Логотип Казан Утлары
Бәян

Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)

...Тормыш – ормыш ди, бу рәхәтлеккә чик куелды, язгы ямьле бер көндә яшь бичәсен, улын калдырып армиягә китеп барды Фидаил. Армиядә Украинага эләкте. Офицерлар ныклап әйтеп куйдылар – шәһәргә чыккач, сак булырга кирәк!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

II
Армиягә чакыру килгәч, Фидаилнең кәефе китте.
Улы Филис тәпи атлап китеп бара, сөйләшергә азаплана. Эшкә
киткәндә, киенә башласа, ишек төбенә үк килеп, әтисенең итекләрен
китереп бирә, үзе туктаусыз тәтелди: «Әттә... мәмммә... бахбай...
ту-у-у...». Әлеге тәтелдәү-сүзләрнең мәгънәсе гади дә, кем әйтмешли,
гали дә инде: «Әттә бахбайны җигеп эшкә бара, миңа мәмиләр алып
кайта. Әттә җигеп йөргән бахбай бик гайрәтле, чабып кына йөри», –
дигәнне аңлата үзенчә. Кайтып керсә, тагын тамаша, улы каршысына
йөгереп килеп, әтисенә чишенергә булыша, ул юынганда да янында
бөтерелә, аннан өстәлгә, әнисе әзерләгән табынга җитәкләп алып
килә, үзе исә әтисе алдына үрмәләп менә.
Өйдә бернигә дә алыштырып булмый торган хатын-кыз җылысы.
Түрдәге караватка яшь хатыны чиккән җәймәдән илаһи нур чәчелә,
һәммә нәрсә үз урынында, йорт эче матур итеп җыештырылган. Татар
гаиләсендә борынгыдан килгән тәртип-тәрбия хөкем сөрә – хатын
өчен ире патша, хаким. Яшь гаиләдә шушы кыйммәтләр өстенлек
алды, Флүзә иренең авызына гына карап тора, аның өчен өтәләнеп
тора, эшкә озатып кала, кайтуына барысы да әзер – өстәлгә булары
бөркеп торган аш килеп кунаклый, яңа пешкән чәй исеннән сулыш
ачылып киткән сыман, мич кузында кызарып пешкән тәбикмәк
авыздан сулар китерә, алдында малае боргаланып утыра – ир кешегә
тагын ни кирәк?! Икесе генә булганда, бер-берсенә ягымлы, назлы
сүзләр әйтешмәсәләр дә, барыбер рәхәт. Рәхмәтулла бабай белән
әбисенә рәхмәт инде, мәнле кешеләр, икесен калдыру җаен табарга
тырышалар – гадәттә, әбәт вакыты җитсә, алар төшке ашны алдан
ашап куялар, Фидаил кайтып кергәндә, икәүләп ихатада мәш киләләр,
малларны карап йөриләр. Флүзә ире тамак туйдыргач, озак тормый,
фермага эшкә йөгерә. Улы һаман әтисеннән бер адым калмый, әле
бер уенчыгын алып килә, әле икенчесен, әттәсенә бер нәрсә дә жәл
түгеллеген күрсәтәсе килүе үзенчә. Әти кеше өчен тагын бер гаҗәеп
гүзәл мәл бит инде.
...Тормыш – ормыш ди, бу рәхәтлеккә чик куелды, язгы ямьле бер
көндә яшь бичәсен, улын калдырып армиягә китеп барды Фидаил.
Армиядә Украинага эләкте. Офицерлар ныклап әйтеп куйдылар –
шәһәргә чыккач, сак булырга кирәк! Бердән, бу урыннардан коточкыч
каты сугышлар үткән, инде унбиш еллар тирәсе үтсә дә, җимереклек
җитәрлек, кая карама төзелеш бара. Шартламый калган снаряд,
мина, гранаталарга теләсә кайда тап булырга мөмкинсең. Икенчедән,
Фидаилнең бөтенләй ишеткәне булмаган шомлык та бар икән – бу
якларда сугыш вакытында фашистларга ялланган явыз милләтчеләр
совет гаскәрләренә каршы көрәшкәннәр икән. Аларны, атаманнары
исеме белән, бандерачылар дип йөртәләр һәм тотылмый калган шушы Гитлер ялчылары әле һаман тар-мар ителеп бетмәгәннәр, урманнарда
яшеренеп яталар, җай чыккан саен совет солдатларына, шушындагы
төрле җитәкчеләргә, укытучыларга һөҗүмнәр оештыралар, тотып
ерткычларча газаплыйлар, үтерәләр икән. Болар хакында сәяси
дәресләрдә һәрчак искә төшереп торалар.
Югыйсә бик матур җирләр, халкы матур, табигате искиткеч.
Кызларын әйтеп торасы түгел, үзләре чая, үзләре җитез, чибәрлекләрен
аңлатырлык сүз юктыр, авылча әйткәндә – бер кашык су белән кабып
йотарлык, әкиятләрдәге пәри кызлары гына ярышадыр бу гүзәлләр
белән. Тик күңелләре тыныч түгел, очраган һәр ят кешегә шикләнеп
карыйлар. Немецлар тыныч халыкны да аямаган, шәһәрдән китеп
өлгермәгәннәр меңәрләп кырылган, яуларда башын салганнарны да
кушып исәпләсәң – шәһәр халкының яртысы да исән калмагандыр.
Сугыштан соң шәһәргә кемнәр генә килеп тулмаган да, кемнәр
генә нинди уйлар белән йөрми торганнардыр?.. Солдатларга
гына тулысынча ышанып була монда. Шуңа күрә андый-мондый
көтелмәгән хәл килеп чыкса, хәрби частька мөрәҗәгать итүне хуп
күрә шәһәр кешеләре. Кызлар исә тагын да акыллырак, алар совет
иленең төрле тарафларыннан хезмәткә чакырылган солдатлар
арасыннан күңелләренә ошаганнарын сайлап алалар да, ипләп кенә
шул хәрби белән «элемтә урнаштыралар», аларның күңелләрен яулап,
әле хезмәт вакыты тәмамланганчы ук солдатка кияүгә чыгып, бала
табып, бахырны, йә үз шәһәрләрендә калдыру чарасын күрәләр, йә
исә, тагын да зирәкләре, солдатның туган якларына китү җаен табарга
тырышалар. Монда чын тынычлык кайчан урнаша – бер Аллаһ белә...
Фидаил дә бу капкынга эләкте дияргә була. Ир солтаны, өйләнеп,
хатын назын татыган, баласы бар, ягъни бу мәсьәләдә тәҗрибәсе
җитәрлек. Төс-кыяфәт – ирләрчә, гәүдәгә җыйнаграк булса да, көче
ташып тора, үз-үзен тотышы килешле, эленке-салынкы йөрми –
әлбәттә, шәһәргә эшкә чыккач, ә аларны вакыт булган саен яңа
төзелешләргә, төзүчеләргә ярдәмгә җибәреп кенә торалар, шунда
эшләүче кызлар арасыннан иң чибәре һәм чаясы – Галина Полянская
дигәне Фидаилгә чат ябышты. Галина прораб ярдәмчесе, егет
тирәсендә бөтерелергә вакытны таба, телгә күршегә керми торган
үткен кыз иде. Башта Фидаилнең кай якларда туып-үсүен, гаиләсе
турында белеште. Егетнең өйләнгән булуы, яшь хатынының авылда
бала үстереп ятуы кызның кәефен төшерде төшерүен, әмма үзен
тиз кулына алды, бер дә бу басынкы холыклы, чиста-пөхтә йөрүче
сержантны кулдан ычкындырасы килми иде аның. Егет солдатларга
җикеренми, күп сөйләшми, әмма аның һәр әйткәне төгәл үтәлә,
башка фельдфебль-капрал холыклы кече командирлар сыман: «Мин
– сержант!» дип кәпрәеп йөрми, башкалар белән рәттән торып эшли,
кыз күреп тора – егет ике-өч кешелек эшне берүзе «эһ» тә итми башкарып ташлый. Моңа сокланмас җирдән сокланырсың – шушы
сыйфатларга гына да әсир булырлык, кыз тәмам егеткә гашыйк булып,
һаман саен егет тирәсендә боргалануын дәвам итте.
Фидаилне солдатлар Федя дип йөртәләр иде. «Исем алыштыруга»
үзенең исе китмәде. Ярты елдан хезмәт вакыты тәмамлана, нигә
анда әллә нинди исемнәр кушып бетермиләр, авылдашлар бу
хәлдән бихәбәр – ишетмиләр дә, күрмиләр дә, ә хезмәттәшләр
арасында якташлар юк диярлек, алдан ук белеп тора – алар белән
яңадан очрашу-күрешүләр булмаячак та бит. Исемне бозып әйтүгә
күнегеп китте, моны армия вакытын кызык итеп искә төшерерлек
бер нәрсә дип кенә уйлый иде. Үзләренә җайлы икән, атасыннар
Федя дип. Хезмәткә керешкән мәлләрдә үз исемен бөтенләй бозып
бетереп җәфаладылар, башта «Фидали» дип аптыраттылар, тагын
да ямьсезрәк итеп эндәшүчеләр дә булды, мулла исемен имгәткәнче,
хезмәттәшләренең Федя дип йөртүе яхшырак түгел микән әле?..
Әнә Галинага ошый бугай аның исеме, күргән саен, «Федя, Федя»
дип каршысына йөгереп чыга, әле өйдә пешерелгән сумса, кабартма
белән сыйлый егетне, шул арада үзен кызыксындырган сорауларын
да биреп калырга тырыша.
Берсендә, солдатлар ял итәргә туктагач, Галина җитәкләп диярлек
Фидаилне читкәрәк алып китте.
– Федя, ә синең туганнарың бармы? – дип сорады ул, егетнең
күзләренә туры карап. Бу караштан егетнең зиһене тарала иде. Шулай
да үзен кулга алып, җавап бирде:
– Бар, ник булмасын! Минем абыем бар, Флүн исемле. Сезнеңчә
тагын Федя буладыр инде. Миннән олырак ул, күптән чыгып киткән
иде. Күрешмәгәнгә унбиш еллап бардыр.
– Ә син исемеңне үзгәртмә... Кешеләргә дә боздыртма, нык бул,
үзеңне якларга өйрән. Фидаиль! Матур исем, испан исеменә тартым
диимме соң?
Кызның әлеге сүзләре егетнең йөрәгенә май булып ятты. Галина
кызыксынуын дәвам итте.
– Кайда яши соң ул абыең? Татарияда түгелмени? – Кыз Фидаил
хакында шактый мәгълүматлы иде инде. Очрашкан саен, ни дә булса
сорамый калмый, әкренләп егетнең тормышы, гаилә хәлләре турында
белешмә туплады. Ничек тә Фидаилне кулына төшерәсе килә иде
аның һәм бу хакта яшерми дә иде кебек.
– Абый Караганда өлкәсендә яши. ФЗУдан соң шунда җибәргәннәр
иде, төпләнеп калды бугай инде. Әйтәм ич, күптән күргәнем юк.
Өйләнгәч, авылга кайтып киткән, тик мин ул чакта урман кисүдә
идем. Красный Бор дигән районда.
– Караганда... Кызык... – диде Галина, ниндидер уйга бирелеп. – Ә
нигә, начар түгел, ил чигеннән бик ерак, әллә кайсы почмагында бит ул Караганда яклары. Ишеткән бар, Чирәм җирләр дип күпме кеше
агылды анда.
– Анда шахталар... – диде Фидаил, кыз биргән сумсаны мул гына
кабып. – Тәмле сумса, уңган кыз син, шәп пешерәсең... – дип, сүз
юнәлешен үзгәртергә теләп, кызны мактап алды.
Галина мактаудан иләсләнеп киткән сыман булды. Егетне кочаклап,
битеннән үбеп алды.
– Ә мин сиңа гел тәмледән-тәмле ризыклар пешереп торачакмын!
Телеңне йотарлык булыр...
– Син... – диде Фидаил сәерсенеп, авызына капкан сумсаны
ашыгып йотып җибәрде. – Тиздән мин авылга кайтып китәм, анда
мине көтәләр.
– Анда сине кем көтә? Әби белән бабаңмы? Балаң белән хатының
инде онытып бетергәннәрдер. Хатының анда тик кенә ята дип
уйлыйсыңмы? Һе... Хатын-кызның табигатен белмисең, җаным.
Балаң сине танымый да торгандыр. Сабый хәтере – искән җил.
Фидаил күңелсез төс алган сөйләшүгә нокта куярга теләп,
урыныннан кузгалмакчы иде, Галина егетнең муенына сарылып,
урынына утыртты.
– Ашыкма, тегеләр эшли торсын. Болай да аларның ярты эшен
син башкарасың. Күзәтеп йөрим, үзең дә сизәсеңдер. Сиңа гашыйк
булганнар икән, дөрес бәяли бел! Кыз кеше күзе төшкән егет өчен
җанын бирергә әзер ул. Син моны белмисең, җүләркәем. Теләсә ни
майтарырга әзер без сөйгәнебез өчен. Җаны теләгән – елан ите ашаган.
Нинди утларда янмый кызлар, нинди хыяллар белән җилкенмиләр
мәхәббәт хакына. Яратмаслык егет түгел син, күзем төште, бетте-китте,
берни эшләр хәлем юк. Ни өченме? Аңлатып та булмый. Хатын-кыз
төптән, ерактан уйлый, ә сез, егетләр, башка... Кызның йөзен күрәсез
дә, вәссәлам, алдына капланасыз. Ераккарак карый алмыйсыз, баш
очында көндез – кояш, төнен – ай бар икәнен мең кат искәртсәң дә,
хәтерегезгә уелмый. Төптән уйлый белмисез, мәхәббәт мәсьәләсендә
сай йөзәсез, карашыгыз белән бил тирәсен капшап тик йөрисез, җыен
хәчтерүш. Кызларга ул кирәк дип уйлыйсыңмы? Юк, безгә таяныч
булырлык ир кирәк! Мин күпне күрдем, күпне кичердем. Беренчедән,
минем әти райкомда эшли иде, сугыш башлангач, партизан отряды
оештырды. Сатлыкҗаннар аны бандерачыларга тотып бирделәр,
үзебезнең фашистлар аны җәзалап, газаплап үтерделәр... Ярый әле
безнең эзгә төшә алмадылар, әни белән икебезне әтием ерак туганнарга,
бөтенләй башка якка озаткан иде. Бу шәһәрдә бандерачыларның
ялчылары калмагандыр дип әйтеп булмый, кемнең кем икәнен барысы
да яхшы беләләр, көннәрдән бер көнне, мине эләктереп алып, харап
итүләре бик мөмкин. Шуңа күрә еракка, аларның кулы җитмәслек
җиргә китәсе килә. Караганда ерак ул... Бандерачыларның анда бер мәнфәгатьләре дә юктыр. Икенчедән, син – интеллигентный егет,
башкалардан нык аерыласың. Сөйләшүең, үз-үзеңне тотуың башкача...
Русчаң да шәп. Каян өйрәндең болай русчаны?
– Безнең авылда зур мәктәп бар. Укытучыларым белемлеләр иде.
Рус арасында да күп йөрергә туры килде. Үсмер еллардан бирле
урман кисүдә... Рус авылында биш-алты ай тора идек. Анда татарча
белүче сирәк, русча мин яхшырак сөйләшкәч, бөтен оештыруга
кагылышлы эшләрне миңа тапшырдылар. Ун елга якын барды бу
эш. Армиядә өченче ел хезмәт итәм. Красный Борда өйрәнгән тел
монда ярап куйды, сержант булдым, взвод командиры урынбасары.
Ышаналар миңа.
– Мин дә сиңа ышанам, – дип, Галина егетнең иңсәсенә башын
куйды. – Әйт инде, авыл кызы сиңа ни бирә ала? Мин сине кеше
итәчәкмен, укырга кертәм, инженер булырсың, оештыру эшенә
һәвәслегең күренеп тора. Китик, абыең янына? – Галина инәлеп,
егетнең күзләренә карады.
Фидаил читкәрәк шуышты.
– Галина, син әйбәт кыз, зирәклегең дә бар, җебегән дә түгел, кулың
алтын, тик мине ишетмисең шикелле – авылда хатыным, балам бар.
Мин әбием белән бабам тәрбиясендә үстем, аларның миннән башка
бер кешесе дә юк. Дүрт күз белән көтәләр мине...
Кыз шактый эндәшмичә утырды. Кинәт егеткә борылды.
– Миңа кара әле, Фидаил!
Кызның ике бите буйлап яшьләре тәгәри иде.
– Чынлап әйтәм, китик Карагандага. Ташлама мине! Мондагы
һава бозык, син аңлап җиткермисең. Тагын сугыш чыгачак бу
якларда, күңелем сизә, кайчан икәнен төгәл әйтә алмыйм, тик сугыш
кабыначак. Бу шәһәрдә каласым килми, монда кияүгә чыгып, балалар
үстереп, аларны тагын ут эченә китереп тыкканны күрәсем килми.
Илнең иң эчкәре төбәгенә китәргә телим, шунда тормыш корып,
кешечә яшисем килә, аңлыйсыңмы? Сине дә кеше итәм, миңа йолкыш
авыл гыйбады кирәк түгел, зыялы, укымышлы, гаиләсен яклый
алырлык уңган ир кирәк. Син шундый кеше булачаксың.
Фидаил кызның битен чылаткан яшьләрне күргәч, әллә нишләп
китте. Галинаны юатырга теләп, аны кочагына алды.
– Синең кочаклавың да ирләрчә, сөякләрне шыгырдата, тәнгә ток
йөгертә, – дип Галина тагын да егеткә сыенды. – Абыеңнан хатлар
киләме? – дип көтелмәгән сорау бирде Галина бераз тынычлангач.
– Абый хат язарга яратмый, җиңги яза хатларны. Еш яза, бер хатны
да җавапсыз калдырмый.
– Ә хатының?
– Хатын да яза, авыл хәлләрен, өйдәге тормыш, улымның
шуклыкларын яза... Иренми алай…

– Беләсеңме, акыллым, бир миңа җиңгәңнең адресын! Үзем
барысын да аңлатып язам мин аңа. Хатын-кыз аңларга тиеш. Сез ике
туган, бер җирдә яшәсәгез әйбәт бит инде. Җиңгәң җүләр түгелдер,
хатны да сиңа үзе язгач, синең килүеңә өмет итәдер. Димәк, ул сине
үз күрә, якын итә.
– Хат саен чакырып яза... – дип, Фидаил урыныннан кузгалды.
Иптәшләре эшкә керешкән иде инде. Галина аңа кулын сузды.
– Җиңгәңнең адресын бир әле, – диде саубуллашканда Галина
кабатлап. – Андагы хәлләрне белешәсем килә. Син барырсыңмы,
юкмы, суга сәнәк белән язылган, мин бу шәһәрдә калмыйм, бусы –
факт, – диде ул серле елмаеп.
...Озак та үтмәде, Галина Полянская дигән кыздан ерак Караганда
өлкәсендәге кечкенә бер шәһәргә хат юлланды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев