Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
* * *
Акрынлап Яңа ел якынлашты. Балалары белән бергә җыелышып,
гөрләшеп, Яңа елны каршыладылар. Бәхетле иде ак әби. Аның әле, Җидегән йолдыз кебек, җиде туганы да исән иде. Иде...
Өченче гыйнвар көнне Җидегән йолдызның нәкъ уртасындагы
йолдызлар – Җәүдәт белән Халисә – фаҗигале рәвештә вафат булдылар. Халисә киленнең:
– Йа Аллам, безне бер-беребездән аерма! – дип сораганнарын ишеттеме әллә Тәңрем?
Бу юлы төп нигезнең капкасын соңгы тапкыр каерып ачып куйдылар. Ыңгырашып ачылды күпне күргән капка. Авылдан бәхет эзләп читкә чыгып киткән, ә картаймыш көннәрендә газиз җаннарын туган туфракка тапшырырга дип кайткан, нәсел-нәсәбәләре киселгән күпме авылдашларын озатып калырга дип ачыла иде бит ул! Җаннары таш булып каткан авылдашларының күңелен Җәүдәт белән Халисә җиңгәнең кайнар шулпасы, җылы сүзе эретә иде.
– Йа Алла, бар бит җирдә игелекле җаннар, Ходай сезгә озын гомер бирсен, хәвеф-хәтәр күрсәтмәсен! – дип тели иде Алансу халкы.
Өченче гыйнвар көнне Алансу һәм Күкчә халкы аһ итте. Гомер буе
иген иккән, хезмәт сөючән бу ике җан, беркем белән дә бәхилләшмичә, хушлашмыйча, бакый дөньяга күчтеләр. Имәндәй ирләр сыгылып елады. Нигезгә барлык нәсел-нәсәбәт җыелды. Ишегалды елап шешенеп беткән халык ташкыны белән тулды. Оныклары нәни Зөлфәт, рәттән куелган ике җеназа тирәсендә тезләнеп, төн буе дәү әтисе белән дәү әнисенең нигәдер
салкын, сары йөзләрен нәни куллары белән сыпырып, куеннарына кереп ятасы итте. Ләкин әллә нинди усал әбиләр җибәрмәделәр. Нигәдер барысы да еладылар. Зөлфәт шул көнне «олыгайды», ул үлемнең нәрсә икәнен аңлады. Үлем ул салкын шомлы тынлык икән, әбиләрнең Зөлфәт белмәгән телдә нәрсәдер укулары икән. Үлем ул дәү әнисенең, иртән торып:
– Улым, тор, әчегән сөткә болгатып, син яраткан төче коймак пешердем, – дип әйтмәве икән.
Үлем ул дәү әтисенең, зур машинасына утыртып, Шәкүр карак елгасына печән әйләндерергә алып бармавы икән.
Үлем ул дәү әтисез, дәү әнисез салкын өйгә кайтып керү икән.
Дәү әтисез, дәү әнисез тормыш үзе бер нәүмизлек икән. Тормыш аяусыз икән. Үлем бар икән.
Җеназа артыннан капка шыгырдап ябылды.
Халисә җиңгәнең өстенә ябылган кызыл чыбылдыкның бер почмагы, каерылган яралы каз канаты кебек салынып төшеп, җилдә кагына кебек иде.
– Мәңгегә хушыгыз, онытмагыз безне, туганнар, догагыздан
калдырмагыз!
Инде алты туган, намазлык өстенә басып, әти-әнисе, әби-бабасы һәм араларыннан шулай фаҗигале төстә иртә китеп барган туганнары рухына багышлап дога кылалар.
– Урыныгыз җәннәттә, каберләрегез нурлы булсын! Иншалла,
сез җәннәттә булырсыз, сезнең артыгызда дога кылучы игелекле
дәвамчыларыгыз бар! Сезнең артта картайган, карт игенченең буын-буын куллары кебек кара ботакларын селкеп, нәүмизләнеп, каршыдагы ике болдырлы йорт тәрәзәсендә ут кабынуын өмет итеп, ялгыз карт шомырт басып калды.
Картайган капка инде читтән туганнарын күмәргә кайткан авылдашларын каршы алырга ыңгырашып, шыгырдап башка ачылмады. Җәүдәт белән Халисә җиңгә артыннан ул бөтенләйгә ябылды.
* * *
Рамил, иртәнге әтәчләр белән бергә уянып, ишегалларын, капка төпләрен ялт иттереп себереп керде. Ишегалларында яшел хәтфәдәй җәелеп үскән яшел чирәм үзенең элеккеге җете яшел төсен югалта төшкән.
Әбиләр чуагы! Әле атна-ун көн элек кенә биш баласы, кияү-киленнәре кайтып бәрәңге сабагын чабып киттеләр. Әнә ул карасу-яшькелт бәрәңге сабаклары читән башларына эленеп куелган. Алардан башларны әйләндерерлек бәрәңге сабагы, көз исе килә.
Туган якларыннан аерылып, күкне канатлары белән кисә-кисә җылы якка торналар китеп барган һавадан да бәрәңге сабагы исе килә. Урала- урала, битләргә тоҗымнар чорнала. Тып-тын. Көлдә пешкән бәрәңге исе, бәрәңге сабагы исе белән кушылып, Рамилнең хәтерен сискәндереп уятты.
Симәнә бәрәңге орлыгын Наһарлар алып чыгып киткәч, әнисе Фәхринурның кысыр калган бакчага чыгып үкси-үкси елаган чаклары, мәрхүм әтисе ясап калдырган күкени бавын кисеп алып сыерларының мөгезенә бәйләп алып чыкканда, ияләшкән абзарыннан китәсе килмичә тарткалашкан сыерның моңсу рәнҗешле караҗимештәй күзләре, әнисенең илереп-илереп елавы Рамилнең күз алдыннан узды.
Һәм ачлык. Тамак һәрдаим ашарга сорап тора. Әнисе, түбәнөйдән
өч бәрәңге алып менеп, аны мич авызына гына пешерергә куя. Ләкин үсә торган малайларга нәрсә инде ул бер бәрәңге, тел очына гына тия?! Тамакларын алдарга гына ярый. Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын
көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар.
Салам ягып кына җылытылган иске өйдә җылы тормый. Ачлык һәм үзәккә үтәрдәй салкын. Рамилнең бала чагы шулай үтте.
Әнисе Фәхринур сукыр лампа яктысында, иске киемнәрен ямый-ямый, төннәр буе елый. Сизрәп беткән иске киемнәр икенче көнне үк ямау кырыеннан янәдән тишелеп чыгалар.
– Әй әни, менә үсим генә әле, сиңа матур киемнәр генә кидерермен.
Итле аш кына ашап торырсың, әни җаным. Сине гомерем буе гел яратып, кадерләп кенә торырмын, – дип, ант итә иде Рамил.
Инде ул газаплы еллар артта калганга да никадәр вакыт үтте! Рамил, өйләнеп, ташпулат сыман зур йорт салып керде. Биш баласы үсеп җитеп башлы-күзле булдылар да, кошлар кебек, туган нигезләреннән чыгып китеп, үз ояларын кордылар. Фәхринур, тук, җитешле тормышта калган гомерен яшәп бетереп, улы Рамиленә хәер-фатихасын биреп, бу дөньяны калдырып,
ире Фәйзрахман янына күчте.
Рәхәттә, муллыкта яшәп тә үтә икән ул гомерләр. Рамилнең бала
чагындагы кебек, интегеп, газапланып, бер телем икмәккә тилмереп тә уза икән.
Менә шундый уйлар уятты Рамилнең башында бакчадагы читәннәргә эленгән бәрәңге сабагы исе, көз исе, муллык исе.
Бүген шимбә. Тиздән капка төбен тутырып машиналар кайтыр.
Беләкләрендә көч ташып торган яшь ир-егетләр ике-өч сәгатьтә бәрәңге ибакчасын актарып атарлар. Көлешә-көлешә, барысы бергә җыелышып бәрәңге алырлар. Быел бәрәңге уңышы мул. Әнә күршеләрнең бакчасында казып аткан бәләк-бәләк бәрәңгеләр агарып яталар. Җир өсте ап-ак.
Эшләре беткәч, ак мунчага кереп, тирләп-пешеп, арасына мәтрүшкәләр кыстырып бәйләгән каен себеркесе белән чабынып алгач, тавык шулпасы ашап, әниләре пешереп куйган гөбәдия, чәкчәк белән чәй эчәрләр. Ашарга нәзберек ул-кызларын ашата алмыйча интегеп бетәрләр.
Рамилнең бик әйтәсе килә, нәрсәгә дип кыстый-кыстый ашатасыз ул балаларыгызны, болай да аклары – ак, кызыллары – кызыл, исән-сау, сәламәт балалар. Ашыйсылары килсә, үзләре үк сорап ашый алар. Тик дәшми. Үз уйларына батып, өй тулы балаларына, кияү-киленнәренә, оныкларына карап уйланып утыра. Аллага мең шөкер, ачлык юк, сугыш юк.
Әнә балаларының һәрберсе үз машинасына төялешеп кайталар, калада үз фатирларында рәхәтләнеп яшиләр. Барысы да Рамилнең үзе кебек тырыш, булдыклы булып үстеләр, җимертеп эшләделәр, малын таптылар. Әти- әниләрен хөрмәтләп, матур итеп яши беләләр.
Үзенең бала чагы, ачлык турында сөйли башласа, оныклары:
– Дәү әти, нигә кибеткә барып ипи алып кайтмадың соң? Колбаса да алырга була иде бит, – диләр.
Рамил дәшми, оныкларының кәефен бозасы килми. Белмәсеннәр,
ачлыкны да, кимсетүләрне дә күрмәсеннәр оныклары, туруннары.
Әти-әниләре янында җитешле, тук тормышта яшәсеннәр, тик иманлы булсыннар, дип, балаларын озатып кала.
(Дәвамы бар)
"КУ" 02, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев