Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Соң иде инде (хикәя)

Илсур өйләнгән! Кыз аңа җавап бирмәгәч, егеткә күптән гашыйк булып йөргән күрше кызына өйләнгән егет. Ай, ашыктың, Илсур! Ашыктың! Ике-өч көн көтсәң!

Үләм! Нәкъ шундый җете салават күпере! Аны күргәч, миңа ни дип әйткәнен хәтерли микән Илсур?

Илсур белән Кабан күле буенда очрашырга сүз биргән иде Айгөл. Кыз соңга калды, тик ул килгәндә егет кулларына кызыл роза тотып көтә иде инде. Айгөлне күргәч, егет аңа талпынды. Куллар кулга тоташты, иреннәр иренгә беректе. Яннарыннан елмаешып та, оялып та үткән халык төркеменә дә игътибар итмәделәр алар. Шулчак, каян килеп чыккандыр, нәкъ алар өстендә генә кара болыт чыкты да, коеп яварга да тотынды. Яшьләр сискәнеп, кая яшеренергә дә белмичә торганда, яуган яңгыр ничек башланган булса, шулай тиз тәмамланды да. Ялтырап кояш та чыкты. Айгөл елмаеп Илсурның чәчләрен сыпырды. Яңгыр чылаткан чәчләре кояшта елкылдыйлар иде.

– Кара әле, Илсур! Нинди салават күпере!

Айгөлнең сүзенә Илсур да борылып карады. Чыннан да, бик матур салават күпере күл өстенә салынган иде. Мондый хозурлыктан кем дә дулкынланыр, егет тә шашынып кызны үбә башлады.

Тыны кысылып:

– Айгөл, бәгърем, чык миңа кияүгә, – диде ул.

Кыз оялып аның күкрәгенә башын салды. Ул тынып калды.

– Җавапны соңрак бирсәм ярыймы?

Кыз әзер иде җавап бирергә, «әйе» дияргә күптән әзер иде. Әмма, нидер тыеп калды аны бүген. Илсурның да дулкынлануы юкка чыкты.

Кызны үзеннән сак кына этәрде дә:

– Кайтыйк инде, – диде.

Үпкәләде егет. Югыйсә, бер-берсен күптән яраталар. Димәк, Айгөл аны яратмаган. Ә үзе гел сөям, дия иде…

Илсур үз уйларына батты. Салкын гына аерылыштылар. Икенче көнне кыз авылына кайтып китте. Ике-өч көннән, кире шәһәргә килгәч, аңлашырбыз, мин риза, диярмен, дип уйлады кыз. Телефоннан да сөйләшмәделәр алар. Казанга килгәч, кыз егет янына йөгерергә теләде, тик иптәш кызы аны туктатты. Илсур өйләнгән! Кыз аңа җавап бирмәгәч, егеткә күптән гашыйк булып йөргән күрше кызына өйләнгән егет.

Ай, ашыктың, Илсур! Ашыктың! Ике-өч көн көтсәң!

Айгөл янды-көйде. Тик тормыш дәвам итте. Язмыштырмы, юллары бер дә кисешмәде, очрашмадылар алар. Инде кыз утызга якынлаша. Һаман ялгыз ул. Ә Илсурның ике баласы бар. Ишетеп кенә белә кыз егет турында.

Шуннан бирле, нигәдер, салават күпере дә күзенә чалынмады. Ул көндәге кебек кояшлы яңгырның да булганы юк кебек.

Әмма менә бүген эштән чыкканда, Кабан күлен урарга уйлады кыз. Ни күрсен: нәкъ теге көндәге кебек яңгыр явып алды, кояш чыкты. Аннары теге көндәге кебек салават күпере! Шундый ук җете, матур!

Кыз елап җибәрде. Дәшми калуы үзен бәхетсез итүен аңлады. Тик соң инде, күптән соң иде!..

 

"КУ" 7, 2016
Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев