Факил Сафин автор яңалыклары
-
11 сентябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
...Унбишенче ноябрь таңында бригада, кисәк һөҗүм ясап, дошманның оборонасын өзде һәм кар сарган урманнар арасына кереп юк булды. -
9 сентябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Бу хакта Тихановский да хәбәрдар булып чыкты. Барлык командирларны җыеп, коткыларга игътибар итмәскә, коткы салучыларны тотып, дарга асып куярга фәрман бирелде. Халык арасында сүзләр басылды, әмма бар да җан тынычлыгын җуйган иде инде... -
5 сентябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Яктылык гаҗәеп бер юлга әверелде, юл буйлап, башын чөеп, уйнаклап, ап-ак ат чабып бара иде. Ул Айдар яныннан үтте дә американнарның моннан өч чакрымлап ераклыктагы кайчандыр яндырылган «Брэдли» маркалы бронемашинасы ягына табан китеп югалды. -
3 сентябрь 2025 - 15:00
ЯУ (романның дәвамы)
Югалтулар белән санлашып торучы юк иде. Бер Смоленск операциясендә генә дә ярты миллион яугир сафтан чыкты. Бишенче армия составындагы механикалаштырылган атлы корпус сугышчылары, шушы көннәрдә генә азат ителгән Смоленск урамнарын үтеп, төп туплану урыны итеп билгеләнгән Иске кальга янына урнашты. Шәһәрдә исән калган бер генә бина да юк иде. -
2 сентябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Иркәнәштән чыгып, юлда үткәргән атнага якын вакыт эчендә ал-ял белмәде Ибраһим. Җайдакларның киемнәре, корал-каралары кушылганча иде. Унлык башларында – кылыч, ук-җәя, алар өстенә мылтык та булуы шарт, гади җайдакларда – кылычлар, сөңге, ук һәм җәя, сак-ярак уклар белән шыплап тутырылган садак. Аерым полковой старшиналар арасында пистолет йөртүчеләре дә бар иде. -
21 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
– Син нәрсә оя таба алмаган көчек шикелле боргаланасың? – диде Айдар, аның янына килеп. – Тик яту ошамыймы? Әсир торып утырды һәм Айдарга әрнүле караш ташлады: – Кулларны чиш әле, бөтен тәнем оеша, йөрәк авырта. -
20 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Төн уртасында сафларга тезделәр. Өстән яңгыр сибәләп тора. Караңгы август төнендә әллә ни-нәрсә шәйләп булмый, атлар ышыгында, плащ-палаткаларга төренеп, фронт командующие Соколовскийның фәрманын тыңладылар. -
19 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ашыктырды өйдәгеләрне Ибраһим. Иртәнге намазны да юлда укырга булды. -
18 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ябалак, «өн»нең ишеген каерып ачып, биштәрен эчкә ыргытты. Икар аның артыннан иярмәкче иде, «аһ» итеп, җиргә сыгылып төште. -
14 август 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ниһаять, август ахырында үз частена кайтып егылды Мирхәмәт. Югыйсә солдатка кайда да бер сыман – кулыңда коралың төзек булсын да, кушканны вакытында үтәргә өлгер. Каршыда – дошман, аның тар-мар ителүенә бер совет солдаты да шикләнми. -
12 август 2025 - 15:00
ЯУ (романның дәвамы)
Җиденче күктәге ләүхелмәхфүз тактасына ни язылгандыр, әмма үзенең алдагы язмышын бәхетле булырга тиеш дип саный иде Ибраһим. Әле французларга каршы барган беренче походта ук, кайдадыр ят бер илдә хикмәтле төш күргән иде ул. -
7 август 2025 - 09:00
ЯУ (РЕТРОСПЕКТИВ РОМАН*)
– Утыр! – дип кычкырды. Хәмит аптырап калган шикелле иде, Айдар, мотоциклын үкертүдән тыя төшеп, тагын кабатлады. – Минем мотоциклга утыр! Икар, авызына тулган балчыкны төкеренә-төкеренә, мотоцикл артына сикерде. Дронның минасы беттеме, читкә китеп югалды. Озакламый икенчесе пәйда булачак. Алга томырылдылар. Айдарның колагына ыңгырашкан тавыш чалынды. -
29 март 2025 - 11:00
Керфегемнән төшкән якты
Күзләремне йомдым. Кояш нуры Керфек арасында оя тапты. -
25 гыйнвар 2025 - 11:00
Чынлык
Яшь наратлыкта йөримен: Һавасы биек, иркен. Шундый тынлык, тыгыз тынлык, Күзгә чалынмый беркем. -
12 ноябрь 2024 - 10:00
Ярый әле кодрәт чикле...
Ярый әле кодрәт чикле, Акыл саташыр иде...