Равилә Шәйдуллина-Мурат автор яңалыклары
-
15 ноября 2023 - 09:00
ТАУ БАШЫНДА БҮРЕ БАР (роман)
Кинәт кыз үзенә төбәлгән күз карашын тойды. Яшьләренә чыланган керфекләрен күтәреп караса, ни күрсен! Баскычның иң өстендә – яр кашында бүре басып тора! -
19 июня 2023 - 16:00
Яшьлекне эзләү
Алар – көнгә, ә мин төнгә керәм – Ялгызлыкның тәүге төненә... -
21 февраля 2023 - 10:00
Бичураның бәби туе
Әни бүген озатып кайтты яшьтәшенең иң соңгысын... -
1 октября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (ахыры)
Без бетмәдек, без бар, без яшибез! Иң зур белем йортларында укыган онык-туруннар дөньяның төрле почмакларына таралдылар... Шомырт агачының ап-ак таҗларын җилләр үзләре белән ияртеп алып китәләр дә җиһанга сибәләр... Җилләр җиргә аклык тарата! -
30 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Чыелдап төрмә камерасы ачылды. Күз алларым караңгыланып китте. Ике кешелек тәрәзәсез-нисез камера. Борынга параша исе килеп бәрелгәндәй булды. Ике якта чылбырлар белән стенага беркетелгән ике ятак. Бер почмакта параша чиләге. Һәм номерлар сугылган, юкарып беткән иске телогрейкалар, мескен бүрекләр. -
29 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
– Ник елашасыз, еламагыз, әле минем туксанга җитеп намазлыкка ятып сәҗдәгә китеп үлгән мөселманны күргәнем юк иде. Миңа андыйларның туры килгәне булмады, – дип кабатлады. – Нинди бәхетле әби! Күрәсезме, елмаеп үлгән бит әниегез. Җәннәт кошы инде бу, бер ялгансыз әйтәм. Әбинең соңгы урыны җәннәттә булачак! -
28 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Гәрәй-Григорий апасына, Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар... -
27 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар. -
26 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде. Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде... Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты. -
25 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Балаларның нәни куллары суелып бетә. Казан каласында яшәүче ерак туганнарының балаларыннан калган иске бишмәт җиңнәреннән күренеп торган беләкләре иртәнге язгы салкыннан яргаланып, «чебиләп» кызарып тора. Өчәүләшеп черәшә-черәшә, интегә-интегә, балалар салам йолкыйлар! -
24 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк! -
23 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Инде вагон ишеге янына килеп җиткәннәр иде, менә-менә шыгрым тулы вагонга атлап керәбез дигәндә генә, әзмәвердәй берәү хатынны этеп эчкә кертеп җибәрде дә... Гәрәй хатын кулыннан өзелеп калды. Шул ара вагон ишекләре шапылдап ябылды. – Гәрә-әй! – дип кычкырды Асылбикә, үзәкләре өзелеп. – Балакаем Гәрә- ә-ә-й! – Тик аның иңрәп кычкырганын ишетүче булмады. Поезд, китәсен белдереп, өзеп-өзеп кычкыртты да акрын гына, иренеп кенә шуышып кузгалып китте... -
22 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Тоткыннарны санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора. Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады. Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?! -
21 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
– Габдрахман абзый, башланды, Зөһрәнең тулгагы башланды! Зөһрә тир белән бер-берсенә ябышкан керфекләрен көч-хәл белән ачты да хәлфәсенә карады. Габдрахман калтырана-калтырана елый иде. Хатынның җанын, йөрәген айкап, хәләлен, ятим калсалар дип, балаларын кызгану хисе, үзен шушы хәлгә төшергән, кем икәнлекләрен дә аңламаган кабахәт бәндәләргә булган ачу-нәфрәт, барысы бергә кушылып, кинәттән аның җанына, тәненә яшисе килү көче кайткандай тоелды... -
20 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан ягына таба атладылар. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә?