Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)

Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк!

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Ул елны халык чебен урынына кырылды. Исән калган мәхбүсләрнең һәм Габдрахман гаиләсенең сөргендәге каргышлы, газаплы дүртенче елы! Әле беренче елларда хәйран хәлле генә булган куылганнар, колач җитмәслек юан агач аудару түгел, җанлы өрәкләр кебек, үзләрен дә көчкә-көчкә генә йөртә алырлык хәлгә килделәр. Ачлык, үзәкләргә үтәрдәй Себер салкыны... Юка гына киемнәр кигән, башларына ни тапсалар, шуны ураган тоткыннар планнарын тутыра алмасалар, паёкларын кисәләр, 200 грамм ипи дә балык ашы. Аш димәсәң, хәтере калыр – калай савытка өсте зәңгәрсу-болганчык төстәге, астында өшегән аз гына бәрәңге, кылчыкларыннан аерылып торган балык кисәкләре йөзеп йөргән баланда. Урамга чыгуга, Себер салкыны куырып кына ала, билләһи, әйтерсең, бөтен әгъзаларны тоташ бозга әйләндерә. Юка гына ыштан-чалбар, тетелеп беткән иске сырма. Ул инде бик иске, шуңа күрә, мамыгы юкарып, бөтенләй дә җылыны тотмый башлаган.
Габдрахманның кулдашы – улы Камил. Уналты яше яңа гына тулган малайга җиңелрәк булсын өчен, әтисе пычкыны үзенә тарта да хәленнән килгәнчә улына таба этә. Тайгада пычкы тавышы хәсрәтле бер җыр кебек, кайчагында, скрипка авазлары чыгарып, бертуктаусыз урманны яңгырата: чаж-чож, зың-зың, зең-зең! Бу аваз беркайчан да туктамый, хәтта лагерьга кайтып, баланданы ашап йокларга яткач та, колакта яңгырап тора.
Һәрбер пиланың үз җыры бар, төрле тоткынның пычкы тавышы төрлечә. Азрак хәллеләрнең пычкы тавышы җиңелрәк көй сыман, ә үзләрен көчкә генә йөртүчеләрнең – интеллигентларның – пычкы тавышы озын, хәсрәтле көй сыман, туктый-туктый чыжылдый.
Габдрахманның яралы йөрәгендә, пычкы җырына ияреп, авылында мәҗлесләрдә җырлана торган җыр кабатлана. Әйтерсең, хәсрәтле пычкы-скрипка тавышына кушылып, җаны елый, бәргәләнә:
Ай-һай ла гына, дими, көйләр килми,

Кайгылар ла күрми, ир булмый.

Нинди генә итеп сөйләсәң дә,
Чит-ят җирләр туган ил булмый!

Чаж-чож, зың-зың, зең-зең!
Йа Раббым! Бу мәхшәрдән исән-имин котылып булырмы? План тутырырга кирәк, тырышырга кирәк. Улы, улы! Ул көннәр буе бер сүз дә әйтмәскә мөмкин. Ниләр уйлый икән ул? Башында нинди уйлар, хәлфә белә алмый. Чөнки олы улы аз сүзле. Рәшите генә туктаусыз сораулар биреп йөдәтә. Камилнең сөяр-сөелер чагы. Аның яшендә Габдрахман хәлфә Зөһрәсенә үлепләр гашыйк булган иде. Кызның алмалы көянтәләренә чиләкләр асып, чулпыларын чыңлатып, читекләрен җырлатып, кичен иптәш кызлары белән суга барганын көнозын көтеп, дилбегә буе озын булып тоелган көнне үткәрә алмыйча җаны чыга иде. Ә аннан берәр сәбәп табып, чишмә юлына чыга, ул гына түгел, бик күп гашыйклар су буена төшәләр. Сөйгәннәренә бер генә караш ташлар өчен, кызларның чишмә тавышына охшатып, челтерәп, юк кына нәрсәдән дә кызык табып көлгәннәрен ишетер өчен һәм Зөһрәсенең бит урталарын чокырайтып, Габдрахманга карап сөйкемле итеп елмайганын күрер өчен чишмә буена төшәр иде хәлфә.
Ай ул кичләр! Сихри зәңгәр кичләр! Инде көндезге эсселек сүрелгән. Болын өстенә зәңгәрсуланып, эңгер төшеп килә. Ялантау чишмәсе өстендәге чикләвек куаклары арасыннан сандугачлар моңы түгелә. Берничә урында пар сандугач сайрый. Берсенә берсе җавап биргән кебек, шундый да матур итеп сайрыйлар инде җаннарым. Сандугачлар моңына чикерткәләр чурлавы кушыла – чур-р, чур-р. Айба тавы күленнән бакалар хоры ишетелә.
Табигатьне ничек тоташ симфония итеп яраткан Аллаһ! Сугышлар да кирәкми, орышлар да кирәкми. Адәм баласын тоткыннарны рәнҗеткән кебек рәнҗетү дә кирәкми!
Матур гына итеп яшә, адәм баласы, нәрсә җитми сиңа?! Мин сиңа мул итеп ашарыңа бирдем, кияргә киемеңне бирдем, урманнарда, кыр-болыннарда, җиләк-җимеше, киекләре дисеңме! Чәч, ур – иген үстер, мал- туар асра! Һәм парланыгыз. Никах укытып, үзегез теләгән ярларыгыз белән гаилә корыгыз. Мөхәммәд өммәтен арттырып, уллар-кызлар үстерегез. Кеше рәнҗетмичә яшәгез. Шулай яшисе иде дә бит...
Габдрахман, үз уйларына бирелеп, татарлар «Газраил» дип йөрткән Иван исемле сакчының килеп басканын сизми дә калды. Бу кансыз адәм, ничектер тоткыннар сизмәгәндә, агачлар арасында посып торган җиреннән тегеләрнең ял иткән чакларын саклап торып, килә-килешкә приклады белән китереп орып, егылганнарны итеге белән типкәләп изә иде.
– Ты что, гололобый чаплашка, что стоишь как истукан, хочешь, чтобы тебя лишили пайка?! – дип акыруына айнып китеп, тагын пиласын тарта башлады хәлфә: чаж-чож, чаж-чож...
Ялантау чишмәсе буенда кышкы матур зәңгәр кич, ә Себердә – җелекләргә төшәрдәй, бот сөякләрен боз итәрдәй каһәр төшкән салкын. Ул салкын, земләнкегә кереп яткач та, мәңге эремәслек котып бозы кебек, җанны өшетеп тора. Ә туган якта, җиделе лампа янып торган өйләрендә, урамда суыктан шарт-шорт бүрәнәләр атып торса да, тәрәзәләргә төрле бизәкләр төшергән, зәңгәрсу нурлар сибеп торган түгәрәк айлы кыш булса да, ана куены кебек ап-ак итеп агартылган җылы мичле авыл өендә шундый рәхәт, янында сөекле хатыны Зөһрәсе, кызы Нәфисәсе, Камиле, Рәшите! Һәм сөю, ярату! Әти- әнисен, хатынын, балаларын ярату. Шул бәхетне биргән Аллаһка башларын намазлыкка орып ялвару, рәхмәт әйтү. Ул тагын уйларыннан айнып китә.
– Улым, – ди, – тегеләр югында азрак туктап тор. Ботларыңны кулларың белән ышкып, бераз җылытып ал, балам. Өшедең инде, туңдың. Әгъзаларыңа салкын тидереп, авырып кына китә күрмә, балам.
Камил әтисенә карап елмая, юк, әтисен тынычландырмакчы булып елмаймакчы була. Ләкин елмаюы әллә ничек кенә, мескен кыяфәттә килеп чыга. Каш-керфекләрен ап-ак бәс сарган. Улы чибәр, сөйкемле. Әнисенеке кебек, бит урталары чокыраеп тора. Әнисенең абыйсы Гыйният каенагаена охшаган, озын буйлы. Улының сөяр-сөелер чагы да бит. Тик бу каһәр төшкән салкыннан соң улының яратырлыгы, нәсел калдырырлыгы булырмы? Хәлфә шуларны уйлап хәсрәтләнә. Бу юка гына киемнәрдән көне буе салкында... Алла сакласын! Ә туган авылында... Аның үз куллары белән, улы Камил белән салган өендә Ялкау Галәү яшәп ятадыр. Мич каршындагы сәкедә йомшак ястык- түшәкләр өстендә әвендәй юан, өен тараканга батырган хатынын кочаклап, хәлфә өстеннән кантурга әләк язган күршесе ялкау Галәү җылыда рәхәтләнеп яшәп ятадыр. Озак итеп, йокысы туйганчы йоклыйдыр. Аның җирән улы Ярметдин дә Габдрахман белән Камил – әле кавырсыны да катмаган улы салган йортта рәхәтләнеп яшиләрдер. Ә хәлфә белән Камил Себер салкыннарында, черәшә-черәшә, катып-өшеп урман кисәләр. Очлары сөңге кебек, зәңгәр күккә ашып торган чыршылар, эрбет агачлары әле анда, әле монда, ухылдап, ыңгырашып, җиргә авалар. Сугыш кырындагы гаскәриләр кебек, артларыннан нәүмизләнеп агач төпләре кала. Яу кыры кебек. Адәмнәр бар нәрсәне кырып-себереп узалар. Үзләре теләп түгел, мәҗбүри рәвештә. План тутырырга кирәк. Югыйсә паёкларын кисәләр. Земләнкедә – Рәшите белән Әминәсе һәм өйдәш карчык Йөзембикә. Габдрахман Йөзембикәне үзеннән калдырмады. Юлда килгәндә вафат булып, әрдәнәләп өеп куелган мәетләр өстендә, зәңгәр күзләрен йомдырып, битенә абыстайның ак яулыгын ябып, кырда туктаган поезддан төшереп калдырган указлы мулла Габлелхак хәзрәтнең васыятен үтәп, үзе белән алды. Земләнкене киңрәк итеп казып, бергә яшәп киттеләр. Бергә казан астылар. Йөзембикә абыстай – авыр сабырлы, чисталыклы карчык, Әминәне оныгыдай карап, тәрбияләп үстерде. Әле аның өстенә, ничекләр генә итеп саклап кала алгандыр, хәлфәнең учларына ташлары ялт-йолт итеп, кояш булмаганда да янып торган зөбәрҗәт кашлы алкаларын салды.
– Габдрахман, – диде абыстай, – әгәр Зөһрәне урман кисү эшенә куйсалар, исән кала алмас. Бала тапкан хатынның кырык көн буе кабер авызы ачык булыр, шуңа күрә, Аллаһ сакланганны саклармын дигән, әгәр бу алкаларны сакчыларның өлкәненә бирә алсаң, карчыгыңны берәр җиңелрәк эшкә куймаслармы, ятып калганчы атып кал.
Габдрахман, Йөзембикә абыстайга рәхмәт әйтеп, алкаларны, кулъяулыгына төреп, кесәсенә салып куйды.
– Мин үзем морзалар нәселеннән. Әби-бабаларым, әти-әниләрем хәтәр байлар иде. Бу алкаларны, хәзрәтемә кияүгә чыккач, атаклы алтынчыдан махсус эшләтеп алып, әтием бүләк иткән иде. Ул алкаларда алтынчының култамгасы да бар. Алтын-көмешләребез шактый күп иде, Себер җибәрәселәрен белгәч, хәзрәтем белән бер каен төбенә күмдек. Болары минем өчен аеруча кадерле булгач, камзул җөенә тегеп алып керә алдым. Рәхмәт сиңа, Габдрахман, мине үзең белән алганыңа зур рәхмәт! Хәзрәтем дә, сиңа зур рәхмәтле булып, тынычлап ятадыр, – дип, абыстай күзләрен сөртеп алды.
Менә шулар – Йөзембикә абыстай биргән, янып торган зур зөбәрҗәт кашлы алтын алкалар – Зөһрәнең дә, Йөзембикә карчыкның да язмышын хәл иттеләр дә инде. Габдрахман хәлфә Газраил Иванның үзен генә очратып әйтте:
– Моя жина только родила, не мог бы ты поставить её на лёгкую работу? А я тебе вут это отдам, – дип, уч төбендә янып торган зөбәрҗәт ташлы алкаларны сузды. Алкаларны күргәч, Иванның аксыл чырае башта кызарып китте, аннан соң акаеп, алгарак чыгып торган аксыл зәңгәр күзләре, очкынланып, Габдрахман хәлфә учында зәңгәрсуланып янып торган алкаларга төбәлделәр. Як-ягына каранып алды да хәлфә кулындагы алкаларга үрелде.
– Ладно, подойдёшь, – дип, тиз генә кулындагысын кесәсенә шудырды. – Найдёшь меня, – дип өстәп куйды.
Зөһрә тоткыннарга ашарга пешерергә куелды. Ә Йөзембикә карчык өйдә бала янында булды. Күршеләре Мифтахетдин белән Гөлҗамал кызы Факиһә белән бергәләп, тууга абыстайның кәфенлегенә төрелгән нәни кыз Әминәне үстерештеләр. Гөлҗамалның Себергә килгәндә яшь тә сигез айлык кына булган Гәрәе дә Йөзембикә карчык кулында калкынды. Җәйләрен абыстай тайгада җиләк-җимеш, мүк җиләге җыйды, үләннәр җыеп киптерде. Кайсы авыруга нинди үлән кирәген, нинди дога белән дәвалыйсын Йөзембикә карчык белә иде. Абыстай, балаларга догалар өйрәтеп, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, авыр, газаплы тоткыннар тормышында ниндидер бер нур булып, һәркемне сабырлыкка өйрәтеп яшәде.
Габдрахман хәлфә бүген әллә ниткән хатирәләргә бирелеп эшләде. Әнә инде соңгы чыршыны кисәләр. Чаж-чож, чаж-чож... Агач төбенә җыелган пычкы чүпләреннән шундый да тәмле ис килә, ылыс исе, сафлык исе, чыршы сагызы исе, хәлфәнең авылда калган өр-яңа чарлаклы йорты исе! Туган як исе! Кызы Нәфисә идәннәрен Урыстау күлендә чыгарган мунчала белән юып чыгарыр иде дә, өйгә шундый да тәмле ис таралыр иде. Ул исне берни белән дә чагыштырып булмый! Ул ис – чиста-пакь татар халкы йортында гына була торган ис! Их, шул ап-ак итеп йомырка сарылары кушып юылган, әле кибеп тә өлгермәгән идәндә яланаяк йөрүләре!
Габдрахман хәлфәне хатирәләреннән улы Камилнең «Әти, ава!» дигән сүзләре айнытып җибәрде. Бүгенге соңгы чыршы ахылдап-ухылдап, үзенең ямь-яшел ботаклары белән янындагы башка агачлар арасына дөнья белән бәхилләшкәндәй кереп ятты. Габдрахман үзенең беләк мускулларының сызлавына түзә алмыйча ыңгырашып куйды.
Әйе, яшең җиткәч кырыкка, эшең китәр шырыкка, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Акрынлап-акрынлап, ачлы-туклы килеш, салкыннарда өшеп, җир асты йортында тору җегәрне ала, җаныңны суыра икән. Ул куәтенең кими баруын тоя. Әгәр бу дөньяны ташлап китсә, гаиләсе нишләр дип гаҗизләнә. Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк! Әнә, мескен галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, архитекторлар, инженерлар, интеллигенция! Ул мәхбүсләр, крестьяннар кебек авыр эштә чыныкмаганнар, бөтенләй эштән чыктылар. Планнары тулмагач, паёкларын кисәләр, тоткыннар көннән-көн ябыга баралар. Күбесе инде тактадан гына корылган баракларда гәүдәләрен дә күтәрә алмыйча үлем көтеп ята. Енисей ярындагы уртак кабергә көн саен мәет ташыйлар.
Инде бу хәлләрне белмәгән Сталинга да ышаныч юк. Әле тагын алты ел – алты кыш, черкиенә чыдап булмаслык алты җәй, юеш язы, көзе! Һай-һай, түзеп булмас, чыдап булмас!
Земләнкегә кайткач, Йөзембикә карчык әллә ниткән үлән чәйләре эчертә. Җитмешкә җиткән карчык кайлардан гына кешеләрне юатырлык көч таба диген син?! Аның җәй көне җыеп киптергән төрле җиләк чәйләрен эчкәч, азрак хәл кереп киткәндәй була. Салкында җелегенә кадәр катып өшегән аякларына Әминә килеп урала.
– Әтием, әтием! Син миңа куян күчтәнәче алып кайттыңмы? Бүген куяннар синең янга килдеме?
– Әйе, кызым! – ди Габдрахман, курчак кебек нәни кызын күтәреп алып. Һәм кесәсеннән шакыраеп каткан ипи катысын чыгарып, кызының кулына тоттыра. Әтисе кесәсендә һәрчак ипи кыерчыгы йөртә.
Әминәсе ипи катысын ала да Йөзембикә абыстай янына йөгерә.
– Әби, кара, әти янына бүген дә куяннар килгәннәр, алар миңа күчтәнәч биреп җибәргәннәр, тик күчтәнәчләре суыкта катканнар.
– Тукта, олан, җылытып аша. Тамагыңа ярамас, – дип, Йөзембикә карчык ипи катысын тимер мич кырыена куя. Земләнкегә ипи исе тарала. Шул кечкенә генә ипи катысыннан Себернең җәһәннәм тишекләрендәге җир асты йортына туган як басуларын, арышларның серкә очырган, бодайларның сабан тургае моңына коенып үскән чакларын искә төшереп, икмәк исе тарала.
Алар ничек кенә арып кайтсалар да, намазларын калдырмадылар. Земләнкенең чыршы «лапка»лары җәелгән җир идәненә тезелешеп басып дога укыдылар. Габдрахман хәлфә Коръән хафиз иде – Коръәнне яттан белә, сәгатьләр буе аятьләр укый ала. Өйдәгеләр күз яшьләренә чыланып тыңлыйлар. Шулай көн артыннан көн үтә. Айлар, еллар үтә. Гомер үтә.
Бүген аларны – Мифтахетдин, Гөлҗамал һәм Габдрахман белән Камилне – траншея күмәргә куйдылар. Кешеләр килгәнен күргәч, ике бүре траншея эченнән атылып чыктылар да тайга эченә кереп юк булдылар. Аларның тамаклары тук иде. Шуңа күрә килүчеләргә ташланмадылар. Канауларда яткан кемнәрнеңдер газизләрен ботарлап, өзгәләп, тамаклары туйган. Ерткычлар, ачыкканчыга кадәр тайгада чабып йөрерләр дә, ачыккач, башка бүреләр белән кушылып, ишәеп, тагын килерләр.
Әлегә Габдрахман белән Камил, Мифтахетдин белән Гөлҗамал берсе өстенә берсе әрдәнәләп өелгән мәетләр белән шыплап тулган озын траншеягә балчык аталар. Көз көне казып, траншея кырыена өеп куелган кызыл-кара балчык таш булып каткан. Аны лом белән казып, чокып алырга кирәк. Шул кәз-кәз булып каткан балчыклар, бүреләр ботарлаган, шакыраеп каткан мәетләр өстенә шакылдап барып төшә. Хәлфә дога укый. Мөселманына, христианына – бер дога.
– Бәндәләреңне кичер, Ходаем! Җәннәт ачкычларын бир, гамәл китапларын уң кулларына тоттыр.
Хәер, инде бу бәндәләр булган гөнаһларын җирдә булган тәмугта юып бетергәннәрдер. Аллаһ янына кайткач та, адәм баласы, тәмугка кереп, азрак чистарынып чыгар, ди. Тәмугның төбендә сихерчеләр һәм үз-үзен үтерүчеләр генә калыр икән. Ә бу колларың тәмугның җиденче катында бу дөньяда яшәгәндә үк булдылар һәм котылгысыз, каһәрләнгән язмышларын Себернең үзәкләргә үтәрдәй салкын кышларында тәмамлап, катып, өшеп, ачлыкта, ялангачлыкта, этләрдән, этләрдән дә явызрак сакчылар тарафыннан таланып, бүреләрдән ботарланып, тайга эчендә ятып калдылар.
Туганнар каберлеген күмеп бетергәндә, инде караңгы төшкән иде. Әллә ниткән, козгын дисәң козгын түгел, ниндидер кош тавышы урманны яңгыратты. «Коңы-коңы, коңы-коңы...» Күңелләрдә бу ямьсез аваз шундый да авыр хисләр уятты ки, һәммәсе дә калтыранып киттеләр. Болай да салкыннан арыган, алҗыган тәннәрен, юк, тәннәрен генә түгел, өзгәләнеп беткән җаннарын өшетеп, чымырдап, башларына бер коточкыч куркыныч уй килде: иртәгә кем? Алар бүген исән, әлегә, бу минутта исән. Ә иртәгә алар өстенә кемнәр шакыраеп каткан балчык атар? Алар кайтырга чыккач та әле ул ямьсез кош тавышы озата барды: «коңы-коңы, коңы-коңы, иртәгә синме, иртәгә синме?»
Габдрахман, көчкә-көчкә генә аякларын сөйрәп баручы Гөлҗамал белән Камилне алгарак үткәреп җибәрде дә, Мифтахетдинне җиңеннән тартып туктатты.
– Азрак арткарак кал әле, кардәш, – диде.– Кардәш, әйдә болай сөйләшәбез. Әгәр бу дөньяны ташлап китсәк, ничек булса да бер-беребезне соңгы юлга озатыйк. Бу чокырдан табып алып, юып, кәфенләп, соңгы ахирәт сәфәренә озатыйк. Шулай килешик.
– Габдрахман абзый, үзем дә шуны уйлап килә идем. Зинһар өчен, дип әйтәм, бүреләрдән ботарланып, бу мәрхүмнәр кебек, Инәсәй буенда тәһарәтсез дә, юылмаган да килеш, ахирәт күлмәген кимичә китмик. Искеләрне юып булса да, кәфенлек әзерләргә кирәк.
Шулай вәгъдә куештылар.
Камил белән Гөлҗамал акрын гына, башларын иеп атлыйлар иде. Хатын, хәлсезләнеп егыла башласа, Камилгә ябыша. Туктап, хәлфә белән Мифтахетдинне көтеп алдылар. Камил белән Габдрахман алга уздылар.
– Сөйләштегезме? – диде хатын, Мифтахетдиннең күзләренә үзенең эчкә баткан, яшьләренә чыланган күзләрен төбәп, гыж-гыж сулап.
– Нәрсә турында? – дип, акрын гына сорап куйды ире.
– Нәрсә дип, үзең беләсең инде, андый-мондый булсак, җирләү турында. Ник, бу үләт базында ятып калмабыз лабаса, берәр җаен табарга кирәк. Шул турыда сөйләшергә калдыгыз лабаса.
– Кит, булмаганны, ни сөйлисең син, карчык?! Яшәргә кирәк, яшәргә тырышырга кирәк! Безне авылда көтеп торучы улыбыз, кызыбыз бар. Әле дә ярый аларны озата алдык. Бу газапларга түзә алмаслар, харап булырлар иде. Факиһәбез үзеңә: «Без сезне басу капкасы төбендә көтеп торырбыз, әни, җәме», – дип, ике мәртәбә әйтте бит. Өйдә көтәр балаларың булгач яшәргә кирәк.
– Әйе, Мифтахетдин, гүргә кергәнче, мәңге күз алдымда торыр, күлмәгенең җилкәсендәге ямавы сикереп-сикереп китте, үкси-үкси китте балакаем. Безне соңгы кат күрүен аңлады инде ул, белде. Үсмер кыз булып килә бит, Гәрәй генә берни аңламый. Анысының акылы яшь шул әле. Ярар, аңламавы ару. Әти белән әни кайталар, дип куанып, сөенеп яшәсен балакаем, бәхете булсын! Сиңа әйтәм, син миңа җавап бирмәдең. Хәлфә белән шул турыда сөйләшергә дип артта калдыгыз бит, – дип, янәдән кабатлады Гөлҗамал.
– Сөйләштек, шул турыда сөйләштек. Ә син кайдан белдең аны? Әйтмәгән идем бит.
– Әйтмәсәң соң, үзең дә чамалыйсың булыр, мин озак тормаячакмын, минем аяк атлар хәлем дә юк. Карале, Мифтахетдин, мин, теге иске алсу күлмәгемне сүтеп, юып, кәфенлек кебек әйбер тегеп куйган идем. Кырык ямаулы инде, шулай да ярар. Ахирәт күлмәге кимичә булмас. Аннары соң, мин үлгәч, барлык йолаларына туры китереп, Йөзембикә абыстайга укыт, яме, – дип гыжылдап сулап, бара алмыйча туктап калды. Аның күкрәгеннән, тишек гармун күрегеннән чыккан кебек, әллә ниткән гыжылдау авазы чыга иде. Мифтахетдин хатынын куенына алып, күкрәгенә кысты.
– Ут булып янасың, карчык, утлар булып янасың. Үпкәң кабарган, күрәсең, сулыш алуларың бик авыр.
– Язмыштан узмыш юк, Мифтахетдин. Себергә килгәнче авылдагы тормышыбыз ифрат та матур булды, Аллаһка мең шөкер! Какмадың, сукмадың. Каенатам, каенанам да дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын! Бигрәк иртә гүр иясе булдылар. Инде мин андый- мондый булсам, васыятем шул: исән-имин өйгә кайтып өйләнә калсаң, балаларымны, ятимнәремне рәнҗетә күрмә. Өйләнмичә торма, өйлән, сиңа әйтәм. Ялгыз иргә яшәүләре бик авыр булыр, Мифтахетдин. Тик хатының оланнарымны рәнҗетмәсен! Бигрәк тә Гәрәемне саклый күр! Факиһәм исәйгән инде, калкынган. Улкаем бигрәк кызганыч. Бәгырькәем, апайсы йөгереп кире килгәндә, аңа ияреп чапмады, бер урында таптанып тик басып торды. Әгәр килгән булса, соңгы тапкыр кысып-кысып кочкан, битләреннән шашып-шашып үпкән булыр идем, мәңге, гүргә кергәнче истә калырлык итеп. Онытылмаслык итеп. Инде киткәннәренә күпме булды, төннәрен сабыйларымны уйлап, өзгәләнеп ятам. Кайчагында ниләргә генә кайтарып җибәрдем соң, яныбызда булсалар, тынычрак булыр идек, дип тә уйлыйм. Бүген мәетләрне күмгәндә, үзең күрдең, алар арасында күпме бала бар иде. Кәзле, каткан балчыкларны кемнәрнеңдер газизләренең шакыраеп каткан гәүдәләре өстенә атканда, әле ярый нарасыйларыбызны илгә озаттык дип тә уйладым. Гәрәем безне соңгы кат күрүен белмәде, илгә кайтып туйганчы ипи ашармын дип сөенә-сөенә кайтып китте.
Икенче көнне дүртесен дә яңа кабер казырга билгеләделәр. Тик өчесе генә бара алды. Гөлҗамал ут янып, урыныннан да тора алмыйча, земләнкедә ятып калды. Ул саташа иде.
– Улым, Гәрәй, җөткерәсең, балам, мә, кәҗә сөте эчеп җибәр әле. Кәҗә сөте җөткерүдән файдалы. Үпкәң кабара күрмәсен. Кил әле, балам, куеныма алып тирбәтим, – дип, ике кулын күкрәгенә кушырып, күкрәк баласын йоклаткан кебек, бишек җырын көйли иде:
Әлли-бәлли бәү, әлли-бәлли бәү. Улым үсәр дәү, улым үсәр дәү. Әлли-бәлли бәү, әлли-бәлли бәү.
Йөзембикә карчык Гөлҗамалның чатнап беткән иреннәренә су тидереп, чыланган тастымалны маңгаена куеп һәрдаим алыштырып торды. Үләннәр кайнатып эчерде. Үзе, күз яшьләрен агыза-агыза, ясин укыды.
– Улым, улым Гәрәй, – дип өзгәләнде хатын, – кая киттең, кил, улым, куенымда гына ятып тор инде. Мин бит сине сагындым. Менә бөтиең төшеп калган лабаса, тегәрҗебе өзелгәнме? Мә, улым, бөтиеңне муеныңа эл әле. Ул сине җен зәхмәтеннән, бәла-казалардан саклап торыр. Апаңнан аерылып кала күрмә, балам, адашырсың. Кая чабасың инде, карурманда ялгыз каласың, апаең пуезга утырды бит, каласың, улы-ы-м! Гәрә-ә-ә-әй, бала-а-а-ам!
Шунда Гөлҗамал өзелде. Күзләреннән, ябык йөзендә эз калдырып, яшьләре агып төште. Ләкин улын чакырып ялваруы һәм: «Апаңнан аерылып кала күрмә, балам... Карурманда ялгыз каласың...» – дип өзгәләнүе ачык калган кара күзләрендә катып калды.
Йөзембикә карчык, Гөлҗамалның күзләрен йомдырып, Мифтахетдиннәр траншея казып бетереп кайтканчы тәбарәк, ясин укып утырды. Үлемнең ни икәнен белмәгән дүрт яшьлек Әминә:
– Әбием, апай йоклый, апайны уят, үлән чәе эчәрбез, – дип текелдәде.
Мифтахетдиннәр казыган траншея-кабергә салыначак беренче мәет Гөлҗамал буласы иде. Ләкин Газраил Иван, кесәсенә Йөзембикә карчыкның зөбәрҗәт ташлы алкалары эләккәч, Габдрахманга карата азрак мәрхәмәтлерәк иде.
– Гражданин нәчәлник, – диде хәлфә, – минем дочканың бабушкасы умерла, разрешите похоронить в тайге. После работы ночью похороним.
Иван чыгынкы зәңгәр очлы күзләре белән тишеп керердәй булып Габдрахманга текәлде. Әллә хәлфәнең ялварулы яшьле күзләре тәэсир итте, әллә кәефенең ару чагы иде. Әгәр ул аракы махмырыннан соң булса, аның янына килә торган булмый. Яраланган җанвардан ким түгел, кабып йотарга әзер тора.
– Ярар, – диде, – кеше күрмәгәндә, төнлә күмәрсез. Кара аны, кеше-кара күрмәгәндә... – дип, оятсыз итеп сүгенеп куйды. – Каждую падаль хоронить в тайге места не хватит.
Шулай диде, кеше димәде, «падаль» диде. Бу сүзләр белән хәлфәне үтерде, җанын изде. Шулай да хәлфә Гөлҗамалны күмәргә рөхсәт алды. Мөселманнар мәетне кояш баеганчы җирләргә тиеш. Ләкин бу мөмкинлек булу да алар өчен бәхет иде. Йөзембикә абыстай белән Зөһрә, кар эретеп, шуның суында мәет юдылар. Хатынны кырык ямаулы, тузган, ләкин чиста итеп юылган, кәфенлек итеп тегеп куелган күлмәк искеләренә төреп, ахирәт күлмәге кидерделәр.
Алар бу эш белән мәшгуль булган арада йөзьяшәр эрбет агачы төбенә ломнар, кәйләләр белән вата-вата, Габдрахман, Мифтахетдин һәм Камил кабер казыдылар. Аларга Балтачтан китерелгән мәктәп директоры, Әсманың ире кушылды.
Гөлҗамалны, Мифтахетдиннең гомер иткән газиз хатынын, мөселманнарның барлык гореф-гадәтләрен үтәп җирләделәр.
Мифтахетдин исә колач җитмәслек эрбет агачының юан кәүсәсенә
«Зарипова Гөлҗамал Галләм кызы» дип, үткен пычак очы белән уеп язып куйды.
Мондагы вәхшилекнең шаһиты булган йөзьяшәр эрбет агачының йөрәк ярасы булып, аннан агып чыккан гәрәбә төсендәге сагыз, Мифтахетдин уйган «Гөлҗамал» исеме өстенә агып төшеп, күз яшенә әйләнеп туктап калды.
Шулай итеп Әминәнең кендек әбисе Гөлҗамал утыз ике яшендә, Себер тайгаларында газапланып, интегеп, салкыннарда катып-өшеп, ике баласын ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Яшел чыршылар, карагачлар, Себернең төнге ачы җилләрендә тирбәлә-тирбәлә, инде бу дөньядан бихәбәр булган Гөлҗамалга, Ялантау болыннарында колыннар кебек чабып, әбисе салган хуш исле ипине туйганчы ашармын дип, илгә кайтып киткән улы Гәрәй турында сөйләмәкче булдылар. Тик Гөлҗамал аларны ишетмәде. Аның җаны, ялгыз калган ана аккош кебек, балаларын эзләп, туган якларына кайтып киткән иде. Ул, Саушның өй түбәләренә кадәр кар баскан әти-әнисенең иске йорт тәрәзәсеннән карап, балаларын күзләде. Тик улын күрә алмады. Сәкенең бер читендә карт әти-әнисе кырыенда корама юрганга төренеп, кызы Факиһә йоклап ята. Ә улы, Гәрәе кайда? Гөлҗамалның җаны, тавыш-тынсыз гына ахылдап, сулкылдап, күккә ашты.
– Кайда син, балам? – дип сулкылдады аккош. – Җавап бирче миңа, өзгәләнеп, сине эзләп, кышкы салкыннарда җаны ялгыз аккошка әйләнеп, улын эзләп туган якларына кайткан әниеңә җавап бир, балам. Йа Раббым, сез бит безне басу капкасы төбендә көтәрбез дигән идегез. Әй, хәтер диген инде аны! Апасыннан башка ниләргә генә шушы салкында берүзе басу капкасы янына чыгып киткән сабый?! Сагынгандыр, үзәкләре өзелеп сагынгандыр безне. Шуңа күрә, әти-әниләренең кайтканын күреп, әби-бабасына, апасына иң беренче булып сөенче алыйм дип, басу капкасы янына чыгып йөгергәндер.
Аккош, әрни-әрни ахылдап, басу капкасына таба очты. Тик улын таба алмады. Бары тик буран, ачы җилләр генә, кемнедер эзләгәндәй, дулый- дулый дөньяны тузгыта иде.
Кыш көне безнең якларда аккошлар очмый, дисезме?
Оча икән. Нарасыен югалткан ана җаны кышкы бураннарда да, көзге ачы җилләрдә дә баласын эзләүдән туктамый икән! Мәрхүмә Гөлҗамалның Себерләрдә ачлыктан, ялангачлыктан интегеп, газапланып, бу каһәрләнгән дөньяны ташлап киткән җаны ялгыз аккошка әйләнгән. Ә канат тавышлары ишетелми дә. Тик ачыргаланып, җанына урын таба алмыйча оча.
– Балам, Гәрә-әй!
Ә бер айдан соң Габдрахман Мифтахетдинне дә, хатыны янына илтеп, эрбет агачы төбенә җирләде һәм аның исемен шул ук агачның кәүсәсенә уеп язды. Эрбет агачының сагызы, «Гөлҗамал» сүзендә ахактай янып торган тамчы янына җиткәч тукталды да икенче күз яшенә әверелеп берегеп калды.

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень хороший роман ,нравится