Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарстан урамыннан барам

Татарстан урамыннан кайтам, Минем өемәчә илтә юл.

Татарстан урамыннан барам,

Казан үзәгенә илтә юл.

Тукай бакчасында бер тын алам,

Адымымны җиңел итәр ул.

Бер тын алам, тимер утыргычның

Тәнгә үтеп керә салкыны.

Һәйкәл тирәләре чәчәк кенә...

Таҗларында миңа ят җылы.

Таҗларында бии күбәләкләр

Миңа таныш түгел көйләргә.

Тукталган ла идем Тукаема

Үз телемдә шигырь сөйләргә.

Аңлый алса мине Шагыйрь аңлар,

Таш тәнендә бардыр күк җаны.

Утыргычка килеп утырдым да

Укыдым мин аңа Тукайны.

Аһәңнәрен сайлап, тынышларын,

Мәгънәләрен – аңлый алганча.

Һәм сөйләштек аннан Тукай белән

Ана телебездә таңгача.

Һәйкәл тирәләре чыклы чәчәк...

Янар чыклар – парга калганчы.

Татарстан урамында таптым

Бу төн татарчаны аңлаучы.

Иптәш таптым җанга, төндәш таптым.

Шигырь кебек типкән йөрәкне

Хәтта чәчәкләргә тыңлаттым мин,

Шигырь аша телне өйрәттем.

Татарстан урамыннан кайтам,

Минем өемәчә илтә юл.

Тукталышта тагын бер тын алам,

Адымымны уйлы итәр ул.

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев