Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аккан суга сал да сагышыңны

Аккан суга сал да сагышыңны Күңелеңә, имеш, тынгы иңсен (Бу халәткә түзми ташар дәрья), Яусыз бирел, язмыш кабат җиңсен.

Аккан суга сал да сагышыңны
Күңелеңә, имеш, тынгы иңсен
(Бу халәткә түзми ташар дәрья),
Яусыз бирел, язмыш кабат җиңсен.
Туктап калды гүя барлык җиһан –
Мәңгелек кыш килде дөньясына.
Саташыла, ахры, бертуктаусыз,
Телем-телем килеп йөрәк сыза.
Юк, бу нокта түгел, беләм юкса,
Яссылыклар буйлап күчеш бары.
Күшеккән җан җылы тапмас инде…
Учларымда эри апрель кары.
Күчәреннән алып, бәллүр дөньям
Тәкъдир үзе әллә атып бәрде.
…Өнме, төшме – яшь томаны аша
Рәшә генә гүя атам кабере.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лениза, ты супер???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодчина???

        • аватар Без имени

          0

          0

          йорэк аша утеп язылган мэгьнэле шигырь?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Афарин???