Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Аяз Гыйләҗевнең Марсель Галиевка язган хатлары

Бүгенге татар прозасының уртак кимчелеге нәрсәдә? Һәм ул кимчелек ни дәрәҗәдәге кимчелек?

Аяз Гыйләҗев хатлары

26 октябрь, 1979 ел.

Переделкино.

Марсель!

Менә, парин, яңа гына табадан пешеп төшкән повесть.

Яза башлаганга ун елдан артык вакыт узып китте!

Менә ничек авыр языла хәзер!

Әле повесть белән мавыгып (ай узып бара!), Мәскәүгә барып, егетләрне күрә алган да юк. Үзләре дә килеп чыкмыйлар.

Син ни хәлләрдә?

Ниләр кыдырасың?

Монда татар-башкорттан берәү дә юк, танышлардан шул калмык Алексей Балакаев. Шуның белән вакыт кыскартабыз. Эш белән көн үткәне сизелми...

Эдуард Касыймовның романын ни дип хәл иттегез?

Дусларга сәлам!

Эшеңдә уңышлар, ныклык һәм сәламәтлек телим.

Бирешмә һәм каушама!

Син үзең талант иясе, шулай булгач, нык тор!

Сәлам белән,  Аяз. 

***

29 октябрь, 1980 ел.

Рига-Дубылты. 

Марсель дус!

Чуктин-чук сәламнәр! Менә срокның беренче биш көнлеген уздырып җибәрәбез. Кәеф начар түгел, эшләнә, борын гына  бирешергә маташкан иде, кичә кич ике йөз грамм каты аракыны тондыргач, бер баш сарымсакны бөкли-бөкли, алты пирожки суккач, бүген, шөкер, борын да маймылның арт ягыннан адәм әгъзасына – борынга охшап тора. Егетләр дә ничего гына йөриләр сыман. Кәшфулыч (Рәдиф Гаташ.– М.Г.), гадәтенчә, бераз мырлый инде ул, диңгез шавы да ошамый аңа, юлларда да машинаны да бетерер иде, нарат урманнары өстенә, томанны таратып, кояш та элеп куяр иде. Без ул яшьне узган, безгә ничек тә бара, кояш безнең күкрәкләрдә, утырдык исә, машинканы шакылдатабыз гына!.. Пьеса язып маташам бит. Академия театрына берәр нәрсә биреп булмасмы дигән идем. Репертуарлары юк, репертуарларында минем исем юк. Ике «юк» нәрсә дигән сүз ул? Начар дигән сүз. Менә шулай.

Инде сүзне бүгенге татар прозасына күчерик. Син бүгенге көндә иң җаваплы, иң олы тәхетләрнең берсендә – татар прозасының башында утырасың. Кем син? Язучы буларак, син – бик үзенчәлекле талант. Дөрес, әле син ачылып бетмәдең, бөтен барлыгыңны раслый торган әсәрләрең әле язылмаган, әмма, әгәр онытмаган булсаң, мин сине беренче адымнарыңнан ук, беренче проза әсәрләреңнән үк үз иттем, яраттым. Хәтта Туфан Миңнуллин «капустник» дигән пьесаңда да яхшы өмет яралгылары бар иде. «Чаян»да басылган юмор әсәрләрең синең ул якка да канат җәя алачагыңны күрсәтсә, «Соц. Татарстан»да басылган публицистик мәкаләң шул рубрикада, шул тема тирәсенә багышлап басыла торган бик күп материаллардан өстен, анда төп-төгәл, дөп-дөрес тормыш күзәтүе, бүгенгене үзеңчә аңлау һәм аңлатырга тырышу бар иде. Бәс, шулай икән, син дөньяны үзеңчә танып белүче кеше, үзеңчә ачарга тырышучы сәяхсың. Бу, дустым – ифрат зур җаваплылык. Талант бар кешегә дә бирелми. Таланты бар кеше халкы алдында мең тапкыр җаваплы, талант бер синең байлыгың гына түгел, ул – уртак хәзинә. Без синнән күпне көтәбез, өметләнәбез һәм законлы рәвештә таләп итә алабыз. Килештекме? Әгәр монысы белән килешсәң, арытабан китәбез.

Бүгенге татар прозасының уртак кимчелеге нәрсәдә? Һәм ул кимчелек ни дәрәҗәдәге кимчелек?

Кимчелек – авторларның надан булуында. Безнең бик күп авторларыбыз дөнья агышын бәяли алмыйлар, тормышның бүгенге көнен хәрәкәттә билгели белмиләр, дөнья әдәбиятын, рус әдәбиятын укымыйлар. Бөтен илебезгә таралып утырган бик күп төрле тормыш формалары булган татарларны һаман бер үк сюжетлар, бер үк эчтәлекле гади ситуацияләр белән аңлатырга тырышалар. Әйтик, безнең әсәрләрне русчага яки башка телләргә тәрҗемә иткәч, алар татар әсәре булып яңгырау дәрәҗәсенә менә алмыйлар, русның яки башка милләтнең урта кул әсәрләре белән аваздашлык алалар да югалалар. Мисалга ерак барып йөрисе дә юк. Г.Әпсәләмов күпме әсәрләрен нинди тиражлар белән әдәбият мәйданына чыгарып карамады. «Роман-газета»да миллион тиражлар белән чыкты әсәрләре, хәзер дә китап кибетләренә керсәң, бары тик аның әсәрләре генә тезелеп торганын күрерсең. Ә берәр җирдә әдәби мәсьәләләрне чишкәндә, стиль, форма якларына игътибар юнәлткәндә, бүгенге совет әдәбиятына багышланган күпсанлы мәкаләләрнең берәрсендә аның әсәрләре нигез булып, бүгенге әдәби үсешне билгели торган әсәр булып телгә алындылармы? <…>

«Лит. Газета»ның быелгы 22 октябрь санында Ч.Айтматовның «Буранлы Идегәй» исемле өзеге басылды. «Көн гасырдан да озын була» романыннан өзек. Мин романны бәяләргә керешмим, тулаем басылгач, укып чыккач, суы сеңгәч сөйләшербез, әмма авторның эш принциплары турындагы заявкасы ук кызык. Менә ни ди ул: «Узгандагы әсәрләремдәге кебек үк мин мифларга һәм легендаларга таянам, үткәннәр авазын тәҗрибә урынына кулланам, алар бездән алда булган буыннарның васыяте», дип яза.

Бармы безнең әдәбиятта «үткәннәр авазы»н актив рәвештә куллану? Без милләтебезне күрә торып ярлыландырдык. Бездә дә бар ул эзли башласаң, риваятьләрлегендалар! Мишәрләр – үзләре нинди кызыклы этник группа! Ә керәшеннәр? Алардагы җолалар, май чабулар, нардуганнар, кырау куулар, яфрак бәйрәмнәре, покраулар – һәммәсе әллә никадәрле мәгънәгә ия! Типтәрләр аерым, себер татарлары, нугайлар, Урал татарлары, Нократ татарлары... Фольклор экспедицияләре аларның байтагын җыеп туплап куйды. Тик без һаман аларны әдәби хәрәкәткә кертеп җибәрергә кыймыйбыз. Татар язучысы кайда гына туып үссә дә, һаман шул бер төбәкне – Казан арты татарларын гына яза яки кызык өчен (мәгънә өчен түгел!!!) бер мишәрне кертеп, кеше көлдерергә маташа. Ал син грузиннарны. Сваннар икән – алар үз тарихлары, үз тормышлары, үз төсләре, гореф-гадәтләре белән әдәбиятка килеп керәләр. Гуриецлар, имеретиннар, мегреллар һәммәсе Грузия чикләрен үтеп чыгып, дөньядагы мең халыкка таныш. Әдәби әсәрләр илчелек итеп таныштырганнар алар белән! Ә без чикылдап торган мишәрләр, мишәр авыллары, мишәр кызлары, мишәр мәхәббәте турында язарга кыймыйбыз. Кояшның «Тәңкәле тау» повестенда шуның бик матур яралгылары бар иде. Аңа шушы юнәлештә бик нык үсәргә һәм әдәбиятны үстерергә кирәк. Кара инде син Гәрәй керәшенне, чукына-чукына, татарлар турында язып азаплана бит. Күр инде мине, егерме яшенә кадәр керәшеннәр белән яшәгән килеш алар турында рәхәтләнеп укырлык этнографик әсәр язалганым юк. Этник группалар турында язу – тарих турында да язу ул. Нурихан шикелле тарихны әллә кай тамырларына төшкәнче, якынрак үткәннәребезне яза алсак та, ярар иде. Керәшеннәр турында яза башладыңмы, Иван Грозныйны телгә алмыйча булмый. Ә Иван Грозный шәхес буларак – татар тарихына нык кагылган кеше. Ни өчен тарихны бер яктан торып, руслар гына язарга тиеш?

Без үз тарихыбызны белмибез. Өйрәнмибез. Ялкаубыз. Татардан да ялкау халык юктыр дөньяда! Ялкау! 

Шуннан менә Миргазиян Юныс килеп чыга.

Хәзер сүз аның соңгы әсәре турында барачак. Китәр алдыннан мин повестьны шактый нык печүләрен ишеттем. Бәлки шулай булыр да, печәрләр дә, ләкин мин бу очракта бик җентекләп, повестька синең шәхсән мөнәсәбәтеңне күреп тордым. Син алдан ук курка-калтырана башладың. «Цензура үткәрми инде аны! Толстой турындагы урыннарны сызып аталар... Ялчинскийның сәяхәте, гомумән, журналга кертерлек түгел!» Болар синең сүзләр... Марсель, шәкерт җиләненнән бет чүпләп азаплана дип, миңа үпкәләмә, бу хатым синең белән бергә утырып уйлануларым... Бер вакыйганы искә төшерик.

Минем академия театрында куелган «Китмәгез, тургайлар!» спектаклен карарга Вәлиев М.Ф. белән Мусин М.М. премьераның икенче көнендә килделәр. Ян бүлмәдә спектакльдән соң алар янына мин дә сугылдым. Мине котларга дип, Н.Фәттах  белән Ш.Хөсәенов та килеп керде. Инде таралышкач, режиссёрым М.Сәлимҗанов болай ди: «Да-а, хуҗалар сине котларга кемнәр кергәнне күрделәр». Ишетәсеңме, нәкъ менә шулай диде һәм ап-ак агарынды. Ә мин аңа болай дидем: «Аларның күрүләре дә, шулай уйлаулары да гаеп түгел. Менә синең шуңа игътибар итүең һәм калтырап төшүең гаҗәп!»

Курка-курка, кемнеңдер Миргазиянны кисәргә тырышуы гаҗәп түгел, шул кисүләргә синең алдан ук әзерләнеп, кайчы үткенләшеп йөрүең искиткеч гаҗәп! Син кайчы үткенләшеп йөрүдән бигрәк әсәр өчен талашырга, әсәрнең яхшылыгын кемгәдер исбатларга һәм җиңәргә тиеш идең.

Менә узган кич һәм төнлә Н.Думбадзеның «Ак флаглар» исемле романын укып чыктым. Ни генә юк Надарның романында! Төп герое кеше үтерүдә гаепләнеп, төрмәгә кергән егет. Вакыйга гел төрмә камерасында бара. Монда сүз язгы ерганак шикелле бөтен якларга агып кереп китә. Исең китәр! Автор да курыкмаган, язган, ышандырырлык итеп яза алган. Бастырып чыгарганнар, тәрҗемә иткәннәр һәм укыла!

Укыла бит! Яңа итеп, кызыксынып укыйсың. Шушы төрмә камерасына автор грузиннарның күпме тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәби әсәрләрен, җолаларын, тапкырлыкларын, тагын әллә ниләр сыйдыра алган. Үз халкыңны яратсаң, караклар, кеше үтерүчеләр аша да туган илеңә булган мәхәббәтне биреп була икән!

«Бездә мифлар, легендалар юк!» дип, кул кушырып утыру ансат ул. «Безнең тарих Октябрь революциясеннән соң гына башлана», – дип әйтү кемгәдер бик ошыйдыр да...

Неужели без бүген ирекле илдә, әдәбият үсәргә бөтен мөмкинлекләр барда, татар прозасына азмы-күпме борылыш кертә алмабыз инде? Кемдер безнең арадан чыгып, дөнья халыкларына татар халкының барлыгын исбатларга тиештер бит?! Алдан ук әйтеп куям, андый эшне Б.Камалов, Ш.Бикчурин, Г.Ахунов һ.б. кебекләр башкарып чыга алачак түгел. Өмет Н.Фәттахта, М.Мәһдидә, М.Юныста. Алар беренче булып, тарлык-татарлыктан чыга алалар. Чыгарга тиешләр. Һәм син, бүгенге көнге татар прозасының штаб начальнигы, алар иҗатына аеруча җете күзле була алсаң иде! Чөнки син үзең дә талантлы егет, әдәбиятның төрлелеген ярата торган егет, талантларны яклаучы егет...

Миргазиянның бу повесте уңае белән хата җибәрмәдекме? Ашыгыч рәвештә авторны чакыртып алырга кирәк булмадымы? Уйлашыйк әле.

Инде соң булмаса...

Татар акылы төштән соң.

Гел-гел алай булмасын инде!

Сиңа иң яхшы дуслык теләкләремне юллыйм.

Минем повестьны укып чыга алдыңмы? Бер-ике авыз сүздән торган җавабыңны язсаң, ифрат сөендерер идең!

Дусларга сәлам! Аяз. 

(Дәвамын журналның 09,2023 ел санында укыгыз)

 

"КУ" 09,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хак әйткән.... Уйлансаң уйларга урын бар монда.Актуаль фикерләр, вәзгыять шул ук.