Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Нурания йокысыннан уянды да, тәрәзә пәрдәләрен тартып куеп, урамга карады. Күк йөзендә тулган ай җиргә зәңгәрсу ак нурларын сибә, чекерәеп янып торган йолдызлар атыла. Алар шулкадәр күп һәм, берәм-берәм үзләре артыннан якты эз калдырып, җиргә коелалар сыман. «Аллага шөкер, көне матур булырга охшаган. Малларга ашатырга тезмәдә бер чеметем печән заты калмады. Инде сыер кайчаннан бирле түбәдән төшереп парландырган
күгәргән салам ашый. Җитмәсә, кабыргалары тырпаеп таралырга торган ябык ач сыерны җилененнән кан саркылып чыкканчы савабыз. Мескен малкай, үзе буаз, ничекләр итеп кенә бозаулар?! Балаларны уятып, Чакрак болынына эскерт төбендә калган салам йолкырга җибәрергә кирәк. Председатель белән бригадир уянганчы кайтып җитә алсалар, сыерына салам парландырып бирерләр иде. Азрак пешкән бәрәңге кабыклары, чүт кенә көрпә болгатып бирсәң, малларның тамаклары туя инде ул», – дип
урыныннан кузгалды да, кичтән ире Шамил кертеп куйган коры утынны мич төбенә тезеп, кучкардан чыра алып, ут тергезеп җибәрде. Миче күңелләрне күтәреп, чатор-чотыр итеп яна башлагач кына, таралып, тезелешеп йоклап яткан балаларын йокыдан уятасы итте.
Сәгать иртәнге өч. Стенага элеп куйган, кияүгә чыкканда әтисе Габделхәй бүләк иткән затлы зур кара сәгать, акрын гына келт-келт итеп, минутларны саный. Балаларның таң алды йокысын йокларга тиешле минутларын. Колхозлашу елларында авыл активлары алып чыгып киткәндә кулларыннан төшеп китеп, бизәкләре төрле якка чәчелгән сәгатьне, ватык, моның беркемгә кирәге юк, дип, ташлап калдырганнар иде. Әле әтисенең төн буе
сәгатьнең ватылып-чәчелеп беткән бизәкләрен җилем белән ябыштырып утырганын бүгенгедәй хәтерли Нурания. Төзеп-җыеп бетергәч, стенаның ап-ак итеп юылган бүрәнәсенә кадак кагып, галәмәт зур, зиннәтле сәгатьне элеп куйды. Ачкыч белән, әтисе әйтмешли, «заводын» борып җибәргәч, күпне күргән сәгать өйгә җанлылык кертеп йөреп китте дә, күп тә үтмәде, җиде тапкыр ниндидер моңлы бер аваз белән сукты. Әле соңыннан да бу
аһәң күпмедер вакыт зеңгелдәп торды. Шул моң, шул аваз Нураниянең күңеленә мәңгелеккә уелды. Әтисенең дә күз тирәләренә моңсу гына елмаю кунды. «Әй әтрәк-әләмнәр, шундый затлы әйберне бәреп калдырдылар. Иске казанны – әнисенең аш пешерә торган казанын – мичне җимерә- җимерә суырып алдылар. Юк шул инде, юк, зат танымыйлар. Күргән әйберләре түгел шул. Мал бәясен белүчеләр юк. Хәер, авылында сәгать
төзәтүчесен дә каян тапсыннар?» – дип, әтисе кемнәндер зарланган кебек сөйләнгән иде. Нурания кияүгә чыкканда, Котдус карттан калган бизәкле кара сәгатьне бүләк итте Габделхәй.
– Мә, кызым, бу сәгать синдә югалмас, кулың эш белә: тегүен дә
тегәсең, ирләр эшен дә җимертеп эшлисең, итек астына олтан да саласың, самавырын да ямыйсың, сәгать тә төзәтә беләсең, – дип, күңелен булдырган иде.
Инде менә дистә елдан артык вакыт узды, комсомоллар төшереп ваткан сәгать һаман да Шамил белән Нурания гаиләсенең гомерен саный. Бер генә минутка да соңармый, Котдус картның пөхтәлеге, Габделхәйнең төгәллеге кебек.

 Тик-так, тик-так, тик-так. Менә сәгать өч тапкыр доңгылдатып сугып куйды. «Вакыт, вакыт, балаларыңны уят, Нурания. Жәллисеңдер, тик нишләмәк кирәк... Дәресләрен хәзерләп бетереп соң гына йокларга яткан сабыйларыңны ничек кызганмыйсың. Таң алды йокысы бигрәк татлы бит ул, бигрәк тәмле була. Тик нишләмәк кирәк... Кирәк тирәкне ега, ди».
Нурания тагын бер кат тәрәзәләргә күз салды. Айның көмеш нурларында коенып, Галиәхмәт Ринаты белән сеңлесе Сания, чана сөйрәп, Чакрактау басуына таба китеп баралар. Галиәхмәтләр иренә кардәш тиешлеләр, галәмәт уңганнар, тырышлар.
Нурания тәрәзә яныннан кузгалып китте дә таралышып йоклап яткан балалары янына килде. Сабыйлар рәхәтләнеп йоклыйлар. Әле йокының иң татлы чагы. Балаларның әниләре куенында, матур төшләр күрә-күрә, рәхәтләнеп йоклар чагы. Ләкин...
– Балалар, торыгыз инде, уяныгыз. Тиз генә чәйләп алыгыз да эскерт төбендә калган саламны йолкырга барыгыз. Кеше-кара уянганчы кайтып җитә алсагыз, малларга башак болгатып ашатырыек.
– Әй әни, әз генә йоклыйк инде. Тагын әз генә, чүт кенә. Бигрәк иртә
бит әле, әни. Әле әтәчләр дә уянмаган.
– Ниткән йоклау ди ул, әнә Галиәхмәт Ринаты сеңлесе Сания белән әллә кайчан чаналарын сөйрәп чыгып киттеләр инде, кайтыр вакытлары җитә. Ә сез һаман йоклап ятасыз. Төне буе укыйсыз да, иртән йокыгыз туймый. Әгәр колхоз председателе яисә бригадир каршыгызга очраса, саламыгызны колхоз фермасына алып барып бушаттырыр. Ул сыер белән
сарыкларны, әкияттәге кебек, муеннарына капчык асып, хәер сорашырга чыгарып җибәриммени соң? Сыерсыз да калсак нишләрбез, ниләр генә эшләп бетерербез, Ходаем? Ичмаса, әтиегез дә саусызланды, – дип, күңеле тулып елап җибәрде Нурания. 
– Әнә Галиәхмәт Ринаты сеңлесе Сания
белән...
Әниләренең елавы балаларның шунда ук йокысын ача. Сикерешеп торалар да, чиратлашып мич артындагы кулъюгычта бит-кулларын юып, киенеп, чәй дә эчеп тормыйча чаналарын сөйрәп, Чакрактау буе басуына таба атлыйлар.
Галиәхмәт абзый Ринаты аларның абыйларыннан бер генә яшькә
өлкәнрәк. Нурания белән Шамил көн саен, таң тууга, әнә Галиәхмәт абзый Ринаты сеңлесе белән шуны эшләгән, моны эшләгән, дип тәкрарлый башлый.
– Әни, ник безне бер дә мактамыйсың соң син? Без дә эшлибез бит инде, бер минут тик торган юк бит!
– Сезне кеше мактасын. Нигә дип без үз балаларыбызны үзебез мактап утырыйк ди? Әнә Галиәхмәт абзый Ринаты...
Менә шулай Галиәхмәт абзый Ринатының бәллүрдәй юка боз челтәрен ватып узган чана эзе буйлап Чакрактауга таба чана сөйрәп чыгып китә балалар.
Нурания күңелендә чана табаны астында юка боз челтәрләренең чатнап, ватылган тавышы хәсрәтле бер аваз булып яңгырап тора.
– Нишләмәк кирәк, балалар! Маллар ач. Әнә сыерлары абзар түбәсеннән төшергән парланган салам салынган тагарак янында шактый вакыт ашамыйча басып торды, тик нишләсен, тамак гүргә кертә, ди. Соңыннан, аптырап, керт-керт итеп ашарга тотынды. Аз гына арыш көрпәсе сибелгән, чери башлаган, күгәргән салам. Әнә саламы төшерелгән абзар түбәсенең такталары шәрәләнеп, йөрәккә шом салып, сураеп тора.
Әтиләре авырып китте шул. Әгәр икәүләшеп эшләсәләр, балалары-
сабыйлары болай интекмәсләр иде. «Үпкәсендә чире бар, балалар укытырга ярамый» дигән белешмә язып бирделәр. Һәм унтугыз яшеннән сугышка кереп, сугышның башыннан ахырына кадәр ут эчендә, фронтның алгы сызыгында Ватанны саклаган Шамил Муратовны аена 20 тәңкә түләп пенсиягә чыгардылар. Нурания ул акчаны утыз көнгә бүлеп карый, көнгә 66 тиен чыга. Бу акчага ничек яшәмәк кирәк? Акылы утызынчы елларда адашып калган Фәгыйлә карчык һәм укырга атлыгып торган биш бала!
Үзенең хезмәт хакы да юк дәрәҗәсендә. Җитмәсә, мәктәп директоры рус теле дәресләрен, кисеп алып, башлангыч класс укытучыларына бирде.
Беркөнне, кабинетына чакыртып:
– Нурания Габделхәевна! Мин рус теле дәресләрен, сездән алып, башка укытучыларга бирергә булдым, чөнки сезнең белемегез җитәрлек түгел, дип саныем, – диде. Әйе, саныйм димәде, «саныем» диде.
Нурания, аптырап, яшьле күзләрен директорның ябык, каклаган каз кебек каракучкыл йөзенә төбәп:
– Белемемне хезмәттәшләремнекеннән түбән дип уйламыйм. Минем сыйныфтан югары сыйныфка күчкән балалар, тәртип ягыннан булсын, белем ягыннан булсын, яхшы якка аерылып тора. Сез бу турыда югары класс укытучыларыннан белешә аласыз. Сугыш елларында эвакуацияләнгән Ленинград хатын-кызлары белән гел рус телендә аралаштык. Үзегез дә
белеп торасыз лабаса, ирем саусызланды, балаларым ишле, иң кечесенә нибары алты ай. Каенанам акылын югалтты.
– Карагын әле, сез нәрсә дип мине өйрәтеп торасыз? Ул балаларны минем өчен түгел, үзегез өчен тапкансыздыр бит. Тулмаган сәгатьләрегезне төнлә интернатта эшләп тутырырсыз. Ә ирегез, әнә, дуңгыз фермасын төзергә эшчеләр кирәк, ди, шунда барыр.
Әйе, шулай диде мәктәп директоры, карагыз әле димәде, «карагын
әле» диде. Балаларның әтиләре, җиде ел буе сугышта, сугыш беткәч, җимереклекләрне төзәтеп йөреп саулыгын бетереп кайткан фронтовик турында.
Шамил болай да, үзен-үзе кая куярга белмичә, тәмам рухы сынып, җаны елап йөри иде. Нурания директорның бу сүзләрен иренә әйтеп торасы итмәде. Күз яшьләренә коенып, елый-елый өенә кайтты.
Ничек яшәргә, балаларны ничек аякка бастырырга? Укысыннар, югары белем алсыннар иде. Юк, белем алып кына түгел, кеше булып калсыннар иде балалары. Әтиләре Габделхәй үзләренә дә күпме әйтте: укырга керегез, читтән торып булса да югары белем алыгыз, диде. Нык беләкле берне еккан, белемле меңне еккан, диде.
Сугыш арты еллары, кая инде уку?! Тәмам җимерелгән илне аякка
бастырырга кирәк. Бер-бер артлы тезелешеп, биш балалары туды. Гомернең агып киткәне сизелми дә калды. Менә шушы татар сүзләрен вата-җимерә сөйләшә торган яшь директор килгәч, Нурания өчен акыл җитмәслек кара көннәр башланды да инде.
Ире туры сүзле иде шул. Яңа директор белән тыныша алмадылар.
«Үпкәсендә чире бар, мәктәптә эшләргә ярамый» дигән белешмәнең дә ялгыш, ялган икәнлеге бик соң, пенсиягә чыгарга өч ел калгач кына беленде. Ә әлегә сугышларны күрмәгән яшь директор Нураниянең җелегенә төште. Һәрдаим дәресләренә кереп утыра, үзе булмаса, уку- укыту бүлеге мөдирен кертә. Һәм һәрбер педсовет укытучының йөрәк өянәге белән тәмамлана иде.
Йа Аллам! Нуранияме көн үткәнгә йөрүче? Улмы эшләми? Уку авыр бирелә торган балаларны өенә чакырып укытты, үзенең вакыты булмаса, өлкәнрәк балаларына кушты. Ләкин яңа директорга ярый алмады.
Менә шуларны уйлады Нурания, балаларын эскерт төбенә бозланып каткан салам калдыкларын йолкырга җибәргәндә. Әтиләре белән барырлар иде дә, тик ярамый – кеше-кара күрсә, караклыкта гаепләп, Шамилен партиядән чыгарырга мөмкиннәр.
Әнә алар – өч сабый – чана сөйрәп, Чакрактау басуына таба китеп баралар. Чана табаннары астында челтер-челтер килеп, кар катламын бәллүрдәй каплаган язгы боз челтәре ватыла. Балалар, таң йокыларын калдырып, әти- әниләренә булышыр өчен, колхоз председателе, бригадир, өлкәннәр уянганчы, кеше-кара күзенә чалынганчы, таң атканчы кайтып җитеп, мәктәпкә барырга
тиешләр. Соңгарак калсалар, язгы кар эреп, чаналары батачак. Ат йөгедәй юеш салам төялгән чана батса, сөйрәп чыгарам димә! Чөнки бу, әниләре әйтмешли, ни арба, ни чана вакыты. Аякларына олтан салынган киез итек кисәләр – юеш, бутый кисәләр – аяклары бозга әйләнә, салкын. Әле шуның өстенә кар астына су төшкән, карның катысы юкка чыккан. Кар дип басасың, аяк төшеп китә дә, бутый эченә челтерәп, сабыйларның нәни аякларын өтеп
кенә ала торган салкын язгы кар сулары кереп тула.
Алар килеп җиткәндә, Галиәхмәт Ринаты сеңлесе Сания белән шактый гына салам йолкып, чаналарын яртылаш тутырып куйганнар иде инде.
– Сез бүген соңга калгансыз, яктырганчы кайтып җитә алсагыз ярый, – дип каршы алды Ринат. – Әгәр персидәтелгә эләксәгез, бетерә инде. Саламыгызны фермага алып барып бушаттыра. Узган атнада бригадирга очрадык, өйгә буш чана сөйрәп кайтасы булды, маллар ач калды.
– Без бүген өчәүләп килдек, бәлки, тизрәк төяп булыр, – дип, тиз-
тиз салам йолкый башлаганнар иде, кая ул! Көндез эрегән кар төнге салкында саламга берегеп каткан, һич сөйрәп алырлык түгел. Балаларның нәни куллары суелып бетә. Казан каласында яшәүче ерак туганнарының балаларыннан калган иске бишмәт җиңнәреннән күренеп торган беләкләре иртәнге язгы салкыннан яргаланып, «чебиләп» кызарып тора. Өчәүләшеп черәшә-черәшә, интегә-интегә, балалар салам йолкыйлар!
Ул эскерт төбендә калган саламны яз көне барыбер яндырачаклар, чөнки салам калдыклары язгы чәчүгә төшкән тракторларга комачаулый. Ә әлегә, кояш Урыстау өстеннән алсуланып, агарып күтәрелә башлаганчы, өйгә кайтып җитешергә кирәк. Нәни кулларын суя-суя, кар суларына бата-бата,
алда көннәр матур булыр, адәм баласының тормышы гел газаплардан гына торырга тиеш түгел ләбаса, дип, Котдус картның туруннары, Хәбибулла белән Габделхәйнең оныклары, дәһшәтле сугышларны узып, окоп казып, урман кисеп җиңү көнен якынайткан Шамил белән Нурания балалары, әниләренә, авыру әтиләренә булышыр өчен, кар белән берегеп каткан колхоз
саламын йолкыйлар, салам урлыйлар.
– Кайтыйк булмаса, – ди абыйлары, юкарак кына бастырык белән
бастырып, чанадагы саламны бәйләп бетергәч.
Абыйлары тәртәгә җигелә, ике сеңел арттан этә.
Ябык, хәлсез сабыйлар, интегә-интегә, ат йөгедәй авыр чана сөйриләр, «нужа» чанасын. Юлсыз җирдән киләчәккә сукмак салалар. Ул сукмак аларны якты киләчәккә – коммунизмга алып барачак. Өметсез – шайтан, ди.
– Апа, апа, минем бер бутыем кар астында төшеп калды, – ди бер аягында басып торучы сеңелләре Рәмзия.
Абыйлары, кар астыннан бутыйны табып алып, шыбырдатып, аннан кар суын агыза.
– Син моны кия алмыйсың инде, сеңлем, чат су булган бу. Мә, аягыңа минем бияләйләрне ки, салкын тия күрмәсен, үпкәң кабарыр да, урын өстенә егылырсың, – дип, абыйлары сеңлесен чана өстенә менгереп утырта да салам белән төреп куя һәм яңадан чананы сөйри башлый. Ике бала – абый, сеңел – «нужа» чанасын, салам өстендә туңып, калтырап елап утырган сеңелләрен сөйриләр.
Инде кайтып җитәргә аз гына калган иде. Урыстау өсте агарып, кояш чыгар вакыт җитеп килә иде. Әллә кайдан гына, кинәт кенә, җир астыннан чыккан кебек, кара айгыр җигелгән чанада утыручы бригадир килеп чыкты. Сикереп төште дә, тәртәгә кереп, чана сөйрәүче абыйларының якасына ябышты. Салам өстендә калтыранып утыручы сеңелләре Рәмзия үксеп елап җибәрде.
– Тимә абыйга, тимә! – Икенче сеңелләре бригадирның телогрейкасыннан сөйрәде.

– Әтигә әйтәм мин сине, нигә абыйга сугасың?!
Саламны фермага илтеп бушаттылар.
Нурания балаларын капка төбендә каршы алды. Сөмсерләре коелып кайткан кызлары әниләренә килеп сарылдылар. Кызларның күзләрендә мөлдер-мөлдер яшь тулып түгелергә тора иде. Үсмер малай – абыйларының күзләре әрнү-газаплардан утлы күмер кузлары кебек көйри.
– Әни, бер дә кайгырма, иртәгә, Алла боерса, Галиәхмәт Ринатыннан иртәрәк кузгалырбыз. Ул бригадир уянганчы кайтып җитәрбез, әни. Тик менә чананы алып калды, кабих. Әти алып кайтыр әле. Бер ярты аракы бирсә, алып кайта инде ул чананы, – дип, әнисен юатты абыйлары!
– Ярар, улым, нихәлләр итәсең, язмышыбызга шулай язылгандыр. Ул саламны берәр айдан барыбер яндыралар инде. Кешегә бирсәләр файдасы булыр дип куркалардыр...
Ни өчен шулай эшләгәннәрен балалар түгел, әниләре дә аңлый алмый.
– Менә бераздан тормыш җиңеләер бит, әни? Малларга курмыны
да әти белән болыннан гына чабып алып кайтырбыз. Җәй буе кукуруз басуыннан билчән, эт эчәгесе, алабута җыеп җык булдык бит инде. Анысын да, нәчәлникләр кулына эләксәң, колхоз бозауларына илтеп бушатасы. Ә коммунизм җиткәч, болай итеп кача-поса, таң йокыларынb калдырып, салам урларга йөрмәбез. Маллар җиләкле болын печәнен генә ашап торырлар. Менә Американы куып җитәрбез дә җилләр кебек узып та китәрбез әле, әни?
– Абый, ул Америка дигән җирдә инде коммунизм җиткәнме? Андагы кешеләр шундый әйбәт йөгерешчеләрме? Сабантуйда беренче булып килгән Мәгъсүм җизнине Америкага җибәрсәң, беренче килә инде ул! Мәгъсүм җизнине безнең авылда уза алган кеше җук бит. Әгәр аны Америкага йөгерешкә җибәрсәләр, безгә дә коммунизм тизрәк килеп җитәр иде.
Абыйлары, көлеп, сеңлесенә:
– Мәгъсүм җизни генә узып китә алмас Американы. Аны күбрәк итеп мал үстереп, аннан соң сөтен, маен, күкәен, җонын җитештереп кенә узып китеп була. Аннан машиналар, тракторлар ясап... күп инде. Америкада бөтен кешенең дә үз машинасы бар икән. Капка төпләрендә генә тора икән аларның машиналары. Чыгып утырасың да ачкычын борып җибәрәсең. Ә машина асфальт юлдан и оча инде, и оча, ди. Менә бездә дә кайчан да булса шулай булачак. Көзге кебек тип-тигез асфальт юллар салыначак. Әле сезне үземнең машинама утыртып йөрермен.
– Абый, абый, ул Америка дигән җирдә кар суларына бата-бата балалар салам урлап йөрмиләрме? Чынлапмы, абый, анда юллар пыяла кебек тигезме?
– Әйе инде, ник әле мин сезгә егет башым белән ялган сөйләп торыйм ди.
– Абый, синең үзеңнеке генә булачакмы машина? Үзең йөртәчәксеңме? Алдалама. Безнең авылда беренче май бәйрәмендә бер чиләк күкәйне, аллы-гөлле төсләргә буяп, авыл балаларына өләшә торган җырчы Гөлсем апаның ире Инсаф абыйда гына машина бар. Аның нумерын да беләм: ТРР-66-22. – Рәмзия үзенең белдеклелеге белән мактанып, әтисенеке кебек
зәңгәр күзләрен тутырып, ялт итеп абыйсына күтәрелеп карады. Тик ул Инсаф абыйның агач машинасы бөтен калхузныкы. Инсаф абый, балаларны төяп, Мишәгә алып барды. Мин дә бардым, син өйдә юк идең ул көнне. Әти белән урманга төп чыгарырга киткән идең. Аннан соң, – дип сузды Рәмзия, – син әле машина йөртә белмисең дә. Безнең авылда Инсаф абый гына машина йөртә белә. Ялганчы син, абый.
– Машинасы булса, йөртәм инде мин аны. Инсаф абый да шундый ук кеше, күктән төшмәгән бит. Әйдәгез, мәктәпкә соңга калабыз, – дип, абыйлары, сеңелләрен калдырып, өйгә кереп китте.
Ә мәктәптә...
Бригадир, иртүк килеп, Шамил Муратовның җинаятьче балалары
турында җәвит иткән.
Язгы кояш нурларында ялт итеп балкып торган мәктәп ишегалдында укучыларны линейкага тезеп, мәктәпнең ике йөздән артык пионеры, октябряты алдына бастырып, «коммунизм төзүче Совет иленең сыйнфый дошманнарын», «карак», «угры» балаларны эт урынына сүкте мәктәп директоры.
– Сез ни йөзегез белән колхоз милкенә кул сузып йөрисез, ә?! «Намус» төшенчәсенең әсәре дә юк икән! Пионер галстугы, Ленин бабайның балачагы рәсеме төшкән значок тагып йөрергә хакыгыз юк сезнең, оятсызлар!
Линейкада басып торучы балалар күзләрен аяк очларына төбәп басып торалар. Чөнки үзләренең дә төн карасы таралып, таң атканчы чаналарын сөйрәп чыгып китәселәре бар. Бу – авылда яшәүче, коммунизм төзүче совет халкының яшәү рәвеше.
Күзләреннән чишмәдәй яшь агызып басып торучы бу өчәүне җәмәгать суды алдына чыгарып сүгүче мәктәп директоры үзенә ләббәкәй дип тормаган фронтовик Шамил Муратовтан шулай итеп үч ала.
– Карагын әле бу балаларга! Павлик Морозов үзенең әтисен – сыйнфый дошманны – Совет властен төзүчеләр кулына тапшырган. Ә сез?! – Директорның болай да каракучкыл йөзе җир төсенә керде. – Оятсызлар, барыгын, урыныгызга барып басыгын, – дип, балаларны җәза мәйданыннан азат итте.
Аннан соң линейкада кемнедер мактадылар. Мәктәпнең эш планнары турында сөйләделәр. Һәм җырладылар:
Коммунизм җирдә чәчәк ата,
Тантанасын инде күрәбез.
Безнең яшьлек – иң бәхетле яшьлек,
Шатланабыз шуңа күрә без.
Шуннан соң мәктәп директоры Нуранияне кабинетына чакыртты:
– Нурания Габделхәевна! Ничек оят түгел?! Нигә әле сез – үзегез балалар  тәрбияләргә тиешле укытучы – карак, угры балалар үстереп ятасыз? Сезгә, гомумән, мәктәптә урын булырга тиеш түгел! Ул балаларыгыздан барыбер рәтле кеше чыкмаячак. Белеген шуны: күрә торып җинаятьчеләр үстерәсез ләбаса.
Нурания көчкә кайтып җитте дә, аңсызланып, бүлмә яктагы урын-
җир өстенә ауды. Балалар, язгы кар суына бата-чума, авылның бердәнбер докторы Нюра апаларына йөгерделәр. Инде бутый эченә кереп тулган кар сулары да аякларын туңдырмый. Тизрәк Нюра апалары килеп җитсә, әниләре исән калачак! Соңарсалар ни булыр! Гел шулай, балалар, һәр педсоветтан соң кешегә авыр сүз әйтә белми торган әниләрен коткарыр өчен, кар көртләрен ерып, бата-чума, Нюра апаларына чабалар.
Мәктәп директоры әтиләренә сүз әйтә алмас, ә әниләрен һәрдаим
рәнҗетеп торыр. Әле шуның өстенә һәр яз саен, шәп атларга утырып, районнан инспектор Хәкимов дигән адәм килеп төшәр. Бу чисталык, пөхтәлекнең үзе булган зәңгәр күзле чибәр инспектор килгәч, балалар көн саен Нюра апалары янына чабарлар. Кыз балаларның башларына кадап куйган кәкре таракларын турайттыручы инспектор Хәкимов укытучылар һәм укучы балаларның күңелләрендә мәңгегә уелып калыр.
Кич буе кайнар суда яки учак каршында җылытып, искелек калдыгы саналган кәкре таракларны китап эченә тыгып, берәр авыр әйбер белән бастырып куярлар. Ә ул гөнаһ шомлыгы кәкре тараклар аз гына вакыт Хәкимовның расчёскасы кебек тураеп торырлар да, мәктәпкә барып җиткәнче, тагын элеккеге хәлләренә килерләр. Инспектор Хәкимов, кыз балаларны линейкага тезеп куеп, башта куе зәңгәр төстәге расчёскасын чыгарып, болай да пөхтә чәчен тарап, куен кесәсенә тыгып куяр. Аннан соң гына кызларга күмер кузлары салып кыздырган кайнар үтүк белән
бастырып куеп үтүкләп турайткан «капитализм калдыгы» таракларын күрсәтергә кушар. Кыз балалар «расчёска»га әйләнгән кәкре таракларын, калын китап эченнән чыгарып, Хәкимовка сузарлар.
Язгы кояш кар көртләрен ашап, авыл урамнарында челтер-челтер килеп гөрләвекләр аккан чакта, инде агач бөреләре яз килгәнгә куанып, шартлап ачылырга торганда, кыз балаларның, укытучыларның котларын алып, кәкре таракларын турайтырга килер ул галәмәт чибәр, күн итеген көзге кебек ялтыраткан гөнаһ шомлыгы инспектор Хәкимов.
Ул киткәннән соң, укучы кызлар, әниләре әче су белән кадерләп юып тәрбияләп үстергән, тубыкларына кадәр төшеп торган куе калын чәчләренә рәхәтләнеп искелек калдыгы кәкре таракларын тагып йөрерләр. Яңа язларда, яңадан, шәп айгырларга утырып, Хәкимов килеп җиткәнче.
Дәһшәтле сугышта унтугыз яшендә ут эченә кереп исән калган, югары белем алырга мөмкинлеге булмыйча, кемнеңдер булышлыгы аркасында «балалар укытырга ярамый, үпкәсендә чире бар» дигән ялган белешмә бирелгән Шамил Муратовның һәм Баһадир исемле үгезне җигеп җир сөргән, җиңүне якынайтыр өчен үзе теләп урман кисәргә киткән Нурания балалары алар. Пионер галстугы тагарга хаклары булмаган, иртә таңнан председатель уянганчы, бригадир йокыдан торганчы үрәчәле чанага җигелеп, берәр айдан ут төртеп яндырылачак саламны урларга баручы,
үзләре кебек үк «бур» иптәшләре алдында оялып, йөзләре муеннарына тагылган кызыл галстук төсенә кереп кызарып, күзләреннән чишмәдәй яшь агызып, линейка алдында басып торган «карак» балалар.
Апрель ахырларында басуда әллә ничә җирдә эскерт төпләрендә калган саламга ут төртеп яндырырлар. Дөрли-дөрли янар ул салам. Дөрли-дөрли янган салам яктысы Котдус картның туруннары, Хәбибулланың оныклары күз алдында Урыстау өстеннән күтәрелгән таң алсулыгына кушылыр. Аягыннан төшеп калган бутыена челтерәп кар сулары тулган сеңелләре, үпкәсе шешеп, әллә ни гомер үлем белән тартышып ятар. Яшәргә, яшәргә дип ашкынган җан үлемне җиңеп чыгар.
Салам янган галәмәт зур учактан төшкән яктылык Урыстау өстеннән алсуланып күтәрелеп килүче коммунизм таңына кушылыр. Сабыйлар, күзләрен мөлдерәтеп, аптырап, басу тутырып очкыннар ата-ата янган салам эскертләренә карап торырлар. Ялкынга кушылып, җаннарында хыяллары
янар. Яшәр, үсәр, укыр, әти-әниләренә терәк булыр өчен; Котдус карт һәм авылга керергә ярамыйча, сугыш вакытында Шамский хастаханәсендә вафат булып, кемдер тарафыннан Яңа Бистә зиратына җирләнгән Хәбибулла картның нәселен дәвам итеп яшәргә кирәк.
Әти-әниләрен гел рәхәттә генә яшәтербез дип ант эчә сабыйлар.
Совет халкының хәзерге буыны коммунизмда яшәр. 1980 елда инде коммунизм булыр. Аз гына, тагын аз гына түзәсе калды.
Әлегә кызарып, ялкынланып янган саламнан төшкән яктылык Урыстау өстеннән күтәрелеп килүче коммунизм таңының алсуланып торган шәүләсенә барып тоташа.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: