"Тарта җаны, тарта каны, тартып тора милли моңнар..."

Шагыйрьләр дә күп. Шигырьләр дә күп. Барлык каләмдәшләренең күңелендә

ниндидер сурәттә мәңге онытылмаслык булып калганнары гына күп түгел. Соңрак

үзенә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсен алган Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова

хакында һәрберебез сагынып уйлый торгандыр. Әгәр исән булса, ул шушы елның 4

июнендә 75 яшьлек юбилеен уздырыр иде.

Лена ханым, Актаныш районының Пучы авылында тууына карамастан, үзен,

беренче чиратта, Арча кызы санады һәм Тукай якташы булуы белән чиксез горурлана

иде. Бала чагы, үсмерлек еллары Арча-Әтнә төбәгенең Күлле Киме һәм Түбән Көек

авылларында узган Лена Шагыйрьҗанның табигый сәләтләре дә шул якта ачыла.

Ул Казан артыннан чыккан каләмдәшләре турында сөйләгәндә, кайчак язганда да,

үзләренең Тукай җиреннән икәнлекләрен, аның традицияләрен дәвам итүләрен

ассызыкларга ярата иде. «Олуг шагыйребез Сибгат Хәким Тукай һавасын сулап үскән,

Шиһап Мәрҗаниләр, Курсавилар туфрагында яралып, шулар җирлегендә иҗатка

килгән»,– дип язды ул «Җылы сүзе калды дөньяда» мәкаләсендә («Сагынмалык». –

2005).

Шигърият белән генә яшәгән Лена ханым өчен Тукай туган көнне билгеләү

гаять мөһим иде. Ул һәрвакыт бәйрәм чараларында катнашырга, булдыра алганда,

«Тукайлы шигырьләр» белән чыгыш ясарга тырышты. «Поэзия көне» Лена ханымның

публицистикасында да («Айлы моң»), лирикасында да («Шигырь мәйданы») чагылыш

таба. Шагыйрә Тукайны тасвирлаганда, еш кына аны безнең бүгенгебезгә алып кайтты,

рухына җан өрде («Мин Тукайның үзен күргәнем бар…»). «Казанда – Тукай»да

илкүләм бәйрәм көнендә шагыйрь каләмдәшләре арасына башкалага кайта, ә алар

аның аяк астына поэтик келәм җәя: «Кайчандыр сусап Казанга, / Җан атып әйткән

сүзен – / И Тукай, нурлы Тукай дип / Кабатлый Казан үзе. / Ул тора карап сокланып /

Шул изге каласына. / Бар шагыйрьләр җыр язып / Җәйде аяк астына.»

Гаҗәп бит: кеше әллә кайчан дөньяда юк, башкаларны аның аша бәяләү дәвам итә.

Лена Шагыйрьҗан кеше холкын, шәхесен Тукай аша ачарга ярата иде. «Шигърият

һәм Илһам» дип аталган тирән эчтәлекле хезмәтендә мәшһүр җырчыбыз турында,

әйтик, Тукайча бай хисле, шаян, моңлы кеше, дигән икән ул. И.Шакиров әңгәмәсеннән

этәрелеп китеп язган «Кем белер кадереңне» мәкаләсендә шагыйрә үзен дә, башка

зыялыларыбызны да Тукай янәшәсенә куйган һәм, барысының тормышын бергә

күзаллап, талантлар кадере, аларның бәхете, аларга милләт, заман мөнәсәбәте кебек

проблемаларны күтәргән.

Лена Шагыйрьҗанның хисси дә, мәгънәле дә публицистикасында Тукай

шигъриятендә очраган бик күп фикерләр чагылыш таба. Алар – милли моң, милли

көй, шәхеснең ялгызлыгы, байлыкка-капиталга мөнәсәбәт, шул байлыкның кешеләрне

үзгәртүе… Синкретик характердагы, ике өлештән торган «Син бәхетсез түгел,

Илһам»да шушы мәсьәләләр бер фокуска җыеп бирелә. Әлеге хезмәтнең соңгы

юлларына тагын Тукай исеме килеп керә, чөнки автор үз тормышын, шул тормыш

алып килгән күңел кайтуларны, дуслардагы үзгәрешләргә гаҗәпләнүләрне аныкы

белән чагыштыра: «Кеп-кечкенә Апуштан зуп-зур Тукай булып җитешкәнче, ниләр

булмас та, кемнәр белән генә аралашмассың…»

1987 елдан профессионал язучы юлын сайлаган Лена Шагыйрьҗан гаять нәтиҗәле

эшләде һәм зур мирас калдырды. Әлеге мираста Тукайга мөнәсәбәтле әсәрләр дә

шактый урын алып тора. Алдымда Лена ханымның 1977 елда «Кызлар җыры»нда

басылган тәүге шигырьләре ята. Форма юлындагы эзләнүләре күренеп торса да,

Тукай кебек традицион калыпта язылганнары күбрәк. Алга таба да шулай булды, Лена

Шагыйрьҗанның ак шигырьгә исе китмәде, башкасына да өстенлек бирмәде, төгәл

үлчәмле әсәрләрне яратарак төште. Тукайлар мәктәбенә тугрылыгы аны бик лаеклы

рәвештә шагыйрь исемендәге премиягә алып килде (2011).

Тукай энциклопедиясеннән күренгәнчә, галимәбез Фәридә Хәсәнова Лена

Шагыйрьҗанның Тукайга кагылышлы уннан артык шигырен һәм бер поэмасын

барлаган. Болар (алда аталганнардан тыш): Мәмдүдә ханымга мәдхия рухындагы

«Дәү әни!» белән Тукайның үзенә аталган «Шагыйрь гомере» багышламалары, галимә

билгеләгәнчә, «сентименталь пафослы» «Тагын язлар килде» шигыре, «Хәтер көнендә

уйланулар», «Киевта Сабан туе» һәм шагыйрь иҗатының, аһәңенең мәңге сакланырга

тиешле милли байлык икәнлеген аңлаткан «Тукай тавышы».

Шигърият белгече Ф.Хәсәнованың Шагыйрьҗан һәм Тукай поэзиясенең

бәйләнешләре хакында җентекле күзәтүләре булгач, язмамда күбрәк каләм иясенең

публицистикасындагы Тукайга мөнәсәбәтле моментларга тукталдым. Алай да «Шагыйрь

гомере» исемле әсәрне бөтенләй әйләнеп үтә алмыйм. Анда Талантка язмыш биргән

гомернең гаҗәеп кыскалыгы, әле каләменең рәхәтен күрер вакытта Тукайның якты

дөнья белән хушлашуы турында сүз бара. Лена Шагыйрьҗан, гадәтенчә, бу әсәрендә

дә кеше бәхете проблемасына туктала. Егерме яшьлек Тукайны каләме белән Җиһанда

бәхетсезләр санын кимрәк итү өчен көрәшүче кебек күрсәтсә дә, шигъри юлларның

астында бер бәхетсезнең киләчәктә шул дөньядан китәчәге, бәхетсезләрнең санын

киметәчәге турында фикер яшеренгән шикелле. Тукайга адресланган «Шагыйрь гомере»

буеннан-буена аның киләчәге бик кыска калганлыктан хәбәр бирә, һәм әлеге үтәли мотив

аны структур бөтен итеп тора. Автор Талантның ике гомере барлыгы турында әйтә.

Берсе – халыкка хезмәткә багышланган иҗат еллары, икенчесе – һәйкәлләрдә дәвам

итәчәк гомер – халык хәтерендә яшәү, аңа мәңге кирәклек. Әсәр ахырында аерып куелган

бу фикер күңелдә якты, шагыйрь өчен сөенү хисләре уятырга тиеш булса да, аны үтә

көчле сагыш баса. Бу Тукайга бирелгән гомер кыскалыгы аркасында да дип уйлыйм:

Безгә әле шагыйрь кирәк!

Бүген кирәк,

иртәгә һәм…

Шагыйрь

мәңге кирәк!!

…Егермесе тулгач,

алда әле

һәйкәлләргә күчкән

япь-яшь гомер!..

ХХ гасырның күренекле шагыйрәсе булган Лена Шакирҗанованың үз әдәби мирасы

да – милли-рухи хәзинәләребезнең кыйммәтлеләреннәндер. Аның «Җылы сүзе калды

дөньяда» язмасыннан күренгәнчә, кайчандыр бер гөләндәм шигырьләре басылган

кәгазь читенә аксакал шагыйребез, остазы Сибгат ага Хәким: «Тукайча шәп!» дип

бәя калдырган икән. Әйе, Лена Шагыйрьҗан гомер буе, үз сүзләре белән үк әйткәндә,

«Тукай теле» белән язарга, Тукай биеклегенә омтылды.

Әле дә күз алдымда тора: «Шигърият көннәре»ндә Кырлайдан кайтканда, Лена

ханым автобуста алга килеп, һава җитмәгәндәй, ишек янына басты. Аннан шофёр

белән сөйләшеп, автобусны туктатты да, төшеп, кырлар буйлап йөгерде. Без дә җиргә

коелдык. Пәлтәсенең озын итәкләре шагыйрәне Арча басулары өстендә талпынган

очар кош кебек иткән иде.

Лена апа әйләнде, бөтерелде-бөтерелде дә, чирәмлеккә чыккач, туган җиренең

язга бик үк хас булмаганча әллә нинди җылы кояшы астында күккә карап, шактый

гына ятты. Мин башта аның артыннан ук төшкән, ни булыр дип борчылып, хәтта

бераз барган да идем. Шушы картинаны күргәч, туктап калдым. Гаҗәеп хозурлыкны

бүләсем килмәде. Лена апабыз автобуска бөтенләй башка, яңадан туган сабый кебек

кайтты. Үзе шигырь кебек гүзәл мизгелләр иде бу...

 

"КУ" 4, 2020

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: