Уйлы сәгатьләрне кайтарган шагыйрь

Газинур… Бергәләп карлы-буранлы, яңгырлы-давыллы көннәрдә район үзәгеннән ерактагы юлсыз авыллардан Кукмарадагы «Салават күпере» иҗат берләшмәсенә йөрсәк тә, Газинурны чын-чынлап Ләис Зөлкарнәй Арча педучилищесында оештырган очрашудан белә башладым.

Ул вакытта Газинурның әдәбиятны яхшы белүенә гаҗәпләнгән идем. Тегене сөйли, моны. Хәзер менә аңлыйм: ул университетны тәмамлау алдында торган. Бар төр әдәбиятны укырга өлгергән иде. Бәяләгән, сайлаган, күңеленә якын шагыйрьләрне бер боҗрага туплаган. Бүген менә аның язганнарын шул боҗра эчендәге иң бөек затларның берсе Тукайныкылар янәшәсенә куеп карарга телим.

Бөтен җаны-тәне белән милләтен кайгыртып яшәгән Газинур Моратны Тукайга бик күп сыйфатлар якынайта. Бердән, иҗтимагый активлык: заманның, татар дөньясының актуаль мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып тора, ул сәяси көрәш мәйданнарына атылудан курыкмый; икенчедән, аның шигърияте тормыш фактларына нигезләнә, язганнары үз чорының иҗтимагый-сәяси энциклопедиясе рәвешен ала; отышлы сайланган сәнгать чаралары аркасында, бик күп әсәрләре иҗтимагый яңгырашка ия, публицистик аһәңле.

Публицистик аһәңлелеккә Газинур нәкъ менә Тукайдан килгән әдәби алымнар ярдәмендә ирешә дә. Әлеге алымнар җөмлә төзелешендәге үзара охшашлыкларга китерә, аның риторик яңгырашында, каләменең омтылышлы, ашкынып язуында, яшерелгән һәм ачыктан-ачык әйтелгән фикерләрне бергә үрүендә чагылыш таба.

Газинур сиксәненче елгы шигырьләрендә, Вөҗдан, Намус, Матур Яшәү кебек абстракт төшенчәләр белән беррәттән, Тукай, Бруно, Бируни, Хемингуэй кебек тарихта мөһим роль уйнаган, гомумфикергә туры килмәгән караш әйтергә курыкмаучы, гамәлләре белән Явызлыкка, Үзгәрмәс Фикергә каршы чыгучы шәхесләрнең исемнәрен атый. Тукай аның күзаллавында укучы тарафыннан әлеге рухи кыйммәтләрнең Җирдәге гәүдәләнеше кебек кабул ителә. Г. Морат иҗатында, Тукайдагы кебек, хатын-кызга мәхәббәт темасы артык зур урын алып тормый, әмма бер үк вакытта капма-каршы җенескә мөнәсәбәтен, мәхәббәткә кагылышлы уйларын укучыга ирештерерлек әсәрләре дә шактый.Газинур сиксәненче елгы шигырьләрендә, Вөҗдан, Намус, Матур Яшәү кебек абстракт төшенчәләр белән беррәттән, Тукай, Бруно, Бируни, Хемингуэй кебек тарихта мөһим роль уйнаган, гомумфикергә туры килмәгән караш әйтергә курыкмаучы, гамәлләре белән Явызлыкка, Үзгәрмәс Фикергә каршы чыгучы шәхесләрнең исемнәрен атый. Тукай аның күзаллавында укучы тарафыннан әлеге рухи кыйммәтләрнең Җирдәге гәүдәләнеше кебек кабул ителә.

Г. Морат иҗатында, Тукайдагы кебек, хатын-кызга мәхәббәт темасы артык зур урын алып тормый, әмма бер үк вакытта капма-каршы җенескә мөнәсәбәтен, мәхәббәткә кагылышлы уйларын укучыга ирештерерлек әсәрләре дә шактый.

Газинур Морат кайбер әсәрләрендә остазы Тукай юлыннан китеп, үз халкының язмышын башкалар язмышы, үз иле сәясәтен башка хакимиятләр алып барган гамәлләр аша, узган чорлардан бигрәк, яңа заманнан алынган тарихи фактлардан файдаланып та аңлата. Яңарышлар чорында милли лидер проблемасы әдәбиятка килеп кергәч, Җиргә пәйгамбәрлек миссиясе белән килгән шагыйрь образын тудыру татар әдәбиятында, шул исәптән аның иҗатында да зур урын тота башлый, һәм аның каләме Тукай темасын яңа сулыш белән җанландырып җибәрә, бөек шагыйрьне үз исемнәрен көрәшче сыйфатында тарих битләрендә язып калдырган шәхесләр янәшәсенә куя. Мәсәлән, «Черек күл» шигырендә лирик мин татарның иң зур шәхесләрен, бигрәк тә әдипләрен алып киткән еллар, сәбәпләр турында уйлана һәм үкенеч катыш сөенеч аша ил тарихының иң дәһшәтле елларынача яшәмәгән Тукайга мөнәсәбәтле болай ди:

«Шигырьгә күчәдер

Җанга

Сыймаган борчу-кайгың…

Ярый әле яд итәргә

Кабере бар Тукайның.»

Г. Морат әсәрләренең Тукай белән бәйләнешлелегенә бихисап мисаллар бар, шулай да милли хәрәкәт көчәеп киткән елларда зур иҗтимагый резонанс алган «Ачлык» поэмасы белән Тукай иҗатында интертекстуаль бәйләнешләр аеруча ачык күренә. Әлеге әсәрендә автор, Казанны алу вакыйгалары белән беррәттән, Тукай каләме белән тагын да ныграк танылган Кисекбаш, Дию, Камчылы ишаннарны да искә төшерә; Казан урамыннан этләр куган Кисекбашны чит кавемнәр иленнән куарга омтылган татар башына тиңли, ул дигәнегез, минем баш ул, дип белдерә.

Г.Моратның Тукайга кагылышлы әсәрләрендә аерым бер әдәби детальләр кабатланып килә. Боларга Клячкин хастаханәсен, ишан образларын, Печән базарын, аның гайбәтчеләрен һ.б.ларны кертеп карарга булыр иде. «Вакыт машинасы» поэмасының дүртенче бүлегендә Пасха көнендә Клячкин хастаханәсендә татар шагыйре үлү хакында юллар бар. Хәзер инде Ишми ишан кебек дошманнары да истәлек язар, ди автор. Бу урында шунысын да әйтеп узыйк: интернетның «Тукай» порталындагы видеоязмада Г.Морат укуында «Клячкин» шигыре бар.

Гомумән алганда, Газинур иҗатында, бигрәк тә лиро-эпик әсәрләрендә Тукайның тормыш юлы шактый киң чагылыш тапкан, аны хәтта эзлекле рәвештә күздән кичерергә була. Әйтик, аның «Шагыйрьнең кайтуы» исемле балладасында күбәләкләр белән уйнап үскән Апушның зур шагыйрьгә әверелүе, вафаты һәм җанының Клячкин хастаханәсендә ялгыз күбәләк рәвешендә бәргәләнүе тасвирлана.

Газинур Моратның Тукай темасын теге яки бу күләмдә ачкан әсәрләренә «Юк. (Тукайны уйлап)», «Кыш. Болгар чатында»; «Кара базар» һ.б.ларны кертергә була.

Газинур «Яратырга телим» исемле мәхәббәт шигырен «Бу дөньяда, бу гөнаһлы Җирдә, / Йә, әйтегез, кем мин?» соравын куеп башлаган. Бу сорауны милләтенә, укучыларына, менә миңа да бирә алыр иде. Мин шунда ук һич ялганламыйча: «Син – зур шагыйрь, милли шагыйрь, иманлы шагыйрь, син безнең күзаллауларда иңли алмаслык байлык, дәрәҗә китергән кәнәфиләрдә бушка кием туздырмыйча, гади халыкның, эш кешесенең кул көче белән туплаган байлыгын үзеңә күчерү уе белән хыялланмыйча, аңа һәр яңа туган көндә акылың, уй-фикерең белән хезмәт итәсең, бүгенгенең күпсанлы чүп әдәбияты да басып китмәслек шигырьләр язасың», – дип әйтәчәкмен.

Тирәннән, тәфсилле өйрәнгәндә, элекке бәяләреңне чәлпәрәмә китергән иҗатлар була, аерым әсәрләреннән чыгып, зур шагыйрьгә санап йөрткәннәрең дә кайвакыт уртакуллар рәтенә төшә дә куя. Газинур Моратның бөтен шигърияте белән ныклы танышлыгы булган бер укучысы, аңа бәяләмәле мәкаләләр дә язучысы сыйфатында әйтәм: укыган саен, язганнарына бәям арта гына!

Замандашым, якташым Газинур Морат (Моратов Газинур Васикъ улы) укучылар күңеленә, беренче чиратта, шагыйрь буларак узса да, ул – танылган публицист, гаҗәеп тоемлы мөхәррир. Кызганыч, миңа шигырь китапларын аның мөхәррирлегендә чыгарырга гына туры килмәде. Дөрес, бу өмет әле тәмам сүрелмәгән.

Газинур бер әсәрендә: «Зур уңышлар яулап, заманалар / Матур бәя бирсә эшенә, / Шатлыкларын уртаклашыр өчен, / Туган ягы кирәк кешегә», – дип яза.

Яшьлек дустым Газинур, синең мине икебез өчен уртак туган якның бер өлеше, җанлы кисәге дип тануыңа ышанам. Бүген 60 яшьлек юбилееңа зур иҗади уңышлар белән килүеңә чиксез сөенәм, шул уңышларның шатлыгын ихлас күңелдән уртаклашам.

Кайчандыр матбугатта бастырган «кытыклар»ыңда «Шагыйрь – ак кәгазь битен намазлык итеп, канатлы сүз-гыйбарәләр дисбесенең асылташ төймәләрен тартып, Күкләр белән сөйләшеп утыручы дәрвиш-мосафир ул»,– дип белдергән идең. Дәрвишләр дә кешеләрдән тәмам аерылып, мәгънәле әңгәмәләр кормыйча яши алмый. Күкләр белән сөйләшүдән арынганда, мине, замандашларыңны эзләп тап һәм кайчандыр сөеклеңә дәшкәндәй, үз шигырең белән шушы рәвешчә сүз башла:

«Күзләреңдә яшьлек яме,

Иренеңдә сөю тәме.

Тик көчеңне бары шунда

Диеп уйлама, яме.»

Ул безне хәтта сөю-сөелүгә күмелеп яшәгән көннәрнең дә уйлы сәгатьләренә – милләт, әдәбият, киләчәк хакындагы гамьле әңгәмәләренә кайтарсын, күңелебезне саф саклаткан истәлекләрне яңартсын.

 

"КУ" 9, 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: