Логотип Казан Утлары
Шигърият

Корт чаккыры

Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?– Ут булып яна ялан үкчәм һаман!

Челләнең дә иң-иң эссе көнендә
Бал-аш җыя чәчәкләрдән бал корты,
Без дә без, ди мактанып, тапкан саен
Һәм шул безләве белән дә куркытып.
Баскан идем тузганаклы ызанга,
Торамын эчтән генә утлар йотып.
Мин менә шифа эзлим тузганактан.
Бу эсседә эшче кортка ни калган?
Чәчәкләр хәлсезләнеп, ирен бөргән,
Булмыймы чыкса аңа кичкә табан?
Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?–
Ут булып яна ялан үкчәм һаман!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев