Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде. Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде... Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
* * *
Карт бүредәй улый-улый котыра буран. Әйтерсең, явыз каенана яшь киленгә дөньяга кем хуҗа икәнен аңлата. Өлкән яшьтәгеләр, авырулар, сызланып, йоклый алмый интегәләр.
Нурания карчык та, сызлап интектергән буыннарын угалап, ни өчен шәһәргә, балаларына кыш чыгарга китмәгәненә үкенеп, ыңгыраша-ыңгыраша урыныннан кузгалып, йоклата торган ак сәдәбен эчеп килде. Соңыннан, бетмәс-төкәнмәс авыр уйларыннан алҗып, тынгысыз йокыга талды.
Һәм өндәгечә, ап-ачык итеп төш күрде.
Җып-җылы, ямь-яшел бәбкә үләнле, кояшлы җәй, имеш. Ул – яңа
гына кияүгә чыккан яшь килен – тәрәзәләрне ачып куеп, өй җыештырып йөри. Ире Шамил мәктәптә, каенанасы кызы Рәшидәгә кунакка киткән. Тыныч, тук, матур тормыш. Сугыш та юк, үгез җигеп сукага чыгасы да юк. Өстәлдә күпереп пешкән кара икмәк. Абзар тулы мал, кош-корт. Шау чәчәктә утырган алма бакчасы. Һәм йөрәк астында, беренче тапкыр дөньяга барлыгын белдереп, яңа җан талпынып куйды.
Рәхәт, бик рәхәт иде күңелгә!
Кинәт капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Нурания ачык тәрәзәдән әтисе Габделхәй килгәнен күрде, аның куе йомшак тавышын әллә ничә мең тавыш арасыннан аерыр иде ул.
Танымыйча, ул бит төннәр буе әтисенең җырлый-җырлый тимер
чүкегәнен тыңлап үсте. Әтисе гел моңлы озын җырлар җырлый торган иде. Әнисе Маһруйбикә корырак, кырысрак холыклы булды. Ә әтисе сигез бала арасыннан Нуранияне аерыбрак ярата иде, ахрысы. Әллә кызчыкның үзен шулай яраттырасы килдеме икән? Әтисенә булышчы иде шул ул. Ул эшләгәндә, чыра яндырып яктыртып тора иде.
– Әй кызым, үстең инде, – дип, әтисе мактый. Һәм төн буе тимер
чүки. Тимер чыңына «Кара урман»нар, «Ямбикә»ләр, «Сәрвиназ»лар, «Гөлҗамал»лар кушыла.
Диң-диң, шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Диң-диң, җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр,
Энҗе-мәрҗән кызларның кул бавы...
Кыз кара урманнарда күңеле белән адашып йөри. Энҗе-мәрҗән
беләзекләр кигән калфаклы чибәр кызларның җеп эрләгәне күз алдына килә. Шул җепләргә хыяллары иярә, һәм күзенә, керфекләренә куе, татлы йокы эленә. Зәңгәр төтен, кургаш исе, күптән ак каурый болытларга әверелеп, әтисенең тыныч, тау халыкларыныкы кебек мәгърур йөзе белән ак томанда
эреп, юкка чыга.
Әй балачакның рәхәт, хәсрәтсез татлы мизгелләре! Сез дә бик тиз,
март аеның йомшак җилендә эреп, йөгерек гөрләвекләр булып аккан кар сулары кебек, мәңгелеккә агып киттегез дә җир куенына кереп юкка чыктыгыз! Тик җанда, күңелдә җәйге тымызык, җылы сахра җилләре куып керткән «Кара урман»нары, «Гөлҗамал»лары, «Ямбикә»ләре белән тимер чүкеп утыручы әтисе Габделхәйнең акыллы күз карашы, бәрхет тавышы аны, йөрәкләрне авырттырырлык дәрәҗәдә газиз хатирә булып,
гомере буе озата барды.
Менә бүген, шушы шыксыз салкын төнне җәйгә әйләндереп, әтисенең тавышы ишетелә түгелме соң? Ул тиз генә тәрәзәгә капланды. Ә анда чыннан да җәй, имеш. Капка төбендә, әле ул бала чакта кунакка барганда тарантаска гына җигелә торган Каратуры. Тик нигәдер аны бу юлы арбага җиккәннәр. Анда – ямь-яшел чапкан үлән өстендә – әнисе белән Зәкия түтәсе утыра. Әнисенең башында яратып яба торган, чит-читенә зәңгәр
кыңгыраулар чигелгән ап-ак яулыгы. Бу яулыкны аңа Мәскәүдә яшәүче элеккеге күршеләре Хәкимә алып кайткан иде. Әнисе аны бик яратып рәешкә генә, үзе әйтмешли, теш сызлаганда гына яба иде шул. Зәкия түтәсе дә бик матур киенгән.
Тукта, аның әти-әнисе дә, Зәкия түтәсе дә күптән гүр ияләре бит инде. Каратурыны да колхоз оешкан елны әллә кемнәр килеп алып киттеләр бит. Ә алар килгәннәр...
Ул, йөгерә-йөгерә, әти-әнисе янына арбага чыгып утырды. Ә алар
дәшмәделәр. Әтисе атка чөңгерде, ат кузгалып китте дә, чаптырып килеп, Нураниянең бала чагы, яшьлеге узган төп нигезгә, карт шомырт төбендә төшереп калдырды һәм авыл башына, зират ягына таба китеп барды. Ә ул, газизләре киткән зират ягына карап, нигә сөйләшмичә рәнҗеп киткәннәрен аңламыйча аптырап, шау чәчәкле шомырт төбендә басып калды.
Һәм манма тиргә төшеп уянып китте. Күзен ачса, шомлы караңгы төн. Тышта, әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып, җил улый. Шомырт чәчәкләре түгел, баганадан төшкән яктыда күшеккән ап-ак күбәләкләр кебек кар бөртекләре бөтерелә.
Җәй дә юк.
Бәрхет тавышлы горур әтисе дә юк.
Кыңгырау чәчәкле яулык япкан кырыс әнисе дә юк.
Зәкия түтәсе дә юк.
Каратуры да юк.
Чәчәкләрен коеп утыручы карт шомырт та юк.
Беренче баласының беренче талпынуын сизеп куанган яшь килен дә юк.
Кыш, караңгы кыш бар.
Картлык, беркая да качып котыла алмый торган картлык бар.
Балаларын югалткан хәсрәттән җанны өшетердәй шомлы тавыш белән улаучы карт бүредәй котырган буран бар.
Тукта әле, нигә керде соң бу җанны җылытырдай матур төш? Әти-әнисе нигә рәнҗегәннәр? Әтисе, үләр алдыннан: «Җиде баламның берсе дә намаз укымый, Коръәнне кулга алмый», – дип рәнҗегән иде. Ләкин моңа балалар гаепле түгел. Мәктәптә дин, Алла юк, дип укыттылар. Алласыз, динсез буын үсте ләбаса. Әтиләре үзе дә мәчетсез, мәхәлләсез калган авылда җыелышып, кача-поса, җәмәгать белән җомга намазы укыдылар. Ә аларны куштаннар кәнсәгә барып әләкләделәр. Чакыртып сүктеләр, ләкин туктата
алмадылар. Әтиләре күргәндә, балалары намаз укымый иде шул. Тыныч күңел белән китеп барган булыр иде Габделхәй карт. Ярый әле балалары аның алдында динне хурламады. Бигрәк тә кияве Шамил килеп керер иде дә, ике кулын күтәреп, бабай, йә бер дога, дип, дога кылыр иде. Шул сүзләр бабасының җанына сары майдай, йомшак песидәй җылы йомгак булып йомарланып кереп ятар иде һәм йөрәген җылытып торыр иде.
Димәк, авылда партком секретаре булып эшләүче кияве чын йөрәктән түгел, динем өчен түгел, көнем өчен дип кенә җыелышларда Алла юк дип сөйли икән. Димәк, өметсез үк түгел.
Инде балалары биш тапкыр намаз укыйлар, кулларыннан Коръән
төшми. Әти-әниләре рухына көнгә бишәр тапкыр дога кылалар. Диннең күтәрелүенә, адәмнәрнең йөрәгенә миһербанлык кайтуына, авыл өстендә азан тавышы яңгыравына сөенәләр. Әти-әниләре бу хәлләрне белеп ятадыр, иншалла, шулайдыр. Шулай гына булсын!
Аптырап ята торгач, Нурания карчыкның башыннан ниндидер үкенечле уй үтте. Тукта, төп нигезгә барып дога кылмаганга да шактый вакыт узган! Дөнья хәлләре белән матавыкланып, төп йорт онытылып киткән. Инде үзенең йорты да балалары өчен төп нигезгә әйләнгән шул. Алар карты – алтмыш дүрт яше тулганчы ук гүр иясе булган Шамил Муратов белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Ул биш бала, башлы-күзле булып, унга әйләнделәр. Аларның балалары туып, утызлап булдылар. Нурания, гомере
буе балалар укытып пенсиягә чыгып, оныклар үстерергә булышты. Алар да башлы-күзле булдылар, балалары туды. Шуннан соң Нурания карчык аларны санаганда бутала ук башлады. Бик зурайды бу нәсел. Җәй буе ишегалды тулы бала-чага, капка төбе әллә ниткән, моңарчы күз күрмәгән машиналардан бушамады. Мәшәкатьләр баштан ашты.
Нурания карчык, ыңгырашып, урыныннан кузгалды. Тәһарәт алып,
иртәнге намазын укыды, озак итеп әрвахларга дога кылды. Кече як тәрәзәсеннән урамга күз салса, буран басылган, аксылланып, караңгылыкны ярып, саркылып кына таң беленеп килә иде. Яктыргач, энесе Җәүдәт, килене Халисәләргә барып – төп нигездә шулар калган иде – бөтен шартын туры китереп дога кылып, ясин укып кайтырга ниятләп, чәен куеп җибәрде. Тиздән, күңелләрне күтәреп, самавыры җырлый башлады. Төнге караңгы уйлары таралган кебек булды.
Ә төшке аш вакыты җиткәндә, Алансу авылының кибет урамыннан, буран күмеп киткән юлны ярып, сумкасына Җәүдәтнең оныклары Ришат белән Зөлфәткә күчтәнәчләрен салып, йомшак мамык шәл бөркәнгән, затлы чәшке тун кигән Нурания карчык төп йортка, әти-әнисе нигезенә таба атлады.
– Бисмилләһир рахмән ир-рахим, әгузе билләһи минәшшайтанир-раҗим. Хәерле сәфәр!
Килене Халисә шау-гөр килеп каршы алды, куанды, сөенде:
– И апай, ничекләр киләсе иттең? Менә килен эштән кайтышка пилмән пешергән идем. Бәхетле авыз икәнсең! – дип мәш килде. Халисә каенана гел килене яраткан ашларны гына пешерә иде.
Бигрәк уңды шул энесе Җәүдәт хатыныннан! Ул авылның иң уңган, иң акыллы килене булды. Авылда каенаналар:
– Их, Халисә кебек киленең булса иде, – дип кызыкты.
Кызлы әниләр кызларына:
– Аллаһ безгә Җәүдәт кебек ир-егет бирсә иде, – дип, теләк теләде.
Төп йорт, төп нигез кырмыска оясы кебек кайнап торды. Ерак туганнарның балаларының балаларын чын күңелдән сөенеп каршы алды килен. Алар барысы да, Халисә киленне яратып, «туган апа» дип өзелеп тордылар. Күчтәнәчләрдән, бүләкләрдән өзмәделәр. Шулай итеп, Җәүдәт белән Халисә Котдус картның, Габделхәй бабайның тормыш кагыйдәләрен сакладылар. Сабантуй мәйданыннан туган-тумачаны барлап җыйдылар, табын кордылар. Ә кичен Сабантуй хөрмәтенә «бисмилла» әйтеп чалынган сарык ите пеште, тавык тутырылды. Өчпочмагы, бәлеше, тагын әллә ниләр... Бер-берсен моңарчы күрмәгән,
белмәгән туган-тумачалар шунда танышты. Үзләренең Котдуслар
нәселеннән булуларын белеп сөенеште. Соңыннан бер-берсе белән йөрешә башладылар һәм икенче Сабантуйга тагын да ишәеп, яшьләре кияүгә чыгып, өйләнешеп, яңа кода-кодагыйлар артып, балалары да үзләрен Котдусларныкы дип санап, Алансуга кайтып бәйрәм иттеләр. Бакча тутырып безелдәшкән бал кортлары кунакларга күчтәнәчкә бал җыйдылар. Габделхәй бабайның яшьтие карт шомырт, Сабантуй саен ап-ак ефәк шәлен ябынып, туганнарны каршылады.
Котдусныкылар булу – мәртәбә! Бу – затлы нәсел. Бу нәселдән кыз
алу – горурлык. Шуңа күрә Җәүдәткә кыз сорап Күкчәгә менгән башкода Шамил Муратовка кызның әтисе Гаялетдин:
– Кызым май кайнаган сәгатьтә туган икән – Габделхәй малаеннан
башкода килде, - дип сөенде.
Кызын Алансуга озатканда, әти кеше кызын кисәтте:
– Кодалар шәп, егет шәп, әгәр берәр начар хәбәрең килсә, матри, кыз!
Юк, кодалар кызны үз кызлары кебек күрделәр – килен инде Котдусныкы иде. Кыз аш булды да таш булды. Җәүдәт кебек ир авылында түгел, дөньясында да юк иде. Авылда ничә шофёр булса да, аның шикелле игелеклесе булмады. Төнлә берәрсенең хатыны балага авырса, берәрсен йөрәк өянәге тотса, кемгә печән алып кайтырга кирәк булса, төп нигезнең, Җәүдәтләрнең ишеген кактылар, ул каршы килмәде. Эше өчен хак алмады. Әчегән бал, аракы салып карадылар, эчмәде. Ул чын ир-егет иде. Ул Котдусныкы иде. Машинасының тавышын Балыклы авылын чыгып, зират янына җитә башлауга, Халисәсе әллә кайдан ишетеп танып ала иде.
– Әнә «хәзинәм» кайтып килә, – дип, йөгереп каршы чыкты, тиз арада чәен куйды. Гөрләшеп яшәделәр.
Габделхәй карт Җәүдәтенең кулында тынычлап җан бирде, чөнки төп нигездә төпле, ышанычлы улы Җәүдәт белән Халисә калдылар. Хәләле дөньядан киткәч, Маһруйбикә карчык тагын егерме ел яшәп, туксан ике яшендә дөнья куйды. Алар районда бер килен белән каенана булып яшәделәр. Каенана өчен киленнән дә уңган-булган кеше юк иде. Кызлары янына барса да, кунасы итмәде, килене Халисә янына, оныклары Шәүкәт белән Хәдичә янына ашыкты.
Гомер уза торды. Җәүдәтнең эшчәнлеге югары бәяләнде – икенче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде, егерме җиденче съезд делегаты булып сайланды.
Төп йортка яшь килен төште, онык Хәдичә кияүгә китте. Котдусныкылар ишәйде. Төп йорт искереп, яңа йорт салырга вакыт җитте. Ләкин нигәдер яңа йортны ул нигезгә саласы итмәделәр, күршедәге ташландык нигезгә салдылар. Яңа йорт ташпулат иде. Ташпулат алдында бәрәкәтле иске йорт
мескенләнеп, кечерәеп, инде яшен яшәп бетергән йөз яшьлек карт кебек, җиргә сеңеп калгандай булды. Ләкин әле тәрәзәләрендә кичләрен ут яна.
Җәүдәт белән Халисә төп нигезне ташлап бетермәделәр.
Шушы төп нигезгә ясин уку иде Нурания карчыкның нияте. Теләге изге. Төшендә Габделхәй карт кызын нигезенә ат җигеп китереп куйган иде.
– Кызым, төп нигезне онытма, – дип әйткән кебек иде төшендә.
Ләкин Халисә килен:
– Әй апай, килгән-килгән, әйдә, яңа нигезгә дә кереп, ясин укып кит
инде, – дип каударланды. Йөгерә-йөгерә, күршедә яшәүче Габделхәй картның икенче кызы Фәүзияне алып чыктылар, туганнары Рәфикъ хатыны Мөршидәне җилтерәтеп алып килделәр. Пилмәннәрен, тәм-томнарын күтәреп, яңа нигезгә ясин укып дога кылырга кереп киттеләр.
Аягы тартмаган иде Нурания карчыкның, әтиләре риза булмас кебек иде.
Шәп иде яңа йорт. Сагыз исе аңкып торган, буялмаган идән. Ул байлык, ул чисталык!
Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде.
Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде...
Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул
җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты.
(Дәвамы бар)
"КУ" 02, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев