Хатирәләрне яңартучы шигърият

Узган гасырның талантлы шагыйре, прозаигы, драматургы, публицисты һәм тәнкыйтьчесе Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым катнашындагы бер әңгәмәне кайчандыр архивыма салып куйган идем. «Әтием турында» дип исемләнгән әлеге язмада шундый юллар бар: «Тукай, Такташ, Байрон, Горький, Маяковский, Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз иткән ул. Аларның әсәрләрен укудан тыш, кайбер өзекләрне күчереп тә ала торган булган».

Ләйлә ханымның әйтүенә караганда, Ф.Кәрим, төрмәдә утырганда, кайчак әсәрләренең авторы итеп алда саналган күренекле шәхесләр исемен язган, дөньядан киткән шагыйрьләргә тикшерүчеләр бәйләнә алмый дип уйлаган. Әгәр фронтовик шагыйрьнең әсәрләре үз вакытында дөнья күрмәсә, барланмаса, ачыкланмаса, яңадан аның исеме белән теркәлмәсә, кайсыдыр ничектер югалса… Бик озак еллардан соң гына табыла калса, галимнәрне, укучыларны «алдарга» да мөмкин булганнар лабаса! Нахак яла белән төрмәгә ябылган шагыйрь бу хакта уйламаган икән, димәк, тоткынлыктан бер чыгасына, яшисенә, иҗатының халыкка барып җитәсенә бик нык ышанган.

Әйе, Ф.Кәримнең поэзиясеннән дә, прозасыннан да, публицистикасыннан да тормыш дәрте, яшисе килү теләге бөркелеп тора. Иҗат шартлары начарланганнан начарлана барганда, әлеге хисләр тагын да көчәеп кенә китә анда. Ул, бу сыйфаты белән, әле яшь, әле оптимизмын тамчы да югалтмаган Тукайны хәтергә китерә. Икенче яктан, аның исемен ишеттеңме, искереп, таушалып беткән букчасындагы лекцияләре янында китапларын, кулъязмаларын саклаган укытучыбыз Зәет Мәҗитов искә төшә. Башкача була да алмый. Әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне бик нечкә аңлаган Зәет ага Ф.Кәрим иҗатына шулкадәр мөкиббән иде ки, аның хакында, башын мәгънәле кага-кага, нечкә зәгыйфь бармаклары белән тоткан тәмәке төпчеген бәрәкәтле суыра-суыра, сәгатьләр буе сөйли ала иде. Фронтовик шагыйрьгә фанат дәрәҗәсендә гашыйк һәм үзе дә талантлы каләм иясе булган мөгаллим аның мирасын өйрәнүгә бөтен гомерен багышлады. Зәет аганың үз әсәрләренә дә Ф.Кәрим йогынтысы сизелерлек иде.

Ф.Кәрим, Тукай кебек үк, көрәш рухына күмелгән чор, моң-кайгылары күңел төпкелләренә яшеренгән, әмма җай белән, тышка да атылып чыккан, әйдаман шәхесләргә зур ихтыяҗ кичергән халык баласы. Юкка гына ул 1939 елгы куен дәфтәренә:

 

Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең,

Бу түбәнлек түгел, һич түгел.

Чөнки Тукай халык моңнарының

Бакчасында тибрәп үскән гөл, –

 

дип язмаган. Бу фикер шагыйрьнең 1940 елда иҗат кыйбласын ачыклап иҗат иткән «Берәүгә» шигырендә яңадан да кабатлана.

Чыннан да, Тукай белән Фатих Кәрим поэзиясе халык авыз иҗатына меңнәрчә җепләр белән бәйләнгән. Икесендә дә кеше хәсрәтенә, татарның уй-хыялларына урын җитәрлек бирелгән, ата-ананың балага бәйле өметләре дә, милләтнең бәхетле тормышка омтылышы да, һәрберсе алдына шул юнәлештәге хәрәкәттә калыккан каршылыклар да сурәтләнә.

Фатих Кәрим, иң беренче чиратта, Тукай һәм Такташ әдәби мәктәбен уза, алар язганнар аша татар шигъриятенең бөтен мөмкинлекләренә төшенә, ирешкән уңышларын кабул итә. Ул поэтик иҗекләре бер-берсенекеннән аерылыбрак торган сүз гигантларының иҗат алымнарын гармоник үрүгә ирешә, нәкъ менә шуңа күрә шигъриятенә строфа һәм әдәби алымнар байлыгы хас.

Ф.Кәрим чор модасына ияреп тә, сугыш чоры таләбен үтәп тә, бөек поэзия тудырганга да, алман телен өйрәнә. Ул, димәк, әлеге әдәбият белән оригиналда танышырга тели. Ф.Кәрим Байрон, Лермонтов шигырьләрен һәм хәтта бөтенләй башка төрле иҗатларны да үз итә, әмма каләм иясенең язу алымы, нигездә, классик шигърият кысаларында үсә-камилләшә.

Элегрәк поэзия мэтрлары сыйфатында, заман тәэсиренә бирелеп, яңа төр әдәбият төзергә керешүчеләрне атаса да, иҗат принципларын ныклап ачыклагач, Ф.Кәрим, Тукай кебек, гасырлык традицияләргә таянып танылган талантлар алдында баш ия башлый. Адәм хатадан хали түгеллек хактыр. Ф.Кәрим дә, вульгар социологизм белән чирләп алганда, яраткан шагыйрьләре иҗатына ревизия ясый. Әйтик, әдәбият кешене пролетар интернационализм рухында, көрәшче, шат күңелле, иҗтимагый тормыш белән яшәүне алга куйган шәхес итеп тәрбияләргә тиеш дип санаганга, аларның язганнарын шул яссылыкта һәм дингә мөнәсәбәттә бәяли. Мәсәлән, «Балалар әдәбияты турында»гы мәкаләсендә, Фәрит Ибраһимовка «тибеп үтә»:
«… балаларга җәйге таңны ничек тасвир итә, шул матурлык эченә үзенең дини агуын ничек салып, ничек бирергә тырыша:

 

Таң һавасын ярып, өзелеп-өзелеп

Яңрый әкрен генә моң азан;

Нечкәртәләр моңнар күңелләрне,

Үткәрәләр башны дөньядан».

 

МӘКАЛӘ КЫСКАРТЫЛЫП УРНАШТЫРЫЛДЫ. ДӘВАМЫН "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 5 НЧЕ САНЫНДА (МАЙ), 2019 УКЫРГА МӨМКИН.

фото: museum.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: