Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көнләү

Шул яшьләрне, һай, кадерли диеп... Көндәшләргә минем уяулык бар!

Көнлим сине, көнлим сөяркәңә,
Булганына, тиздән булырына.
Мин күргәнче нигә алар таба?
Сайлап ала сине кем урынына?
Көнлим сине, көнлим бар нәрсәгә,
Белгәненә, белми яшәгәнгә,
Көнли алырмын мин, эчә калсаң,
Үз күземнән аккан яшьләрдән дә.
Көнләрмен мин, сөртсәң аларны син,
Сайлап йомшак, ефәк кулъяулыклар, –
Шул яшьләрне, һай, кадерли диеп...
Көндәшләргә минем уяулык бар!

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев