Рифә Рахман

  • 23 гыйнвар 2022 - 13:00
    Адашмаган каләм
    Тормышымның иң авыр көннәрендә, җанга урын тапмаганда, күршеләргә кереп, телефоннарына үрелә идем дә, кемгә-кемгә…, дип уйланып торганнан соң, Фәнзаман абыйның номерын җыя идем...
    2045
    1
    3
  • 21 гыйнвар 2022 - 17:00
    Югалту ачысы
    Мин аның хастасы нык көчәйгән соңгы көннәрен күрмәдем, әмма үлеме алдыннан гына кызым гаиләсе белән барып кайткан һәм бик матур күренә дип сокланган, сөенгән иде... Аның арабыздан вакытсыз үлеме шуңа да бик үкенечле булды. Һәр узган ел җаныма бик кадерле дусларымны алып китә...
    2026
    0
    1
  • 13 гыйнвар 2022 - 14:00
    Әткәй иңе
    Әткәң иңе кирәк таянырга. Әнкәң сүзе кирәк – исәндә, Йөзгән ярың бик тә ерак булса, Йөзгәнеңдә хәлең киткәндә.
    2590
    0
    3
  • 11 гыйнвар 2022 - 12:00
    Чүлмәк белән бәхәс
    Чүлмәкләр күп алар, савытлар – Күбесе ясалган балчыктан. Тапсалар казынып ватыгын, Хуҗасын эзлиләр тарихтан.
    484
    0
    0
  • 31 декабрь 2021 - 13:00
    Менә шуны гына аңлау кирәк...
    Зөлфәт белән тәүге танышуым 1978 елның көзендә Кукмарада оештырылган яшь язучылар семинарында булган иде.
    1094
    0
    1
  • 31 декабрь 2021 - 11:00
    Кардан алма исе килә...
    Кардан алма исе килә. Кардан елга исе килә.
    1629
    0
    4
  • 24 декабрь 2021 - 17:00
    Хатирәләрне яңартучы шигърият
    Ф.Кәримнең поэзиясеннән дә, прозасыннан да, публицистикасыннан да тормыш дәрте, яшисе килү теләге бөркелеп тора.
    1884
    0
    5
  • 24 декабрь 2021 - 10:00
    Вакыт
    Яшьлегемдә мәрҗән эзләдем, дип, Карап торам тәрәзәдән күккә.
    2451
    0
    4
  • 10 декабрь 2021 - 10:00
    Гөл эзлим
    Шифаханә алларына чыгам, гөлле көнне күреп калырга...
    1470
    0
    2
  • 9 декабрь 2021 - 11:00
    Мөхәммәт Садри: «Минем серләр ачык алар, син тыңласаң»
    Бик күп каләм ияләре Тукайдан үсеп чыкса да, араларында зур шагыйрь белән кендек аша береккәндәйләре дә була. Мөхәммәт ага Садри (1913-1999) хакында, һич шикләнмичә, шулай дип язарга мөмкин.
    1543
    0
    0
  • 7 декабрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (романның ахыры)
    Рәгыйдәгә нәкъ менә шул ялгызлык авыр иде дә! Буранбайсыз гомер итү авыр иде. Ире исән булса, инәгә тагылган күндәм җеп кебек, ияреп йөрер иде ул аңа. Кыргызы да, татары да бердәй якын булып, җырлап-көлешеп яшәрләр иде. Таулар иленнән күңеле бер кайткандай булса да, ярата иде ул аны барыбер! Торган җире итеп, үзен хөрмәтләгән җир, иренең Ватаны итеп ярата иде!
    676
    0
    7
  • 6 декабрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (романның дәвамы)
    Камил, чемодан кесәсеннән ниндидер фоторәсемне алып, күкрәк кесәсенә тыкты да, башка әйберләрен ташлап калдырып, җизнәсен күтәреп, пансионатка таба китте. Кайларда гына югалды дип, ут йоткан Рәгыйдә, инде хәлсезләнеп егылган ирен күргәч, тынсыз калды.
    923
    0
    4
  • 2 декабрь 2021 - 13:00
    Татар кызы (романның дәвамы)
    Рәгыйдә яңадан өйгә керде. Алар кайтканлыктан, туганнары иптәшкә төн кунганлыктан, кеше тыны сизелә икән. Ул киткәч, инде бу йорт бөтенләй бушап калачак. Бусагасын кем дә атлап кермәс, ишегалдындагы йомшак чирәмнәренә кем дә аяк басмас. Соңгы ашта ук инде үзләре дә, төтүләре дә булмас. Ятим бала белән бер икән бу әнисез калган йорт.
    1108
    0
    2
  • 1 декабрь 2021 - 15:00
    Татар кызы (романның дәвамы)
    Кузгалдылар. Рәгыйдә тагын наратлар ягына күз салды. Әнисе шунда иде әле. Күрмәсен белсә дә, ул күзеннән югалганчы, кулын болгагандай итте. 
    920
    0
    1
  • 30 ноябрь 2021 - 11:00
    Татар кызы (романның дәвамы)
    – Менә мин абыйны аннан да катырак жәллим. Хатыны белән яшәсә, кафе-рестораннарда ашап йөрер идемени ул?! Ялларын өйдә уздырыр иде. Баласын карашып. Исән дә калыр иде. Әзмәвер кадәр ир чыпчык кадәрле милиционер аткан пулядан үлсен әле! Әнәйгә нинди хәсрәт. 
    962
    0
    2
Реклама