Факил Сафин автор яңалыклары
-
10 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Фидаилнең күңелен нидер яндырып үтте. Күрәсең, кызга карата күңелендә нидер бөреләнгән, әмма таҗларын ачарга өлгерә алмый калгандыр. Аның шулай булуы яхшыгадыр да. -
6 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Флүзә, чишенеп, тирәсендә бөтерелгән улын читкәрәк кагып, әкрен генә әбисенә күтәрелеп карады. – Фидаил... Кайтканмы соң?.. – Кайтмаган шул, калган... – Әбисенең тавышы калтыранып чыкты. – Шушы су сөлегедәй хатынын тагын ятим хәлендә яшәтә бит, адәм тәганәсе! -
5 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
– Бергә барабыз! – диде ул, кинәт үзендә көч тоеп. – Үзең генә кунакка барып кайтмассың бит инде... Минем дә шәһәр күрәсем, сыер астыннан чыгып, дөнья гизәсем, күңел ачып, бераз юанасым килә. Фидаил хатыныннан мондый ныклыкны көтмәгән иде, ни әйтергә белмичә, мич янындагы эскәмиягә барып утырды. Башын аска иеп, уйланып торгач, сүз башлады. -
4 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
...Тормыш – ормыш ди, бу рәхәтлеккә чик куелды, язгы ямьле бер көндә яшь бичәсен, улын калдырып армиягә китеп барды Фидаил. Армиядә Украинага эләкте. Офицерлар ныклап әйтеп куйдылар – шәһәргә чыккач, сак булырга кирәк! -
3 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәян)
Фидаил әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән ятим егет иде. Шулай дисәк, дөрес булыр, чөнки әнисе исән-имин булса да, ул беренче киявеннән аерылып кайткан һәм, малайны бабасы белән әбисе карамагына тапшырып, бәхет эстәп, башка авылга кияүгә китеп барган. -
19 июль 2026 - 17:00
Бәхетлеләр
Бәхетлеләр яз илендә яши, Кар-буранлы кышка керсә дә, -
25 июнь 2026 - 12:00
Җәйге сюита
Көймәләр – дулкын тирбәлешендә, Ишкәкләр – янган беләкләр көчендә, Таң нуры – таудагы имәнгә сөртенгән. -
8 март 2026 - 11:00
И хатын-кыз!
Мәхәббәтле гомер биргән өчен Без мәңгегә Сезгә бурычлы! -
21 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның ахыры)
Татарлар, яулар башланса, беркайчан да җан саклап, качып ятмаганнар, көрәшкә күтәрелгәннәр. Тыныч тормышта да бөтен дөньяны сокландырырлык матур эшләр башкаралар. Татарны киләчәккә эшчән, тапкыр, кыю дигән Аты алып бара. Яктылыкка, яшәешкә илтүче юлдан!.. -
14 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Мирхәмәт, үзен белештермичә кычкыра-кычкыра, кулы белән җир актарып, яртылаш гәүдәсе балчыкка күмелгән иптәшен өстерәп чыгарырга маташа иде. Ниһаять, Нургалине балчык астыннан чыгарып, җир өстенә салды, башын-йөзен туң балчыктан аралады. Нургалидә җан әсәре сизелмәде. -
9 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
1812 елның ноябрендә Ибраһим Бикчурин командалыгындагы бишенче полкның ике йөзлеге М.Д.Барклай-де-Толли армиясенең конвой гаскәрләре составына беркетелә. Аларга төп вазифа итеп әсир французларны саклау, тылга озату, рус гаскәрләренең тылын ныгыту бурычы йөкләнә. -
7 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Полк территориясендә сугышчыларга исем-фамилия белән эндәшү юк дәрәҗәсендә, хәзерге сугыш хәрәкәтләре шуны таләп итә. Айдарның да разведкадан кайтканнан бирле мулла кушкан исемен ишеткәне булмады. «Ябалак!» Бу позывнойны аңа, Донецк Халык Республикасы армиясенә кушылганда ук, батальон командиры биргән иде. Яшь егет иде ул. Минага эләгеп һәлак булды. -
3 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Немец самолётлары юкка чыкты, алтынчы батарея дошман өстенә ут яудыра тора, инде снарядлар да чамалы калып бара, көн яктысында өстәмә снарядлар китертү мөмкин түгел, җитмәсә, батарея тирәсендә туплар шартлый башлады. Дошман түзмәде, позицияләреннән алар өстенә ут яудырырга кереште. -
1 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ноябрь аенда Наполеон үз армиясен камалышта калдырмас өчен җан фәрманга тартышты. Французларның хәлләре мөшкел иде – дошманны Кутузов армиясе көньяктан эзәрлекли, Витгенштейн гаскәрләре аларны төньяктан камап бара, адмирал Чичагов армиясе көнбатышка табан чигенү юлларында каршылык тудырып килә. Шунысы бар: Кутузов ашыкмыйча, һәр авыл-калага кергән саен гаскәрләрне ял иттереп кенә алга алып бару тактикасын сайлады. -
15 сентябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Машина зур тизлек белән килә, туктарга исәбе юк, Коры елга ярына җитәрәк, уңгарак алды. Теге уйсу җирне урап үтәргә булды, күрәсең. Куаклыкка якынлашкач, машина туктады. Шушында ышыкланырга ният итте булса кирәк. Куаклык тирәсен күгелҗем төтен сарды. БТРдан солдатлар коела башлады. Җидене санады Айдар. Көтмәгәндә һөҗүм итсәң, бәлки дозорны тулысынча юк итеп булыр. Тик машина урыныннан кузгалырга ашыкмый. Ул арада кычкыру-җикерү, сүгенү тавышлары колакка бәрелде.