Мөхәммәт Садри: «Минем серләр ачык алар, син тыңласаң»

Бик күп каләм ияләре Тукайдан үсеп чыкса да, араларында зур шагыйрь белән кендек аша береккәндәйләре дә була. Мөхәммәт ага Садри (1913-1999) хакында, һич шикләнмичә, шулай дип язарга мөмкин.

Шагыйрь Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов 1913 елның Тукай вафатының артыннан ук – 20 (31) маенда Казанның Яңа бистәсендә туган. Һәм аны бик күп талант ияләренең өлешенә тигән язмыш көткән – сабыйлык гомерендә күпсанлы кайгы- хәсрәтләр кичәргә туры килгән. Гади хезмәт белән – йөк ташып көн күргән әтисе һәм тире-күн заводында эшләгән әнисе 1921 елгы ачлыкта, тамак туйдырырлык эш эзләп, Урал якларына чыгып киткәч, юлда вафат булганнар, һәм ул дөм ятим калган.

Нәсел-нәсәпне аяктан еккан әлеге вакыйгадан соң, әнисе ягыннан әби тиешле Миңсылу карчык Мөхәммәтне балалар йортына тапшыра. Тормышы бераз рәтләнгәч, кире алырга уйлый һәм сүзендә тора да. Ул баланың киләчәген кайгыртып, Яңа бистәдәге Кызыл таш мәчет мәдрәсәсенә укырга бирә, әмма бераздан Мөхәммәт яңа ачылган совет мәктәбенә күчә. Мөхәммәт Садри турында сөйләгәндә, шулай ук күңелгә Тукай, аның сикәлтәле тормыш юлы күз алдына килә. Аңа көннәрнең берендә бәхет кояшы елмая да, ул инде кемгәдер рәхмәт хисләре, үзенең кадерен тоеп яшәп киткәндә генә сүнә. Шатлык һәм хәсрәт тормыш сукмагыннан ике кулыннан җитәкләп баргандай сыман күз алдына килә бу. Мөхәммәт Садри белән дә язмыш әнә шулай уйный. 1927 елда улиң-иң кадерлесенә әйләнеп киткән соңгы кешесен,тормыш таянычын – әбисен дә югалта һәм кабат балалар йортына урнаша.

1928 елдан шагыйрьнең эшче тормышы башлана, дип әйтергә буладыр, чөнки сабын кайнату заводының ФЗӨ мәктәбендә укый, слесарьлык һөнәре ала һәм заводка эшкә урнаша. Ул чор өчен шулай ук тормышның өметле юлы бу, чөнки хезмәт кешесе – эшче һәм крестьяннар аерым бер хөрмәт кичергән, үзләрен бәхетле итәчәк ил төзүче сыйфатында хис иткән еллар. Нәкъ менә егерменче елларда эшчеләр арасыннан бик күп талантлы кешеләрнең үсеп чыгуы совет илендә аларга куелган шартлар, бирелгән мөмкинлек, илнең гомуми сәясәте белән бәйле. Әлеге сәясәт, әлбәттә, әдәбият-сәнгатькә дә карый.

Ятимлек еллары бала күңелен йомшак, уйланучан итә торгандыр: Мөхәммәт Садри үсмер вакытыннан ук каләм тибрәтергә керешә. Заводта хезмәт иткәндә, аның эшчеләр тормышына мөнәсәбәтле язмалары, шигырьләре басыла башлый. Алар әдәбият мәйданына үзен яңа тормыш кешесе итеп тойган шагыйрь һәм публицист килүеннән хәбәр бирә. 1932 елны нибары унтугыз яшь булган М.Садриның «Җыр башлана» исемле тәүге җыентыгы чыга. Аны бу вакытка инде Г.Гали, Х.Туфан, М.Җәлил кебек танылган каләм ияләре күреп ала һәм җитәкләп диярлек зур әдәби мәйданга алып керә.

1932 елда М.Садри Луначарский исемендәге Мәскәү театр институтына укырга җибәрелә. Бу аңа шул чорда башкалада яшәгән М.Җәлил, М.Максуд, Ш.Маннур кебек зур талантлар белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә. Мәскәү яшь шагыйрьнең иҗади активлыгын арттыра, ул Казанга танылып кайта һәм 1935 елда Татарстан Язучылар союзына әдәби консультант булып эшкә урнаша. М.Садри иҗатында илгә мәхәббәт хисләренең чиксезлегенә аптырарга кирәкми – совет системасы аңа зур кеше булырга, танылырга бөтен мөмкинлекләрне тудыра.

Яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, сабыйлыгы һәм үсмерлеге ятимлектә узса да, чыннан да, М.Садрины әдәбият мәйданына уздырган сукмаклар катлаулы дип булмый. Алга таба ул зур иҗат юлыннан тауга күтәрелгәндәй атлый. Тупланган тормыш материалы, үзе кичкән вакыйга-күренешләрнең тәэссораты аңа гомер буе иҗат итәрлек көч, таяныч бирә.

Үзен Тукайча язам, Тукайча уйлыйм, Тукайдан өйрәнәм, дип уйлаган М.Садри иҗатындагы оптимизм, системага дан җырлау, аның кычкырып торган җитешсез, кешегә зыянлы якларын күрмәү кемнедер аптырашта калдырырга, шагыйрь әйткәннәргә ышандырмаска да мөмкин. Мин менә ышанам. Бердән, ул балалар йортында тәрбияләнгән. Андый тәрбия оешмаларының бар максаты совет системасына хезмәт итәрлек, социалистик идеяләргә мөкиббән китәрлек кешеләр тәрбияләү булган. Икенче яктан, М.Садри Тукай нәкъ шушы тормышны көткән, совет иле кешесенеке кебек бәхет турында хыялланган, дип уйлавы да бар бит әле. Шәхес культы елларының ачы тәҗрибәләре дә аны «хаталы» язудан саклаган булырга мөмкин. Иң куркыныч елларны да исән-имин кичкән кешенең хөкүмәткә, илгә дан җырлавына аптырарга кирәкми шикелле.

Инде шагыйрьнең Тукай белән иҗади бәйләнешләре мәсьәләсенә килик. Кайвакыт М.Садри иҗатында фольклордан килгән матур-матур традицияләр турында уйланам да, Тукай искә төшә. Баксаң, икесе дә татар халык авыз иҗатын җыйганнар, өйрәнгәннәр, бастырып чыгаруны кайгыртканнар икән. Фәнни эзләнүләр, шул юлдагы гамәлият, дәреслекләр төзү кебек эшләр һәркемнең күзен иҗатка тагын да ныграк ачарга, аның серләренә тирәнрәк төшенергә ярдәм итә. М.Садри һәм Г.Тукай белән дә шулай булып чыга. Фольклорны өйрәнгәндә, һәрберсенең иҗаты тирәнәеп, каләмнәре шомарып китә, язганнары халыкка тагын да якыная.

М.Садри талантының иң ташып торган чорында – 1956 елгача – һөнәри язучы гына булып яшәмәсә дә, шактый мирас калдыра. Сугыш алдыннан гына да аның берничә китабы дөнья күрә. Әлбәттә, аларның барысы да совет идеологиясе кысаларыннан чыкмаган, яңа ил төзү стратегиясенә җавап биргән әсәрләрдән төзелә. Бу хакта җыентыкларның исемнәре дә ачык сөйли («Совет Ватаны өчен»...). М.Садриның, остазы Тукай кебек, халыкка хезмәт итәргә тиешле әдәбиятка омтылышы язу манерасын ачык билгели. Аның әдәби иҗегенә шомалык, җырга тартым язу хас, һәм бу күренеш шулай ук китап атамаларында чагыла: «Җыр дәвам итә», «Коммунарлар турында җыр», «Волга турында җыр».

Нәкъ менә бик актив язып яткан вакытында – 1941 елның җәендә М.Садри Бөек Ватан сугышына китә. Ни гаҗәп, сугышның башыннан мылтык тотып көрәшүенә һәм, корреспондент булып эшләгәндә, иң кайнар нокталарга керүенә карамастан, ул илгә исән-имин килеш, Җиңү байрагын үзе тоткандай кайта.

Бөек Ватан сугышыннан соң, М.Садриның әдәби иҗаты тагын активлашып китә. Ул бу чорда батырлык, ватанпәрвәрлек, дуслык-туганлык, тыныч яшәү бәхете, совет кешесенең сугышка, җиңүгә бәйле хисләре, хезмәт шатлыгы («Александр Матросов», «Туганлык», «Кышкы бакча» китаплары) кебек мотивларны алга куеп иҗат итә. Әсәрләренең атама сайланышында электән килгән әдәби алымнар да үзләрен әледән- әле сиздереп куя, шагыйрьнең үз иҗатын бәяләүче, ачучы, гражданлык позициясен күрсәтеп торучы төшенчәләр һаман урын ала: «Бәхет турында җыр», «Россия турында җыр», «Җыр дәвам итә».

Бүгенге укучыга М.Садри иҗаты «ура, патриотизм шигърияте» кебек тә тоелырга һәм аның тарафыннан тәнкыйть ителергә мөмкин, кемгәдер ул оптимизм, яшәү көче уятуы белән якын булыр. Ә бит Тукай шигърияте дә, бигрәк тә башлангыч этабында, кешене бөек эшләргә, милли алгарышка хезмәт итәргә әйдәгән. Заман шартлары үзгәргәч, әдәбиятның эчтәлеге үзгәрсә дә, тирәндә яткан бәйләнешләрне барыбер тотып алырга мөмкин. М.Садриның әдәбиятка Тукайлар мәктәбендә тәрбияләнеп килгәнлеге һәм эчтәлек, һәм форма яссылыгында ачык күренә.

Үземнең дә күпмедер танышлыгым булган шагыйрьне Мөхәммәт ага дип атый аламдыр. Аның иҗатын яхшы белмәүчеләр өчен алдан ук әйтеп куйыйм: анда Тукай темасы шактый урын алып тора. Мөхәммәт Садри әсәрләрендә Тукай һәм Пушкинны лирик герой аша бәйләргә омтылыш («Пушкин Одессада»), Тукай иҗатын Пушкинныкы биеклегендә күрү һәм мәңге яшәячәген раслау («Йөрәктән-йөрәккә»), башкалабыз Казан тарихын «кыю җырчы» Тукай белән бәйләү («Нурлы Казан») күзәтелә. Галимнәр шунда ук әйтәчәк: бу мотивларның барысы да Тукайның үзендә дә күзгә ташланырлык дәрәҗәдә ләбаса! Мөхәммәт Садри гомер бакый Тукай стилен үзенә үрнәк итә һәм бу фикерне иҗатында да чагылдыра («Җырларың булсын Тукайча»). Шул ук вакытта ул фольклордан килгән калыпларга, үлчәмнәргә өстенлек бирә.

Рус халкы белән бергәлекне, дуслыкны еш җырлаган М. Садри «Өлкән туганыбыз бөек рус халкына» шигыренә эпиграф итеп Г.Тукайның: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып...» юлларын куйган. Үз биографиясен чагылдырган «Россиянең бөек семьясында» әсәрендә ул Тукай томнарының сугышчы-шагыйрьгә авыр елларда рухи терәк булуы хакында яза: «Патроннары, гранатлары белән, / Коры паек белән беррәттән, / Йөртте аны солдат ут эчендә, / Дусты итеп, сөеп йөрәктән». Шигырьнең Тукай иҗаты белән тыгыз бәйләнешен чагылдырган юллар: «Хөр мәмләкәт, хөр Русиядән без, / «Юлбарыс»тан сезнең көчле без!», «Россиянең бөек семьясында / Көч, гадәт һәм бәхет алмашып!»

Көчле пафос, публицистик тойгылар белән иҗат ителгән «Россиянең бөек семьясында» әсәре – М.Садриның Тукайга багышлаганнары арасында иң билгелесе. Ул аның өч строфасын бер-берсенә охшаш юллар белән башлый: «Бронядай тышлы Тукай томы», «Бронядай тышлы бу китапта», «Бронядай тышлы Тукай томын». Шагыйрь, уңышлы тапкан метафора ярдәмендә, Тукай иҗатының мәңгелеген, дөньякүләм сугышларда да юкка чыкмавын һәркем, шул исәптән сугышка киткән солдат өчен дә изге булуын сөйли:

Бронядай тышлы Тукай томы Бишенче ел нуры, хисләре; Йөртте аны Ватан сугышында Зур көч итеп солдат биштәре.

Әлбәттә, автор хаклы: шагыйрь иҗаты халкына кадерле булганда гына мәңгелек:

Бронядай тышлы Тукай томын Яшәтәләр халык хисләре,— Аны үзенең Идел буйларына Алып кайтты солдат биштәре.

Тукай исән. Завод цехларында Ул эшчеләр белән киңәшә; Юлга чыга геологлар белән, Нефтьчеләр белән сөйләшә.

Мөхәммәт Садриның поэзия өлкәсендәге остазына, рухи әткәсенә багышланган әлеге әсәре шәхси җыентыкларына «Тукай» атамасы белән кертелгән («Сайра сандугач»), «Йөрәктән-йөрәккә» исә тәүге вариантта «Габдулла Тукайга» исеме белән очрый («Йөрәк тибүе») һәм эчтәлеге дә башкачарак.

Мөхәммәт Садри язганнардан Г.Тукай әсәрләреннән алынган мотивларга, гыйбарәләргә, образларга, цитаталарга мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Шагыйрь бигрәк тә алтмышынчы елларда Тукай иҗатына игътибарлы була, аңа ияреп, совет заманы проблемаларын күтәргән сатира-юмор әсәрләренең хәтта тулы бер циклын иҗат итә: «Симез Гали, ябык сыерлар һәм кәҗә турысында», «Мөхәрриргә», «Үгез кадәр... яшь бала», «Тоткач Мәскәүләр якаң», «Бер сатучы хатынның бала тибрәткәндәге өметләре», «Шагыйрь белән Зөбәйдә». Бу атамаларның кайберләре Тукай иҗаты белән турыдан-туры бәйле.

Шагыйрьнең елмаеп торган күзләре, ирен читләре күз алдымда. Ул язган җырларның кушымталары тел очымда:

Сандугачым сайрый, чут-чут, дип, Безнең илдән матур ил юк, дип...

Әйе, Мөхәммәт Садри, Тукайдан аермалы буларак, үзе яшәгән илне, үзен тәрбияләгән халыкны дөньяның иң бәхетле кешесе итеп күрә. Ә бәлки, Тукай шигъриятендәге кара төс-буяулар аңа үзе яшәгән чорны шулай бәяләргә сәбәп булгандыр?

"КУ", 7 (июль), 2019

фото: http://adiplar.belem.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: