ЧӘЧКӘ ТАҖЛАРЫНДА КҮЗ ЯШЕ (хикәя)
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый. Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама. Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә илгә килгән кайгыдан.
«Әйдә инде, Казанга бергә машинада кайтабыз», – дип озак үгетләделәр.
«Юк, дуслар, мин озын юлны машинада йөрергә яратмыйм, поезд белән
кайтам», – дип каршы төштем. Яратам мин тимер юлда сәяхәт итүне!
Тәгәрмәчләрнең чуен юл буйлап бер көйгә генә җайлап, ритм белән
тукылдавы ничектер җанга үзенә күрә бер төрле рәхәтлек бирә. Тук-тук,
тук-тук. Ниһаять, Пенза тимер юл вокзалында өч сәгатьләп көткәннән соң,
Казанга кайтасы поезд моңсу гына кычкыртып килеп туктады. Аллага
шөкер, инде юлдашларым җүнле кешеләр булсын да, исән-имин Казаныма
кайтып җитәргә язсын.
Юлда барганда, күршең адәм рәтле кеше булса, беркемгә сөйләмәгән
сереңне рәхәтләнеп бүлешәсең, чөнки ул кеше белән соңыннан беркайчан
да очрашмаячагыңны беләсең. Ләкин...
Мин купега килеп кергәндә, кечкенә өстәл янында утырган нәфис
гәүдәле яшь кенә хатын калтырана-калтырана елый иде. Кыяр-кыймас кына:
– Здравствуйте! – дип исәнләштем дә чемоданымны ипләп кенә ятагым
астына урнаштырдым. Сәламемә җавап булмады. Минем өстәге сәндерәдә
сугыштан дәваланырга кайтып баручы егет ыңгырашып ята. Анысының
теш казналары җимерелеп беткән, авызы тулы тимер. Дүртенче юлдашым
күренми. Поезд әле ярты сәгатьләп торачак икән.
Җүләр дә инде син, машина белән кайтып киткән булсаң соң дип,
үземне үзем битәрләп, тәрәзәдән перронга карап, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне
күзәтәм. Барысы да каядыр ашыга. Кемнәрдер якыннарын озата, кемдер
каршы ала. Елашалар, кочаклашалар. Әнә бер егет, нәрсәдер эзләп, ары-
бире чабып йөри. Бигрәк ябык инде. Өстенә кигән киеме карачкыга элгән
кебек җилферди. Бу ябык адәм ничектер Тукайның Шүрәлесенә охшап тора. Күпмедер вакыттан соң каршымда утырган хатын елап шешенеп
беткән йөзен күтәреп:
– Гафу итегез, здравствуйте, – дип исәнләште. Күңелемнән, менә сиңа
мә, өч көннән соң «Исәнме, кодагый» дигән уй үтте.
– Здравствуйте, – дип һәм башка бер сүз әйтмичә, уңайсызланып туктап
калды. Купеда авыр тынлык урнашты. Тик сәндерәдәге егетнең сызып-
сызып ыңгырашканы гына ишетелә иде.
– Вам плохо, чем я могу вам помочь? – дип, урынымнан кузгалдым.
Может воды подать?
– Жуук, – дидеме, әйткән сүзен аңларлык түгел иде. Татар егете бугай.
Нигәдер миңа шулай тоелды.
– Может какое-нибудь лекарство нужно? У меня есть.
– Жуук, – диде егет, ыңгырашып.
Йә, Аллакаем, бу егет минем оныкларым белән бер яшьтә бит. Безне
рәхәт яшәтер өчен гомерен куркыныч астына куеп, кулына корал алып, явыз
дошманга каршы яуга чыккан бит бу бала! Кемнеңдер газиз улы, кемнеңдер
сөйгән яры! Яраланып, әти-әнисе янына кайтып бара. Егет башын күтәрде
дә, нәрсәдер сорап, миңа мөрәҗәгать итте.
«Апа! Бирегез әле», – дигәндәй, ишарәләп, стаканлы суга салып куйган
соломкага төртеп күрсәтте.
– Хәзер, хәзер, улым, – дип, өстәл өстендәге суны алып, егеткә суздым.
Һәм аның йөзен күреп имәнеп киттем. Авыз тирәсен җөйләп-җөйләп
теккәннәр, ә берничә җирдән антенна сыман тимерләр тырпаеп тора.
«Раббым, бер Аллам! Бу егеткә сабырлык бир. Исән-имин сәламәтләнсен
иде», – дип, Аллаһка ялварам.
– Улым! Әйдә, син аска төшеп ят, ә мин синең урынга күчәм. Сиңа шулай
уңайлырак булыр.
– Жуук, – ди егет, суын соломка аша суырып. Авызы бөтенләй ачылмый
икән. Ничек ашый икән соң бу бала? Үзәкләрем өзелеп, елаганымны
күрмәсеннәр дип, тәрәзәгә таба борылам. Яңакларымны пешереп, күз
яшьләре ага. Каһәр төшкән сугыш. Адәм балалары сугышмый тора
алмыймы икәнни? Әле Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да күпме генә
вакыт үтте. Фронтовик әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде. «Балалар,
без күргәнне сезгә күрергә язмасын», – дип, сүзен тәмамлый иде. Инде
менә безнең балалар, оныклар сугыш кырында харап була! Ил язмышы
ирләр кулында шул.
Тиздән кузгалып китәчәгебезне хәбәр иттеләр. Дүртенче юлдашыбыз
күренми, гәрчә урын-җире җәелгән булса да. Димәк, керергә тиеш. Поезд
инде кузгалып китә дип торганда теге «Шүрәленең» тиз генә сикереп,
вагонга менгәне күренде. Димәк, перронда чабулап йөрүче бу ябык адәм
дә безнең купеда дип уйлап өлгермәдем, тирләп-пешеп, ябык йөзендә тир
тамчылары җемелдәп тәгәрәшкән егет килеп керде. Көчкә сулыш алып,
«Здравствуйте! – дип исәнләште дә гафу үтенгән сыман: – Еле успел», –
дип куйды.
Каршымдагы ханым күзләрен тәрәзәгә төбәгән, ләкин күренеп тора,
берни күрми. Әйтерсең йөрәгеннән ташып чыккан хәсрәт уты янып, суларга
һава да калмаган. Тынлыктан арып, йөрәктәге җепләр чыңлап, зеңгелдәп
өзелергә тора. Ичмасам, поезды да кузгалып китми, тәгәрмәчләрнең чуен
юлга бәреп тукылдаган тавышыннан җанга азрак җиңеллек иңәр иде.
– Сезнең янга утырырга ярыймы? – дип, миңа мөрәҗәгать итте дүртенче
юлдашыбыз. Кыяфәтенә караганда чувашмы, мари егетенәме охшаган иде
ул.
– Рәхим итегез, – дип, тәрәзә янына таба елыша төштем. Күңелемнән
тагын, машинада гына киткән булсаң, инде ярты юлны узган идек бит
дип, үземне шелтәләп алдым. Кичә төн буе бер су заводының 110 еллык
бәйрәмендә катнашып, тәмам арыган идем. Хуҗалар безне шундый зурлап
кунак итте. Күңелгә матур хатирәләр төяп, Казанга кайтып барыш, үзем
белән Әмирхан Еникинең сайланма әсәрләреннән бер томын алдым,
исәбем классигыбызның җаннарны җылыта торган повесть-хикәяләрен
күңелдә яңарту иде. Тик кая ул! Әйтерсең лә юлдашларымның йөрәгеннән
актарылып чыккан җан әрнеше, хәсрәт, үзәкләрен өзгән авырту бергә
укмашкан да, сулыш ала алмаслык һавага әйләнеп, өстемә ишелеп төшкән.
Поезд акрын гына тукылдап кузгалып китте. Аллага шөкер! Ниһаять,
юлга чыктык. Тик ул хәсрәт, бәла, поездны да узып, алга чаба, күрәсең.
Җанга тынычлык иңмәде.
– Апа! – ди теге «Шүрәле». – Таныш булыйк, минем исемем Иван, – дип,
саф татар телендә миңа дәште.
– Сез татармыни? – дидем гаҗәпләнеп, исемемне әйттем.
– Юк, чуваш егете мин. Сугыштан кайтып киләм, – диде Иван, никтер
авыр сулап.
Шунда йөрәгемне сызып, син дә инде бу егет турында Тукайның
«Шүрәле»се кебек дип уйлап гөнаһка баттың. Ул бит синең кебек кунактан
түгел, сугыштан кайтып килә.
«Үзең син, Шүрәле!» дидем, үземне-үзем битәрләп.
– Татарча әйбәт сөйләшәсең? Кайдан шулай матур итеп сөйләшергә
өйрәндең?
– Врач мин, апа. Бер ел татар районында эшләдем. Аннан соң, безнең
телләр охшаш бит, төрки телләр. Безнең Канашта татар телен бик күп
кеше белә.
– Иван! Мин инде сине ярты сәгатьләп күзәттем. Перронда нидер эзләп,
чабулап йөрисең. Берәр кеше белән очрашасың бар идеме?
– Юуук! – дип сузды дүртенче юлдашым. – Минем инде бер ел буе
гаиләмне күргәнем юк. Шундый сагындым үзләрен. Кызыма җиде, улыма
биш яшь тулды. Үскәннәрдер инде, тәмам калкынганнардыр.
– Иван! Сугышка үзең теләп киттеңме?
– Әйе, илгә куркыныч янаганда, нинди җан белән түзеп ятмак кирәк,
апа, әйтегез әле шуны? Мин инде Сүриядә дә булдым.
Җанымны, бар вөҗүдемне яндырып, «мондый халыкны җиңеп
буламыни?» дигән уй үтте!
– Мин чыгып киткәндә, – дип, янә сүз башлады юлдашым, – хатыным
күкрәгемә капланып: «Китмә, Иван, калдырма безне!» – дип елап калды.
Ә балаларым, Нина белән Николай аякларыма сарылганнар да: «Папа,
папочка, не оставляй нас!» – дип үксепме-үксиләр. Әни, йөрәген тотып,
урынга ятып калды. Озатырга вокзалга да бара алмады. Хушлашканда,
хатыныма әйттем: «Надя! Ышан миңа! Мин сиңа исән-сау әйләнеп кайтырга
вәгъдә бирәм. Өйдә яратып көтәр кешең булганда, үләргә ярыймыни,
җаным?! Бигрәк тә улым белән кызым көткәндә. Көт! Кайтырмын! Җиңү
яулап һәм бер кочак чәчәкләр гөлләмәсе күтәреп, күкрәгемә орден-
медальләр тагып кайтырмын» – дип, хатынымны, балаларымны кочагыма
алып шашып-шашып үптем.
Апа, безне өйдә дә, мәктәптә дә Ватанны сакларга, якларга өйрәттеләр.
Илеңә куркыныч килгәндә, ничек качып ятарга мөмкин? Әйтегез әле,
яшәүмени ул? Андый кеше бер түгел, мең үлә бит ул.
Киткәндә әти дә: «Синең бит бабаң да 18 яшендә үк фронтка китеп,
сугышның башыннан ахырына хәтле сугышып, Берлинны яулаган кеше!» –
диде. Ничек инде мин бабама хыянәт итим! Кайтасыма ышандым мин,
апа. Миңа ядрә дә тияргә тиеш түгел иде. Дрон да мине читләтеп үтте.
Чөнки мин – алгы сызыкта, фронтта яраланучыларга беренче ярдәмне
күрсәтүче доктор. Димәк, бу дөньяга мине Бог не просто так послал, –
дип русчага күчте Иван. – Вәгъдәмне үтәдем, мин коткарган солдатлар
хисапсыз, менә күрегез, – дип, өстенә элгән курткасының төймәләрен
ычкындырды да, эчтән тагылган орден-медальләрен күрсәтте. Күкрәгенә
тагылган медальләр чыңлап куйдылар. – Мактанып, бүләкләрен тагып
кайтып килә димәсеннәр өчен, өстән куртка киеп куйдым. Ничектер
уңайсыз...
– Син нәрсә, Иван, син нәрсә? – дидем, күземә яшьләр җыелып. Никтер
минем бу егетне кочып аласым, аналарча: «Рәхмәт сиңа, улым, җаным», –
дип, күзләреннән, битләреннән үбәсем килеп китте.
– Бу сугыш дигән афәт килеп чыккач, үзләренең мескен гомерләрен
саклап, күпме тар җанлы ирләребез биштәрләрен асып, илдән чыгып
качтылар. Кайтачаклар алар. Тынычлык иңгәч, кайтачаклар. Кайтып, тагын
кайсыдыр бер җылы почмакка кереп оялаячаклар. Керемле урынга, тыныч
урынга. Без әзерләгән тыныч урынга!
– Син, Иван, салып ат бу өстеңә элгән курткаңны. Күрсеннәр! Синең
өчен горурлансыннар! Күкрәгеңне киереп, орден-медальләреңне чыңлатып
кайт Канашыңа!
– Апа! Минем тик бер үкенечем калды. Надяга, хатыныма диюем, бер
кочак чәчәк бәйләме күтәреп кайтам дип вәгъдә биргән идем. Беркайда да
чәчкә сатмыйлар. Перронда чәчәк эзләп йөрдем мин, тик таба алмадым.
Ваняның күзләрендәге мөлдерәмә сагыш, менә-менә күз яшьләренә
әйләнеп түгелер сыман.
– Иван, тиздән тагын тукталыш була. Поезд кырык минут торачак
диделәр. Мин дә синең белән төшәм. Икебез ике яктан эзләрбез, табарбыз,
Алла бирсә, табарбыз. Надяңа биргән вәгъдәңне үтәрсең.
– Рәхмәт, апа! Мин гаиләм янында ун көн булам да янә сугышка китәм.
Мине анда дусларым, яралыларым көтә.
Менә поезд йөрешен акрынайтты да перронга якынлашты. Күрәм, елап,
шешенеп беткән теге ханым да торып басты.
– Минем исемем Карина. Сезнең белән мин дә чәчәк эзләргә төшәм.
– Рәхмәт Сезгә!
Поезд туктады. Өчебез өч якка йөгердек. Мин инде перроннан чыгып
китеп, зур кибетләр тирәсен дә әйләндем. Тик... Ник бер чәчкә сатучы
булсын. Каршыма килгән кешеләрдән сорап карыйм. Юк, чәчәк сата торган
кибетләр үзәктә генә диләр. Поезд кузгалырга биш минут кала, янып-пешеп
вагон янына килеп җиттек.
– Бу егет тукталыш саен чабулап йөри иде. Инде өчәүләшеп чабышалар, –
дип, безне сүгеп атты проводница. Купега кергәч, азрак хәл-әхвәл
алдык та, әйдәгез, чәй эчеп алыйк дип, Кувакада әзерләп җибәрелгән
күчтәнәчләрне өстәлгә тездем. Проводница стаканнарны челтәрләп
эшләнгән подстаканникларга куеп чәй, каһвә кертте.
Ә өстәге татар егете, безнең ашаганны күрмәс өчен, купе стенасына
карап, әйләнеп ятты.
– Улым, син нәрсә ашый аласың соң? – дип соравыма кулыма кечкенә
генә кәгазь пакет тоттырды.
– Аңладым. Хәзер проводницадан савыт сорап алам да ризыгыңны
әзерләп бирәм. Ашап-эчеп алгач, Иван үзенең сәндерәсенә менеп китте.
– Хәзер миңа югары күтәрелергә җиңел, – диде, елмаеп. – Ашказаным
бик үк сау түгел минем. Фронтта җәрәхәте ачылды. Үзегез беләсез, анда
ашау-эчү, консервалар һәм шуның ише миңа ашарга ярамый торган
ризыклар. Егерме бер килога ябыктым. Бог даст, өйдә вылечусь, – дип,
русча өстәп куйды.
Өстәге сәндерәдә ятучы татар егете дә тамагын туйдырды. Исеме Җәлил
икән. Ыңгырашуыннан бераз туктап торды.
– Апа, рәхмәт! – дигән сүзен көчкә аңладым.
Каршымда утыручы чибәр ханымның, Каринаның исә үз хәсрәте.
– Әтием кичә Казанга, сеңлемне туган көне белән котларга киткән
иде. Бүген иртән уянсалар, үлгән. Йөрәге туктаган. Аңа нибары 58 яшь
иде. Аңлыйсызмы? Әни белән шундый матур итеп, рәхәтләнеп, зур
фатирларында икесе яшәп яталар иде. Үткән ел әнине исерек шофёр
таптатып үтерде. Бер зур хуҗа малае, наркоман. Сигез ай да үтмәде, әтием
дә китеп барды. Уйламаганда, көтмәгәндә бит ул. Шифаханәгә дә барып
карамаган сәламәт кеше. Бик авыр миңа, – дип, тагын үксеп елап җибәрде
Карина.
– Елама, Карина, аның гомере шулай кыска булган. Адәм баласының бу дөньяны ташлап китәчәге ана карынында ук язылып куела. Казанга барып
вафат булмаган булса, бу хәл башка җирдә булыр иде. Аннан соң, алар
әниең белән пар аккошлар кебек яшәгәннәр, ә аккош парын югалтса, озак
яши алмый ул. Тынычландыра торган дару эчеп җибәр.
– Дару алмаган идем шул. Вакыт тыгыз булды. Онытылган.
– Хәзер, хәзер. Без өлкән кешеләрнең үзләре белән даруханә йөри! – дип,
Каринага тынычландыра торган төймә сузам. Барысы да арып-талып, ял
итеп алырга ятакларына аудылар.
Купедан чыгып, ап-ак пәрдәләр эленгән тәрәзә каршына бастым. Поезд
урман эченнән бара. Нарат урманы. Гаскәр кебек тезелешеп йөзьяшәр
агачлар безне озата баралар. Аллага шөкер. Тынычлык. Бомбалар да төшми,
туплар да атмый. Ләгънәт төшкән беспилотниклар да җирнең җанын яралап
шартламыйлар. Әйтерсең сугыш, кан-коешлар бездән бик еракта. Алар бу
җиргә килмәс кебек. Килмәсен иде инде.
Безнең купеда баручы чуваш егете Ванялар, татар егете Җәлилләр
булганда илебез тыныч яшәр. Балаларыбыз исән-сау булыр. Шулай булсын.
Йа Раббым, үзең сакла! Солдатларыбыз әти-әниләре, сөйгән ярлары,
балалары янына әйләнеп кайтсыннар иде.
Чаба поезд. Ашыга-ашыга тәгәрмәчләр тукылдый. Тук-тук, тук-тук. Кая
шулай ашыгасың? Безнең әле чәчкәләр аласы бар. Ә син каядыр ашыгасың
да ашыгасың....
Канашка җитәргә кырык минут вакыт калды. Нибары кырык минут.
Ә Ваня хатыны Надяга бүләк итәсе чәчкәне таба алмады. Җан әрни. Егет
купе диварына таба борылган да бер сүз дә дәшмичә ята. Надясына биргән
вәгъдәсен үтәп, дошманны җиңеп, күкрәген орден-медальләр белән бизәп,
иленә кайтып килә. Тик чәчкәләр генә юк.
Мин дә күңелем кителеп, купедан чыгып киттем дә проводница янына
килеп:
– Зинһар өчен, әйтегез әле, Канашта поезд ничә минут торачак? – дип
сорадым.
– Ярты сәгать. Тагын өчәүләшеп кая булса да чыгып чабасыгыз бармы?
– Әйе, чәчкәләр кирәк иде. Таба алмыйбыз.
– Эшегез беткән икән.
Башымнан яшен тизлегендә бер уй үтте. Доставка! Үзләре китереп бирә
торган хезмәт бар бит! Тиз арада улыма-кызыма, кияү-киленемә, Казанга
шалтыратам. Алмыйлар. Алыгыз инде, зинһар өчен, алыгыз. Миңа чәчкәләр
кирәк. Юк, алмыйлар. Әллә поездда телефон тотмый микән? Йөрәк дөп-дөп
тибә. Минем бит Ваняга булышасым килә, ә тәгәрмәчләр тукылдыйлар да
тукылдыйлар, минем өчен бик кадерле булган минутларны саныйлар. Бер
минут, ун минут. Кинәт мин өзелеп көткән телефон тавышы яңгырады.
Киленем икән.
– Әни, исән генә кайтып киләсеңме? Сине Булат каршы алачак.
Исәнләшеп тә тормадым.
– Эльмира! Син хәзер үк чәчкәләргә заказ бир әле. Канашка, тагын
30 минуттан поезд килеп туктаячак. Поезд һәм вагон номерын хәбәр итәм.
Трубкада тынлык.
– Әни, берни аңламадым.
– Эльмира, кызым! Кайткач аңлатырмын. Кыйммәтле булсын
чәчәкләр. Биш мең, ун мең, бәясеннән торма! Зинһар өчен тизрәк,
тизрәк, бик кирәк.
– Әни, вакыт бик аз калды, җитешерменме икән?
– Ә син җитеш!
Ваняга бу турыда әйтеп тормадым. Әллә килеп җитә, әллә юк. Юкка
өметләндермим егетне. Менә Канашка якынлашабыз. Тәгәрмәчләр
акрынрак тукылдый. Тук-тук, тук-тук. Кайнарланып йөрәк тибә. Дөп-дөп-
дөп. Телефон дәшми, җан әрни. Булыша алмадың... булыша алмадың... Ник
бу уй алданрак башка килмәде? Ваняга әйберләрен җыярга булышабыз.
Әнә Карина егеткә биштәрен кигезә. Өстәге сәндерәдән акрын гына Җәлил
төште. Кочаклаштылар. Егет авызыннан «Кош, кош!» – дигән авазлар
чыкты. Җәлил елый иде.
Поезд туктады. Ваняга сумкасын күтәрешеп төшмәкче булам. Ул
тәрәзәдән үзләренекен танып: «Барысы да килгәннәр, әти-әни, Надюша
һәм балалар», – дип сөенә.
Мин дә, Ваняның якыннарын күрергә теләп, тәрәзәгә күз салсам, бер
кочак чәчкә күтәреп, озын аяклы бер егет җилләрне уздырып чаба!
– Ваня, тукта, төшми тор, – дип, перронга чыгам.
Китерүчедән чәчкәләрне алам. Кул куярга куша. Фамилиямне әйтәм.
Вакыт юк.
Рәхмәт әйтеп, атылып вагонга кереп, чәчкәләрне егеткә сузам. Бер кочак
чәчәкләр! Алар шул кадәрле күп һәм шундый матурлар. Чәчкә таҗлары
янып тора. Ваня үз күзләренә үзе ышанмыйча:
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый.
Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына
яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә
таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама.
Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә
илгә килгән кайгыдан.
Вагоннан Ваняны Карина белән икәүләп озата төштек. Җәлил, купе
тәрәзәсеннән карап, кул изәп калды. Ваня кулында бары тик гөлләмә генә
иде. Әнә ул зифа буйлы хатыны, әти-әнисе кочагына атылды. Улы белән
кызы тезләреннән кочтылар. Ир белән хатынның кочагында Ваня вәгъдә
иткән орден-медальләр һәм гөлләмә уртасындагы зәңгәр кыңгыраулар
тыйнак кына чыңлап куйдылар.
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Елаттыгыз.
0
0
0
0
Дулкынланып укыдым. Рәхмәт яусын сезгә. Ижади уңышлар телим.
0
0
1
0
Үзәк өзгеч язмагызга елый-елый укыдым.Я,Раббым,мәрхәмәтле,Рәхимле,Шәфкатьле Аллаһым!Бары Син генә туктатырсың бу рәхимсез сугышы,зинһар тизрәк туктат,Газиз Раббым!
0
0
1
0
Елытырлык, иян озгеч эсэр, рэхмат нлый елый укыдым, минемдэ кузлэрдэн молдерэмэ яшь ага. Иэ Раббым, Аллаха Тагэлэкаем сугыш туктасын, сугышка киткэн ир-егетлэр исэн имин уз гэлэлэренэ кайтсыннар, эти-Ини, хатынына, балалары янына. Рэхмат язучега.
0
0
1
0
Елый елый укыдым , рэхмат язучыга, сугыш туктасын, иэ Раббым сугышка киткэн ир-егетлэр уз гэйлэлэренэ айлэнеп кайтсыннар. Аминь
0
0