Логотип Казан Утлары
Печән базары

Партияләр төрле, тамак бер…

Мин, гадәттәгечә, атны җиктем һәм: "Барлык партияләр берләшегез! Хәзер бәрәңге утыртабыз", - дидем.

- Их бу күп партиялелек, биздерде бит тәмам. Шуның аркасында өйдә һәркөн ниндидер ыгы-зыгы килеп чыга да куя. Ник дисәгез? Мин, Камил Кәримов әйтмешли, үзем «Идинарус», хатын Зюганов партиясендә, балалар Жириновский яклы. Ә бер ерак туганым элек сыра сөючеләр партиясенә кергән иде һәм урам буйлап сыра чөмереп йөри торгач, каядыр сеңде.

Без исән калганнар, тырмашып-маташып дигәндәй, яшәргә омтылабыз. Дөньяга карашларыбыз төрле  булса да өйдә тәүлеккә өч мәртәбә аш бүлмәсендә, табын артында күрешәбез. Тамак ул нинди генә партиядә булсаң да үзе бер нәрсәгә генә - ашка табынып кына яши һәм аш турында уйлап аңа гына тугрылыклы булып кала.

Аллага шөкер, ризыкка мохтаҗлык юк - төрле партияләрдә булсак та йорт та, сыер да, сарыклар да, ат та бар һәм аларны төнлә чит яклардан караклар урлап китмәсен дип мылтык та сатып алдым.

Мин йортның хуҗасы буларак, үземә малларга азык табыштыруны, хатынга сыер саву, балаларга ат һәм сарыкларны карау вазифаларын билгеләдем. Тик алар тарафыннан бу вазифалар төгәл генә үтәлеп бетми шул. Аш бүлмәсендә безнең карашлар бергә булса да абзар-курага тирәсендә алар, төрле якка таралып, пыран-заман килеп бетә шул.

Нинди генә хәлләр очраса да, мин - йорт хуҗасы «Идинарус» буларак, бу партияләрнең йогынтысына бирешмим һәм әби-бабамннан калган кәсепне, мал-туар үстерүне хуплап, бердәмлекне саклап калырга тырышамын.

… Менә шулай, сәяси мөнәсәбәтләрне урнаштырам дия-дия кыш та үтеп китте һәм бәрәңге утырту вакыты җитте. Мин, гадәттәгечә, атны җиктем һәм: "Барлык партияләр берләшегез! Хәзер бәрәңге утыртабыз", - дидем. Идинарус буларак мин төрәнгә ябышам, хатын Зюганов партиясе буларак ат башыннан тота, ә Жириновский партиясендәге балалар чиләкләрдәге орлыкларны буразнага салып йөрер. Чү! Чү! Оныкларны да компьютер артыннан торгызып, бакча өстенә чыгарыгыз, эшли белмәсәләр дә карап торулары киләчәктә бердәм яшәр өчен зур дәрес булыр...

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев