Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Чыелдап төрмә камерасы ачылды. Күз алларым караңгыланып китте. Ике кешелек тәрәзәсез-нисез камера. Борынга параша исе килеп бәрелгәндәй булды. Ике якта чылбырлар белән стенага беркетелгән ике ятак. Бер почмакта параша чиләге. Һәм номерлар сугылган, юкарып беткән иске телогрейкалар, мескен бүрекләр.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
* * *
2019 елның көзе. Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы безне – төбәк тарихын өйрәнүче илле җиде кешене – Себергә татарлар белән очрашуга юллады.
Көннәр кояшлы, җылы – әбиләр чуагы. Без – бер вагон галимнәр,
язучылар, журналистлар, тарихчылар, сәнгать әһелләре. Шулар арасында Котдус улы Габделхәй оныгы – мин дә бар. Бу – мәңге онытылмаслык җылы, барысын да бер уй, бер фикер, бер гамь берләштергән зыялыларның сәяхәте. Ике тәүлек буе бер вагонда гәпләшеп, фикер алышып барабыз. Күбебез – Себергә сөрелгәннәрнең оныклары, туруннары. Сөрелгәннәрнең үзәк өзгеч газаплы тормышлары турында бер-беребезгә сөйлибез. Әңгәмәбез үзебезнең әби-бабаларыбызның күз яшьләренә төрелгән, каһәрләнгән язмышы хакында. Адәм баласының башына да сыймаслык, мәңге онытылмаслык вәхшилекләр турында.
Куылганнардан кемнәрдер, гарипләнеп, өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелеп, газизләрен югалтып, илгә кайта алганнар. Ә күбесе – «коммунизм» дигән якты киләчәк төзеп, ач-ялангач килеш интегә-интегә Себердә урман кисүчеләр – шул яктылыкны күрә алмыйча корбан булганнар. Кайда ул «коммунизм» дигән җәннәт кебек якты киләчәк?! Шул «җәннәт»не төзегәндә Себердә корбан булган, газапланып үлгән әби-бабаларыбыз, әни-әтиләребез, сез дә юк!
Ул елларны үзәкләрне өзеп искә төшереп, кан саркылып әрнеп торган хәтер бар, йөрәкләрдә сулкылдап торган яра бар! Ярый әле хәтер яши. Әгәр хәтер дә югалса, бу вагонда баручыларның күбесе әби-бабаларының кем икәнен онытса, ни булыр иде?! Үзенең тамырларын белмәгән, оныткан милләт яши алырмы? Юк, әлбәттә. Без яшәргә тиеш! Әби-бабаларыбызның, яши алмыйча сабый вакытларында ук якты дөньяны ташлап киткән туганнарыбызның яшәп бетермәгән гомерләрен дәвам итеп яшәргә тиешбез! Киләчәк буынга алар каһәрләнгән язмышлары турында балаларына, оныкларына сөйләп калдырсын өчен яшәргә тиешбез!
Бер вагонга утырып, Татарстаннан Себергә сәяхәткә мөселман
кардәшләр белән очрашуга дип кузгалган фикердәшләрне бер уй, бер гамь берләштергән. Онытмабыз, безнең онытырга хакыбыз юк! Әгәр милләтебезгә хыянәт итсәк, битараф булсак, гомер тузаннары астында хәтер күмелеп калыр да, без үзебезнең тамырларыбызны, нинди асыл затларның оныклары икәнлегебезне онытырбыз. Әби-бабаларыбызның газиз җаннары безгә рәнҗеп ятар.
Ике тәүлеккә якын Себер ягына таба тукылдап баручы поезддагы
оныкларның, туруннарның йөрәкләрендә бер уй:
– Юк, без сезне онытмадык, үзебез исән чакта һичкайчан онытмабыз! Бу турыда балаларыбызга, оныкларыбызга, киләчәк буыннарга тапшырыр өчен, фәнни хезмәтләребездә, әдәби әсәрләребездә язып калдырырбыз.
Без – үзебез хәтер. Без югалмадык. Без – күпме генә юк итәргә
тырышсалар да, тамырларыбыз нык булу сәбәпле, шытып чыгып,
бәрәкәтле туфракта, кояшның якты нурларында коенып, туган якның назлы җилләрендә иркәләнеп үсеп, киләчәк буынга әби-бабаларыбыз турында сөйләп калдырыр өчен, нәселебезне саклап калыр өчен, калкынып, зур дәрәҗәләр алып, инде үзебез дә өлкән яшькә җиткән оныклар, туруннар! Без исән булганда, хәтер исән булыр! Хәтер булганда, халкыбыз исән булыр!
Поезд тайга эченә килеп керде. Вагонның ачык тәрәзәсеннән ылыс, нарат күркәләре, сафлык исе бәреп кереп, тәрәзәләргә эленгән ак ефәк пәрдәләрне җилфердәтте дә, сискәндереп, хәтерне уятты.
Йа Аллам! Тынчу тыгыз караңгы мал вагонында бер тамчы суга
тилмереп, ач Зөһрә апам минем туганым Әминәне, җир йөзендә бары биш ел яшәп калган, үсеп җиткән булса, миңа апа булырга тиешле нәни кызчыкны дөньяга китергән. Тәрәзәләренә такталар кадакланган, тоткыннар белән шыгрым тулы мал вагоны. Күзләремне йомсам, тарихларда калган куркыныч хәлләр җанлана башлый.
Тук-тук, онытмагыз, онытмагыз, дип, чуен юл буйлап тукылдый
тәгәрмәчләр.
Юк-юк, онытмадык, онытмадык, дип, чигәгә бәрә хәтер.
Чөнки без – сезнең оныкларыгыз, сезнең өметегез. Без беркайчан да югалып калмабыз, сезнең, нәни кызчык Әминәнең, Себер салкыннарында, адәм түзә алмаслык газаплы тормышта әрәм булган илнең иң алдынгы кешеләренең гомерләрен, нәселләрен дәвам итеп, балалар үстерербез, нәсел калдырырбыз. Һәм аларга ерак әби-бабалары турында сөйләрбез. Сезнең турыда сөйләрбез. Шундый адәм түзә алмаслык шартларда да, Габдрахман хәлфә кебек, Йөзембикә абыстай, Зөһрә, Мифтахетдин, Гөлҗамал
кебек миллионнарның, намусларын югалтмыйча, мөселманнарның, христианнарның бер-берсенә булышып, кешелекләрен саклап калуы турында язып, сөйләп калдырырбыз.
Мин НКВД төрмәсе музеенда. Инде менә ничә көн музейда,
куылганнарның, гаепсезгә төрмәгә утыртылып, газаплап үтерелгәннәрнең язмышын өйрәнәм. Күзләремә җыелган яшь тамчылары, яңакларымны пешереп агалар да агалар. Кемгәдер – белмим кемгә – җаннарым айкалып кычкырасым килә.
Бүгенге тормышта байлык дип күзләре тонган адәмнәргә, әгәр
тормышыгыздан канәгать булмасагыз, менә бу музейга килегез, гыйбрәт алып китәрсез, дип кычкырасым килә.
Тикшерүче бүлмәсе. Аның җиңүче кыяфәтендәге карачкысын ясап
куйганнар. Кәнәфи – тикшерүченеке, ә каршысында – тоткыннар утыргычы. Шул артсыз урындыкка утырам... Һәм тәннәрем чымырдап китә...
Раббым, Аллам! Бу көннәрне балаларыма, оныкларыма күрсәтмә!
Дошманыма да күрсәтмә! Дошманнарым да бәхетле булсыннар! Әнә елга тутырып агып барган суга гарык булып өскә калкып чыккан мәетләр фотосы! Әнә нәни кызчыкны Енисей елгасы, җир куенына тапшырыгыз сабый бала Зөлхиҗәне, аның – яши алмый калган баланың – Җир-ана куенына кереп ятарга хакы бар, дип, әнисе белән соңгы кат хушлашу өчен ярга бәреп чыгарган.
Музей директоры белән танышам. Аның әби-бабаларының бөтен
гаиләсен җыеп атып үтергәннәр. Ни өчен Татарстаннан чаклы килгәнемне әйткәч, ул төрмә-музей буйлап миңа үзе экскурсия ясый.
– Рәхмәт сезгә! – ди. – Ул көннәр турында китап язып калдырырга
җыенганыгыз өчен рәхмәт! Әйдәгез, мин сезне төрмә камералары белән таныштырам. Бу вәхшилекне кешелек онытмаска тиеш!
Чыелдап төрмә камерасы ачылды. Күз алларым караңгыланып китте. Ике кешелек тәрәзәсез-нисез камера. Борынга параша исе килеп бәрелгәндәй булды. Ике якта чылбырлар белән стенага беркетелгән ике ятак. Бер почмакта параша чиләге. Һәм номерлар сугылган, юкарып беткән иске телогрейкалар, мескен бүрекләр.
Күз алдыма Алансу гүзәле, өч башлы дию көн саен камерадан алып чыгып китеп көчләгән, уналты яшендә газаплардан чәче агарган ике туган апам Нәфисә килеп басты. Ничекләр түздең икән син әле балалыктан, сабыйлыктан да чыгып бетмәгән кыз бала?! Ябык ишекләр артында дөньясына ләгънәт укып, төн уртасында чыелдап камера ишекләре ачылуны котларың алынып, калтыранып көткәнсеңдер. Һәм... Йа Раббым, үзең кичер бәндәләреңне!
– Бу ике кешелек камераларга егермешәр кешене япканнар, – ди музей директоры.
Кинәт, суларга һава җитмәгән кебек булып:
– Ишекне ачыгыз, зинһар, – дип ялынам. Камера ишеген, туристлар кергәч, нигәдер ябып куялар.
Минем агарып, куркып катып калган йөземне күреп, ишекләрне ачалар.
– Монда кергәч күпләрне курку хисе били.
– Миңа документларны әзерләгез, зинһар, – дим.
Башым әйләнеп, урамга йөгереп чыгам. Һәм күкрәк тутырып саф һава сулыйм.
– Рәхмәт сиңа, Раббым, мин бу камера ишеген ачып урамга чыга алдым! Ә уналты яшьлек Нәфисә, Маша түти, газапланып үлгән еврей кызы Женя?! Ничекләр итеп түздегез икән сез, бәгырькәйләрем?!
...Документлар белән танышам.
Әнә берсе Сталинга хат язган:
«Мин халык дошманнарын юк итү буенча планны үтәдем. Минем
әле тагын биш йөз кешене юк итәрлек мөмкинлегем бар. Өстән приказ төшерүегезне үтенәм...»
– Бәдбәхет! – дим. – Ничек үлдең икән син, җәллад?! Исән калган, инде картайган мәхбүсләр экраннан бертуктаусыз тоткыннарның үзәк өзгеч төрмә тормышы турында сөйли. Чәчләр үрә торырлык язмышлар. Һәрберсе турында романнар язарлык.
– Ирем һәм биш яшьлек кызым белән бергә кудылар. Кызымны,
кочагымнан тартып алып, икенче кешегә биреп җибәрделәр. Мин
шуннан соң баламны күрә алмадым, – дип сөйли инде тәмам бетерешкән, керфекләре коелып беткән, күзләреннән туктаусыз яшь агып торган чал чәчле әби.
Җаным елап, калтырана-калтырана саубуллашам да урамга чыгам. Бу каһәрләнгән йорттан исән-имин чыга алу үзе бер бәхет. Әнә стеналарга эленгән фотосурәтләрдә камераларда газапланып үлгәннәрнең фотолары. Нинди гали затлар! Алар бу ишекләрне ачып чыга алмаганнар. Ә мин саф һавага чыга алам! Рәхмәт сиңа, Раббым!
Төрмә-музей алдындагы аллеяда шиңгән чәчәкләр. Чәчәк таҗлары,
гомерләре белән хушлашкандай, башларын түбән игәннәр. Акрын гына искән җилдә тибрәлә-тибрәлә, яфраклар җиргә коела. Битләремә ефәк җепләр, тоҗымнар урала. Алтын сыман яфраклар, матур итеп җиргә салынган урам ташлары өстенә төшеп, сары келәм булып түшәләләр. Үзләреннән соң яшь бөреләргә урын калдырып, сары сагыш төсендәге яфраклар җиргә коела!
Тимер челтәрләр белән бизәлгән эскәмиягә хәл алырга утырдым.
Уйларымнан уелып, вакыт төшенчәсен дә оныттым бугай. Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим. Иренеп кенә, талгын җилдә әйләнә-тулгана, алдыма кызгылт-сары яфрак килеп төште.
– Хәлегез авырмы әллә? – Яныма затлы гына итеп киенгән, башына кара фетр эшләпә, шундый ук төстәге пәлтә кигән ханымның килеп утырганын сизми дә калганмын. Кинәт дәшкән тавышка сискәнеп киттем.
– Рәхмәт, түзәрлек, – дим.
– НКВД төрмә-музеенда булдыгызмы?
– Әйе, мин Казаннан ук килдем.
– Сезгә нәрсә белән булыша алам?
– Беләсезме, минем монда ике туган сеңлем яши Менә адрес:
«...Латыпова Венера Насхатовна».
– Венера Насхатовна? Ул бит медицина университетында укыта.
Аларның кызлары Алина да шунда ук укыта. Венера олы йөрәкле табиб. Ә аның ире онколог, ул бит илдәге иң танылган табибларның берсе. Ун ел элек Латыпов минем әтигә операция ясаган иде. Әтием бүген дә исән-сау гына яши. Минем әтием исеменнән дә аларга рәхмәт әйтегез. Рәхмәтләребез
чиксез.
– Үзегезгә рәхмәт матур сүзләрегез өчен!
Күңелемә мөлдер-мөлдер итеп горурлык хисе тулып, музейда
күргәннәрем азрак арткарак чигенә төшеп, сеңлем Венераларга юл
тотам.
Венера Нәсхәт кызы – Габделхәй Котдус улының күпсанлы оныкларының берсе. Мәскәүдә врачлар конференциясендә, шулай ук бабалары репрессияләнгән Латыйпов Виктор Равил улы белән танышып, тормышларын корып җибәрделәр.
...Тайгага сыенып утырган затлы йортларында ипле генә, салмак кына гәп корып утырабыз. Сөңге кебек очларын күккә терәп киселүдән котылып кала алган чыршылар, эрбет агачлары, карагачлар, моңсуланып, Себернең талгын җилендә ылыс исләре таратып тибрәләләр.
Үземнең музейда күргән-ишеткән, җаннарны тетрәндерерлек,
искитәрлек вакыйгалар турында туганнарым белән уртаклашам.
– Беләсезме, – ди профессор, – ул музей урнашкан йорт морзалар нәселеннән чыккан бабамныкы булган. Бабам алтын юучылар бригадасында эшләгән. Атлы обозда алтын төялгән ящикларны озатып йөргән. Көннәрдән бер көнне юылган алтын төялгән арба юкка чыккан. Мылтыклы конвойчылар үзләре үк урлап бүлешкәннәрдер дә бабама сылтап калдырганнардыр. Ул бер олау алтынның кайда юкка чыкканын әле дә белгән кеше юк. Ә минем бабамны өч көн эчендә атып үтергәннәр, мал-мөлкәтен тартып алганнар, ә ике катлы йортыннан НКВД төрмәсе ясаганнар. Аны шулай тиз юк итү, күрәсең, күргән-белгәннәрен сөйләп өлгермәсен өчен кирәк булгандыр. Ә соңыннан моның шаукымы минем әти-әниемә дә тигән, беркая да кереп укый алмаганнар. Шундый гаҗәп, адәм аңламаслык, шаккаткыч дөнья булган бит ул заманнар. Мин хәзерге буынның, хәзерге яшьләрнең яшәү рәвешенә шаккатам. Алар алдында нинди зур мөмкинлекләр! Теләсәң, илдә укы, теләсәң, чит илгә чык. Без хатыным белән икебез дә генетиканы яхшы беләбез. Бар нәрсә дә нәселдән килә, нәселе нык булса, адәм баласы югалып калмый, ташны тишеп булса да калкып чыга.
Котдус улы Габделхәйнең ике оныгы тайга эчендәге затлы йортта,
чыршылар шавын тыңлый-тыңлый, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз турында таң атканчы сөйләштек.
– Рәхмәт сезгә! – дип шаулашалар йөзьяшәр агачлар. Себер халкының саулыгы сагында торганыгыз өчен рәхмәт! Бәхетле булыгыз!
– Кызларыгыз кайда соң, нигә күренмиләр? – дип сорыйм.
– Олы кызыбыз Алина медицина университетыннан кайтып керми, фәнни хезмәт белән шөгыльләнә. Ә кече кызым ветеринария институтын бетергән иде бит, анысына ат җене кагылган. Барлык алган акчасына чабышкы атлар сатып ала, нәселле атлар. Инде ике чабышкысы бар. Әле гарәп аргамагы белән Мәскәүгә ярышка китте. Яшь мал, күптән түгел генә
бик зур акчалар түләп сатып алды. Сөлек шикелле зифа гәүдәле, нәзек аяклы чабышкы! Ничек курыкмыйдыр, өйрәтелмәгән ат бит. Бер тапкыр өстеннән очыртып та төшерде инде. «Ташла, кызым, бу эшеңне, синең өчен куркып, үзәкләрем өзелеп, котым очып торам», – дим. Аның үз туксаны туксан. Ат өстеннән төшми.
– Аргамакның исеме ничек соң? Нинди исем кушты чабышкысына?
– Йолдыз дип исем бирде.
Йөрәгем дерт итеп сискәнеп киттем.
– Венера сеңлем, ул аргамакның бәкәлләре ак түгелме? Аякларына ак носки кимәгәнме? Төсе җирән карамы? Яллары нинди, карамы?
Минем капылт кына сәер сораулар бирүемә аптырап, сеңлем күзләрен миңа төбәде.
– Игътибар да иткәнем юк инде, апа. Әйе, төсе җирән кара, ә аякларына күзем төшкәне юк. Кызым: «Әни, моннан да сылурак аргамакның булуы мөмкин түгел», – ди. Үзенеке булганга шулай дип әйтә инде ул аны. Һәр кешегә үзенең малы затлырак булып күренәдер. Чабышка керер алдыннан урынында басып тора алмый үрсәләнә, ди. Бигрәк шәп аргамак, дип сөенә. Исән-имин йөреп кайтсын инде.
Минем хәтер сукмаклары утызынчы елларга йөгерә.
Кукан, Йолдыз! Берсе, интегә-интегә, текә горур муенына камыт киеп, нәзек аяклары белән тездән туфракка батып, черәшә-черәшә сука сөйри. Икенчесенең – әллә нинди бәйгеләрдә катнашып, авылыбыз данын, бәлки, илебез данын якларга тиешле, Үзбәк якларын урап Алансуга кайтып, туган туфрагым монда булыр, дип дөньяга килгән Йолдызның – тиресе мал йорты каршындагы аркылы агачта кояш нурларында елкылдап янып тора. Сабантуйлар җиткәнен көтеп үрсәләнеп торган ярсу йөрәген зат
танымаган надан авыл куштаннары пешереп ашаганнар. Капка кырыена каккан күгәргән кадакка элеп куйган нәни кыңгырау күңелемдә чыңлый.
«Онытмагыз безне, онытмагыз!»
Себер якларында гарәп аргамагы турында ишетү, исеме Йолдыз булу күңелемне айкады. Аргамакның нәсел җебе өзелмәгән ләбаса! Алансуда Куканыбызның колыннары эш атына әйләнгәннәр. Ә Себердә яшәүче Габделхәй бабамның туруны гарәп аргамагы белән Мәскәүгә бәйгегә киткән. Гаҗәбенә ни диярсең?! Җиңеп кайт, сеңлем, җилләр юлдаш булсын
үзеңә!
Җаным җылынып китте.
Татарстаннан килгән илле җиде делегат, авылларда Себер татарлары тарихы белән танышып, бер авылдан икенче авылга сәяхәт кылабыз.
Менә зур тарихлы татар авылы Йорт-Оры. Үз музейлары бар, сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куелган. Мәчеткә кереп, намаз укыйбыз. Навил хәзрәт безгә авыл тарихы турында сөйли. Һәм көтелмәгән хәл, хәзрәт минем янга килде дә Себер татарлары сөйләме белән:
– Ханым, ә мин сезнең белән таныш, – ди.
– Юк-юк, сез мине белмисез, мин Себердә беренче мәртәбә, кемгә булса да охшатасыздыр, мин Татарстаннан, – дим.
– Әйе, әйе, сез мәркәзебез Казаннан. Мин, Бөтендөнья татар конгрессына килгәч, Казанда «Кукан» дип аталган ресторанга кердем, бик эчәсем килгән иде. Сездән чәй сорадым, ә сез миңа чәкчәк белән чәй чыгардыгыз, хакын да алмадыгыз. «Сез бит мосафир, хәзрәт, дога кылырсыз», – дип китеп бардыгыз. Исемегезне дә әйткән идегез, хәтер диген инде син, исемнән
чыккан.
– Рәхмәт, хәзрәт, бик зур рәхмәт сезгә! – дип, күзләремә яшь җыелып китеп бардым.
Әй Кукан, Кукан! Күрәсеңме, сине Себердә дә беләләр. Туксан елдан соң мин синең турыда Себердә ишетәм! Казан үзәгендә оныкларың төзегән, синең исемеңне йөрткән җәмәгать туклануы йортында Себердән килгән имам, синең – затлы гарәп аргамагының – исемен, минем кушаматымны Себергә чаклы алып кайткан. Рәхмәт сиңа, Навил хәзрәт! Себер авылларында безнең гореф-гадәтләребезне, динебезне саклаганың өчен рәхмәт!
Тыныч кына, талгын гына аккан елга өстендә акчарлаклар оча. Тын елганы уятырга теләгәндәй, әле анда, әле монда уйнаклап, көмеш сыман балыклар сикерешә.
Акчарлаклар тавышында бала елаган, үксегән тавышлар ишетәм.
Юк, мин колагым белән түгел, йөрәгем белән ишетәм. Миңа
калса, Себердә траншеяда күмелеп калган сабыйларның җаннары
акчарлакларга күчкән дә алар әти-әниләрен, илләрен сагынып һаман да бәргәләнәләр.
Улы Сабирҗанны эзләп күкрәк тиңентен ташып, ургылып аккан язгы суга кергән, елга үз куенына алган Балтач хатыны Әсмабикә су төбендә улын эзләп тапкандыр да куенына алып җылыткандыр. Алар әле дә Енисей елгасында көмеш балыклар булып йөзеп йөриләрдер. Сабый бала Әминә, нәни акчарлак булып, әти-әниләренең, абыйларының Себердәге тормышын өйрәнергә килгән сеңлесен елга өстендә өзгәләнә-өзгәләнә сәламлидер. Габдрахман хәлфә һәм Зөһрә кызлары белән күптән инде җәннәт түрендәдер. Амин, шулай булсын, дип, елга ярыннан кузгалып
китеп бардым.
Себердә яшәүче мөселман кардәшләребез тормышы белән танышып, җаннарыбыз сафланып, илгә кайтып барабыз. Арылган: күзләргә йокы эленгән. Инде төн уртасы авышкан. Сәяхәтебезнең шулай уңышлы үтүенә куанып, шул ук вагонда поездның акрын гына тукылдап, тибрәлеп кайтып килүенә оеп, йоклар-йокламас ятам.
Кинәт колагыма, тальянга кушылып, егетләр, кызлар җырлавы ишетелә:
Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам, дуслар, илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьләй сөйгән иркәмне.
Шулкадәр матур итеп җырлыйлар... Төш күрәм бугай. Шул атна-
ун көн эчендә Алансуымны, Казанымны, гаиләмне, оныкларымны
сагынып өлгердем. Җыр туктамыйча дәвам итә, поездның барганы
да ишетелми. Колагымда егет-кызларның дөнья бетереп җырлавы, тальян тавышы:
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда – яфрак, бездә – сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Күзләремне ачам. Поезд туктаган, вагонда җан әсәре юк. Ә перронда ду килеп бииләр. Себер татарлары төн уртасында җыйнаулашып Казан татарлары белән очрашырга килгәннәр, кулларында – бүләкләр. Бу шәһәрдә туктыйсыбызны каян белгәннәр диген?!
Рәхмәт сезгә, мөселман кардәшләр! Сезнең күбегез куылганнарның, илгә кайта алмыйча калганнарның оныклары, туруннарыдыр. Әби-бабаларыгыз сезгә туган ил турында сөйләп калдырганнардыр. Ә сез безгә аларның сагыну хисләрен җиткерер өчен, төн йокыгызны калдырып, безнең белән очрашыр өчен килгәнсез. Ә без, җаннарыбызда салкын Себернең җылы
сагыну хисләрен тоеп, туган илгә кайтып китәбез.
Сау булыгыз, хушыгыз, Себер татарлары, мөселман кардәшләр! Яңадан очрашканга кадәр!
(Дәвамы бар)
"КУ" 02, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Аллам сакласын, ул хәлләрне киләчәк буыннарга күрергә язмасын. Фашистлар кебек үз халкыңны шулай жәзала инде! Ярар, бай, кулак дип тамга салгансың икән, артык малын колхозга ал да үзенә эш бир, яшәсен үзенең йортында. Эшләсен, үзенә дә файда, колхозга да. Нигә шул кадәр кешене тәмуг газабына дучар итеп, газаплы үлемнәр белән үтерергә?! Шуңа күрә безнең ил гомер буе хәерчелектән айнымаган инде ул. Җыен болагай, аумакай сатлык җаннар идарә иткән илдә нинди алга китеш булсын инде...
0
0