«Үз иманы белән яши кеше...»

Исән чагында тиешле бәясен алып бетермәгән, шунлыктан халык арасында М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Гаташ һ.б. кайбер мәртәбәле каләм ияләре дәрәҗәсендә популярлашып китә алмаган, әмма шигъриятне чынлап аңлаучылар чиксез олылаган, бигрәк тә безнең буын остазы да санаган шагыйрьләр арасында Сибгатуллин Минкадыйр Идият улы (1942-1994), һичшиксез, биниһая талант иясе буларак күңелгә килә. Дөрес, аның, иң беренчеләрдән булып, Х.Туфан күреп алган шигърияте Ф.Галимуллин, М.Мәһдиев, М.Галиев, В.Имамов, Р.Гарипов, М.Вәлиев, Н.Акмал, Р.Бәшәр һ.б. каләмдәшләре тарафыннан югары бәяләнде. Бигрәк тә Т.Галиуллин, М.Шабаевлар К.Сибгатуллин иҗатын пропагандалауга зур өлеш кертте, Ф.Сафин исә кандидатлык диссертациясендә, аны киңкырлы һәм үзенчәлекле яктыртып, шагыйрьнең сирәк очрый торган кабатланмас талант булуын, үз әдәби стиленә иялеген күрсәтте.

Кадыйр Сибгатуллин иҗатына кычкырып торган өч зур йогынты бар. Беренче чиратта, болар – әлбәттә, Такташ һәм аеруча Туфан, әмма үтә халыкчан каләменә, бигрәк тә шәхесенә, иҗтимагый барышны күзаллауларына Тукай тәэсире дә сизелеп торырлык. Әнә шуңа күрә, әлеге өч гигантны берләштереп һәм Кадыйр Сибгатуллинның тормыш-яшәешкә мөнәсәбәтен ачып, М.Вәлиев аның поэзиясендәге төп хисне: «Тукайча, Такташча, Туфанча әрнү»[1], дип атады да. Иҗатының башыннан ук, алар кебек, каләмнең гамьлелеген алга куйган К.Сибгатуллин «Атлар көтте авыл малайлары» шәлкеменә эпиграфта болай дип язды: «Игелеге илгә булыр ирнең, / гаме булса уй һәм хисенең».

Тукайны өлкәнәйгән саен, каләмең чарланган саен, ныграк аңлыйсың шикелле. Бу фикерне башкалардан да еш ишетәм. Аның үткен телле поэзиясе үз гамәлләреңне бәяләгәндә дә, тормыш күренешләре турында уйланганда да, милләт язмышы өчен борчылганда да күңелгә килә. К.Сибгатуллинның Г.Тукайның «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга юк?!» юлларын эпиграф иткән «Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә...» әсәре шушы рәвешчә тәмамлана: «Кешенеке кебек бар минем дә / чорым, җирем, анам. / Тик барыбер, керсезме, дип, җаным, / мин Тукайга барам».

Әсәр татар әдәбиятында популяр булган «Мин Тукайга барам» мотивын үзенчәлекле контекст аша җиткерә. Шагыйрь әлеге әсәрендә һичкемнең катлаулы тормышта керләнмичә кала алмаганын, әмма чын кешенең иман сафлыгына омтылганын аңлатырга тели. Бу очракта, әлбәттә, күз алдыбызга иң гадел хөкемдар рәвешендә Тукай торып баса.

Н.Гафиятуллина «ХХ гасыр шигъриятендә Тукай» дип аталган хезмәтендә әлеге әсәрдә К.Сибгатуллинның «шагыйрьнең сүзләрен, «уйнатып», үзенә һәм чорга бәя бирүгә» юнәлтүен, шигырьгә «паратекстуальлек алымы» кертүен һәм «Тукайга субъектив бәя өстенлек» алуны язды. «Шартлылык шигырьнең колачлау киңлеген, фәлсәфәсен киңәйтә, тирәнәйтә. Автор дөнья, тормыш кануннарының кеше күңеленә, рухына тискәре йогынтысын күрсәтергә тели», – дип белдерде, әсәрне мөселманнарның «тумыштан саф, керсез яшь җаннар олыгайган саен гөнаһлар туплый бара» фәлсәфәсе белән дә бәйләде.

Кадыйр Сибгатуллин иҗатының моңлылыгын күпләр билгели. Ул аның «Таңнар, кичәләр», «Гомерем дулкыннары» һәм хәтта бер сүз белән генә белдерелгән «Гамь», «Әманәт» китап исемнәреннән дә саркыла сыман. Шагыйрь шул хискә чикләр булмаган «Уел» поэмасында моңның үзе белән үк бергә туганлыгын әйтә һәм аның тарихи-иҗтимагый тамырларын күрсәтә. Тәнкыйтьнең югары бәясен алган әлеге әсәр Кадыйр Сибгатуллинның Тукай белән диалогы рәвешендә дә кабул ителә, чөнки ул анда остазының милли моңга бәйле фикер-кичерешләрен чынбарлык материалына таянып киңәйтә, раслый һәм эпиграфына Тукайның: «Ишеттем мин кичә берәү җырлый… / …Әллә нинди зарлы, моңлы көй», – дигән юлларын куя.

К.Сибгатуллин, Г.Тукай кебек үк, социаль-иҗтимагый проблемаларны чагылдырганда, реаль чынбарлыктан чыгып, заман тудырган шартларны исәпкә алып, объектив фикер йөртүче шагыйрьләрнең берсе иде. Ул да татар халкын саклап калуда һәм алгарышка илтүдә милләтнең зыялы катламына, әдәбиятка, бигрәк тә көрәшче рухлы сәнгати сүзгә зур өмет баглады.

Шагыйрьнең Тукайчанлыгы рус белән иңгә-иң яшәгән татарның Рәсәйдәге иҗтимагый-сәяси хакларын, ә гаделлек өмет иткән, рухи азатлыкка омтылган шәхескә кешечә мөнәсәбәт таләп итүдә, татар тарихына олы мәхәббәт уятуда, хатын-кызның шигъри хисләр кабындырырлык гүзәллегенә соклануда, аналарга табынуда һәм, гомумән алганда, борынгыдан килгән шигъриятебезнең уңай традицияләрен әдәбиятта ныгытуда, милли-халыкчан язуда чагылыш тапты.

К.Сибгатуллинның, язмышлары халыкныкы белән тыгыз үрелгән әдәби остазларыныкы кебек үк, милләтебезнең уйсыз-гамьсез катламы өчен җаны әрнеде; ул аны рухи-мәдәни-иҗтимагый томаналык чоңгылыннан чыгару юлларын эзләп баш ватты. Шагыйрьне үз телен оныткан, кыйбласын югалткан, иҗатчының җанын-уен салган кыйммәтле сүзен бәһаләмәгән бүгенге урта буынның, аларның балаларының язмышы гаять борчыды. Ул яшәешнең без көтмәгән, әле кайчан гына булуы мөмкин тоелмаган күренешләреннән имәнеп киткәндәй яза, әле анда, әле монда тормыш парадоксларын күреп ала иде. «Туфан белән сөйләшү» поэмасының өченче бүлегендә һәркемне уйга калдырырлык мондый юллар бар:

 

Әй буталды дөнья,

буталды…

…Татар теле дәресе:

укучылар

тәрҗемәдә укый Тукайны.

Кая китә, дөнья, кыйммәтләрең?

Бәяләнә алмый торганнар…

Ничә тиен тора безнең шигырь?

Ничә тиен тора бу җаннар?

 

К.Сибгатуллинның: «Заманалар затны юк итәләр, / чүп итәләр, / туфрак
итәләр»
, – диюе белән килешергә кирәктер. Бу бит күпмедер дәрәҗәдә шул ук Тукайны укымауда, санга сукмауда яисә татар баласының хәтта ана теле дәресендә тәрҗемәдә укуында да чагыла. Талантның, әсәрләренең халык күңеленнән китүе – шагыйрь өчен иленнән тибәрелүеннән, сөргеннәргә сөрелүеннән дә авыррак хәл түгелмени? Кадыйр абый иҗтимагый барышны, бүгенгене чагылдырганда әрнүле-моңлы язса да, тарихның дөреслекне бер кайтарасына ышанычын сүндермәде. Бу «Туфан белән сөйләшү» поэмасында да күренеп тора. Ул анда иманлы адәмнәрнең милләтне яшәтеп калдырасына өметен дә тасвирлый. К.Сибгатуллин шигъриятенең төп герое кем, дип сорасалар, көрәшче, дип әйтергә мөмкин. Ул аның әсәрләрендә балачагы, үсмерлеге сугыш елларына туры килгәннәрнең исән калу өчен җан тырмашуында; ирсез калган хатыннарның гаиләне тартып баруында һәм балаларын зур тормышка алып керүендә; ир-атның илебез төзелешләрендә физик мөмкинлекләрен – көчен, егәрен күрсәтүендә; шагыйрьнең – каләмдә һәм иманда сыналуында чагылыш таба. Бу санауны туктаусыз дәвам итәргә була. Сугышчан каләмне Кадыйр абыйга Тукай тоттырган, көрәшче рухын анда Такташлар, Туфаннар тәрбияләгән. Көрәш мотивы аның иҗатында кызыл җеп булып сузыла. Гаделләрне, иманлыларны, ачларны, горурларны аларның капма-каршысы белән янәшә куйган «Тора дөнья» шигырендә шагыйрь шушындый зур гомумиләштерү ясый: «Артында да аның көрәш кенә, / көрәш кенә киләчәге аның. / Тик көрәштән тора бүген дөнья, / көрәш кенә йөртә дөнья канын!»

Гаҗәеп тирән фикерле һәм үтә үзенчәлекле образларга бай әсәрләр язып та, зәвыклы сүз тәмен белгән, кешене урынына һәм холкына мөнәсәбәттә бәяләмәгән каләмдәшләре күңелендә генә чын-чынлап кадерләнгән Кадыйр Сибгатуллин исемен әдәбият тарихыбызга алтын җепләр белән чигәсе килә.

 


[1] Вәлиев М. Авылыбыз юлын югалтсак // Казан утлары. – 1982. – №6. – 171 б.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: vk.com 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: