергә кирәк, шуңа да ашарга тырыш. Өйне сагынып ятма. Сагынсаң, аягың төзәлмәс, – дип бетерде ул сүзен.

– Кызык син, әни, минем сагынганны аягым белә, димени?

– Ничек кенә белә, әйткәнне тыңла! – дип, үз сүзендә булды ана.

Тәскирә башын да күтәрми алга баруын белә. Наилә күзләре белән тирә-якны айкый күрәмсең. Юкса, юлдан читтә арткы тәпиләрендә баганадай утырган йомранны күрер идеме?

– Карагыз, нинди матур итеп утыра! – дип кычкырып җибәрде кыз.

Туктап, җир өстенә җылынырга чыккан йомранны күзәтте алар.

– Сызгырды, ишеттегезме? – дип сорады Наилә. – Безне шулай сәламли булса кирәк?!

– Юк, кызым, безне күреп, балаларына куркыныч бар, дип хәбәр бирә, – диде Тәскирә.

– Нәрсә ашыйлар икән алар? – дип кызыксынды улы.

– Бөртекләр, үсемлекләр. Салкыннар башлануга, өннәрендә кышкы йокыга талалар, – дип белгәннәрен балаларына сөйләп алды ул.

 Юл кырыйларын тоташ келәмдәй сары чәчәк каплап алган. «Сары кояшлар» – тузганаклар.

– Нинди матур! – ди Наилә, чәчкәләргә исе китеп.

– Әйе, матурлар, – дип килешә Тәскирә, соклануын яшерә алмый. – Озакламаслар, ак тузганакка әйләнеп очып китәрләр. Чүп үләне бакчабызда үскәнен яратмыйбыз, ә басуда исә шул чүпкә сокланып барабыз.

Сары төсне сагыш, диләр. Менә бит язлар да сагышлы була икән. Язның сагышыдыр бу тузганаклар. Сагыш кына түгел, хәсрәтле яз килде Тәскирәгә. Киләсе язлары шатлык кына алып килсен иде. Җитәрлек татыды ич ул ачы хәсрәтне, җитәрлек!

Көтмәгәндә, көнбатыштан көчле җил исә башлады. Көчәйгәннән-көчәя бара. Менә сиңа кирәк булса, хәерчегә җил каршы, дигәннәре шушы буладыр инде.

– Кирәкми идең син, каян гына килеп чыктың безнең каршыга, – дип җилне ачулана Тәскирә. Аяк атлаулары авырлашты. Наилә дә арба артыннан көч-хәл белән сөйрәлә.

– Җил мине екмакчы була. Бирешмим, мин аның белән көрәшәм, – ди ул, батыраеп.

 Әйе шул, арбаны да этәргә, җил белән дә көрәшергә кирәк хәзер.

– Әни, каян чыга әле җил? – дип кызыксына Наил, ишеткән әкиятен исенә төшерергә теләп.

– И балам, сөйләгәнем бар бит инде. Бик еракта, Каф таулары артында җил иясе – бик карт, сукыр әби яши. Аның зур мичкәсе бар. Җилләрне шунда саклый ул әбекәй. Җил истерәсе килсә, мичкәнең бөкесен борып ача. Аннан яңадан яба. Күзе күрмәгәч, кайчак, мичкәне тиз генә томалап өлгерә алмый. Андый чакта җил озакка китә.

– Тиз генә томаласын иде әби мичкәсен, – дип куйды Наилә. – Чак егылмыйм, әни.

– Күрәм, кызым.

– Миңа җиңел, җил булса ни дә, булмаса ни, – дип елмаерга тырыша Наил.

 Кара син аны, апасын үртәп бара, җан кергән үзенә! Араларында иң тәмле теллесе, чаясы да шушысы. Чытлыклыгы да баштан ашкан шул.Чирне дә үзе эзләп тапты. Былтыр көз, уйнап йөргән җиреннән, аяксызланып кайтып егылды. Түбән очка төшкәне дә юк иде югыйсә. Күрәчәк йөртә, язмышлар йөртә шул кеше баласын. Бер оятсызы матай белән бәреп киткән. Авыр хәлдәге баланы алдап: «Мин хәзер киләм, шушында гына утырып тор», – дип, сабыйны җиргә салган да үзе качкан. Кем икәнен күрүче дә булмаган, имеш. Кеше бит андыйны күрмәмешкә салыша. Матай белән авыл уртасында бәреп китсеннәр дә, берәү дә күрмәсен, имеш. Дөньясы бетмәсә, оятсыз адәмнәр бетмәс инде ул, анысы хак. Ничек итеп, ниләр уйлап, тынычлап яши икән ул адәм актыгы – белгән юк. Бәла аяк астында түгел диген инде, менә терәк. Көздән бирле авырый бит Наил, җиде ай була түгелме? Улының сызлануларын, интегүләрен күреп, Тәскирә үзе дә чиргә сабыша бугай инде. Карынындагы баласы гына сәламәт туа күрсен.

– Әни, үрне күптән мендек, нигә һаман ялга туктамыйбыз? – ди кызы, еларга җитеп.

– Сиңа ял итәргә генә булсын инде, кызым. Беркөн сеңлең белән барып кайту күпкә җиңелрәк булган иде. Кечкенә булса да, түземле икән безнең Нәсимә, – дип алдашты Тәскирә, Нәсимәсе белән интеккәннәрен исенә төшереп.

Ул көнне тәмуг утында янгандай булган иде ана. Наиләсенең унҗидесе тула, ә бит Нәсимәсенең уналтысы тулмаган, икесе дә сугыш алды балалары. Арбаны этеп бару түгел, Наил янына ятып барырлык булган иде кызы.

– Нигә мин чирләмим икән, әни, арбада мин булыр идем, – дигән иде мескен бала.

Шул сүзләрне ишеткәч, Тәскирә:

– Арбага тотынып бар, кызым, шулай җиңелрәк булыр үзеңә, – дигән иде Нәсимәсен кызганып.

 Кая инде шелтәләү. Ярдәме тимәсә дә, юлда иптәш булды бит аңа кызы. Ул көн уңышсыз булып чыкты шул. Наилне алмадылар, хастаханәдә урыннар булмады. Яшь врач Тәскирәне тыңларга да теләмәде. Авызын ачып сүз дә әйтә алмады ана. Юкса нинди кыенлыклар белән килгән авыл хатынын кызганыр, урынын да табар кебек иде. 

– Палаталар, коридорлар авырулар белән тулган, апа. Гафу итегез, бүген алып кала алмыйбыз.

Аңлап та булмый шул ул врачларны: 

– Улыгызның авыруы көчле, нигә җиде ай буе врачка күрсәтмәдегез? – дип, Тәскирәне шелтәләп тә алдылар юкса.

– Малаеңның аягы зәгыйфьләнгән, үсүеннән туктаган. Авыру аягы күпкә кыскарак, – диде доктор. Гомер буе аксап йөрергә калган бит. – Нидән шулай булды? – диләр.

– Кемдер авыл уртасында матай белән бәрдереп киткән, кем икәнен белә алмадык, – дип җавап бирде Тәскирә.

– Улыгызны гомергә гарип калдырган кешенең исемен дә белмисез. Җир астыннан булса да табарга кирәк аны. Авылыгызда матайлы кеше күп тә түгелдер югыйсә. 

 Больницага аласы көннәрен билгеләп, чакырып калдылар. Бик озак итеп дәфтәр тутырып нидер язып та алган булдылар. Тәскирәнең кулына уч төбе хәтле дә язу бирмәделәр үзләре. Шулай тиештер дип уйлады, юллама сорарга кыймады Тәскирә.

 Баласының авыруы яман икәнен белә шул ул. Шуңа да юл буе елап кайтты. Яше чыкмаса да, җаны елады. Баласы авырганнан бирле, шулай күңеле мөлдерәмә булып түгелеп, күзләреннән тамчы да төшмәде аның. Каян килде аларга бу бәхетсезлек? Баласын нинди гөнаһлары өчен сыный икән соң Ходай?

Тыела алмый, тыныч кына яшен түкте, юл буе тешен кысып елады. Күз яшьләре дә сытылып кына чыкты югыйсә. Ә балалары әниләренең елаганын сизделәр.

– Елама, әни, ник елыйсың? – диде Нәсимәсе.

– Юк, балам, еламыйм, тирем тама. Эссе ич, – дигән булды ана. Бар, ышандырып кара син аларны...

– Елама, әни. Мин үлсәм дә, елама, – диде шунда Наиле, үзәкләрне өзеп.

– Ничек инде син, егет кеше, үлем турында сөйлисең, улым?

– Әби үлгәч, шулай елаган идең. Мин бит онытмадым.

– Юк, юк бетте, башка күз яшемне чыгармыйм.

Бүген тагын елады шул. Балаларына биргән антын онытып, рәхәтләнеп елады. Балалары: «Елама, әни», – дисәләр дә, туктый алмады. Бүгенге хәсрәтенә, сугыш вакытында күргән кыенлыклар да килеп кушылып, тагын яшен түкте...

ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ УРНАШТЫРЫЛАЧАК.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: