Логотип Казан Утлары
Бәян

Агулы теш (бәян)

Миңлегали атны кинәт кенә туктата да Хәтирәбануны төртеп төшерә. — Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! — дип акыра ир, камчысын уйната-уйната. —Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган — укасы коелган... Өстеннән көндәш алып кайткан! Бала табарга ие!

Колхозлашу елларында репрессия корбаннары булган якын туганнарыма багышлыйм. Автор.

Авылдан куылуларына егерме өч ел узгач, 1956 елның җәендә Рәшидә туган якларын күреп киләсе итте. «Тагын күпме гомер бардыр?.. Исән чакта әти-әнинең, әби-бабайларның каберләрен зиярәт кылып кайтырга кирәк», — дип уйлады ул. Гомере буе сагынып яшәде. Туган туфрагыма бер аяк басармын микән, калган кардәшләрем белән бер күрешермен микән дип, саргаеп яшәде Рәшидә. Балаларының кендек каны тамган, Сабиты белән бәхетле көннәре узган нигезне бер күрер өчен җанын фида кылыр чаклары булды.

Өйләнешкән чакларында аңа бары унҗиде яшь иде. Ә Сабиты — унсигездә... Гөрнадирдай ике улы — Вакыйф та, Васыйл да япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Вакыйфка — егерме бер, Васыйлга унтугыз яшь иде... Күз нурларының сөякләре кайсы төбәкләрдә җирләнгән икән? Җирли алдылар микән әле? Окопларда гына күмелеп калмады микән? Уйлар, уйлар... Йөрәкләрне әрнетә, сулышлар кысыла. Инде менә акладылар да... Сабитның бер гаебе булмаган... Соң, аның гаепсезлеген шул чакта ук тикшерергә булмады микәнни?!. Тоткынлыкта узган гомерләрнең хакын бүген кем түли? Кичергән газапларның ярасын ничек төзәтәсең?! Гаепсезләрне гаепләүчеләр рәхәтләнеп яши бирә. Рәшидә шулай уйлап, еш кына үз-үзе белән сөйләшә. Авылда Рәшидәнең бертуган энесе Гали яшәде. Ул репрессиягә эләкмәде. Гали — шәһәрдә укып кайткан кеше. Кайсы яктан нинди җилләр исүен тоюга, тормыш җилкәнен шул якка көйләде. Авылларны коллективлаштыру турында сүз калкына башлауга, мал-туарын әкренләп бетерде. Өч сарык, бер кәҗә, ике оя каз гына асраган Галигә тел-теш тидерүче булмады. Ул — авылның бердәнбер мөгаллиме дә бит әле. Яңача хәреф танып укый-яза белүче дә бармак белән генә санарлык. Казан тиклем Казанда чыккан гәҗитләрне укып баручы Гали сүзен дә үлчәп сөйләште. Мәзәкләр сөйләргә яратучы Сабитка да киңәш биргәләгән иде дә... Гата белән Шакир пычрак ыргытырга җай тапканнар шул. Пычрагы юылса да, эзе кала икән...

Хәзер инде Гали дә юк, Сабит та. Мәрхүмнәр. Ярый әле, Аллага шөкер, Наиләсе белән Аниясе бар. Наилә узган ел гына кияүгә чыкты. Алар менә дүртәүләп ата-баба туфрагына, туган авыллары Елгабашка кунакка кайттылар. Куылган чакта кызлар нарасый яшендә иде әле. Авылны бөтенләй хәтерләмиләр. Аларның хәтерендә — Пермь урманы, барак тормышы, хокуксыз балачак...

Рәшидә үзе Елгабашта туды, үсте. Шушында кияүгә чыкты, балалар тапты. Куылса да, сөрелсә дә, аның башка туган җире юк. Галинең хатыны Маһупкамал кунакларны якты йөз, җылы сүз белән каршы алды.

— И, апакаем, күрешер көннәребез дә булган икән... Ничекләр кайтып җиттегез? — дия-дия, дымлы керфекләрен яулык чите белән сөртте. Иртәгесен Рәшидә үз көе белән зиратка барырга ниятләде. Аниясе:

— Әни, мин дә сиңа иярәм, — дип сүз кушса да, Рәшидә риза булмады.

— Кызым, сез, әнә, җизнәң, апаң белән әрәмәлеккә чыгыгыз. Бик матур ул. Җиләк җыярсыз, кызынырсыз. Зиратта мин озак юанырмын. Коръән чыгармын дип торам. Икенче юлы бергәләп барырбыз.

Балачактан шигырь, хикәя язып җенләнгән Ания табигатьне үлеп ярата. Әйтерсең лә агачтагы һәр яфрак аның белән серләшә, урмандагы бар тереклек аны аңлый... Авылга якын гына әрәмәлеккә күтәрелүгә, Тәлгать белән Наилә колачларын җәйгән имән күләгәсенә сузылып яттылар. Букчаларыннан икесе ике китап алып, мондагы чынбарлыкны оныттылар... Ания дә китап укырга бик ярата. Тик аның күңеле урынында түгел. Уенда — язылачак әсәре. Моннан җитмеш ел элек булган вакыйгаларны күзалларга тырыша ул. Аның геройлары менә бүген Ания басып торган юлларда йөргән. Ул чактагы кешеләрнең уенда ни булган? Әнә, күләгәсендә Наилә белән Тәлгать ятучы юан имәнгә дә җитмеш кенә яшь бар бит инде. Димәк, ябалдашларын канаттай җәйгән имән — шул чорларның шаһиты! Әй, әкияттәгедәй, телгә килсен дә сөйләсен иде ул белгәннәрен! Наилә бераздан кызынырга уйлады. Күлмәген салып баш астына кыстырды да җилкәсен кояшка каратып сузылып ятты. Тәлгать тә кәләшеннән калышмады. Өс киемнәрен салып, кояш нурлары кочагына тәгәрәде. Ания, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, уйларына уралып утырды да әрәмәлекнең тар сукмагы буйлап эчкә кереп китте. «Урман нигә болай серле була икән? — дип уйлады Ания.

— Һәр үсемлектән ниндидер тылсым бөркелә. Син аларны түгел, алар сине күзәтә сыман. Әрәмәлек, диләр. Әрәмәлек кенә түгел бу. Революциягә хәтле Шәрифҗан абый тоткан урман шушыдыр бит инде». Монда Краснокама ягындагыдай мәгърур наратлар гына юк. Усак, имән ише яфраклылар икән. Ания, сукмак буйлап бара торгач, түгәрәк аланлыкка килеп чыкты. Аланлыкның бер ягында — миләшләр, икенче ягында балан куаклары тезелгән. Аяк астында бихисап җиләк. Җир җиләкләренең кайсысы бармак башы кадәр булып үскән, кайбер тармаклары ап-ак чәчәктә. Ания белән Наиләне урман кызы дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Алар яши торган бараклардан ерак та түгел шаулап урман үсә иде. Әниләре белән әтиләре урман кисте. Алар кул пычкысы белән кисеп, юан-юан наратларны аударды.

Ә беркөнне әниләре эшкә бара алмады. Ул чагында, мөгаен, Аниягә — биш, Наиләгә сигез яшь чамасы булгандыр.

— Балалар, — диде әниләре, авыртудан билен уа-уа. — Карап керегез әле. Берәр хатын-кыз күренмәсме? Миңа ярдәм кирәк булыр... Кызлар, яшь булсалар да, эшнең кая баруын тиз төшенделәр. Әниләре йөкле иде. Ания — бер якка, Наилә икенче якка барактан баракка йөгерде, тик ярдәмгә килердәй кеше тапмадылар. Рәшидә әкренләп җыена башлады. Тулгагы тукталып торган араларда оек-чабатасын киде. Бала тугач төрергә дигән иске-москы чүпрәкләр төргәген Наиләгә тоттырды.

— Урыс авылы ерак түгел, өч чакрым тирәсе генә. Ничек тә барып җитәрбез... Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салмый калмас... Юлга кузгалдылар. Наилә төенчекне тотты. Ания, әтисе ясап биргән кечкенә чанасын сөйрәп, арттан иярде. Апрель аеның юмарт кояшы күзләрне чагылдыра. Кичтән җебеп боткаланган карны төнге салкын шытырдатып катырган. Атлаган саен, аяк астында изелеп кар шыгырдый. Ул шулай шытыр-шытыр килеп, юлчыларны ашыктыра кебек. Тизрәк атларга кирәклекне Рәшидә үзе дә бик әйбәт белә. Ешайганнан-ешая барган тулгак аны туктата. Ул ике учы белән билен тотып боргалана, сыгылып-сыгылып төшә, гасабиланып тирә-якка күз сала. Үзе пышылдап кына Ходайга мөрәҗәгать итә. «И Аллам! Нарасыйларым хакына, кичергән газапларым хакына рәхмәтеңнән ташлама!..» Алар шулай мең газап, көч-хәл белән авыл башына килеп җитте. Кызлар авыл башындагы беренче йортның ишеген шакыды. Эчтән гайрәтле ир-ат тавышы ишетелде:

— Кто там? Йорт янына килеп җитәрәк карга батып егылган Рәшидә, бер терсәгенә таянып калкынды да җан ачысы белән кычкырды:

— Памаги! Зинһар, памаги! Рожать!.. Иңенә сырма салган озын буйлы ир ишекне ачты.

— Что вам надо? — дип эндәште ул калын тавыш белән. — Откуда?

— Барак, барак, из барак, — дип үрсәләнде Рәшидә, мүкәләп тора-тора.

— А-а, — диде ир, ашыкмыйча гына, кемлегегез аңлашылды дигәндәй. — Враги народа. Уходите!

Балаларның борын төбендә шапылдап ишек ябылды. Рәшидә көч-хәл белән торып, урам уртасына чыкты. Үзе күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, берөзлексез теләк теләде. «И Ходаем, берәр игелекле бәндәңне юлыма чыгарсана... Чыгарсана». Кызлар абына-сөртенә, егыла-тора барып, әле бер йортның, әле икенче йортның ишеген шакыдылар. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмады. Әниләренең хәле авырайганнан-авырая. Ул, барган җиреннән кинәт туктала да сыгылып төшә. Тешләрен шыгырдатып әкрен генә ыңгыраша. Үзе кызларны юатырга тырышып сөйләнә:

— Курыкмагыз, балалар, Аллаһы Тәгалә ташламас... Берәр рәхимле бәндә очрамый калмас...

Тулгактан интегүче йөкле хатын, аның артыннан ике бала көпшәк карлы сукмактан әкрен генә атлый. Инде авылның түбән очына җитеп киләләр. Анда, мөгаен, инеш агадыр. Каршыда, ерак та түгел, шактый зур таллык җәелгән. Озын-озын талларның очында карга оялары. Кошлар үзара каркылдаша-каркылдаша, үз оясы янында мәш килә. Мөгаен, чыгачак бәбкәләренә йомшаграк итеп урын әзерлиләрдер. Шул мәлне Рәшидә җан ачысы белән ыңгырашты да бөгелеп кар өстенә егылды. Ике кыз икесе дә, куркышып, әниләре янына йөгереп килде. Кызлар, елый-елый, әниләренең башыннан тотып:

— Әни, үлмә! Әни, җаным, үлмә! — дип, күз яше аралаш такмакларга кереште. Арган, талчыккан Рәшидә бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде:

— Ярдәм итегез! Кешеләр бит сез! Адәм балалары! Тавыш, салам түбәле кыйшайган өйләргә бәрелә-бәрелә, урам буйлап таралды, нечкә билле яз җиленә кушылып, талларга килеп бәрелде. Кайтаваз булып кабат авылның икенче ягына китте:

— Яр-дәм и-те-геез! Сез бит ке-ше-ләәр. Адәәм ба-ла-ларыы! Наилә кинәт торып басты да чишмә кебек аккан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, бар көченә аваз салды.

— Помогите! Ма-ма уми-ра-ет! По-мо-ги-те!

Тал башында үз эшләре белән мәшгуль кара каргалар, хәвеф килүен сизгәндәй, дәррәү күккә күтәрелде. Шулчакны иң кырый йортның җил капкасыннан бер әби килеп чыкты.

— Господи, помоги! Господи... — диде ул, тиз-тиз генә чукына-чукына. Аннары Рәшидәнең иңнәреннән алып торгыза-торгыза: «Потерпи, доченька, потерпи, милая», — дип юатты. Хатынны җитәкләмәкче булды. Әмма Рәшидәнең хәле юк иде инде. Карчык эшнең ашыгычлыгына төшенде. Ул тиз генә өенә чапты. Озак та үтмәде, аннан кул чанасы сөйрәп чыкты. Рәшидәне ипләп кенә шул чанага утыртты да су буена таба ашыкты. Анда җир казып эшләнгән кара мунча бар икән. Мунчага кичтән яккан булсалар кирәк, шактый җылы тоелды. Әби, Рәшидәне ләүкәгә урнаштыргач, ишек янындагы имән мичкәдә калган суга кулын тыгып карады. Су салкын иде. Әби тагын өенә йөгерде. Аннан мунчага ягып җибәрде. Мичтән төшкән ялкын яктысы мунча эчен яктыртып, җылытып җибәрде. Матчага кагылган юан кадакка, таш өстенә җылынырга берәр чиләк су куйды. Рәшидә шактый тынычланды. Аңа бөтенләй таныш булмаган рус карчыгы бу мәлдә әнисе кебек якын иде. Авырткан билен уа-уа, әбигә рәхмәтләр укыды. Түшәм-бүрәнәләрен кара корым каплаган мунча җылынгач, Рәшидә йокымсырый башлады. Тулгагы да кимегәндәй тоелды. Хатынның халәтен һәрдаим күзәтеп торган карчык, ишекне ачып, мунчаны җилләтте.

— Йоклама, йоклама, әйдә, кызым. Бала юлда! — диде әби, аның эчен тоткалап. Тулгакның кимүе юньлегә түгеллеген белгән әби өенә кабат йөгерде. Аннан ниндидер үлән төнәтмәләре белән касторка мае алып төште.

— Эч, кызым, эч. Бала юлда. Көчән. Янып-пешеп ике-өч сәгатьләп газаплангач, кара мунчада сабый тавышы яңгырады.

— Бог милостив... — диде әби, күз яшьләрен тыя алмыйча. Рәшидә игезәк ир балалар тапты. Аларның берсенә

— Сәлим, икенчесенә Кәрим дип исем куштылар. Тик... малайлар кыска гомерле булды. Өч кенә көн яшәделәр. Әтиләре аларны, бараклардан ерак түгел, урман аланындагы тоткыннар зиратына җирләде. Каберләре югалмасын дип, пар миләш утыртты. Әрәмәлек аланындагы миләшләр ерак еллар упкынында калган фаҗигане Аниянең исенә төшерде. Бу вакыйганы ул язылачак әсәрендә, һичшиксез, файдаланыр. Әнисенең Сәлим белән Кәримгә багышлап чыгарган бәетләрен дә кертер. Кич утырып бәйләм бәйләгәндә, шул бәетләрне көйләп утырыр иде: Бисмилләһи вә билләһи, Җитте Корбан гаете; Мин җырлыймын, сез тыңлагыз Игезәкләрем бәетен. Карадин кара кайгылар, Сап-сары сагышларым; Урман шавы алып килә Улларым тавышларын. «Кыска булды гомеребез, Өч кенә көн яшәдек; Әнием, кара кайгыларны Юа синең яшьләрең...» Үз дөньясы сукмаклары буйлап сәяхәттә йөргән Анияне ир-ат тавышы сискәндереп җибәрде.

— Ул каенны нигә терәтеп торасың? Аумый ул. Ания, миләшләрдән күзен алып, тавыш ягына борылды. Озын чыбыркысын иңенә аскан, чүл гарәбедәй кара чырайлы, базык гәүдәле егет аның янына килеп баскан иде. Ания, егеткә баштанаяк күз салгач, җавабын да соравы сыман итеп бирде.

— Ә-ә, аумыймыни? Мин тагын ава дип торам. Җөмләсен тәмамлауга, кыз китәргә дип борылган гына иде, егет аның каршысына басты:

— Ашыкма әле, чибәркәй. Танышмадык ич. Минем исемем — Хөснетдин. Хөснетдин Сәгъдәтшин.

— Сәгъдәтшин дигән сүзне ишетүгә, Аниянең башы әйләнеп китте. «Әллә, Ходаем, шул Сәгъдәтшиннар малаемы?» — дип коты очты. Ания сул учы белән маңгаен тоткан хәлдә китәргә дип тагын талпынган гына иде, Хөснетдин аны беләгеннән эләктереп алды. — Нәрсә, авыл егете белән сөйләшеп торасың килмимени! Ә үзегез авыл кешесе үстергән ипине ашыйсыз, тартынып тормыйсыз! Аниянең бу ябышкак егеткә җен ачулары чыкты. Теленә берсеннән-берсе усалрак сүзләр килде. Кыз аларны әйтергә генә ашыкмады. «Аллам сакласын, урман уртасында бәйләнеп маташуы бар. Гарьлеген кая куярсың», — дип уйлап алды. Бар сабырлыгын җыеп, сүзне йомшартыбрак җибәрергә тырышты.

— Хөснетдин, мин сезгә бер кәлимә сүз әйтмәдем бит әле. Тик торганда миңа бәйләнүегезнең сәбәбен аңламыйм.

— Э-э, аңламый ул, — дип мыгырданды егет, авызына капкан папиросына ут кабыза-кабыза.

— Сөйләшәсе килмәгәнең күренеп тора ич!

— Мин сезне белмим, сез — мине. Ни турында сөйләшәсең? Тәмәке төтенен борын тишекләреннән чыгара-чыгара:

— Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән-керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез — шул Сабит кызы, — диде тегесе.

— Нинди корткычлык эшләгән соң ул?

— Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде.

Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да, ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. «Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезләр харап булган инде, — дип уйлап алды ул. Җанында кузгалган давылны туктатырлык көче юк иде Аниянең. — Сез, сез! — дип кычкырды ул ачуыннан.

— Сез — провокатор! — Һәм кырт борылды да авылга таба йөгерде. Көтүченең:

— Ха! Чебен дулап тәрәз ваткан! — дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды. Аниянең канына тоз салса да, Хөснетдин үз-үзеннән канәгать калмады: «Вәт, дур-рак! — дип сүкте ул үз-үзен. — Шушындый аулакта тәгәрәтә-тәгәрәтә, яратам, дип иркәлисе урында... Син — кулак кызы, имеш! Дуррак! Ну, ничава, провокаторын күрсәтәм әле мин аның...» Әкренләп су буена туплауга баручы сыер көтүе артыннан Хөснетдин дә кузгалды. Сукмак буйлап Урта дисәтинә аланлыгына җитсә, ни күзе белән күрсен! Өс киемнәрен салган ир белән хатын-кыз битләренә китап куйганнар да күккә карап яталар. «Ә-х-хх, — дип куйды Хөснетдин, — ул ир урынында мин булсам...»

Рәшидә зиратта озак юанды. Әти-әнисенең баш очына утырып ясин чыкты.

Кабер тирәсендәге чүп үләннәрен утады. Аннары каенанасы белән каенатасының

мәңгелек йортларын эзләп тапты. Ул, мәрхүмнәр белән күңеленнән сөйләшә-

сөйләшә, башыннан узганнарны кичерде.

...Октябрь аеның саран кояшы төшлектән авышуга, ул көнне биек яр

астыннан авылга таба агучы инеш өстеннән томан күтәрелә башлаган иде.

Сабит урман буендагы ерак басудан җигүле ат белән көлтә төяп кайта иде. Тар

инешнең яры киңәебрәк киткән сазламыкларыннан, иңкүлекләреннән борнап

чыккан томан, салкын сулышын өрә-өрә, кыр-басуларга тарала, елга буйлатып

авылга таба тәгәри.

«Кара син бу галәмәтне, — дип уйлый Сабит. — Буп-буш, җисемсез

авырлыгы белән дөньяны томалардай булып агыла». Бастырыклап төялгән

көлтәләр өстенә кырын яткан хәлдә, ул игеннәре җыеп алынган басуга күз сала.

Әнә, инеш аръягында алар басуы җәйрәп ята. Бу басулар бик күптәннән, Сабит

туганчы — әллә кайчан ук аның бабаларыныкы булган. Аннан соң Сабитның

әтисе Исламгали абзый иген иккән. Сабит та менә үз-үзен белә башлаганнан

бирле җир сөрә, чәчү чәчә, иген игә... Ә басу?.. Басу хәзер — колхозныкы.

Сабит та аерым хуҗалык түгел. Ул да — колхозчы. Бар малын биреп колхозга

керде. Кул белән әйләндереп ашлык чистарта торган станогын да жәлләмәде.

Хәер, жәлләп нишлисең? Синнән рөхсәт сорап тормадылар инде...

Сабит эшсез тора алмый. Нәселе эшчән. Колхозда да тырышып эшләде.

Узган җыенда да мактадылар үзен.

Уйлана-уйлана бара торгач, вакыт узганы сизелмәгән дә. Көлтәләрен ындырда

бушатып, атын тугарып, Сабит өенә кайтып җиткәндә, авыл урамнарын куе

томан томалаган иде. Төнге уникеләр тирәсе булгандыр. Җиделе лампаны

сүндергәч, хатыны белән бераз сөйләшеп ятты. Иртәдән кичкә кадәр басу

күкрәгендә, саф һавада хезмәттә булган ирнең гәүдәсе мамык түшәктә бик тиз

изрәде. Рәшидәсенең җылы сулышына битен куеп йоклап да кителгән.

Берзаман ишегалды ягындагы тәрәзәгә чирттеләр. Сабит сискәнеп уянды.

Мич артындагы сәкедә йоклап ятучы Наилә белән Анияне уятмаска тырышып,

шым гына тәрәзә янына килде.

— Кем бар? — диде ул, әкрен генә.

— Ач, Сабит... Бу — мин... Без... Гата, — диде тыштагы тавыш.

Гата исемен ишетүгә, Сабитның тыны кысылгандай булды, җаны, олы хәвеф

сизгәндәй, калтыранып алды. «Авыл советы рәисе бу вакытта ник йөрер?..»

— дигән куркыныч сорау йөрәгенең хәлен алды. Гата белән тагын таныш түгел

ике ир бар иде. Төн уртасында нишләп йөрисез, дигәндәй, Сабит чакырылмаган

кунакларга карады.

Килүчеләр төн уртасында нишләп йөрүләрен тиз төшендерделәр. Зәңгәрсу

күлмәк өстеннән кара күн пинжәк кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын

тавышлы ир:

— Өйдә кемнәр бар? — дип сорады.

— Бездә кем булсын? Үзебез, — диде Сабит, аптырап. — Хатыным да ике

кечкенә кызым.

— Ә малайлар?! — диде калын тавышлы.

Сабитның йөрәге шуышып табан астына төшеп киткәндәй булды. «Вакыйфым

белән Васыйлым бәхетсезлеккә юлыккан микәнни?» — дип коты очты.

— Алар — шахтада. Менә кем... Гатаулла белә инде, — диде Сабит, эчке

кичерешләрен ничек тә тышка чыгармаска тырышып.

Малайлар турында озын буйлы бүтән сүз кузгатмады. Берничә секундка

гына сузылган вакыт аралыгында Сабитның күңеленә җылы йөгереп өлгерде.

Күзләрендә, болар хәзер чыгып китәр, дигән өмет очкыны кабынып алды.

Шул нәни очкын өстенә көрәк белән юеш, авыр балчык ыргыткандай, озын

буйлының калын тавышы яңгырады:

— Җыеныгыз!

Бу әмерне Сабитның аңы ансат кына кабул итә алмады. «Кайда җыенырга?

Нишләп җыенырга? Малайларның кайдалыгын мин кайлардан белим...»

— дигән сораулар башында буталды. Аның бу халәтенә игътибар итеп торган

Гата сүзгә кушылды:

— Барыгыз да җыеныгыз! Гаиләңне дә уят.

Бу хәбәрдән телсез, өнсез калган Сабит мич кырыендагы эскәмиягә

лыпылдап утырды. Тыны кысылды. Тез буыннары калтырады. Җилкәсеннән

салкын тир бәреп чыкты. Ул, ике учын ике тезенә куеп, күзләрен йомды да

үзалдына пышылдады: «И Ходаем...»

Ул арада озын буйлының тавышы тагын җанны кисеп үтте:

— Тизрәк селкен!

Сабит баш очындагы колгада эленеп торган күлмәгенә үрелде. Күлмәкне

итәгеннән тотып тезләре өстенә куйды да җиңенә аягын тыга башлады. Җиңгә

аягын кертә алмыйча интекте. Районнан килүчеләр аның бу гамәлен көлемсерәп

карап торды. Адәм баласының соңгы чиккә җитеп каушап калуыннан алар

канәгатьләнү хисе кичерә сыман иде. Ниһаять, бераздан Гата сүз кушты:

— Чалбар урынына күлмәк кимә инде син!

Түр яктагы ирләрнең сөйләшүен бүлмә артында басып тыңлап торган Рәшидә

хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде. Эченә сыймаган җан ачысыннан кычкырып

җибәрмәс өчен, ике учы белән авызын томалады. «И Аллам. И Аллам! — дип

илерде ул эченнән генә. — Нинди гөнаһларыбыз бар соң безнең? И бер Аллам.

Нишләп бу хәтле авыр сынаулар бирәсең? Төрмәгә ябарлар микәнни инде? Ни

өчен? Нинди гаебебез бар соң безнең?..» Ул шулай ничарадан бичара берничә

минут мышкылдап утырды да кинәт кенә елаудан туктады, йодрыгы белән

күз төпләрен сөртте. «Ипием юк ич минем! — диде ул, ни кылырга белмичә.

— Иртәгесен ипи салырмын дип кичтән баш кына ясап калдырдым! Күрше

Зифага керим әле. Бер бөтен ипие булмый калмас...» Шушы ният белән

бишмәтен иңенә салды да ишеккә таба атлады. Инде менә ишекне ачасы да

чыгып кына китәсе иде. Тик Рәшидә өлгермәде, чыгып китә алмады. Районнан

килүчеләрнең берсе аны беләгеннән эләктереп алды.

— Кая барасың? Качарга уйладыңмы?!

— Тышка гына чыгып керәм, — диде Рәшидә. — Кысталдым.

— Чыкмыйсың. Әнә, чиләгеңә утыр!

Рәшидә тагын почмак ягына кереп китте. «Юлга ризык кирәк бит. Безне

кем көтеп тора?» Ул тиз генә ике чиләк бәрәңгене капчыкка салды. Киштәдә

торган тары, солы ярмаларын да яулыкка төреп бәрәңге өстенә урнаштырды.

Дүртесенә — дүрт кашык, дүрт тимер тәлинкә, ашарга пешерергә чуен алып,

барысын да шул бер капчыкка тутырды...

Биш яшьлек Наиләне, ике яшьлек Анияне киендереп арбага чыгарып

утыртканда, табигатьтә яңа тәүлек башланган иде инде. Стенага эленгән

сәгатьнең уклары төнге сәгать икене күрсәтә иде.

Район үзәгендә Сабитны, гаиләсеннән аерып, икенче камерага яптылар.

Иртәгесен аны сорау алырга чакырдылар. Көне буе эшләп талчыккан, йокысыз

төн үткәргән, иңенә акыл җитмәслек кайгы күтәргән хәлендә тикшерүче

каршына килеп басты.

— Син ни өчен иптәш Сталинның фәрманына каршы барып, авылдашларыңны

колхозга кермәскә өндисең?

Тикшерүче аңа иң беренче шушы сорауны бирде.

— Иптәш тикшерүче, сезгә ялгыш...

Сабит җөмләсен әйтеп бетерә алмады, авыр йодрык өстәлгә бәрде.

— Мин нинди иптәш булыйм сиңа! Синең иптәшләрең Себердә! — дип

җикерде сорау алучы. — Йә, колхозда нинди корткычлыклар оештырдың?

Түкми-чәчми сөйлә!

— Мин үзем беренчеләрдән булып колхозга кердем. Бер көн эштән калганым

юк.

— Син күз буяу өчен генә кергәнсең. Ә чынлыкта корткычлык эше алып

барасың. Шулай бит.

— Һич алай түгел. Мин тырышып эшлим.

— Һе, эшли, имеш, — дип мыскыллы көлемсерәде тикшерүче. — Каравыл

өендә ниләр сөйләгәнеңне исеңә төшерергәме соң?

— Каравыл өендә ир-атлар җыелып җыен юк-барны сөйләшеп утыра инде.

Ниләр сөйләгәнне кем искә алган.

— Шалишь, контра! Ә менә шайтан баласы турындагы әкәмәтне кем сөйләде

инде? Шайтан әйтә, имеш: әйбәт булган, улым. Мин тыштан котыртырмын,

син — эчтән... Шәп уйлап тапкансың, шә-әп!

— Мин сөйләдем, — диде Сабит, тикшерүченең йөзенә туры карап. Бу бит

вәгазь генә. Кешене шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә...

Сабит җөмләсен тәмамламый калды, тикшерүченең усал тавышы аны

бүлдерде.

— Значыт, вәгазь сөйләвеңне таныйсың!

— Таныйм. Аның ни гаебе бар?

— Вәт, контра! Колхозны тыштан да, эчтән дә таркатырбыз дип, ачыктан-

ачык сөйләү, синеңчә, гаеп түгелме! Җинаять бу! Совет власте алып барган

сәясәткә каршы гамәл бу! — Сабит, тикшерүченең бу сүзләреннән соң, өстәлдәге

дәфтәр битедәй агарынып калды. — Менә сөйләшүебез беркетмәсе. Имзаңны

сал! — диде тикшерүче, коры гына.

Сабит, үзенә сузылган кәгазьдә язылганнарны укып та тормыйча, кулын

куйды...

Тикшерүче, үзенең эшеннән канәгатьлек алып, беркетмәне папкага сала-

сала сөйләнде.

— Нинди иман? Колхозга кергән булып, аны эчтән таркатырга җыенгансың!

Атаң Исламгали, бабаң Бикмөхәммәт гомерләре буе җир биләгән. Елгабаш

хатын-кызлары бабаңнар басуында ялланып урак урган... Иман, имеш.

Сабит, башын аска иеп, тикшерүченең сүзләрен тыңлап утырды. Тыңлап

утырды, уйлап утырды. «Бу адәм минем нәсел-нәсәбемне каян белсен? Димәк...

мин берәүнең тамагына таш булып тыгылганмын... Ул берәү — Гата... Гата,

— диде ул, үз-үзенә. — Елан шуыша, эзе калмый. Корбанын теле белән генә

эзли. Җаен туры китереп, тешләп кенә ала... Елан тешенә эләксәң... Котылулар

икеле. Елан теше агулы. Кем уйлаган ул чакта... Җен-шайтаннар турындагы

сүзне Гата үзе башлаган иде бит...»

Җәй көне ерак болында печән чапканда, яннарына Гата килгән иде.

— Хәлләрегез ничек? Төнлә Мишәдән Су анасы чыгып саташтырмыймы?

— дигән булды.

Ирләр аңа каршы:

— Су анасын без үзебез юлдан яздыра идек әле. Күренми, — дип көлделәр.

Шулчакны Сабит, сүзгә кушылып, кайчандыр әбисеннән ишеткән хикәятне

сөйләгән иде. Имеш, шайтаны да, җене дә бик гыйлем нәмәрсәләр икән.

Атабыз Адәм белән анабыз Һаваны шул шайтан-иблис котыртып оҗмахтан

кудыруга ирешкән ди. Шайтан үзе дә, җиргә сөрелгәч, Адәм балаларын гел

котыртып, аларны юлдан яздырып яши башлаган. Моның этлегеннән Адәм

балалары тәмам туйган. Беркөнне шайтанны саклап торганнар да тотып

кыйнаганнар. Кыйнаганнан соң, бу берничә көн дөньяга чыкмыйча хәл җыеп

яткан. Аннары элеккегедән дә кабахәтрәк эшләр кыла башлаган. Кешеләр

моның баласын тотып алганнар да, мал шикелле, суйганнар. Итеннән бәлеш

пешереп ашаганнар. И эзли икән карт шайтан баласын, и эзли икән. «Газиз

балам, син кайда?» — дип өзгәләнгән икән. Беркөнне моның баласы чәрелдәп

аваз салган: «Әти, җаным, мин монда! Адәм балалары эчендә», — ди икән.

«Әйбәт булган, — дигән карт шайтан. — Әйбәт булган».

— Кара син шайтанны, ә, — дигән булды Гата, гадәтенчә, кул аркасы белән

битен ышкып. — Кара син аны, ә...

— Әйе, — диде Сабит. — Безнең һәрберебезнең эчендә шайтан утыра...

«...Ул чагында кемнең башына килгән... Елан теле белән корбанын эзләгән

икән...»

Шушы хикәятне, җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-11нче маддәләренә

туры китерерлек итеп бозып, Гата тиешле органнарга җибәрер, дип кем

уйлаган?.. Бер генә үзгәреш керткән: каравыл йортында сөйләде дип язган.

Вакыйганы эш вакытына күчергән.

...Тикшерүче өстәленә беркетелгән төймәгә басты. Бүлмәгә йөгереп милиция

хезмәткәре керде.

— Алып китегез! — диде тикшерүче.

Сабит әкрен генә урыныннан кузгалды, әмма атлап китә алмый торды. Аягы

астындагы идән шуыша сыман тоелды. Күз алларын куе томан каплады. Сорау

алучы нидер әйтә бугай. Аның кул хәрәкәтләрен, иреннәрен шәйли шикелле,

тик ул берни дә ишетми. Колагында аңлаешсыз шау-шу гына...

Кинәт аның ике калак сөяге арасына ниндидер авыр нәрсә китереп бәрде.

Ул егылды...

* * *

Зираттан кайтышлый ук Рәшидә Маһруйларга керәсе итте. Маһруй

— Исламгали абзыйның энесе Хәйретдин мулла кызы. Маһруй дөньяга

килгәндә, әнисе Сөембикә җиңги вафат була. Озак та үтми, Хәйретдин мулла

да фанилыктан мәңгелеккә күчә. Ике яше дә тулып җитмәгән Маһруй ятим

кала. Ятимәне Исламгали тәрбиягә ала. Сабит белән Маһруйның арасы өч яшь

чамасы гына. Алар абыйлы-сеңелле булып, бергә уйнап үсә. Толымнары биле

өстенә төшеп торган җитен чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, туры, килешле

борынлы, киң маңгайлы зифа Маһруй Елгабашның күп егетләрен хыялга салып

йокысыз калдырган кыз иде. Гатаның да күзе төште аңа. 1918 елны яраланып

кайткан Галәви Шакиры, җизнәсе солдат Хөсәен белән аралаша-аралаша,

Гата уналты яшеннән авылның иң актив революционерына әверелде. Ярлылар

комитетында да ул бөтерелде, авыл Советында да ул кысылып йөрде. 1921 елгы

ачлыкны кичкәч, 1924 елның көзендә, ул өйләнергә карар кылды. Борынгыча

яучы әбигә мөрәҗәгать итеп тормады, күңелендә йөрткән кызның өенә туп-туры

үзе китте. «Ул бит хәзер Агулы теш Гатасы түгел инде. Ул — Елгабаш авылы

җитәкчеләренең берсе. «Без — бай!» — дип элек борынын чөеп йөрүчеләр аның

белән исәпләшми булдыра алмастыр. Безнең илдә байлар да, ярлылар да юк

хәзер. Һәммә кеше тигез», — шулай фикер йөртеп, Гата Исламгали агайларның

ишеген шакыды.

— Исламгали агай, өйләнергә исәп барые, — диде ул, көрәк сакаллы, өстенә

атлас камзул, буй-буй сызыклы озын ыштан кигән карт белән ике куллап

күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач.

— Сөбеханалла, улым, сөбеханалла. Бик күркәм гамәл.

— Мин дә шулай уйлыйм, агай. Сезнең бусаганы атлап керүемнең сәбәбе

дә шушы.

— Аңлап бетермәдем, — дигән булды Исламгали, учын колак артына куеп.

Гата, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте.

— Маһруйны сорарга дип килдем мин, Исламгали агай!

Күпне күргән, күпне кичергән карт бермәлгә өнсез, телсез калгандай булды.

Агулы теш Миңлегалинең оныгы, оялмыйча: «Маһруйны сорарга килдем»,

— дип торсын әле! — Менә бит дөньялар кая таба тәгәрәде».

— Ни бит, кем, улым Гатаулла, — диде ул, әкрен-әкрен фикерен туплап.

— Синең сөальне әйтәм, бик кинәт булды бит әле. Көтмәгәндә, уйламаганда,

дим.

— Уйлагыз, Исламгали агай. Уйлагыз. Мин тагын әйләнеп чыгармын!

Йорттан тынычлык китте. Исламгали агай малайлары белән дә киңәште

— һәммәсенең фикере уртак: «Агулы теш»некеләр белән кода булырга

теләмиләр.

Гатаның икенче килүенә гаилә мондый хәйлә уйлап куйды. Имеш, Маһруй

Казанга, шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга китәсе. Кыз укып

кайткач, күз күрер, янәсе.

Гатаның өйләнергә йөрүе белән бәйле имеш-мимешләр бераз тынуга, Маһруйга

сатучы Садретдин улы Гафурдан яучы килде. Озак та үтмәде, авылның ике могтәбәр

кешесе туганлашты. Шулчакта Гата аңлады: «Укырга тели, Казанга китә...»

— ише сүзләр һәммәсе ялган була. Сиңа нинди кыз бирү!.. — дип йөзенә бәреп

әйтмәгәннәр генә. «Яр-а-ар! — дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты ул. — Исән

булсак, күрербез! Мин сезгә әле агулы тешемне күрсәтермен! Кемнең кем икәнен

шунда белерсез!..»

* * *

Маһруй килен булып төшкән көнне Гата иртүк Каенсарга, җизнәсе Хөсәен

янына китте. Урыс авылыннан алып кайткан көмешкәне чөмерә-чөмерә, алар

бик озак утырдылар.

...Капка ачылганда, ишегалдында тавык-чебеш туйдырып йөрүче Маһруй,

Рәшидәне күргәч, кулындагы табагын төшереп җибәрде.

— А-п-аа-йй! — диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. — Апай, бәгърем,

синме!..

— Мин, мин... Күрешер көннәребез дә булган икән.

— Кызлар кая соң, апай?

— Алар кияү белән әрәмәгә киттеләр.

— Әйдә, өйгә керик, апай. Самавыр яңартып җибәрик. Чәй янында

рәхәтләнеп утырыйк!

Рәшидәнең иң беренче соравы Гафур турында булды.

— Сездән ни гаеп таптылар? Гафур исәнме?

— И-и, апай, — диде Маһруй, — шул Шакир белән Гата башыбызга җитте

инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле идем. Кызыбыз

яшь ярымлык ие. Килеп керделәр. Гафурымны шул төнне үк алып киттеләр.

Иртәгесен Гата белән Шакир тагын өйгә килеп керде. Мине өйдән куып

чыгардылар. Ишегебезне бикләделәр. Кая барыйм? Нишлим? Кулымда яшь

ярымлык бер бала. Икенчесен табар вакытым җиткән. Күршеләремә кердем

инде. Рәхмәт төшсен, курыкмадылар... Кабул иттеләр. Елый-елый тәрәзәдән

карап торабыз. Шакир сыерны җитәкләп алып чыгып китте... Шулай атна-ун көн

күршеләрдә яшәгәч, Аллага тапшырып, үз өемә чыктым. Шуннан яшәп калдым.

Ни хикмәттер, тимәделәр. Ә йорттагы бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр ие.

Аш пешерергә кәстрүл, ашарга сыңар кашык та калдырмаганнар...

— Ә Гафур?..

— Белмим, апакаем... Белмим җан кисәгемнең язмышын. Аннан бер генә

хат та алмадым. Гали кода минем исемнән хатлар язып эзләтеп тә карады.

Рәхмәт инде аңа. Урыны җәннәттә булсын. Тик: «Тапмадык, белмибез», — ише

җаваплар гына алдык. Атканнардыр инде, апай... Атканнардыр...

Иңнәренә кара болыт булып ишелгән кайгы астында ике хатын бераз тын

утырды. Аннары, Рәшидә тирән сулыш алып, тагын сорап куйды:

— Гатаны әйтәм. Аның шул тиклем безгә нинди үче булды икән?

— Һе. Үзенә кияүгә чыкмавымны гафу итмәде. Бик кара эчле нәрсә

икән. Мине куып чыгарганда, болай ди: «Ну, шәфкать туташы! Гафур әйбәт

укыттымы? Мине иш итмәгән идегез... Дөнья куласа ул».

— Соңыннан бәйләнеп маташмадымы соң? Ялгыз хатын... дип...

— Юк. Андый хәл булмады. Хезмәтнең иң авырына мине йөртте... Ялыныр,

дип уйлагандыр. Нәселемне корыткан, туганнарымның, якыннарымның

башына җиткән җыланга ялынаммы соң?! Үз явызлыгы үзенә кайтсын!..

— Әйе, — диде Рәшидә. — Борынгылар кушаматны бик белеп биргән! Ул

юньсез бәндә исәнме әле, Маһруй?

— Ул адәм актыгына таш булсынмыни! Ни төрле асыл ирләр сугыш

кырында ятып калды. Авылдан киткән һәр өч ирнең берсе кайта алмады бит!

Исәннәренең дә — кайсы кулсыз, кайсы аяксыз...

— Моңа берни дә булмаганмы?

— Сугышка бармады бит ул, апай! Бармады.

— Ничек бармады?

— Сугыш башланган дигән хәбәрне ишетүгә, телсез калды!

— Ә-ә, — дип ачылган авызын яба алмый торды Рәшидә. — Шулай да була

микәнни?

— Була икән, апай җаным. Була икән. Райунда брачлар да караган. Кеше

кинәт курыкса, шулай телсезләнеп калуы мөмкин, дип әйткәннәр.

— Һаман шулай телсезме?

— Э-э, итәрсең телсез! Телле, бик оста телле. Сугыш бетүгә, теле ачылды.

Елгабашта әллә кем булып яшиләр. Ат кирәк булса, алар янына барасы. Габделхәй

белән Габделмән исемле малайлары атлар карый. Хөснетдин исемлесе көтү көтә.

Бәйрәм саен и аларны мактыйлар инде, бүләклиләр... Косасылар килә. Түрәләргә

ярыйлар шул. Гатаның телсезлеген дә райун милициясе махсус оештыргандыр,

дим мин. Авыл кешеләре турында хәбәр биреп торырга, дим...

— Бик мөмкин, — диде Рәшидә, уйчан гына. — Бик мөмкин... Ә Шакиры?

Ул кабахәте исәнме соң?

— Исә-ә-ән! Исән, апай җаным. Чатан аягын өстерәп йөри.

— Чатан түгел иде бугай ич ул.

— Ике ай сугышта йөреп кайтты. Шунда сул аягының тәпиенә фашист

пулесе тигән, имеш... Үз аягына үзе аткан, дип сөйли халык. Кем белә. Безгә

караңгы. Хәзер, әнә, кыр каравылчысы. Трактор сөреп бара торган җирдә череп

ята торган башакны да ала алмыйсың.

Язмыш өлешләренә тигән кайгы-хәсрәтнең, югалту-тетрәнүнең коточкыч

упкынын кичкән ике хатын озак сөйләшеп утырды. Аларның йөрәгенә тирән

җәрәхәт салган вакыйгалар күңелләре аша кабат узды...

* * *

Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Гата Сәгъдәтшинның нәселе Елгабаш

авылыныкы түгел. Бик күп еллар элек төрмәдән чыккан берәү, хәер сорана-

сорана, Елгабашка килеп җиткән, имеш. Өстенә иске чикмән, башына мескен

бүрек, аягына тишек чабата кигән бу адәм, авылга җитүгә, иң кырый йортның

ишеген шакыган. Хәтирәбану исемле изге күңелле ялгыз хатын соранучыны

жәлләп, өенә керткән. Чәен куйган, бәрәңгесен пешергән. Юлаучы шул

тиклем арыган, талчыккан булган ки, эченә җылы ризык кергәч, утырган

хәлендә үк изрәп йокыга талган. Иртәгесен ул Хәтирәбануга үзенең башыннан

үткәннәрне сөйли. Чынын сөйләгәнме ул, ялганлаганмы — моны берәү дә

белми. Урман кискәндә өстенә агач авып ире вафат булган, биш ел инде

берьялгызы яшәүче Хәтирәбануның күңеле тула. Җанының нечкә кыллары

зеңләп, сулкылдый. Шунысы хак: Миңлегали исемле бу кеше, Хәтирәбануның

күзләренә карап: «Минем көтеп торучым да, кайтып керер урыным да юк.

Рөхсәт итсәң, бергә көн күрер идек... Шушында гына калыр идем», — ди.

Киртә-коймалары да, абзар-куралары да күптәннән ирләр кулы тимәгәнлектән,

кыйшая башлаган... Тол хатын риза була. Никахлашып тормыш башлыйлар.

Ике-өч ел бик ару яши алар. Абзар-куралар да төзәтелә, киртә-коймалар да

яңартыла, Миңлегали җил-капка да ясап куя. Әмма тора-бара ирнең күңелен

бер уй — хатынның балага узмавы борчый башлый. Ул арада чәнечке телле

ир-атлар төрттереп тә алгалый: «Хәтирәбануны бу ире дә, ичмаса, бер бала

белән сөендерә алмас микәнни?..» Йөрәгенә пычак булып кадалган сүзләрдән

соң, Миңлегали «Шимпанзе» кушаматлы Сәрбиҗамалның Мәхүп исемле

сазаган кызына күз сала. Кушаматлары «Шимпанзе» булса да, Мәхүпне алай

ямьсез үк дип әйтеп булмый. Ябык гәүдәле, озын буйлы, юка иренле, теле ни

әйткәнне колагы ишетми торган бу кызый ирнең карашын тиз тоя. Икесенең

дә күңеле очрашырга теләп, аулак урын эзли... Шулай йөри торгач, Мәхүп

йөккә уза... Беркөнне Миңлегали, Мәхүпне җитәкләп, Хәтирәбану янына

алып ук кайта.

— Икенче хатын белән никахлашырга рөхсәт ит, Хәтирәбану җаным, — ди

ул. — Миңа бу сүзләрне әйтү бик авыр... Бүтән чара да юк... Бала кирәк бит...

Картайгач, ялгыз нишләрбез... Курыкма... Түр башында гына утырырсың...

Бу тамашадан өнсез, телсез калган Хәтирәбану каршы бер сүз әйтә алмый,

тик тора. Ул арада башын аска иеп, бик итагатьле кыяфәт белән утырган Мәхүп

сүзгә кушыла.

— Хәтирәбану апай, бергә-бергә бик тату торырбыз. Син бик әйбәт кеше

бит. Сине хөрмәтләми мөмкин түгел...

— Мин рөхсәт итәм, — ди Хәтирәбану, ниһаять, телгә килеп. — Сез бит

инде Мәхүпләрдә яшәргә җыенасыздыр?..

Шул мәлне, Мәхүп урыныннан торып, Хәтирәбануны кочаклап ук ала да:

— И, Хәтирәбану апай, сине ташлыйбызмы соң, Аллам сакласын! — ди.

Әлбәттә инде, Мәхүп: «Анда ничек яшисең? Миннән башка тагын кияүгә

чыкмаган өч сеңел бар бит», — дип әйтә алмый. Алар шулай Хәтирәбану

өеннән чыкмый...

Иртәгесен шушы хәлне белгән Елгабаш халкы «аһ» итә. Һәркемнең телендә

шушы вакыйга яңгырый.

— Шимпанзе, диләр. Шимпанзе гына, пычагым! Селәүсен бу! Агач очына

менеп башыңа сикерә, бугазыңны чәйни торган ерткыч!

— Мәхүбе барыр инде аның. Сораучы булмаганга гына интегеп йөрде.

— Аны хәзер дә кем сораган соң! Хатынлы иргә үзе тагылып кайткан ич!

— Оятсызның да оятсызы икән бу Миңлегали дигәннәре! Хәтирәбану аны

йортка кертте, кеше итте. Ә ул! Җир бит!

— Юу-ук, җаный, бу адәм актыгын җиргә тиңләмә син! Җир-ана ул — изге

нәрсә. Бу — җылан! Шуышып килде дә Хәтирәбануның куенына керде. Хәзер,

әнә, агулы тешен йөрәгенә батырды. Өеңә көндәш алып кайтсын әле! Башка

сыярлык эшме бу?

Көннәр үтә торды. Әкренләп сүзләр дә тынды. Хәтирәбануның гына җаны

янудан туктамый, көннән-көн көчәя генә, яна-яна күмерләнә бара... Баштарак

Миңлегали бер көн — Мәхүп янында, икенче төнне Хәтирәбану янында йоклый.

Дүрт-биш айдан, Мәхүпнең көмәне түгәрәкләнеп беленә башлагач, ир бөтенләй

яшь хатын янына күчә. Өйнең иңе белән җәелгән киң сәкенең бер ягында

— Мәхүп белән Миңлегали, икенче кырыйда Хәтирәбану икән.

Өй мәшәкатьләре белән көннәр тиз узган. Ә төннәр... Кышкы озын төннәр

Хәтирәбану өчен тоташ газапка әверелә. «Ир бирмәк — җан бирмәк», — дигән

борынгылар. Кечкенә генә өй эчендә Миңлегали белән Мәхүпнең пышын-

пышын сөйләшүләре, назлашып сөйләшү аһәңнәре колакка килеп бәрелгәндә,

Хәтирәбануның йокысыз күзеннән чишмә-чишмә яшь ага... Ә беркөнне...

Газап-сагышта янган йөрәгенең түзәр чамасы калмагач, күрше авылга, әнисенең

сеңлесе янына китә ул. Өч тәүлек узуга, Миңлегали, Мәхүпнең әтисеннән ат

алып, Хәтирәбану артыннан килеп тә җитә.

— Бер сүз әйтми киткәнсең, Хәтирәкәем. Басудан кайтсак, син өйдә юк.

Тәтәне сагындым, дип әйтәсең барые. Кайтыйк инде. Синнән башка өйнең

яме, ризыкның тәме юк, — ди бу, тасма теленә ирек куеп.

— Кара әле, кияү, — дигән Хәтирәбануның апасы, моңа каршы. — Син

сайравын-сайрыйсың да. Сеңелнең өенә көндәш алып кайтуың гына җитмәгән!

Ни көнгә төшергәнсең! Тәнендә чыпчык чукырлык ит калмаган!

— Тәтәкәем, гөнаһлы булма. Без аерым ашамыйбыз. Ашарга Хәтирәбану

үзе пешерә, — дип җавап биргән Миңлегали. — Әйдә, кайтыйк, карчыгым,

— дип, хатынын йомшак кына кочып та алган.

Күнгән Хәтирәбану. Тәмле телдә таш эрер дип, юкка гына әйтмиләрдер

шул. Күнгән. Үз өем — үз көем, дигәндер. Тәтә булса да, мин монда чит кеше,

дигәндер.

Алар тәтәләре яныннан ат арбасына янәшә утырып киткән! Бу мизгелләрдә

хатын иренең тән җылысын тоюдан изрәп, бәхетенең кабат кайтуына өметләнеп

барган. Шулай бер-ике чакрым ара узгач, Миңлегали атны кинәт кенә туктата да

Хәтирәбануны төртеп төшерә. Хатынның күңеленә әз генә булса да җылылык,

яктылык бирә башлаган өмет кинәт юкка чыга. Күз аллары караңгылана, башы

әйләнә дә сөрлегеп юл кырыена егыла.

— Син нәрсә!.. Хатын башың белән рөхсәтсез чыгып киттең! — дип акыра

ир, камчысын уйната-уйната. — Мине мыскыл итәргә уйладыңмы?! Мин үземне

төрмәдә дә мыскыл иттермәдем. Харап булган — укасы коелган... Өстеннән

көндәш алып кайткан! Бала табарга ие!

Хәтирәбану юл тузанын тырный-тырный үксегән.

— Үтер соң! Бәреп үтер мине! Мин үз өемдә үзем килмешәк булып яши

алмыйм...

— Нишләп ул синең генә өең булсын? Мин аны кактым, суктым,

төзәттем...

— Чыгып китегез! — дип өзгәләнә хатын.

Аның бу сүзләре янган утка керосин сипкән шикелле була.

— Ах, әле син безне куып чыгармакчымы? — дип кыза ир. — Кысыр башың

белән йөкле хатынны урамга кумакчымы! Миңа бала күтәреп хәер соранырга

кушасыңмы?! — Миңлегали камчысын селтәп, бар көченә Хәтирәбануның

җилкәсенә сызып җибәрә. Үзен-үзе белештермәгән ир җирдә яткан хатынны

сүгенә-сүгенә кыйнарга керешә. Ярсыган үгездәй күзләре акайган Миңлегали

бераздан, камчысын ташлап, юлда аунаган хатынны күтәреп арбага утырта.

Аннары капчыктан литр сыешлы шешәгә салынган әче бал тартып чыгара. Башлап

үзе эчә. Аннары хатынына суза. — Мә, эч. Җиңеләеп китәрсең... — ди.

Тынычлана алмыйча сулык-сулык килеп утырган хатын башын читкә

бора.

— Кирәкми...

— Эч! — дип боера ир. — Эч. Гафу ит... Кызып кителде... Үзең бит... Чыгып

китегез, дип... Әйдә, эч!..

— Минем аны авызыма да алганым юк!

— Алганың булмаса... Менә алырсың. Тәмле ул... Балдан гына ясалган. —

Миңлегали хатынының башын үзенә борып, авызына шешәсеннән генә әчегән

бал коя. — Менә шулай, — дип үзалдына сөйләнә ул. — Кая, күз яшьләреңне

сөртим әле. Үзең дә инде... Авылда артымнан чыш-пыш килеп кала башладылар.

Имеш, без сине куып чыгарган... Имеш, мин сине бик кагам икән... Мине

беләсең бит инде... Кызып китә торган чирем бар... — Хәтирәбану бер кәлимә

сүз дәшми. Кан тамырлары буйлап таралган әче балдан изрәгән гәүдәсе бушлык

эчендә йөзә сыман. Ул үзе дә гел бушлыктан тора шикелле. Миңлегали нидер

әйтә, нидер сөйли, әмма Хәтирәбану аларның асылына төшенми. Бераздан ир

хатынына елышып ук утыра, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кыса. Күлмәк изүен

чишеп, хатынның күкрәкләрен капшый... Әле генә күк күкрәп, яшен яшьнәп,

давыллап яуган көчле яңгырдан соң яшәргән табигатьтәй, Хәтирәбануның

күңеле дә яктыра башлый. Ул, үзе дә сизмәстән, иренең кочагына ава...

— Монда юл өсте. Эчкәрәк керик! — ди ир.

Алар басу өсләтеп барып, салам эскерте янында туктый. Ир белән хатын

озак назлана. Иренең тән җылысыннан, кайнар сулышыннан кабат терелгән

хатын кар эчендә чәчәк аткан умырзаяны хәтерләтә. Сөю-назлануларының иң

югары ноктасына җиткән мәлендә янәшәдә басып торган карт алаша түзми

— кыр-басуларны яңгыратып кешнәп җибәрә.

Мәхүп Миңлегалинең хыялын тормышка ашыра — малай таба. Аңа Сәгъдәтша

дип исем кушалар. Гатаның фамилиясе шушы Сәгъдәтшадан килә.

Сәгъдәтша тугач, йорттагы тәртип бөтенләй үзгәрә. Иң беренче эш итеп

Миңлегали мич артындагы тар аралыкка сәке ясый һәм Хәтирәбануның ятагын

шунда күчерә.

— Синең урын-җир турына Сәгъдәтшаның бишеген асабыз. Сабыйга урын

бирерсең инде, — ди.

— Чыбылдыгыгыз янәшәсенә дә элеп була ич, — дип каршы килеп карый

хуҗабикә.

— Син нәрсә тагын! — дип күзен акайта ир. Аннары йомшаграк итеп:

— Тиле, үзеңә тыныч булыр. Бала җылаганны тыңлап ятканчы...

— Аның җылаганы мич артында да ишетелә инде. Җыласа... Җыласа,

тирбәтерсез, — ди хатын, үз сүзен сүз итәргә теләп.

Аның һаман карышып торуы Миңлегалинең җенен чыгара башлый. Шуңа

күрә, бүтән каршы сүз әйтмәсен дип, хатынның җан ярасына учлап тоз сала.

— Син иң элек малай тап! Бишекне кая эләргә икәнен аннары өйрәтерсең?

Кысыр тәре!..

Инде йорттагы бар хезмәт Хәтирәбану өстенә төшкән. Көн саен су китергән,

мичкә яккан, гаиләгә ашарга әзерләгән, өй җыештырган... Ә төннәрендә аның

сердәше күз яшьләре була. Мич артындагы тар аралык — хатынның яна-яна

әкренләп корып баруының шаһиты...

Озак яши алмаган Хәтирәбану. Кырык яше тулар-тулмас якты дөнья белән

хушлашкан. Аның үлемен авыл халкы авыр кичергән. Соңгы юлга озатырга

олысы-кечесе — барысы да килгән. Мәрхүмәнең мәетен капка төбенә алып

чыгып җеназа намазы укыгач, авылның нык тормышлы, мөхтәрәм карты

Бикмөхәммәт түзмәгән:

— Күңелең булсын, Миңлегали! — дигән. — Тынычлап йокларсың инде...

Йортлы-җирле булып калдың. Без синең нәсел-нәсәбеңне дә, туган җиреңне

дә белмибез. Әмма менә үзеңне беләбез. Җылан син! Мескен булып шуышып

килдең дә фәрештәдәй тол хатынның күкрәгенә агулы тешеңне батырдың!..

Шул көннән «Агулы теш» кушаматы Миңлегалигә ябышып калды...

* * *

Ания, җан тиргә батып, Наилә белән Тәлгать янына килеп егылды.

— Нәрсә булды? — диде апасы, аның кыяфәтенә карап. — Төсең киткән.

Бүре күрдең мәллә?

— Әйе, — диде сеңлесе, еламсырап, күз читләрен сөртә-сөртә. — Ике аяклы...

Бер кабахәт җан бәйләнде.

— Нәр-сә-ә? — дип сикереп торды Тәлгать. — Мин аңа хәзер учлап учына

тоттырам!

— Юк, җизни... Алай түгел... Әтиегез корткыч булган, ди.

— Салага! — дип төкерде Тәлгать. — Нәрсә белә соң ул?

— Мин дә аңа: «Провокатор!» — дидем. Маһупкамал ападан сорарбыз әле.

Хөснетдин исемле ул. Көтүче.

— Ә-ә, — диде Наилә. — Әнә, тегеннәнрәк чыбыркы сөйрәгән берәү безнең

якка карый-карый узып киткән иде. Шулдыр ул.

Ания кич белән әлеге күңелсез очрашудан калган тәэсирләрен көндәлегенә

төшерергә дип утырган гына иде, күрше хатыны Хәтимә килеп керде.

— Маһупкамал кая? — диде ул, Аниягә ямьсез генә күз ташлап.

— Хәерле кич! — диде Ания. — Алар түр якта. Чәй эчәләр.

Хәтимә эчкә үтте. Хәл-әхвәл сорашкач, чәйдән авыз иткәч, әле Рәшидәгә,

әле Маһупкамалга карап:

— Әйтәсе сүземне ничек башларга белми утырам әле, — диде.

Маһупкамал сагаеп кына:

— Берәр хәвеф булмагандыр ич? — дип сорады.

— Юк ла, хәвеф түгел. Менә, балалар...

— Әйтсәң әйт инде, — диде хуҗабикә. — Балалар нишләгән?

— Минем кыз сыер сава бит. Әле генә эштән кайтты.

— Соң! — дип тәкатьсезләнде Маһупкамал.

— Менә шунда көтүче Хөснетдин... Ни дип... Маһупкамалларга кунакка

кайткан бер пар көпә-көндез... чишенеп... Ялангач ук калып, малай... Мин

сиңа әйтим, оятсызланып яталар... Ир-ат белән хатын-кызның нишләп ятканын

аңлыйсыз инде... Яңгыр юк дип, ах-ух киләсез! Шундый хәлләрдән соң нинди

яңгыр яусын! — дип әйтә икән.

Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшидәнең чынаягы кулыннан төшеп китте. Йөзе

бер агарды, бер кызарды. Ни әйтергә, ни дип җавап бирергә сүз таба алмыйча

изаланды. Ниһаять, фикерен туплап, нык итеп бер сүз әйтте:

— Бул-мас!

— Мин дә шулай дип уйлыйм, — дип кушылды Маһупкамал. — Менә

нинди эссе көннәр тора. Кияүне майкадан да күргәнем юк. Өстендә һәрчак

күлмәк.

— Балаларның үзләрен дәшим әле, — дип, урыныннан кузгалды Рәшидә.

— Ашыкма әле, — дип киңәш итте Маһупкамал. — Ашыкма, апай. Яшьләрнең

күңелен пычрак гайбәт белән буяма. Көтүче Хөснетдин сөйләгән бит. Ул адәм

актыгының кем икәнен беләсеңме? Ул — Сәгъдәтшин Гата малае!

— Алайса, аңлашыла, — диде Рәшидә. — Аңа ни җитми икән соң?

— Тик торганда түгелдер, апай. Кызларга күзе төшкәндер. Ә кызларның исе

китмәгәндер. Ул малайның үзен, хатын-кызларны аулакта очратса, бәйләнә

башлый, диләр...

— Җылан! — диде Рәшидә, бар ачуын, бар нәфрәтен шушы сүзгә салып.

— «Агулы теш» дип Бикмөхәммәт бабай бик белеп әйткән.

— Җыланның җыланы, апай, — дип дәвам итте Маһупкамал. — Син аның

мактанчыклыгын күрсәң... Косасылар килә. Кеше янында шундый әйбәт булып

кыланыр. Ике кулы белән күрешкән булыр, хәл-әхвәлеңне сорашыр... Эшең

төшә калса, игелек өмет итә күрмә инде.

— Гатаның нәкъ үзе икән, — диде Рәшидә.

* * *

Әтисе үлем түшәгенә ауганда, Гата уникенче яше белән бара иде. Мәңгелеккә

күчәренә биш көн калганда, әтисе аны үз янына дәшеп алды.

— Улым, — диде ул, хәлсез куллары белән малаеның битләрен сыпырып.

— Безнең нәселдә ир балалар әз булды. Мин үзем дә өч кыз янында бер малай

булдым. Син алты кыз туганыңа — берәү. Ир-атсыз хатын-кызга авыр.

— Әти, син бар ич, — дип, борынын тартып алды Гата.

— Әй, улым... — дип куйды авыру. — Ичмаса, җизнәләрең дә башка авылда...

Кызлар ялланып урак урырга бардылар да... кияүгә чыгып калдылар... Калган

апайларыңа үз авылыбыз кешеләре насыйп булсын инде... Нык бул, улым. Иң

элек үзең турында кайгырт. Бу кырыс дөнья киң күңелле, олы йөрәклеләрне

өнәп бетерми.

— Олы йөрәкле кеше нык буладыр ич инде, әти? Көчле буладыр?

— Анысы шулай. Көчле була. Әмма андыйлар йомшак. Андыйлар кеше жәлләүчән

була. Кеше дигәнең — катлаулы җан. Ул үзенә авыр чакта гына сиңа килә. Сиңа авыр

чакта, читтән карап тора... Шуны онытма, улым: йомшак агачны корт баса...

Малай уйга калды. Бераз тын торгач, әтисенең сүзләрен түкми-чәчми

хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, кабатлап сорады:

— Алайса, олы йөрәкле, йомшак күңелле булу әйбәт түгел инде, әти?

— Йомшаклык — синең үзең өчен әйбәт түгел ул, улым. Кеше иң элек үзе

турында кайгыртырга тиеш. Мин менә яши-яши шушы фикернең хаклыгына

инандым. Әнә, старостаны гына ал: үзебез өчен эшлибез, җәмәгать, дип сөйли

халыкка. Э-э. Ул ничек яши дә... Без ничек?..

* * *

Әтиләрен җирләгәч, Гата өлкәнәеп киткәндәй булды. Кич җитүгә урамга

чыгып йөгерү ягын гына карый торган малай уйчанланып калды. Әтисенең

соңгы киңәшләре аңа тынгылык бирмәде.

«Җизниләр үзебезнең авылныкы булса, әйбәт икән дә бит. Кышлык утынны

моннан соң ничек әзерләрләр? Ерактагы җизниләр килә алмас шул».

Шулай уйланып йөргәндә, малайның башына матур бер фикер килде.

Яшьтәше Сабитның өйләнмәгән ике абыйсы бар. Аның ике апасына менә дигән

кияү инде алар. Зариф белән Касыйм абыйсын ничек җизни итәсе соң? Менә

минем ике апай бар. Өйләнегез әле, дип әйтеп булмый бит. Малай, апаларын

кияүгә бирү юлын тапмаса да, татлы хыялга чума. Әнә, ул Сабит белән бергә

атлар коендырырга төшә. Апалары берәм-берәм сыер сава. Кергән арада Гатаны

каймак белән сыйлыйлар. Сабит Гатаның терсәгенә төртеп ала. «Аша син, аша.

Оялып утырма. Минем җиңгиләр юмарт», — дия-дия, аны кыстый...

Гатаның аяклары хыял тәэсирендә еш кына Зариф белән Касыйм янына

атлый. Басуда эшләүче егетләр, Гатаны күргәч, елмаеп исәнләшә.

— О-о, Гатаулла! Нихәлләрең бар? Ниләр кырып йөрисең? — дип, елмаеп

исәнләшәләр.

— Кырган нәрсә юк ла, — ди Гата, өлкәннәргә җавап бирергә тырышып.

— Кыр бәрәңгесен карап кайтыйм, дигән идем.

— Әйдә, бераз ял итеп кит!

Бу тәкъдим малайның күңеленә сары май булып ята. Зариф белән Касыймның

үз итеп сөйләшүләре аны үсендереп җибәрә. Егетләрнең кояшта янган йөзләренә,

нык беләкләренә карап соклана ул. «Болар минем җизни булсамы?.. Мин яра

алмаган тумранга болар калун белән бер генә суга инде», — дип уйлап куя.

Узган көзне утын әзерләүдә Гата да катнашты шул. Иң элек урман хуҗасының

өенә әниләре барды. «Ике корыган имән бирермен. Килегез, карагыз», — дигән.

Иртәгесен бер апасына ияреп, Гата урманга китте.

Көзге урман үзенчә матур. Аяк астын йомшак сары юрган сарган. Агачлар,

үзләренең шәрәлегеннән оялгандай, тыйнак кына серләшә шикелле. Чыршы,

наратлар гына көязләнеп, салкын җилләргә исләре дә китмичә, ямь-яшел

килеш тора. Гата агач кәүсәләрен коча-коча хозурланып йөргән арада, урман

хуҗасының өлкән улы Шәрифҗан аның апасына корыган имәннәрне күрсәтте.

Шәрифҗан як-ягына күз ташлап алды да, Гатаның ерактарак икәненә инанып,

кызның беләгеннән эләктерде.

— Миңсылу, арырак тагын бер имән бар. Анысын бушка бирәм. Минем

теләгемне үтәсәң, бушка...

Ир җөмләсен тәмамлаганчы, кыз кулын тартып алды да, кеше-кара

ишетмәсен дигәндәй, пышылдап әйтте.

— Нишлисең син, Шәрифҗан абый!

— Тукта әле син, ашыкма, — дип бүлдерде Шәрифҗан. — Урман ул — яшәү

чыганагы. Минем әти әйтә: «Үләсе килгән карга гына урманнан китә», — ди.

Үзеңне урманга эшкә алырмын. Печәнле дә, утынлы да булырсыз. Әйдә, якын

булыйк, кире какма мине... Әйдә инде...

Болардан алты-җиде адым гына юкә кәүсәсе артында торган Гата аларның

сөйләшүен ишетте. Шәрифҗанның ни теләгәнен бик әйбәт аңлады. «Кара

син аны, кәҗә тәкәсе, үгез! — диде ул, эченнән генә. — Оялмый... Кызларга

үрелмәкче була бит, ә! Хатының ишетсә, синең бугазыңны чәйни бит! Апайга

кагылып кына кара...»

Шәрифҗан тагын ниләр сайрамакчы булгандыр, анысы бер Аллага мәгълүм.

Ул арада Миңсылу ике куллап аның күкрәгенә төртеп җибәрде дә урманны

яңгыратып кычкырып әйтте.

— Мин сине ару кеше дип йөри идем. Син Шәрифҗан түгел, Шапшак җан

икәнсең! Оятсыз!

Ул арада карт юкә артыннан Гата да калыкты. Шәрифҗан каушап китте.

Акланырга теләгәндәй, мыгырдана-мыгырдана сөйләнде.

— Нигә дип тавыш чыгарасың соң син? Тигән кеше юк бит әле. Мин сиңа

тагын бер имән генә күрсәтим, дидем... Кирәк түгел икән, бигайбә...

Миңсылу аны тыңлап тормады. Ирнең пычрак тәкъдименә гарьләнүдән

кушучлап йөзен томалаган хәлдә, кайту ягына йөгерде. Авызыннан сөяге тартып

алынган эт шикелле, Шәрифҗан ырылдап калды.

— ...Чеметим. Кем дип белдең син үзеңне! Хәерче тәре! Агулы теш! Ир

күрми үлгере!..

Апасы исеменә әйтелгән бу сүзләрне Гата аермачык ишетте. Аның кечкенә

йодрыклары таш булып йодрыкланды, тешләре шыгырдады, күзләреннән яшь

бәреп чыкты. Әгәр көченнән килсә, ул шушы мизгелдә үк, Шәрифҗанның

бугазына ябышыр иде, типкәли-типкәли җирдә аунатыр иде... Юк, булдыра

алмый. Гата көчсез. Ул әкрен генә, мышкылдап, йодрыгы белән күз төпләрен

сөртеп алды. Шул чакта әтисенең сүзләрен исенә төшерде... «Нык бул... — диде

ул, аның киңәшләрен кабатлап. — Нык бул...»

Миңсылу утын әзерләргә урманга бүтән бармады. Бу эш әнисенә, кечкенә

апасы белән Гата җилкәсенә төште. Ике тоткалы кул пычкысы белән коры

имәнне кисүләре... куллардан хәл китә, аяклар сыгыла башлый. Кендегең

аркаңа ябышкандай була...

— Йә, дөньяда ниләр бар, Гатаулла? — ди Зариф, иске чикмән читенә

утырып.

— Белмим шул!

— Һе, — ди Зариф, букчасыннан сөт тулы шешәсен ала-ала. — Ә апаеңнар

нишли? Анысын беләсең инде.

Гатаның йөзе яктырып китә. «Апайлар турында тикмәгә генә сорамыйдыр...»

— дигән уй аңа рәхәтлек бирә.

— Йөриләр инде шунда, — ди ул, тәгаен ни әйтергә белмичә.

Ә Зариф һаман төпченә.

— Кулъяулык чикмиләрмени?

— Ә... Кулъяулык... — ди, авызын ерып, Гата. — Чигәләр. Миңа да чигеп

бирде Миңсылу апа.

— Матурмы?

Гата пөхтәләп төрелгән кулъяулыгын, кесәсеннән алып, Зарифка суза.

— Менә!

Кырыйлары зәңгәр мулине җеп белән челтәрләнгән, өч почмагына өч алсу

чәчәк чигелгән кулъяулыкка бераз карап торгач, Зариф әйтеп куя:

— Минем мондый матур кулъяулыгым юк!

— Булыр, Зариф абый! — дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды.

...Җәй үтеп, көзгә керделәр. Басулардан иген җыелгач, бәрәңгене алып

бетергәч, ир-ат кичләрен каравыл өенә йөри. Каравыл өенә Гата да ияләште.

Өлкәннәр телендә ни генә юк! Яшьлекләрендә булган мәхәббәт маҗараларын

да, кемнең кайчан нәрсә урлаганын да, көлке-мәзәкләр дә ишетәсең монда.

Шулай кыш чыгылды. Ә яз ул елны иртә килде. Мартның егермеләрендә

үк кар астына су төште дә көннәр җылына башлады. Атна-ун көн эчендә

көпшәкләнә-көпшәкләнә кар эреп бетә язды. Елгабашка терәлеп аккан тар

инеш, ярларыннан чыгып, үзәннәргә, болыннарга, түбән урамнарга таралды.

Ярыла-ярыла кисәкләргә бүленгән бозлар этешә-төртешә акты. Берничә көннән

инеш бозлардан арынды, тынычланып калгандай булды. Болганчык салкын су

эчтән генә кайный сыман иде.

Каравыл өендә ул көнне сүз гел язгы эшләр турында булды. Гата инде

йокымсырый башлады. Кайтырга кирәк, дип кузгалган иде. Шул мәлне, башка

авылларда көтүче булып ялланып көн күрүче Фазылҗан әйтеп куйды:

— Җыенда Исламгалинең Зарифы өйләнәсе икән.

Зариф исемен ишетүгә, Гатаның йокысы «эһ» дигәнче юкка чыкты.

Колаклары торды.

— Кемгә өйләнәсе икән соң? — диде берсе.

— Исламгали абзый — акыллы кеше. Кем белән кодалашасын кү-үптән

уйлап куйгандыр.

Аңа икенче берәү каршы төште.

— Ба-ай кеше, диген син. Байлар бай белән аралашыр.

Зарифның кем кызына өйләнәсен берәү дә тәгаен әйтә алмады. Бу хәлдән

Гатаның күңеленә җылы йөгерде. «Зариф абыйсы, әлбәттә, аның апасына —

Миңсылуга өйләнәчәк. Теге чакта юкка гына сораштымыни ул? Елгабашта аның

апасыдай кем бар? Түбәночтагы чатан Санияме? Табак битле, тәбәнәк буйлы, бака

күз Сәлимәме? Әйе, Зариф абыйсы, һичшиксез, аның апасын сайларга тиеш».

Ул төнне Гатаның йокы тишеге ачылды. Төн буе керфек какмыйча, хыял

дөньясында йөрде. Хәзер алар Сабит белән кода булачак, җан дуслар. Бергә

су коенырлар, бергәләп печән чабарлар... Берәрсе Гатага: «Агулы теш», — дип

авыз ачса, Сабит очып кына куначак... Сабит көчле ул!

Инде җир кипте. Кыр эшләре башлана дип торганда, күк йөзен соргылт-кара

болыт каплады. Болыты шултиклем түбән: агач очларына тиям, тиям дип тора

шикелле. Озак та үтмәде, ишеп-ишеп, ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Күз ачып

йомганчы, урамнар, басу-кырлар ап-ак юрган астында калды, шәрә агачлар ак күлмәк

кигәндәй булды. «Менә бит Алланың кодрәте, — диеште өлкәннәр. — Кыр эшләре

башлана дип торганда...» Болыт ничек тиз килсә, шулай тиз китте дә. Яз кояшы

тагын елмайды. Кар эреде, тик урамнар тагын пычранды, юллар сазланды.

Ул көнне Гатаның әнисе мунча яккан иде. Аларның үз мунчасы юк, һәрчак

Дәүләтша абзыйлардан сорап торалар. Өйлә җитеп килгән чак булгандыр.

Гатаны әнисе мунчага күз-колак булып кайтырга җибәрде.

— Томалар вакыт җитми микән? Янып бетмәгән кисәүләре булса, чыбык-

чабык өстә, — дип өйрәтте.

Гата өйдән чыгып берничә адым гына киткән иде — Зариф абыйларыннан

чыгып килүче Гөлсәгыйдә карчыкка игътибар итте. Игътибар итмичә мөмкин

түгел: ыштанының бер балагы оек балтырына тыгылмаган иде. Мондый гамәл —

Гөлсәгыйдә әбинең яучы булып баруы билгесе. Гатаның йөрәге кабыргаларына

бәрелердәй булып тибә башлады. «Кемгә бара? Безгәме? Әллә... Зариф абыйсы

башка берәүне сайлаганмы?..» Гата дөньясын онытты: Гөлсәгыйдәдән күзен

алмады. Бу мизгелдә Гатага үзенең киләчәк тормышы, бар язмышы шушы

әби кулындадыр сыман иде. Ул бит менә хәзер Гатага каршы очрарга тиеш

иде ләбаса... Ул каршы килмәде, ары китте. Кемгә керер яучы карчык? Зариф

абыйсы, бар күңеле белән үз итеп йөргән Зариф абыйсы, аның Миңсылу

апасыннан йөз чөереп, кемгә өйләнер?

Яучы карчык урман хуҗасы Шәрифҗаннарга кереп китте. «Димәк, Шәрифҗанның

сеңлесе Нәгыймәне сайлаган», — дип пышылдады Гата. Аңа бик күңелсез булып

китте. Өмет тулы якты хыяллар, әле генә яуган кардай, эреп юкка чыкты. Аның

бар дөньясын бушлык биләде. Ул үзенең бара торган юлын югалткандай хис итте.

Ул, авыр йөк сөйрәгәндәй әкрен генә атлап, мунчага таба китте.

Олылар эшенә тыгылып, олыларча гәп корыр дәрәҗәдә түгел әле Гата. Әмма

аны кечкенә дип тә әйтеп булмый инде. Авыл җирендә бала-чага тормышны

иртәрәк таный башлый, иртәрәк кул астына керә. Урак өсте җиткәч, ул быел

үзенең катгый сүзен әйтте.

— Исламгали абзыйның карчыгы килде, — дип сүз башлаган иде әнисе.

— Миңсылуны үзләренә урак урышырга дәшә.

Әнисенә карап Гата күзен акайтты да, җен ачуы белән:

— Киленнәре бар ич. Урсыннар! — диде. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй

өстәде. — Моннан соң без Исламгалиләргә ялланмыйбыз.

Гатаның ни өчен җенләнеп мондый карарга килүен аңламаган өйдәгеләр

аңа каршы сүз озайтмады.

Ул җәйне Гата да, апалары да күрше Каенсар авылында эшләде. Бу 1916

елның җәе иде. Ирләрнең күбесе сугышта. Кайсы гына авылга барсаң да, моң-

зар, хәерчелек. Шул моң-зарларның нигезенә төшенергә теләп, Гата көннәр

буе уйланып йөри. Уйланырга да, моңланырга да аның вакыты җитәрлек. Ул

көтү көтә. «Каенсар байлары да Елгабашныкыннан ким яшәми, — дип фикер

йөртә. Берәүләрнең алты-җиде сыеры бар, ә кайберәүләр кәҗә дә асрый

алмый. Әтиләре үлгәч, Гаталар да кәҗәгә генә калды. Сөрүлек җирләрен дә

Исламгалиләргә саттылар. Байлар һаман байый. Ярлы һаман ярлылана... Ник?

Гата эшләмимени? Аның апалары кул кушырып утырамы? Байлар бит үзләрен

Алланың кашка тәкәсе итеп тота. Шәрифҗан хезмәтчеләренә: «Сез байлардан

көнләшмәгез. Аллаһы Тәгалә үзе безгә бай язмыш язган. Аның насыйбы белән

яшибез», — ди икән. Гатаның ачуыннан тешләре кысыла.

Беркөнне агач күләгәсендә малларның утлап йөрүен карап ятканда, аның

янына бер солдат килеп туктады.

— Суың юкмы, энекәш? — диде ул көтүчегә. Гата аның тирләгән йөзенә,

талчыккан кыяфәтенә, култык таягына күз салды да:

— Әйдә, утыр, абый! — диде.

Таныштылар. Хөсәен исемле икән. Сугышта яраланган. Хәзер менә

Каенсарга әнисе янына кайтып килеше.

Гата букчасыннан агач җамыяк тартып чыгарды да сыерлар янына йөгерде.

Аннан җамыягын тутырып сөт алып килде.

— Эч, абый. Суга караганда, сөт әйбәтрәк.

— Молодец, энекәш, — диде солдат. — Син чын пролетарий икәнсең!

Малай белән солдат дуслашып китте. Хөсәен дә узышлый көтүче янында

туктала. Яңгыр явып, көтү алданрак кайткан көннәрдә Гата да Хөсәеннәргә

кергәли. Ошый аңа Хөсәен абыйсы. Ул җавап таба алмый йөргән сорауларны

Хөсәен гади генә итеп аңлата да бирә.

Ә көз көне, эшләр тәмамлангач, Хөсәен Гатаның җизнәсе булды. Миңсылу

Каенсарга килен булып төште.

Кыш көне Гата Каенсарга кунакка да барды. Җизнәсе белән утын турадылар,

кар көрәделәр. Хөсәен аннан Елгабаш турында сорашты.

— Шәрифҗаннардан, Исламгалиләрдән куркып торма син, — дип киңәш

итте җизнәсе. — Тиздән аларның көне бетә.

— Бетми, җизни. Алар бит бик бай, — диде Гата. — Ул Исламгалиләрнең

җирләре күпме икәнен беләсеңме син?

— Белмәсәм дә, чамалыйм, — ди аңа каршы Хөсәен. — Ул җирләр озакламый

кәрәстияннеке булачак. Тиздән, энекәш, ил белән эшче-кәрәстиян комитетлары

идарә итә башлаячак.

— Елгабашта андый комитет юк бит, җизни!

— Әлегә Каенсарда да юк. Аны без, безнең кебек ярлы халык оештырырга

тиеш.

— Оештырып кара, бар. Җыеннарда ярлы-ябагай авыз ачса, Шәрифҗан

абый хәзер урынына утырта. «Сез нәрсә, патша хәзрәтләре фәрманына каршы

киләсезме? Себергә китәсегез киләме?» — дип кенә кычкыра.

— Ә сез курыкмагыз. Озата алмыйлар Себергә. Халыкны өркетмәкче генә

була. Чынлыкта, үзе шыр җибәреп ята. Башкаланың кайнаганын, дөньяның

айкалганын белмимени ул?! Белә. Так што, энекәш, син Шәрифҗаннан да,

башкасыннан да курыкма! Алар бездән курыксын!

* * *

Ания өлкәннәрдән ишеткәннәрен түкми-чәчми язып бара. Яза-яза да туктап

уйлана. Әле һаман да исән-имин йөргән Гата Сәгъдәтшин Елгабаш авылыннан

ун гаиләне кудырган. Алар һәммәсе — колхозчы. Һәммәсе мал-мөлкәтен биреп

колхоз оештыруда катнашкан. Бер Сәгъдәтшин сүзенә карап, никадәр кеше

«тәмугка» озатылган... Гатаулла абзыйның бу кешеләрдә ни үче булган? Сораулар...

Сораулар... Сораулар... Ания, аларга җавап эзләп, үзе тарих дәреслекләренә

мөрәҗәгать итә. Ул тәмамлаган җидееллык мәктәп дәреслекләрендә язылганнарга

караганда, Африка халыклары һаман әле азатлык өчен көрәшә. «Димәк, кешегә

җир җитми булып чыга ич инде», — дигән нәтиҗә чыгара ул, үзенең яшь акылы

белән. — Гата Сәгъдәтшинның да җире булмаган. Алай дисәң... бар җирләрен

дә Исламгали бабайга сатканнар ич. Җирең булу гына җитми, аны эшкәртергә

дә кирәк бит. Югарыдан килгән фәрманны үтәү генә — аның гамәле. Алай

дисәң... Авылның ике бай гаиләсенә тимәгәннәр, ә көтү көтеп көн күрүче, ярлы

Фазылҗан абыйны озатканнар...» Адашкан кеше, юлын табу өчен ялгыш киткән

урынына кире килгәндәй, Ания дә тарихка кабат әйләнеп кайта. Тау итәгеннән

бормаланып аккан инешкә сыенып утыручы Елгабашка революция шавы ничек

килеп кергән? — Ания авылдагы шул көннәрне күз алдына китерергә тырыша.

...Ничәмә-ничә ел инде сугыш газапларыннан җәфаланып, хәерчелектән

интегеп моң-зар белән яшәүче Елгабашка җәй уртасында Шакир Галләмов

кайтып керә. Моннан бер ел элек кенә хәрби хезмәткә алынган егетнең кинәт

кайтуы имеш-мимешләргә сәбәп була. «Хәзер Герман белән сугышасы түгел.

Дошман үз авылыбызда. Байларны себереп түгәсе», — дип әйткән, имеш.

Кич саен халык җыенга җыела. Авылның бер башында урта хәллеләр, байлар

нотык тота. Икенче башында — ярлы-ябагай. Үсмер Гата Шакирның һәр сүзен

йотып кына бара. Соңрак Хөсәен җизнәсеннән алган мәгълүматлар ачлы-туклы

яшәгән Гатаның күңеленә өмет нуры кертә. Ул карашының киңәюен, күкрәгенә

куәт иңә баруын тоя.

* * *

1917 елның 10 ноябре иде. Шәрифҗан өязгә китте. Ул аннан коточкыч хәбәр

алып кайтты. «Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән! Хакимият эшче-крестьян

комитетлары кулына күчкән...» Кинәт өстенә төшкән кара кайгыдан Шәрифҗан

уйлау сәләтен югалтты. Ул бертуктаусыз: «Хәзер ни була инде?» — дип, үз-үзенә

сорау бирде. Күңеле нидер сизенүдән бертуктаусыз ашкынды. «Китәргә, качарга...

Ераккарак олагырга...» — дип уйлады ул. Иртәгесен атын җикте дә урманга китте.

Алтын-көмешләрен чүлмәккә салып, юан имән төбенә күмде. «Дөньялар гел болай

тормас әле... Бу бәхетсезлек вакытлы күренеш кенә», — дип уйлады ул, үз-үзен

юатып.

Ә икенче төнне кирәк-яракларын капчыкка тутырып, бераз ризык алып, фәкыйрь

генә киенеп, гаиләсе белән Урта Азия ягына юл тотты. Алты почмаклы итеп нарат

бүрәнәләрдән салынган иркен йортта карт әтисе белән әнисе торып калды...

1918 ел башында унҗиде яше тулган Гата, ярлылар комитетының иң актив

кешесенә әверелә. Февраль башында Гатаны Шакир район үзәгенә җибәрә. Егет

аннан ярлылар өчен сөенечле хәбәр алып кайта. Узган елгы салымнарын түли

алмаганнарның салымнан азат ителүләре турында була ул хәбәр. Моннан соң һәр

авылда Совет төзеләчәк, дип аңлаталар аңа районда. Озак та үтми, Елгабашта

да Совет төзелә. Аның рәисе итеп Шакирны сайлыйлар, ә ярдәмчесе Гата була.

Совет утырышы нинди карар чыгарса — закон шул буласы икән. Советның

беренче утырышында ук Шәрифҗаннарның урманын, Исламгали агайның

җирләрен, Касыйм белән Зарифның тегермәннәрен җәмәгать файдасына

алырга, дигән карар чыгарыла.

Кимсенүле хәерче балачагы, кышкы салкыннарда утынсыз интегүләре,

Миңсылу апасына Шәрифҗанның пычрак, гарьлекле тәкъдиме Гатаның җанына

эремәс таш булып оялаган иде. Форсаты чыкты. «Бу карарга тагын бер өстәмә

кертик әле, — ди ул утырыштагыларга. — Җәмәгать, абыйлар! Һәммәгезнең

тәрәзә бусагасы җиргә тигән. Ишеләм-ишеләм дип торган терәүле өйләрдә

яшибез. Шәрифҗан урманыннан агач бүлеп бирик без халыкка». Хөсәен

җизнәсе киңәш иткән бу фикер Гатаның дәрәҗәсен күпкә күтәрә.

Икенче көнне Елгабаш Советы әгъзалары, өч ат җигеп, Шәрифҗанның өенә

килә. Беренче чанада Шакир белән Гата. «Гата, мөгаен, яшь чагында, Хөснетдине

төсле булгандыр, — дип уйлый Ания. — Кара чырай, астыртын явыз караш. Теленнән

төшкән сүзләре ялтыравыклы, пычрагы эчендә калыр...» Әйе, әнә, Гата чана башына

ук утырган да, бертуктаусыз дилбегәне кага-кага, атны куалый. Аның салкыннан

кызарган битенә җил бәрә, бәс сарган борын тишекләреннән пар чыга.

Шакир, бу тантана ләззәтеннән әсәрләнеп, Гатаны ашыктыра. «Куала!

Кабахәтләрнең ояларын тизрәк туздырыйк!»

Шәрифҗанның әтисе боларның килеп керүенә һич аптырап калмый.

«Талагыз, тала! — ди ул килүчеләргә. — Кеше малы ишәк мае ул. Бик тиз

бетә». Аннары Шакирга карап әйтә: «Синең бабаң карак булган. Атаң да карак

иде. Күрше авыл Саттарның бердәнбер атын урлап сатты. Әмма баемады. Син

талаучы ук икәнсең. Минем маңгай тире түгеп җыйган малларым бугазыңа

кара кан булып тыгылсын да, син шуңа тончык!»

Бу сүзләрдән соң әби белән бабайны Шакир өйләреннән үк куып чыгара.

Алар шул көннән мунчада яши...

Шәрифҗаннарның келәттәге бар ашлыклары, абзардагы маллары ярлыларга

өләшенә...

Колхозлашу еллары башланганда, Гата инде Совет рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Ания, уйлары белән, ул чор вакыйгалары эзеннән баруыннан туктап, үз-үзенә

сорау бирә: «Шушы хәлләрдән соң Гата ни бите белән Исламгали бабайның ишеген

атлап керде икән? Маһруй апайга өйләнәм дип әйтергә ничек җөрьәт итте икән?

Димәк, боларга «оят», «намус» дигән төшенчәләр билгесез... Юу-ук, бу гади үч алу

гына түгел. Бу хәлләрнең асылы тирәнрәк. Әйе, революция җирсезләрне җирле

иткән. Элек «бай» дип аталганнар да колхозга кергән. Дөнья тигезләнгән бит инде!

Аларны нигә куарга? Утын ярган җирдә йомычка кала, дигәндәй, корткычлык

кылып йөрүчеләр дә булгандыр, — дип фикер йөртә Ания. — Елгабашта андый

хәлләр булмаган ич. Димәк, югарыдан фәрман килгән дә, болар аны бик тырышып

үтәгән. Хәтта, әнә, кәҗәдән зуррак мал асрый алмаган Фазылҗан абыйны да

озатканнар...» Аниянең башына кинәт мондый уй килде: «Аңа нинди яла яктылар

икән? Маһупкамал апа белә торгандыр. Сорашырга кирәк».

 

* * *

Исламгали агайның малайлары — Касыйм, Зариф, Сабит — гаиләләре белән

авылдан сөрелде. Алар артыннан ук Гафурны да озаттылар. Һәммәсенең дә гаебе

«зур» — алар коточкыч «җинаять» кылган. Гаепләре җинаятьләр кодексының

58-2, 58-9, 58-10, 58-11нче маддәләренә туры килгән... Урак урганда күзенә

камыл төртелүдән сукырайган карчыгы белән Исламгали агай ялгыз калган.

Оялары туздырылган, ятим калдырылган әби-бабайлар кайгы йөген озак тарта

алмый. Алар һәммәсе бер-бер артлы дөнья куя... Елгабаш сары сагышка уралып,

моңсулыкка төренеп кала. Шулай авыл үз көенә тын гына яшәп яткан бер иртәдә

Фазылҗанның такмаклый-такмаклый елап йөгергәне урамнарны яңгырата.

— Бүреләр... Бүреләр... Харап иттеләр... Харап иттеләр, — дип үкси ул.

Көтү куганчы мал-туар тирәсендә чуалган хатын-кыз сарык фермасына

йөгерә. Фазылҗан — ферма каравылчысы. Бүреләр фермага һөҗүм иткән

икән.

Буйдан-буйга ике рәт киртә белән генә тотылган утар эчендә унлаган сарык

үлеп ята. Ерткычлар аларны буып, каннарын эчкән. Ул арада фаҗига булган

урынга Гата белән Шакир килеп җитте. Аларга куркудан төсе качкан Фазылҗан

ияргән. Кия-кия инде тишелеп беткән киез эшләпәсе белән йөзен сөртеп, ул

һаман берүк сүзләрне тәкрарлый:

— Харап иттеләр... Харап иттеләр!..

Фазылҗанның тир белән каешланган күлмәк якасына, кырык ямаулы

чалбарына Гата җирәнгәндәй караш ташлады да әче итеп бер сүгенде.

Аннары:

— Төн буе йокы җыясың! Корткыч! — дип җикерде.

— Ничә тапкыр әйттем... Читән тотарга кирәк, дидем... — дип мышкылдады

Фазылҗан. — Йокламадым мин... Малларны карап кына кергәнием... Ятып

кына торганыем... Шул арада...

— Улама! — дип җикерде Гата. — Түләрсең!

— Нәрсәм белән түлим мин аны?

— Башың белән! — диде Гата, исе дә китмичә.

— Син ни сөйлисең, Гатаулла? — диде арадан берәү. — Хәзер ач бүредән

күп нәрсә юк. Бу бәхетсезлеккә бүген Фазылҗан юлыккан. Ул булмаса, бүтән

юлыккан булыр иде.

— Ялынма аңа, — диде Фазылҗан, күз яшьләрен сөртә-сөртә. — Агулы

тештән кем котылган?..

Бу сүзләрдән соң Гата Сәгъдәтшин кырт борылды да тиз-тиз атлап китеп

барды. Ферма янына җыелган халык: «Бу хәзер үк Фазылҗанны кулга алырга

милиция чакырта икән», — дип уйлап калды. Әмма милиция килмәде. Авыл

тынычланды. Ике көн эчендә сарыклар утарын озын читән белән әйләндереп

алдылар.

Уракка төштеләр. Бәбкәгә куелган көлтәләрне әкрен-әкрен ташып, әвен

базларында киптерә-киптерә суктырылган ашлыкны амбарга сала бардылар.

Октябрь ае коры килде. Ай башында шатырдатып катырды да, шуннан эретмәде.

Маллар уҗымда йөреп кинәнде.

Ашлык амбарларына якын гына яшәүче кладовщик Кадыйр абзыйның бер

асыл гадәте бар. Ул һәр көнне таң беленгәндә торып ишегалдына чыга. Иң элек

үз малларына күз-колак була да амбарлар тирәсен әйләнеп кайта. Октябрьнең

егерме алтынчы иртәсе иде. Кладовщик амбар янына килеп җиткәч, үз күзләренә

үзе ышанмыйча туктап калды. Дүрт почмагы да калын-калын ташлар өстенә

куелып салынган амбар астыннан бодай бөртекләре сибелеп килгән. «Тычкан-

күсе тишкәндер, дисәм... амбар читенә бөртек ничек чыгар?» — дип уйлап,

Кадыйр абзый арырак күз сала. Ни гаҗәп: бодай бөртекләре сибелгән эз су

буена таба алып бара. Аннары яр астыннан урамга керә дә... инештән өченче

йортта гына яшәүче Фазылҗаннарга таба борыла. Кадыйр абзыйның күзе

акая, җилкәсеннән салкын тир бәреп чыга. «Нишләргә? — дип пышылдый

ул үз-үзенә. — Граммына хәтле исәптә бит аның! Үлчәве җитмәсә, мин җавап

бирәсе... Хәзер үк Гатаны алып килергә...»

Амбарның идән арасын астан балта белән каерып, тишек капчыкка ашлык

агызуның һәм аны Фазылҗаннарга илтеп куюның Гата эше икәне берәүнең дә

башына килми... «Карак»ны икенче көнне үк авылдан алып китәләр...

* * *

«Җәйге яңгыр өлешле була», — дигән иде Маһупкамал апасы. Хак әйткән

икән. Узган атнадагы болыт Елгабаш турысына ук килеп җиткән дә иде. Дөбер-

шатыр йөреп күк тә күкрәде, күк йөзен урталай бүлеп яшен җепләре дә сузылды.

Тамчылап кына яңгыры да сибәләгәндәй итте. Аннары: «Монда туктасам, соңга

калам», — дигәндәй, итәк-җиңнәрен җилфердәтеп, болыт китеп тә барды. Яңгырны

дүрт күз белән көтеп торган елгабашлылар иртәгесен «ах-ух» килеп гәп корды. «И,

малай, Каенсарда явып та караган, ди. Бала-чага урамда су ерып йөргән».

Бу хәлдән соң өч көн узуга, Елгабаш күге кырыенда канатларын җәйгән

кечерәк кенә болыт пәйда булды. Тыйнак кына килгән кунактай, ул әкрен-әкрен

авыл өстенә якынлашты. Бераздан эре-эре тамчылар сибәли башлады. Озак та

үтмәде, яшен яшьнәп, күк күкрәп җибәрде дә, чиләкләп-чиләкләп яңгыр яварга

кереште. Ания, ишегалды чирәменә яланаяк чыгып басты да ике кулын күккә

сузды. Яңгыр җепләре бите буйлап, аннан култык астын кытыклый-кытыклый,

тәненә йөгерде. Аның маңгаенда, битләрендә бертуктаусыз яңгыр тамчылары

биеште. «Мондый рәхәт ләззәтне, сафлану хисен бары тик Табигать үзе генә

бирә ала торгандыр», — дип уйлады кыз.

Күк күкрәү сирәгәйде, ә яңгыр туктамады: яуды да яуды. Авыл өстендә

утырып, иркенләп, рәхәтләнеп яуды. Бераздан, юешләнүдән күшеккән сарыклар

бәэлдәшеп кайтып керде. Башка вакытта тәм-том эзләп, туры кайтмыйча, ындыр

тирәләрендә буталып йөрүче маллар да тизрәк коры торакларына ашыкты.

Дөньяга яңгыр исе таралды. Сулышлар киңәеп китте, һава җиңеләйде.

Яфракка сарылган тузаннары юылган агачлар елмаешып утыргандай тоелды.

«Бүген яшьләр болынга чыкмый. Бүген алар йокы симертәчәк, — дип уйлады

Ания. — Күрше Миңҗамал да фермадагы эшен иртәрәк тәмамлар. Көтү күптән

кайтты ич».

Елгабашта кунак булуларына бер атна дигәндә, Аниянең көндәлегенә шактый

мәгълүмат өстәлде. Әмма аның истәлекләре әби-бабайларына, әти-әниләренә генә

кагылышлы. Аларның бүгенге дәвамы нинди? Үз-үзенә шушы сорауны бирүгә,

күзалдына Хөснетдин килеп баса. «Минем белән ни турында сөйләшергә теләде

икән ул? Мин үзем дә артык тупас кыландым бугай. Сөйләгәнен тыңлыйсым

калган. Язылачак хикәямә менә дигән бер мисал булыр иде. Провокатор, имеш...

Миңҗамал безнең очрашуны белми ич. Сорашыйм әле...»

Көн саен иртүк торып көтүгә чыгучы Хөснетдин кайтуга ашап-эчте дә

печәнлеккә менеп ауды. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Салам түбәләр

астына куыш ясап оя корган чыпчыклар үзара нидер серләшеп, шыбырдашып

ала. Хуш исле кипкән печән табигатьнең сихри бишеге сыман. Кош тавышлары,

яңгыр шыбырдавы үзеннән-үзе йокыга талдыра. Ул уянып киткәндә, яңгыр

туктаган, күк йөзе аязган иде. Кояш яңа гына тау астына тәгәрәп төшкән.

Күкнең тау өстенә тоташкан урынында кып-кызыл болыт сузылып калган.

Өйдәгеләр, тыштагы эшләрен тәмамлап, кичке ашны ашый, күрәсең. «Мине,

йокласын, дигәннәрдер... Бүген яшьләр болынга да чыкмый инде. Йокы да

туйды. — Көч-куәте ташып торган егетнең башына шулчак мондый уй килде.

— Ылыслыга барсам... Бакча артлатып кына чыгам да... Ике чакрым тирәсе

ара. Нина Алексеевнага туры керәм. Көмешкәсе булмый калмас...»

Бу уй аны үзеннән-үзе алга әйдәде. Күңеле торган саен ныграк кытыкланды.

«Көмешкә булса... Ылыслыда яшь, тыгыз тәнле ялгыз хатыннар да бар...» Егет

тиз-тиз генә киенде дә печәнлектән төште. Абзар артыннан бакчага чыкты да

чирәмле сукмактан инешкә таба юл тотты. Аннан болын буйлатып кына туп-

туры Ылыслыга китте.

Ул килеп кергәндә, Нина Алексеевна җиделе лампа каршысында нидер

бәйләп утыра иде.

— Хоснетдин... — диде ул, аптырап. — Болай кичләтеп нишләп йөрисең?

Илле биш яшенә җиткән Нина Алексеевна Елгабашның бар кешесен дә белә.

Механизатор булып эшләүче ирләр аңа кайчакта, яшертен генә, ашлык та китереп

китә. Хатын аларга көмешкә чыгарып куя. Ашлык әчегән апара чучкаларына булса,

көмешкәдән үзенә дә өлеш чыгара. Хөснетдиннең дә көмешкә алганы булды.

Беркөнне бер сыер кинәт авырып китте. Мал ыңгырашты да ауды. Аптырады

көтүчеләр. Хуҗасын алып килделәр. «Ярамас үлән ашагандыр. Чалырга

кирәк», — диеште ирләр. Сыерны суйдылар. Көтү Ылыслы ягы болынында

иде. Хуҗа шулчакны: «Хөснетдин, менә сиңа сыерның бавыры, йөрәге. Нина

Алексеевнадан көмешкәгә алыштыр». «Миңа көмешкә бирерме соң ул?» — дип

икеләнде Хөснетдин. «Бирер, бирер, — диде хуҗа. — Хәлне сөйләрсең. Мин

җибәргәнне әйтерсең. Бар, бар», — дип мутланып күзен кысты ир. Хөснетдиннең

юлы уңды ул чакта: литрлы банка белән көмешкә күтәреп килде.

— Хоснетдин... — дип, аптырабрак тагын эндәште хатын «о» авазын калын

итеп. — Кичләтеп нишләп йөрисең?

— Мин... ни... — дип таптанды ишек төбендә Хөснетдин. — Мин бик

туңдым... Яңгыр астында юешләнеп беттем. Өйгә кайтып җылы кием дә кидем.

Барыбер калтырата, каһәр.

— Ә-ә, — диде хатын, эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп. — Айда, утыр,

уз. Тик без почмак якка керик. Милиция дигән халык та бар бит. Аларның

шымчылары да җитәрлек.

Нина Алексеевна, шулай сөйләнә-сөйләнә, җиделе лампасын тотып, аш-

су әзерли торган якка атлады. Хөснетдин аңа иярде. Хатын өстәл астыннан

вак такталардан кагылган кечкенә әрҗә сөйрәп чыгарды да аннан бер шешә

көмешкә алды. Тәлинкәгә бер-ике телем ипи кисте. Аның янына төбе белән

йолкып алынган яшел суган куйды. Аннары стаканга көмешкә салып,

Хөснетдин алдына этәрде.

— Айда, Хоснетдин, эчеп җибәр. Эчеңә җылы керер!

— Үзегезгә дә салыгыз инде, Нина Алексеевна, — диде. — Үзем генә әллә

ничек... Күнекмәгән...

— Айда соң, — диде хатын, карышып тормыйча.

Хатынның көмешкәсе куәтле иде. Яшь егетнең гәүдәсе буйлап рәхәт җылылык

йөгерде. Җиңелчә генә башы әйләнгәндәй булды. Бу мизгелдә аңа Нина

Алексеевнадан да юмарт, аннан да әйбәт кеше дөньясында юк сыман иде.

— Әле мин мал суйганда сиңа тагын бавыр китерермен, — диде Хөснетдин,

хатынга үзенең бик рәхмәтле булуын сиздереп.

— Ой, шап булыр, шап. Син аша але, Хоснетдин, аша, — диде Нина

Алексеевна.

Аннары Нина Алексеевна Елгабаш кешеләре турында сорашты. Көтүдә

сыерын суйган хуҗа да телгә керде. Шул мәлне аның: «Нина Алексеевна мине

белә...» — дип, мут кына күз кысуы егетнең исенә төште. «Нинди тыгыз тәнле.

Имиләрен тотып, башыңны куеп ятарлык... И-их, ничек итеп күндерергә...»

— Нина Алексеевна, — диде Хөснетдин. — Әйдә, пар булсын инде. Тагын

берне сал. Игелегеңне гомер онытмам!

Тагын йөз грамм көмешкә эчеп куйган Хөснетдин үзенә куәт иңүен тойды.

Беләкләренә көч керде. Сулышлары киңәеп китте. Янәшәсендәге шушы

хатынны үзенеке итү теләге тәкатьсезләнеп кузгалды.

— Нина Алексеевна, чибәр булгансыз сез яшь чагында, ә? — диде егет,

хатынның күкрәкләрен күзе белән «ашап».

— Яшьлек үзе чибарлек ул, Хоснетдин. Син аны ул чакта аңламыйсың

гына.

— Йо-ок, Нина Алексеевна, син особо матур кеше. Син һаман ир-атларның

башын әйләндерә торган хатын.

Яшь егетнең күңелендә нинди теләк кайнаганын уена да кертмәгән хатын

рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу көлүне үзенчә аңлаган Хөснетдин

тиз генә Нина Алексеевнаның янәшәсенә үк күчеп утырды да иңеннән кочып

алды.

— Мин сине шундый якын итәм, Нина Алексеевна, — диде.

— Мин дә якын итәм сине, Хоснетдин. А то синең белән шулай утырыр

идемме?

Хатынның җылы сүзләреннән егетнең ташып торган дәрте ургылып ук китте.

Ул, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән ныклап кочаклады да уң кулы хатынның

күкрәгенә ябышты. Егетнең кинәт купкан өермәне хәтерләткән бу хәрәкәте

Нина Алексеевнаны бераз каушатып җибәрде.

— Чү, Хоснетдин! Нишлисең? Булмаганны... — ул, тыпырчынып,

Хөснетдиннең келәшчәдәй кысып алган кулларыннан ычкынмакчы булды.

Хатын карышкан саен, Хөснетдин кызышты, котырынды. Алар әүмәкләшеп

идәнгә тәгәрәделәр.

— Җибәр, Хоснетдин! Кычкырам! — дип кисәтте хатын.

— Кычкырма, кычкырма... — дип кайнар пышылдады Хөснетдин. Хатынның

әле иреннәрен суырып, әле муенын ялап. — Кычкырма... Икебезгә дә рәхәт

кенә ич... Гайбәт таратма... — Әүмәкләшә торгач, егет өстенлек алды, җайлап

урнашты. Әмма хатын боргаланды, тыпырчынды.

— Мин сине болай гына калдырмыйм. Милициягә җиткерәм, — дип

еламсырады хатын.

Чалбар төймәләре чишелгән, тәкате төкәнгән Хөснетдин, «милиция» сүзен

ишеткәч, түзмәде, йодрыгы белән хатынның колак төбенә тондырды.

— Син нәрсә, әүлия булып кыланасың соң!

Беразга тынып калган Нина Алексеевнаны ризалаштырдым дип уйлап,

Хөснетдин аның эчке киемнәрен салдырырга үрелде. Ә хатынның күзе өстәл

астында яткан балтага төшкән иде. Хөснетдин дә күреп алды ул балтаны. Ул,

корбанына ташланган еландай, күз ачып йомганчы, хатынның кулын эләктереп

алды да йодрыгы белән яңагына орды. Йодрык чигәгә туры килгән иде. Хатын

ыңгырашып алды да, муены йомшарып, баш бер якка авышты. Кызышудан,

үз-үзен белештермичә кылган бу гамәл Хөснетдинне кинәт каушатып җибәрде.

Ул куркып калды. «Үлдеме әллә?» — дип уйлап алды ул. — Нишләргә инде?

Ничек котылырга соң?» — егетнең башында шушы сорау бөтерелде. Тик ул

бу мизгелдә уйлау сәләтен югалткан иде. Аның бар күзәнәге үз-үзен коткару

инстинктына гына буйсынган иде. Ул тиз-тиз генә як-ягына карап алды.

«Иң элек тәрәзәне капларга кирәк икән, — дигән уй үтте аның башыннан.

— Яктылык ишегалдына да төшмәсен. — Хөснетдин сәкедәге одеялны алып,

калтыранган куллары белән, тәрәзә өстенә кагылган тактага кыстырды. Тагын

Нина Алексеевнага күз салды. — Үлгән микән әллә бу? Исән булса... минем

баш бетә бит... Үлгән булса да... үтерүченең эзенә төшәргә мөмкиннәр...

Нишләргә соң, нишләргә?.. Моннан тизрәк таярга кирәк бит... Тукта әле, мин

тотып эчкән стаканны сөртим. Бармак эзләрем калмасын...» Егет, стаканны

сөртергә ниятләп, эскәтер читен тарткан иде, өстәлдәге җиделе лампа ауды да

керосины түгелде. Хөснетдин алны-артны уйлап тормыйча, ут капкан эскәтерне

лампасы-ние белән идәнгә сөйрәп төшерде. Хәзер монда бер минут та калырга

ярамаганын ул әйбәт аңлады. Ул тиз генә ишек катындагы галошын киде дә

ипләп кенә ишекне япты. Аннары, урамга чыкмыйча, бәрәңге бакчасы аркылы

гына Елгабаш ягына элдерде.

Ылыслылар авылда янгын барлыгын абайлаганда, өй эче янып, түшәмнәр

ишелеп, ут түбәгә үрләгән иде.

Күмергә әверелгән бүрәнә башлары өч тәүлек буе төтенләп торды. Нина

Алексеевнаның каралып укмашкан калдыкларын ак җәймәгә төреп, гробка

салып җирләделәр... Бар нәрсәне ут йоткан нигездә янгыннан каралган, төтен

исе сеңгән мич кенә утырып калды. Ул мичтән ниндидер шом, каһәр тарала

сыман иде...

* * *

Хөснетдин болынга чыккач, артына карый-карый, ярты юлга җиткәнче

йөгерде. Аның бөтен уе — янгын урамны яктыртканчы өенә кайтып җитү. Йөрәге,

читлек эченә ябылган кыргый коштай, бәргәләнә-бәргәләнә тибә. Бу тибеш аңа

болында яңгырый сыман. Ярый әле, төн карасы аны яшерә. Тирә-юнь тып-тыныч.

Яңгырдан соң, үлән аралары дымлы булгангамы, чикерткәләр дә сайрамый,

этләр дә йокыга талган. Хөснетдин бераз хәл алды да тагын йөгерде. Ниһаять, ул

кайтып җитте. Бакча артлатып кына абзарга керде дә печәнлеккә үрмәләде. Тиз

генә чалбарын, күлмәген салып печән өстенә җәеп куйды да ятагына ауды. Тик...

күзен йокы алмады. Башында куркыныч сораулар буталды: «Ылыслы күгендә ут

яктысы күренмәде бит. Ул юри генә яткан булгандыр да мин китүгә эскәтерләрне

сүндергәндер. Иртүк милициягә хәбәр итәр... — Егет бу хәлләрне күзалдына китерә

дә коты чыга. — Нишләдем мин, нишләдем!..» — дип кушучлап башын тота.

Иртәгесен аңа әнисе эндәште.

— Улым, көтү куар вакыт җитте. Тор инде.

— Авырыйм мин, әни, — диде Хөснетдин әкрен генә. — Төне буе калтыратып

чыкты. Салкын тидергәнмен, ахры...

Хөснетдиннең «төне буе авырып чыгуы» көтү куарга чыккан урам

хатыннарына да билгеле булды.

— Кичә, суга төшкән тавык шикелле, көтүдән күшегеп кайтканые. Төн буе

йокламады. Жар булды, ут янды, балакаем, — дип сөйләде әнисе.

Тәнен уарга дип «авыру»га кибеттән аракы алып кайттылар. Ул аны әкрен-

әкрен эчеп бетерде.

Ылыслыдагы янгын, андагы фаҗига хәбәре Елгабашка төш вакытында

гына килеп җитте. Нина Алексеевнаның янып үлүе авылдагы вак-төяк борчу-

кайгыларны оныттырды. Милиция хезмәткәрләре янгын чыгу сәбәпләрен

төрлечә юрап карады, тик тәгаенләп әйтә алмады. «Учагыннан берәр күмер

идәнгә төшкән булгандыр. Шул әкрен-әкрен көйрәп утыргандыр. Бичаракаем,

йоклаган инде ул, йоклаган...» — дип фараз кылды авыл халкы.

* * *

Санаулы көннәр тиз уза. Кунакларның да китәр чагы җитте. Аниягә авыл

тормышы нык тәэсир итте. Үзенең көндәлеген укыган саен, сораулары арта

гына барды. Чишмәләрдән баш алган кечкенә инеш ярына сыенып утырган

Елгабаш авылының үткәнен, әле дә анда яшәүчеләрнең тормышын кабат-кабат

күзалдына китерергә тырышты. Елгабаш өстендә дә сәяси җилләр уйнаган. Ул

җилләр берәүләрне иркәләсә, икенчеләрне һәлакәт чоңгылына очырган. Сәяси

юл белән килеп чыккан һәр афәт адәм баласы кулы белән эшләнгән. Әнә, бар

вакыйгаларның шаһиты булган нәни инеш тыйнак кына һаман ага. Аның вак

дулкыннары өстендә көндез кояш, төннәрен ай шәүләсе чайкала. Ташудан соң

яки көчле яңгырлар явып узгач, болганчык суда әлеге якты шәүләләр күренми.

Болганчык су бар нәрсәне яшерә. Су төбендә ниләр барлыгын инеш болганмаган

чакта да күреп булмый... Ә кеше күңеле тагын да тирәнрәк. Аның төпкелләренә

төшеп җитәрмен димә. Адәм баласын нинди уйлар йөртә?

Илдә давыл кузгалып, дөнья болганган чакта, Гата Сәгъдәтшин да, Шакир

да шул болганышның аерылмас бер кисәгенә әверелгән. Балачактан кимсенеп,

интегеп яшәүләре үч булып укмашкан. Революция өермәсе аларны бөтереп

кенә үз эченә алган...

Авылдан куылырга тиешле гаиләләрнең исемлеген Гата төзегән. Исламгали

агайның Касыймы, төнлә үзен алып китәргә килгәч, аның күзенә туры карап

әйткән: «Кешене туган туфрагыннан куып, бар мөлкәтен талап баермын, дип

уйлыйсыңмы! Юк! Кеше күз яше, кеше рәнҗеше барыбер бугазыңа тыгылыр!

Үзеңнекенә тыгылмаса, балаларыңныкына тыгылыр, Агулы теш!» — дигән.

Гата тешләрен шыгырдаткан, йодрыкларын йомарлаган, әмма Касыймга

кычкырмаган, үзен тыеп калган. Касыймның сүзләренә исе китмәгәндәй,

елмайгандай итеп кенә: «Без хәзер агулы тешле түгел инде, без алтын тешле»,

— дигән.

...Еллар узгач, инде әнисен дә җирләгәч, Ания тагын кайтты. Бу вакытта инде

аның көндәлегенә теркәлгән вакыйгалар «Елан эзе» дигән беренче әсәрендә

урын алган иде.

Ания дә, нәкъ әниседәй, иң элек зиратка барды. Әби-бабаларының, кардәш-

ыруларының рухларына атап догалар кылды. Аннары район архивына барып

эзләнүләр башлады. Кайда соң туганнары? Язмыш давыллары аларны кай

тарафларга илтеп ташлаган? Эзләнә торгач ачыкланды: Урта Азия якларына

юл тоткан Шәрифҗан Төркиягә үк барып җиткән. Аның бер оныгы фәннәр

докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Зариф абыйсының дәвамын ул Яңа

Себер шәһәреннән эзләп тапты. Ә Касыйм абыйсы атылган. Таба алмады ул

аның гаиләсен. Таба алмады. Ә Аниянең үз улы — Урал ягы шәһәрендәге бер

зур заводның генераль директоры.

Нәрсә бу? Изелгән, сытылган, тамырыннан өзелгән күзәнәкнең, чит-ят

җирләрдә шытым биреп, кабат тернәкләнеп китүен ничек аңларга? Адәм

баласының күңел төпкелендә, җаны үзәгендә гел игелеккә генә әйдәүче иман

нуры булудамы? — Моңа җавап табуы кыен.

Ания Елгабаш авылы читендәге чишмәләр янына барып утырды. Алар

һаман ага да ага. Кешеләргә алар: «Сез бездән көн саен файдаланыгыз,

кадеребезне белегез!» — дип тә әйтми. Тыйнак кына агалар да агалар. Табигать

көзгә авышканда, чишмәләр юлы итәгеннән су җәелеп, инеш киңәеп киткән

үзәннәрдән томан йомгаклары күтәрелә. Томан, салкын сулышын өрә-өрә,

чишмә тирәсендә үсеп утырган тал-тирәкләрне урап ала. Әмма тал-тирәкләрнең

томанга һич исе китми. Алар изрәп йоклап кына ала сыман. Иртәгесен кояш

күренәчәк һәм томан пәрдәсе эреп юкка чыгачак. Тирәкләр иртән искән таң

җилендә шыбырдашып алыр.

Елгабаш авылындагы һәр фаҗиганең, һәр шатлык-кайгының шаһиты булган

бу чишмәләр, инеш, тал-тирәкләр олуг Табигать кануннары белән яшәгән хәлдә,

кешеләргә: «Дөнья фани, иманлы булыгыз!» — дип искәртә сыман.

 
"КУ" 9, 2015
Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев