Әдәби тәнкыйть, Фән

15.04.2016 №4(апрель),2016

Кеше язмышыннан — милләт язмышына


1

Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең бер әңгәмәсендә: «Мине китап кеше итте…» — дип әйткән иде.Бу чыннан да шулай. Саф татар төбәге булган Саба районының Сабай авылында, авыр сугыштан соң, 1950 елның 5 декабрендә сугыш гарибенең ишле гаиләсендә туган Фәүзия Әүхади кызы Бәйрәмова кечкенәдән китап ярата, белемгә омтыла. Ул мәктәп елларында ук район һәм республика газеталарына мәкаләләрен җибәрә, күп яза, күп укый. Аның беренче эш урыны да Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасы редакциясе була, Фәүзия Бәйрәмова анда 1966-1968 елларда әдәби хезмәткәр-хәбәрче булып эшли. 1968-1971 елларда ул Казан театр училищесының режиссёрлык бүлегендә белем ала, аннан телевидениедә эшли, 1975-1978 елларда гаиләсе белән Монголия халык республикасында яши. Бу елларда да Фәүзия Бәйрәмова иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә — шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар яза.

Монголиядән кайткач, ул 1979 елда «Казан утлары» журналында эшли башлый, 1983-1989 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, әдәби мохиттә профессиональ рәвештә язучылык белән шөгыльләнә башлый. 1983 елның август санында, «Казан утлары» журналында, Фәүзия Бәйрәмованың әдәби җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган беренче күләмле әсәре — «Болын» повесте басылып чыга. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның шушы исемдәге беренче китабы дөнья күрә, анда авторның «Болын», «Чакрым баганалары», «Битлек» повестьлары урын ала. Китапка кереш сүз язган Әмирхан Еники яшь язучы Фәүзия Бәйрәмованың иҗатына зур бәя бирә, аны шул вакытта ук «бик талантлы» дип атый.

«…Әдәбиятка яңа исем килде: Фәүзия Бәйрәмова, — дип яза ул. — Килде һәм тиз арада безнең игътибарны үзенә бәйләп тә өлгерде. … Ихтимал, Фәүзия Бәйрәмованың да юлы тигез-шома гына булмас. Киресенчә, күпләрнекенә караганда, бәлки, авыр, газаплы да булып чыгар. Чөнки Фәүзия бик талантлы һәм таланты аның гаять үзенчәлекле…. Ә берәүгә дә охшамаган чын талант үзе турында кайнар бәхәсләр кузгата. Еш кына каршылыкларга да очрый — моның мисалларын тарихтан да табарга була»1.

Аксакал язучы «Бәйрәмова талантының ике төп сыйфатын» авторның «үзен һич аямыйча, гүя бөтен нервлары белән бик кабынып-кайнарланып» язуында күрә, «көчле яза», дип бәя бирә. Фәүзия Бәйрәмова талантының икенче сыйфаты итеп Әмирхан Еники: «Әсәрләрендә күтәргән проблемасы һәм алган вакыйгасы белән дә ул, әйтергә кирәк, укучының йокысын качыра… Кыю керә тормышка Бәйрәмова, һәр әсәрендә диярлек кеше язмышының фаҗигале якларын ача», дип күрсәтә.

Шушы китабы белән, 1986 елны яшь язучыны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар, аның турында өлкән язучылар Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фәрваз Миңнуллин матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. 1987 елдан Фәүзия Бәйрәмова Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли башлый, ә аңа кадәр «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарында корреспондент-хәбәрче булып эшли. Узган гасырның сиксәненче елларында Фәүзия Бәйрәмова әдәби җәмәгатьчелектә һәм укучылар арасында яратып кабул ителгән лирик повестьлар һәм драма әсәрләре иҗат итә, бу чорны аның иҗатының беренче чоры дип бәяләргә була. «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Канатсыз акчарлаклар» (1988) повестьлары, «Аллалар ялгышы яки яңа Матриархат» (1981), «Һәркемгә бер кояш» (1982), «Атылган йолдыз» (1985), «Сандугачның балалары» (1988), «Безне онытмагыз» (1988) драмалары әдибәне гаять үзенчәлекле, традицион калыпларга сыймый торган, татар теленең бөтен нечкәлекләрен бәгыре белән тоеп, аның ярдәмендә кеше күңеленең бөтен тетрәнүләрен әсәрләрендә чагылдыра алган язучы итеп таныттылар.

Фәүзия Бәйрәмованың 1991 елда чыккан «Моң» китабына соңгы сүзне язган танылган тәнкыйтьче Фәиз Зөлкарнәй аны «әдәбиятның яңа өмете, рухиятенең саф сулышы», дип атады, иҗатына зур бәя бирде.

«Фәүзия ханымның әсәрләрен укыганда, минем күңелне һәрвакытта да гаҗәеп бер хис били, — дип язды ул. — Юк, аның шигъри ашкынуга тартым сөйләм осталыгын яисә вакыйгаларны борынгы мифлар кимәлендә куерта белү маһирлыгын әйтмим (ә андый сәләтне аңа табигать кызганмыйча мул биргән), ул мине әсәрләренең рухы, «һавасы» белән әсир итә. Мин аның яшәешне гаять тә үткер сиземләвен, тормышның иң элек тетрәндергеч якларына дикъкатьле булуын, вакыйгаларны җан әрнешенә, хәтта күз яшенә манчып бирүен һәрчак тоеп торам… Башка әдипләрдән аерылып торган фәлсәфи нигезе, үзенчәлекле өслүб-стиле Фәүзия ханым иҗатының хәзерге татар әдәбиятындагы күренекле урынын билгели»2.

Фәүзия Бәйрәмованың беренче чор иҗатына тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре тарафыннан шактый җентекле бәя бирелде, аның буенча фәнни хезмәтләр язылды. Бу елларда Фәүзия Бәйрәмова, социалистик реализм кысаларына сыймыйча, кешенең күңел дөньясы турында яңа фәлсәфи-психологик милли әдәбият мәктәбенә нигез салучыларның берсе булды. Филология фәннәре кандидаты Алсу Шамсутова «Фәүзия Бәйрәмова прозасы (фәлсәфи-эстетик карашлар, образлар системасы, психологизм һәм мотивлар)» дип аталган монографиясендә аның иҗатында «яшәү фәлсәфәсе, күңел дөньясы һәм аны символлар аша тасвирлау таланты» турында бәян итә.

«Бүгенге татар әдәбиятында матур һәм тәэсирле әсәрләр шактый, әмма кеше җанын, психологиясен үзәккә куеп, вакыйгаларны күңел көзгесе аша сурәтләгәннәре сирәк, — дип яза ул. — Язучы Фәүзия Бәйрәмованың повесть һәм романнары менә шундыйлардан. Аның әсәрләре дөньяны әдәби образларда гәүдәләнгән тормыш-чынбарлык ярдәмендә танып белергә өйрәтә; гади генә нәрсәләрдә дә гадәти булмаган, гайре табигый нәрсәләрне күрә белү, аларны әдәби әсәр теленә күчерә белү сәләте белән аерылып тора. … Язучыны кеше рухы, җаны, адәм баласының җир тормышында яшәү рәвеше, яши алу-алмавы, хәятенең максаты кызыксындыра. … Әдибәнең повестьларына хас төп үзенчәлекләрнең берсе — аларның фәлсәфилеккә корылуы. Повестьларының нигезендә адәм баласының яшәеше хакындагы фәлсәфә ята. … Ф.Бәйрәмова иҗатының икенче үзенчәлеге — әсәрләренең матурлыгын, музыкальлеген, шигъри булуын, нәсергә тартымлыгын тәэмин иткән психологизм алымына мөрәҗәгать итүе. Язучының башлангыч чор иҗатына югары дәрәҗәгә җиткән эмоциональлек хас»3.

Алсу Шамсутованың югарыда телгә алган китабына кереш сүз язган һәм китапның фәнни мөхәррире булган филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева бу хезмәткә югары бәя бирә, Фәүзия Бәйрәмова иҗатын да яңача бәяли.

«Фәүзия Бәйрәмова (1950) — XX гасыр азагы — XXI гасыр башы татар әдәбиятында экзистенциализм дип аталган иҗат ысулына һәм әдәби агымга нигез салучыларның иң күренеклесе, — дип яза ул. — …Фәүзия Бәйрәмова әсәрләрендәге һәр тема, һәр мотив, һәр сюжет-вакыйга тирән фәлсәфи эчтәлек белән сугарылган. … Узган гасырның 90нчы елларында һәм яңа XXI гасыр башында ислам мәдәнияте кыйммәтләрен актив үзләштерүгә йөз тоткан Фәүзия Бәйрәмова иҗатындагы символларның сәнгати гәүдәләнеше катлаулана, мәгънәви яктан да алар полифоник яңгыраш ала. …Алсу Шамсутованың Фәүзия Бәйрәмова иҗатын татар этносының ерак гасырлар чоңгылларыннан калкып чыккан «Хәтер баганасы» рәвешендә күзаллавы («Канатсыз акчарлаклар») һәм Җиһан киңлекләренә таралган мәгълүмат кыры сыман милләтебезнең Акылы һәм Җаны нурланышын бергә туплаган әдәби күренеш дип тәкъдир итүе, һичшиксез, уңай бәяләүгә һәм хуплауга лаек»4.

Туксанынчы еллар башындагы зур үзгәрешләр Фәүзия Бәйрәмованы да иҗатыннан читләшеп торырга мәҗбүр итә, ул бөтен көчен һәм вакытын милләт эшләренә бирә. 1990-1995 елларда Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Югары Советы депутаты була, Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак», Милли Мәҗлес кебек оешмаларга нигез сала һәм аларны җитәкли, Татарстанның бәйсезлеген яклап, сәяси ачлык игълан итә, бик күп милли-сәяси чараларны оештыра, милләт мәсьәләләре буенча халыкара форумнарда катнаша һәм чыгышлар ясый. Туксанынчы еллар урталарында Фәүзия Бәйрәмова яңадан иҗатка әйләнеп кайта, 1994-1995 елларда аның «Кара урман» әдәби-документаль романы «Аргамак» журналында басылып чыга, ә 1997 елда аерым китап булып дөнья күрә. 1999 елда язылган һәм шул елның ахырында «Мирас» журналында басылган «Соңгы намаз» романы да 2000 елда аерым китап булып нәшер ителә.

Бу ике роман да шул замандагы хәлләрнең эссесе дә суынмаган килеш языла, шул чорлардагы татар тормышын чагылдыра. Фәүзия Бәйрәмованың әлеге әсәрләре беренче чор иҗатыннан үзенең кырыс реализмы, чынбарлыктан алып язылган реаль образ һәм геройлары, тормышчан вакыйгалары белән аерыла, әмма шул ук вакытта моңлы теле, хәл-вакыйгаларны символ-тамгалар аша сурәтләүләр, тирән кичерешләр авторның үз өслүб-стиленә хыянәт итмәвен күрсәтә. Шушы ике романы өчен Ф.Бәйрәмова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Авторның «Соңгы намаз» романы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Әсәрдә иман белән имансызлык, хәрам дөнья белән намазлы халык арасында барган аяусыз көрәш реаль тарихи-документаль җирлектә тасвирланган, ул алдагы елларга да кисәтү булып яңгырый. Моңа әдәбият галиме Рифат Сверигин да игътибар иткән һәм романга зур бәя биргән5.

Татар әдәбиятында балалар өчен проза әсәрләре, бигрәк тә, маҗаралы жанр өлкәсендә чәчмә әсәрләр юклыгын искә алып, Фәүзия Бәйрәмова үсмер балалар өчен «Алыплар илендә» (2002) исемле повесть һәм «Нух пәйгамбәр көймәсе» (2004) дип аталган роман яза, алар шул елларда ук Казанда аерым китап булып басылып чыгалар. Автор бу әсәрләрендә, маҗара жанрыннан оста файдаланып, балаларга татар тарихын, милләтебез тормышын, ислам диненең кыйммәтләрен аңлата, нәтиҗәдә, өлкәннәр дә яратып укый һәм күп яңа мәгълүмат ала алырлык әсәрләр тудыра.

Фәүзия Бәйрәмованың балалар өчен махсус язылган «Бәхет ачкычы» китабы да, фән белән динне бәрелештермичә, киресенчә, аларның бик күп уртак якларын табып, мәктәп укучыларына ислам кыйммәтләрен аңлата. Фәнни-популяр жанрда язылган бу хезмәт балаларга җир һәм күкләрнең төзелешен дә, галәм серләрен дә, «кешеләрнең яратылышы Аллаһ эше…» икәнлеген дә аңлата, бүгенге көндә күп кенә укытучылар өчен дә ярдәмче дәреслек булып тора.

Әмма Фәүзия Бәйрәмова иҗатының яңа XXI гасырда иң зур ачышы — ул аның тарихи романнары. Әйе, әдибә аларга шактый озак килде, зур тормыш тәҗрибәсе һәм иҗат осталыгы туплап, татар тарихын профессиональ дәрәҗәдә өйрәнеп, ул әсәрләрендә кеше язмышыннан милләт язмышын тасвирлауга һәм яктыртуга күчте. 2005 елда Фәүзия Бәйрәмова «Кырык сырт» һәм «Караболак» романнарын язып, аерым китап итеп бастырды, 2006 елда «Баһадиршаһ» әдәби-документаль романы дөнья күрде, 2007 һәм 2011 елларда аның «Күчем хан» тарихи романы басылып чыкты. Болар барысы да Урал-Себерләргә еллар буе махсус барып, архивларда утырып, милләттәшләребез белән очрашып, ныклап өйрәнеп язган әсәрләр. Фәүзия Бәйрәмованың бу романнары китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителсә дә, әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйтьчеләр аларга әле тиешле бәясен бирмәде.

«Әйе, тарихи романнар язу өчен бик күп белергә, ныклы милли-сәяси позицияң булырга, кыйблаң дөрес булырга тиеш, шулар булмаса, үзең дә адашасың, халыкны да адаштырасың, — дип яза бу турыда Фәүзия Бәйрәмова. — Мин үзем дә тарихи романнар язарга шактый соң, илле яшем тулып киткәч кенә тотындым, бу вакытта инде минем татар тарихы буенча мәгълүматым күп, акны — карадан, дөреслекне — ялганнан аерырлык гыйлемем бар, милләт мәсьәләсендә позициям нык, иманым какшамаслык иде. Тарихи романнар язарга тотыну белән бергә, мин башта 2006 елда тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якладым, Казан ханлыгын иң дөрес яктырткан Михаил Худяковның иҗаты буенча фәнни хезмәт яздым, китаплар чыгардым. Бу эш белән параллель рәвештә Себер ханлыгы тарихын һәм татарларның ХVIII гасырдагы көчләп чукындыруларга каршы көрәш тарихын, аларның милли юлбашчылары Батырша язмышын өйрәнә башладым. Чөнки бу темалар татар тарихында, татар әдәбиятында иң аз өйрәнелгән һәм яктыртылган өлкәләр иде…»6

Фәүзия Бәйрәмованың «Күчем хан» романы — себер татарларының борынгы тарихы турында беренче һәм бердәнбер татарча әдәби әсәр. Автор, профессиональ тарихчы буларак, Себерне Ермак бандасы түгел, ә егерме ел буена Рәсәйнең регуляр армиясе басып алуын, һәм бу сугышның Ермак белән Күчем хан арасындагы сугыш булмыйча, ике дәүләт — Себер ханлыгы һәм Россия арасындагы сугыш икәнлеген исбатлый, Рәсәй өчен бу яулап алу сугышлары булса, Себер ханлыгы өчен мили азатлык көрәше булуын дәлилли. Әлеге әдәби-документаль тарихи роман фактик материалларга бик бай, шул чорлар бик җентекле һәм төгәл тасвирланган, себер татарларының да, мәскәүлеләрнең дә тормышы укучы күз алдына ачык килеп баса.

«Күчем хан» романын язу миңа бер яктан — җиңел, икенче яктан, шактый авыр булды, — дип искә ала автор үзе. — Җиңел — чөнки тарихи материал бик күп, аларны бер тәртипкә салып, әсәр итеп тезәргә генә кирәк, авыр — чөнки бу әсәрне инде Тарих үзе язган, аның сюжеты билгеле, син шул чикләрдән читкә чыга алмыйсың, язучы фантазиясенә урын аз кала. … Әмма мин, язучы буларак, герой-персонажларымның тулы канлы образын тудыруда, аларның сөйләмнәрен, уй-хыялларын формалаштыруда, гәүләләндерүдә ирекле идем, һәм мин бу хокукымнан тулысынча файдаландым. Тарихи күзәтүләрдән чыгып, мин аларның һәрберсенә үз характерын бирдем, алар, теге яки бу вазгыятьтә, шушы холыкларыннан чыгып, теге яки бу вакыйганы тудырдылар, сөйләштеләр, фикер йөрттеләр, үз позицияләрен күрсәттеләр. Минем геройларым романда, тарих сызган чикләрдән бик үк чыкмыйча, үз характерларын, үз позицияләрен күрсәтә алдылар, тарихи вакыйгаларга җан керттеләр, аны чынбарлыкка әйләндерделәр. Шуңа күрә, «Күчем хан» романы, чын мәгънәсендә, тарихи әсәр, чөнки ул тарих сызган сюжет-чикләр кысасында бара, шул ук вакытта «Күчем хан» романы, чын мәгънәсендә, әдәби-нәфис әсәр, чөнки ул тулы канлы, үз характерлары булган образлардан, алар катнашкан тетрәндергеч вакыйгалардан тора… Иң мөһиме — әсәрнең үз позициясе, үз кыйбласы, үз йөзе, үз сүзе бар, ул — дөреслек, дөреслек һәм тагы бер тапкыр дөреслек»7.

Шунысын да әйтергә кирәк: «Күчем хан» романын Себердә яшәүче татарлар да җылы кабул итте. Төмәндә үткән презентациядә китапка «Себер татарларының энциклопедиясе», дип бәя бирелде, чөнки анда милләтнең тарихы да, тормыш-көнкүреше дә, тел-сөйләм үзенчәлекләре, фольклор-дастаннары да, бәйрәм-йолалары да, милли холык-психология дә, себер татарларының аш-сулары, кием-салымнары, сугыш кораллары да төгәл тасвирланган. Моңа әдәби тәнкыйть тә игътибар итте. «Казан утлары» журналының быелгы беренче санында филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова язып чыкты8.

Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт» романында, тарихта беренче буларак, 1930 елларда, Сталин чорында, Урал аръягына, Магнитка төзелешенә сөргенгә сөрелгән татарлар язмышы тасвирлана. Тарихи документлардан күренгәнчә, бирегә Татарстаннан һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдән кимендә 60-100 мең татар сөрелә, аларның бер өлеше юлда, бер өлеше бирегә килгәч, ачлыктан һәм катып-өшеп үлеп бетә, бигрәк тә балалар һәм картлар кырыла. Бирегә затлы нәселләрне — татар муллаларын, укымышлы зыялыларны, галимнәрне, татар байларын гаиләләре, әби-бабалары, ата-аналары, унар балалары белән сөрәләр, алар коточкыч авыр шартларда, шушы тимер гигантын төзиләр… Магнитка — татар сөякләре өстендә төзелә, ә бүген шул татарларның нәселе биредә хәтта милли мәктәп тә ача алмый…

«Минем ачыклавым буенча, Идел-Уралдагы татар халкы Сталин депортациясенә беренче булып эләккән милләт булып чыкты, чөнки сүз аерым татарларны гына түгел, милләтнең иң акыллы, иң укымышлы, иң хәлле катламын максатчан рәвештә юкка чыгару, сөргеннәргә сөреп, чуен казаннарда кайнатып, татарның сыртын сындыру турында бара, — дип искә ала автор үзе. — Һәм Сталин бандасы бу мәкерле эшне бик оста башкарып чыга, әмма татарларның рухын сындыра алмый! Бу әсәрне язганда, минем төп максатым — СССР империясенең, Сталин палачларының татар халкына карата алып барган шушы явыз сәясәтләрен ачу, халыкка ул чорлар турында дөреслекне җиткерү, милләтне кабат шундый фаҗигаләр килмәсенгә кисәтү, үз хокукларың өчен көрәшергә өйрәтү иде. Кырык сырт ул — Урал тауларының аръягына сөрелгән татарларны туган ил белән аерып тора торган тау тезмәләре, милләтнең Казан алынганнан бирле яланаяклап үтә торган сират күпере, татарны сынау һәм көрәш мәйданы… Шушы кырык сыртны исән-имин үткәннәр генә кяфер коллыгыннан азат булачак, милләтне бәйсезлеккә алып чыгачак…»9

Ә «Караболак» романы — Урал аръягындагы Чиләбе өлкәсендә, тарихи төрки-татар җирләрендә, татар авыллары өстендә СССРның беренче атом бомбасын ясау, шушы радиацияле, үлем зонасында Мәскәүнең татарлар өстендә атом тәҗрибәләре уздырулары, милләтнең соңгы сулышына кадәр үз хокуклары, яшәү өчен көрәше турындагы әсәр. Атом тамгалы татарлар турында беренче әдәби-документаль роман… Тормышның үзеннән алып, шул радиацияле татар авылларында милләттәшләр белән очрашып, атом бомбасы ясый торган «Маяк» берләшмәсе урнашкан Озёрский шәһәренә кереп, татарларны яклап, мәхкәмәләрдә катнашып, кулга төшкән яшерен архив материалларын өйрәнеп язылган әсәр…

«Фәүзия Бәйрәмова үзенең «Нух пәйгамбәр көймәсе», «Баһадиршаһ», «Күчем хан» кебек тарихи романнары белән татар тарихи романтикасында бөтенләй яңа юнәлеш тудырды, — дип яза Айдар Хәлим. — Ул тарихта булган фактик вакыйгаларны яңадан аякка бастырып, әдәби кануннарда реконструкцияләү алымына нигезләнгән. … Татар әдәбият фәне, әгәр ул әле күпмедер күләмдә бар икән, ул Бәйрәмова тудырган тарихи романнарда тупланган рухи мираска кискен рәвештә йөзен борырга тиеш»10.

Фәүзия Бәйрәмова, озак еллар буе өйрәнеп, татар халкының милли азатлык көрәшчесе Батырша хәзрәт турында да берничә китап язды. 2006 елда аерым китап булып басылып чыккан «Баһадиршаһ» әсәре геройларының һәм вакыйгаларның уйлап чыгарылмавы, тарихтан алынуы белән кыйммәтле. Батырша хәзрәт үзе, аның ата-аналары, хатыны Зөлхәбирә һәм балалары, шәкертләре, көрәштәшләре, мөселман-татарларның, Батырша хәзрәтнең төп дошманы булган Оренбург губернаторы Неплюев, аның тәрҗемәчесе, татар сатлыгы, чукынган генерал Тәфкилев, Батыршаны империягә сатучы татар-башкорт старшиналары Яныш һәм Сөләйман, Батыршаны динен, милләтен сатарга өндәгән урыс генералы Шувалов һәм праваслау побы, патшабикәләр Анна Ионовна һәм Елизавета Петровна — болар барысы да тарихи шәхесләр, алар әсәргә ничек бар — шулай кереп утырган.

«Батырша образы берничек тә әдәби әсәр кысаларына гына сыймый, чөнки алай эшләсәң, бу бөек шәхеснең язмышы уйлап чыгарган әкияткә охшарга мөмкин иде, — дип яза Фәүзия Бәйрәмова. — Шул ук вакытта тарихи төгәллекне саклыйм, дип, бу әсәрне фәнни хезмәткә дә әйләндерергә ярамый, ул чагында ул үзенең укучысын югалтачак иде. Шуңа күрә мин, автор буларак, бөтенләй башка юл сайладым — вакыйгаларны тарихи яктан торгызу, реконструкция юлына бастым. Ягъни, автор тексты буларак, шул чорның тарихы сөйләнә, сирәк документлар дөньяга чыгарыла, вакыйгалар бәян ителә һәм тарихи персонажлар шушы вакыйгаларга үзләре катнашып китеп, аларны үзләре үк күрсәтеп бирәләр. Бу әсәр — булачак зур трагик-документаль, монументаль, нәфис фильмның сценарие кебек язылды, ул бик күп яңа мәгълүмат бирә, әмма шул ук вакытта алар авырлык белән кабул ителми, монда персонажлар үзләре ярдәмгә килә, алар үзләрен-үзләре ача. Әмма, кызганычка каршы, татарда хәзергә бу әсәрне фильм итеп куя алырлык белгечләр юк, роман әдәби тәнкыйть тарафыннан да үз бәясен алмаган килеш кала бирә»11.

Фәүзия Бәйрәмова тарихи юнәлештә эзләнүләрен дәвам итә, ул милләтебезнең бөек һәм фаҗигале язмышын әдәби әсәрләрендә дә, документаль хезмәтләрендә дә төгәл чагылдыра. Ул Салехардтан — Сахалингача, Кавказдан — Кырымгача, Татарстаннан — Төркияләргәчә, Себер-Уралларда, эссе чүлләрдә, бозлы котыпларда, татарлар иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле яшәгән урыннарда булып, кырыктан артык китап язды, аларны милләткә бүләк итте. Ә «Җиде томлык милләт тарихы» дип аталган документаль китаплар циклы милләт тормышында, татар әдәбиятында сирәк күренеш булып тора. Алар — «Таралып яткан татар иле» (2003), «Алтын Урдам — алтын җирем» (2006), «Туран иле» (2008), «Ачылмаган татар тарихы» (2011), «Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары», «Сахалин утравы һәм татарлар» (2014), «Котыпта татар тормышы» (2015) китаплары…

Шулай ук Фәүзия Бәйрәмованың милләтебез тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында хезмәтләрен дә искә алып үтәргә кирәк, алар — Һади Такташ турында «Мишәрнең бөек улы» (2001) китабы, тарихчы Михаил Худяков турында «Михаил Худяков и история татарского народа» (2003) һәм «Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья» (2007) китаплары, Батырша хәзрәт турында «Батырша җитәкчелегендә милли азатлык көрәше» (2005), «Баһадиршаһ» (2006), «Батырша явы» (2012) китаплары, Күчем хан турында тарихи роман (2007, 2011), Чыңгыз Айтматовның татар анасы Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында «Ана» китабы («2015) һәм башкалар… Фәүзия Бәйрәмованың репрессия корбаннарына багышланган «ГУЛАГ — яралы язмышлар» (2010) һәм радиациягә дучар ителгән милләттәшләребез — чиләбе татарлары турында «Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар» (2005), «Татарская Караболка — 50 лет в объятиях смерти» (2007) документаль китапларын да әйтеп үтәргә кирәк. «Ядерный архипелаг…» китабы 2006 елда немец телендә Германиядә дә басылып чыкты.

Фәүзия Бәйрәмова бүген дә иҗатта, бүген дә юлда… Ул хәзер моннан йөз ел элек, чукындырудан качып, Төркиягә һиҗрәт кылган себер татарлары тарихын өйрәнә һәм шул турыда китап яза. Ул шулай ук дөньякүләм танылган дин галиме, татарның милли азатлык көрәшчесе, Россия империясендә беренче мөселман партияләрен төзүче, Япониянең беренче мөфтие, күп китаплар авторы, себер татары Габдрәшит Ибраһимовның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнә, аның турында матбугатта даими рәвештә язмалар белән чыгыш ясый. Фәүзия Бәйрәмованың теләге — бу бөек татарыбыз турында китап язу, бөтен ислам-төрки дөнья таныган милләттәшебезне яңадан үз халкыбызга кире кайтару…

Күргәнебезчә, Фәүзия Бәйрәмованың Саба болыннарында китаптан башланган тормышы инде зур Татар дөньясында китап белән дәвам итә… Һәм, милләтебезне сөендереп, ул елдан-ел яңа китапларын язып-чыгарып тора, татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, матбугатта һәм мәйданнарда курыкмыйча үз сүзен әйтә, әдәбиятта үз эзен калдыра…

Рамил ХАННАНОВ,

филология фәннәре кандидаты

(№4,2016)

1 Еники Ə. Кереш сүз // Фәүзия Бәйрәмова. Болын. — Казан: Татар.кит.нәшр, 1986. — Б.3.

2 Зөлкарнәй Ф. Фәүзия Бәйрәмованың иҗат биләмәләрендә // Фәүзия Бәйрәмова. Моң. — Казан: Татар.

кит.нәшр., 1991. — 188, 191 бб.

3 Шамсутова А. Фәүзия Бәйрәмова прозасы. — Казан, 2004. — Б.76-77.

4 Ганиева Р.К. Фәүзия Бәйрәмова иҗатына лаеклы хезмәт // Алсу Шамсутова. Фәүзия Бәйрәмова прозасы.

— Казан, 2004. — 7-8, 10 бб.

5 Сверигин Р. Гасырлар чатында // Казан утлары. — 2002. — №4. — Б.150-152.

6 Бәйрәмова Ф. Милләтемә хезмәт иттем. — Казан, 2013. — Б.314.

7 Шунда ук. — Б.320.

8 Хөснетдинова Л. Китап киштәсендә ниләр бар?.. // Казан утлары. — 2016. — №1.— Б.132.

9 Бәйрәмова Ф. Милләтемә хезмәт иттем. — Казан, 2013. — Б.321-322.

10 Хәлим А. Фәүзия Бәйрәмова һәм татар гамәле // Фәүзия Бәйрәмова. Ачылмаган татар тарихы. — Казан,

— Б.442-443.

11 Бәйрәмова Ф. Милләтемә хезмәт иттем. — Казан, 2013. — Б.316.__


Комментарий

    Хафиз Галиев:

    Тарих
    Бөек милләт, хәзер үксез милләт
    Күкрәгеңә баскан баскыннар
    Данлы тарихыңны таладылвр,
    Телсез итеп калдырмакчылар!
    Чал Иделдән Енисейга чаклы
    Яткан безнең татар җирләре…
    Чын тарихыбызны барлый торган
    Ярый, Фәүзиябез бар әле!

    Рузалим Рахимулла-улы.:

    Фэузиэ -эптэй , сезгэ без Мишерлэр ,телибез ; саулок , бэхетлек ,без белэбез барда ,Татар -халогобоз , свабодосон косоп торалар и без керэшергэ ,шул цэклек ,Татарстан ,не зависимой государство булгинцак . Шул зур ешь ецен без, петен Татар -агнарга ибергэ петенебез булоп кона ,петеннигэ жигеп цогарга булдорабоз .

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.