Логотип Казан Утлары
Бәян

Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)

– Бергә барабыз! – диде ул, кинәт үзендә көч тоеп. – Үзең генә кунакка барып кайтмассың бит инде... Минем дә шәһәр күрәсем, сыер астыннан чыгып, дөнья гизәсем, күңел ачып, бераз юанасым килә. Фидаил хатыныннан мондый ныклыкны көтмәгән иде, ни әйтергә белмичә, мич янындагы эскәмиягә барып утырды. Башын аска иеп, уйланып торгач, сүз башлады.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

III
Адәм баласы кайларга гына барып чыкмый да, кайларда гына
йөрми, кайларда яшәп алмый... Кеше башы ниләр генә күрми,
яшәү барышында ниләр генә кылмый. Аны дөнья буйлап куалап
язмыш йөгертә. Язмыш... Шушы бер сүзгә никадәр күңел тарихы
сыйган: бәндәнең күргән-кичергәннәре, куаныч-үсенүләр, үкенү-
уфтанулар, кавышулар-аерылышулар, очрашу-аймыл булулар,
максатка ирешү юлында югары чөелүләр, түбән очулар, алдыңда
очраган һәм көтмәгәндә юлыккан гаять зур каршылыклар аша үтеп
чыгу сөенечләре, тигез сукмактан барганда абынып мәтәлүләр,
көенечләр, дус дигәннәрнең аяк чалулары, үз гомереңдә беренче
күргән кешенең ярдәмгә кул сузулары, булышулары, алтыннан да
кыйммәт киңәш бирүләре, үзең дә уйлап карамаган сәләт ачылу,
булган талантны әрәм-шәрәм итү, шатлыклы гомер агышы, бәхетле
мәлләр, кара хәсрәткә батып аһ-зар кылулар, булганына шөкер итү,
тапканны югалту газаплары, кояшлы көннәр, кара болытлы мәлләр
– саный китсәң, барысын да язмыш эше дип карарга була бит. Кеше
шулай кабул итә дә инде. Барысы да кешенең үзеннән тора дию
дөресме, түгелме? Әллә язмышны Аллаһы Тәгаләнең тумыштан адәм
баласына биргән сынау-тәкъдире итеп кабул итү хакыйкатькә туры
киләме? Һәрнәрсәгә риза булып, сабыр гына гомер кичү яхшымы,
әллә һаман нидер өмет итү, ниндидер серле омтылыш белән ил-
дөнья гизү кешене алга илтәме? Каядыр ашкыну, якындагы бәхетне
күрмичә, аны ерактан эзләп азаплану – һавадагы торнага ымсынып,
кулдагы чыпчыктан мәхрүм калулар азмы? Кызык, күңел азынуы
адәм баласын нинди генә утларда яндырмый да, нинди генә суларга
илтеп салмый. Язмыш диген...
...Фидаил армиядән ярты елга соңлап кайтып керде. Нигә
тоткарланды – өйдәгеләргә үзе аңлатып тормады, аннан сораучы да булмады. Авылга нефтьчеләр килеп тулган икән, шулар коткарды аны
Бөгелмәгә килеп төшкәч, кайтырга машина эзләп йөрү мәшәкатеннән.
Май ахырлары иде. Төн уртасында Бөгелмә поездыннан чыгып,
җиргә аяк баскач, башына килгән беренче уе «инде ничек авылга
кадәр кайтып җитәргә?» иде. Бөгелмәгә меңәр чакрым юл үтеп кайтып
төшү ул кадәр үк авыр түгел, ә менә авылга кадәрге калган ике йөз
чакрымны үтү башка сыймаслык бер хәл санала. Юлы юл төсле
түгел, машиналар да сирәк йөри, таныш-белешләрнең очравына да
өмет итеп булмый, әллә кайлардан алып кайта поезд һәм шушында
ташлап калдыра. Авылга кайтырга җай тапмый, кире китүчеләр дә
аз булмый. Моны бер сүз белән генә аңлаталар – юлсызлык... Күпме
җәфа чиктерде ул юлсызлык дигән нәрсә безнең як кешеләрен. Таң
беленгәнче вокзалда йокымсырап утырды. Вокзал янында ашханә
бар икән, яктыра башлауга ашханәгә вахтага ашыгучы нефтьчеләр
кереп тулды, тамак ялгап, автобусларга төялеп, эшкә китеп бардылар.
Фидаил дә ашап алырга булды. Инде ашап бетереп килгәндә, янына
йончу кыяфәтле адәм килеп басты. Яшь дисәң, шактый таушалган
кебек, карт дисәң, чыраенда яшьлек чалымнары ярылып ята. Төне
буе йокы күрмәгән, мәҗлес-табын янында кәеф-сафа корып чыккан
кешегә охшаган.
– Кай якларга кайтыш, солдат? – диде ул карлыккан тавыш белән.
Фидаил алдындагы калай тәлинкәсен читкәрәк шудырды.
Башыннан «Бу адәмгә миннән ни кирәк инде?» дигән уй йөгереп
үтте. Хезмәттә чакта офицерларның «Бер генә мизгелгә дә уяулыкны
югалтмагыз!» дигән сүзләре колак тирәсеннән ерак китмәгән икән,
шикләнеп кенә теге кешегә җавап кайтарды:
– Үзебезнең якка кайтыш, агай-эне, өйгә юл тотам.
Теге кешедән аракы исе килгәндәй тоелды.
– Бәлки мин дә шул яккадыр... Кичә үк юлга чыгарга тиеш идем. Бер
хатын янында тоткарланырга туры килде, кайтып җитсәм, бригадир
күзне ачырмаячак. Мастер йомшак кеше безнең, ну, бригадир Миша
Матвеев бер кыек эшеңне күрсә, талап үтерә... Мин еракка сәфәр
чыгам – Мөслим якларына. Әле аннан соң да кырык биш чакрым. Үзе
бер көнлек юл. Юл диярлеге дә юк инде – яңгыр яуса, Усы тавында
көне-төне машина интектереп ятасың. Бигрәк юлсыз, караңгы як икән
бу Әмәкәй дигән авыл... Цивилизация анда йөз ел үткәч тә барып
җитмәячәк. Электр уты яңа кереп маташа. Чуракай дигән авылда,
Сөнне буып, ГЭС ясаганнар, иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр
ут бар, аннан дөм караңгы инде. Бер якка кайтсак, Мишага: «Солдат
утыртып кайттым, шуңа тоткарланырга туры килде», дип, акланырга
сәбәп булыр иде... – Авызын ерып җибәрде таныш булмаган кеше.
– Шикләнмә, мин юлбасар-угры түгел, үзем дә армиядән өч ел элек
кенә кайттым. Нефтьчеләргә эшкә барып кердем, шофёр мин. Акчасы бар, ну тормышы этнеке инде – ал да юк, ял да юк, сәфәрдән кайтып
кермисең, тагын юлга чыгарып җибәрәләр. Бөтен нәрсәне Бөгелмәдән
ташыйбыз, ул якта шәһәр-станца дигәннең эзе дә булмаган, булмаячак
та. Җәһәннәм тишегендә бит ул! Машинага сүз әйтмәле түгел, кәнишне,
көчле техника. «ЗИС-155»! Җен урынына тырмаша.
Әмәкәй дигән сүзне ишеткәч, Фидаилнең чигәсе сулкылдап куйды.
Әйтерсең кемдер аның кайтуын гына көтеп торган да, каршысына
шушы кешене китереп бастырган. Теге исә төн үткәргән хатын
турында сөйли башлады.
– Таня янында ай буе ятарга да була, тик акчасыз синең аңа ник
кирәгең бар? Хатын-кыз ул акчаң булса гына куенын ача. Сәмәнең юк
икән, артыңа тибеп чыгарып җибәрә. Төрлесен күрде инде башлар,
юл газабы – гүр газабы. Шуңа тагын хатын-кыз галәмәте дә килеп
катышса, түз генә. Таня болай әйбәт кызга охшаган... Ну мин дә
акчасыз чакта ул тирәгә аяк атламыйм. Сөрелеп чыгасы килми җылы
оядан. Танышыйк, мин Федя булам! – дип, солдатка кул сузды шофёр.
Фидаил өчен бу йолкыш кыяфәтле шофёрдан да кадерле кеше юк
иде бу минутларда. Әбисе әйткән сүзләр хәтердән сызылып үтте: бирер
дисә колына, чыгарып куяр юлына, диюләре шушы буладыр инде.
Фидаил теге кешенең кытыршы учын кысты.
– Фидаил... Син Әмәкәй дип, чын әйтәсеңме, әллә колакка гына
ишетелдеме? – дип сорады ул, ышанып җитмичәрәк.
– Әмәкәй шул. Шундый авыл бар Мөслим-Актаныш ягында. Болай
зур гына авыл, ну юлларын әйтер идем... Машина гына чыдасын.
– Мин нәкъ Әмәкәй авылына кайтам да инде. Шунда туып-үстем,
шуннан армиягә киттем, гаиләм янына кайтам.
Шофёр егет сөйләнә торгач, аракы парын шактый һавага очырды
бугай, күзе урынына утырды, җитдиләнеп, Фидаилгә иелде.
– Акыллы кеше шушы авылга кайтамы инде? Җәһәннәм читендә
бит ул, беркайчан да цивилизация килеп җитмәячәк! Бүген нефть
эзләп азапланабыз, иртәгә китеп барабыз. Анда нефть бар, ләкин
аз, безгә фонтан бәреп торган чыганак кирәк! Авыл дип шашынма,
беркая да качмый ул Әмәкәй. Кайчандыр, борынгы заманда, шунда
чөй какканнар да бабайларың, утырып калганнар, гасырлар буе шул
чөйгә берегеп яталар. Берәр җиргә барырга кирәк булса, харап – ни
юл юк, ни машиналар йөрми. Без киткәч, машиналар да калмаячак
анда. Әйдә, хәзер үк үзебезнең «Геофизика» кантурына алып керәм,
армиядән кайтучыларны чиратсыз эшкә алалар. Атна-ун көндә
паспортлы да буласың! Җир алырсың, йорт салып керерсең. Монда
ташландык биналар бихисап, шуларны сүтеп, кирпечләрен ташыйсың
да, дивар өеп куясың. Борчылма, иске кирпечләрдән дә яңа йорт салып
кереп була. Измә болгатырга үзем булышырмын.
Фидаил кулына чемоданын алды.

– Киңәшең өчен рәхмәт, брат, тик мине өйдә көтәләр. Гаиләм бар
– хатыным, улым...
– Һе, өйләнергә өлгерер идең әле! Япь-яшь хатынын калдырып,
армиягә китеп барган, акыллы баш! Авыл тулы нефтьче, барысы да
чая, барысы да гайрәтле, әллә кайчан берәрсе сукмак салгандыр инде
бичәңә. Көтәдер шул...
Кулы кычытып куйды Фидаилнең. Бу йолкышның сүзләренә җавап
итеп колак төбенә ямасы да бит... Һәм ул иң дөрес гамәл булыр иде.
Бәладән баш-аяк... Авылга, маҗараларсыз гына, тизрәк кайтып керәсе
килү теләге көчле булып чыкты – анда аны Флүзәсе, улы Филис,
әбисе белән бабасы көтәләрдер. Сагындырды. Өч ел ярым читтә
йөрелде шул...
Бәхеткә, юл ул кадәр үк начар булмады. Яңгырлар яумый торгач,
машина да артык азапланмады. Кичкә таба алар авылга кайтып
кергәннәр иде инде. Шофёр башта аны вахта урнашкан вагонга алып
кереп, бригадирлары Миша Матвеев белән таныштырып чыкмакчы
иде. Авылга җитәрәк, бригадир үзе машина каршысына килеп чыкты.
Икенче бер «ЗИЛ-155» белән районга барып ятышы икән. Шофёр
Федя аны күрүгә, кабинадан атылып төште дә, Фидаилгә төртеп
күрсәтә-күрсәтә нидер сөйләргә тотынды. Солдат киемле егетне
күргәч, чыннан да, бригадир йомшарды, Федяга кул селтәде дә, район
ягына кузгалып китте.
– Котылдык бу фиргавеннән, сине күрмәсә, җанны каезлый иде...
Орден алырга тырыша, нефтьчеләргә кайда да пачут хәзер, – диде
шофёр газга каты басып.
...Машинадан төшеп, Түбән очка таба җәяүләп атлады Фидаил.
Монда бернәрсә үзгәрмәгән шикелле. Хәер, Калмия елгасы аша
салынган күпер элек Түбән очта иде. Нефтьчеләр ярдәме белән аны
хәзер Югары очка күчереп куйганнар. Авылга керүче юл да үзгәргән
– зират башыннан үтеп, авылның тач уртасына килеп керәсең.
Нефтьчеләрдән файда күпме булгандыр, белгән юк, әмма авылны
эштән чыгарган болар – авыл эчендә юлларның ата-анасы калмаган,
авыр машиналар йөреп, урамда тирән убылмалар хасил булган.
«Шунда таш җәйсәләр...» дип уйлап куйды егет. Хезмәт иткән җирдә
һәр тарафка тигез, шома юллар сузылган, шәһәрләр генә түгел, анда
авыллар да өр-яңадан төзелә. Монда исә гел башка – авыл йортлары
һаман шул килеш, әле кечерәеп тә калганнар кебек, җиргә чүккән
каралты-куралар...
Үзләренең капка төпләренә җитәрәк, яшел чирәм өстендә, бер
кечкенә малай туп уйнап йөри иде. Читтәрәк өч тәгәрмәчле сәпит
тәгәрәп ята. Кигән киемнәре ныклы булса да, уен белән мавыккан
малай тузанга баткан, сулы мичкәдә юындырып алмыйча, төс-
кыяфәтен аермалы да түгел.

Малай үзенә якынлашып килгән солдатны күргәч, күзенә
шөбһәләнү билгеләре чыгарып, коймага барып сыенды. Тубын
күкрәгенә кысып тотты, таныш булмаган солдатка карап катып калды.
«Филис»... Фидаилнең эчен нидер яндырып үтте. Башта уйлар
чабыша. «Үсеп беткән, әтисен танымый, чит кеше итеп күрә, ятсына.
Һәр бала шулай кыланыр иде. Йә, бераз торсын, ияләшер әле».
Фидаил шундый уйлар эчендә капканы ачып эчкә үтте...
...Кайтып берничә көн үткәч, Фидаилнең эче поша башлады.
Флүзә, ире кайтуына сөенеп, очынып йөри. Беренче көнне хәтта
ял алып, эшкә бармыйча, көне буе өйдә булды. Филис тә әтисенә тиз
ияләште, аннан бер тотам калмый ияреп йөри. Әтисе бүләккә алып
кайткан киемнәрне кигәч, бөтенләй шәһәр малаена әйләнде. Әбисе
белән бабасы да шатлыктан балкып көн үткәрәләр. Әбисе үткәндә-
сүткәндә Фидаилнең солдат киемнәрен тотып карамыйча калмый.
Барысы да исән-имин, өй эче ялт иткән, ихатада тәртип, куанып
кына гомер кичер. Тик күңел урынына утырмый гына бит... Үзе генә
калган чакларда, кесәсеннән алып, җиңгәсе язган хатны укый. Ничә
тапкыр укыгандыр инде, исәбен онытты, хәтта ятлап бетерде. Хат
кайтып китәр алдыннан гына кулына килеп керде. Бер көн алда юлга
кузгалса, хат иясенә җитә алмыйча, укылмыйча тумбочка өстендә
ятар иде дә, көннәрдән бер көнне чүплеккә очар иде...
Җиңгәсе үзләренең тормыш-хәлләр бик яхшы булуын язган.
Абыйсы металлургия комбинатында эшли, үзе балалар бакчасында
тәрбияче икән. Ул бик тә ике туганның бер шәһәрдә тормыш корып,
бер-берсенә терәк, таяныч булып яшәүләрен тели. «Чит җирләрдә
туганнарның кадере арта икән, энем. Абыең яшьтән ФЗУга чыгып
киткән, аннан монда килеп урнашкан. Шуннан бирле ялгыз каз
шикелле, туган-тумачасыз каңгырап яши. Ярый, бәхетенә мин бар,
язмышында очратып, миңа өйләнүе үзе бер бүләк булды аңа. Минем
дә туганнарым сугыш вакытында ачлыктан кырылып беттеләр, ялгыз
калдым. Флүн абыең белән ФЗУда очрашкан идек, ул монда килеп
урнашкач, хат язды, ике дә уйламадым, янына килдем. Гаилә корып,
матур гына яшәп ятабыз. Ике балабыз туды. Туганнарның булмавы
гына йөрәкне тырнап тора. Кунакларга йөрешер идек, куанычлар
булса – уртак шатлык булыр иде, борчу булса – бүлешер идек. Син,
авыл дип тилермә, без авылның ни икәнен беләбез. Кил безнең янга,
укытырбыз, кеше итәрбез. Хатының шәһәр дип өзелеп төшмәс, әби-
бабай ышыгында яшәп, иркәләнеп беткән инде ул. Булдыклы егеткә
хатын бетмәс, илдә чыпчык үлми, малаең да үсәр, тиресен тегеп
куймаганнар. Алар дип, үзеңнең язмышыңны ботарлама, абыеңның
синнән башка бер якын кешесе юк. Әллә ниләр уйлама, борчылма,
безгә синнән бер нәрсә дә кирәкми, туган авыр чакта беленә, сине
укытасы, чын кеше итәсе килә. Монда шофёрлар курсы бар, кирәк булса, тракторчылыкка да укырга була. Укырсың, эшләрсең, уч
тутырып акча алырсың, колхозның диварга сызган таягына карап
ятмассың. Абыең белән бер тормыш арбасында барсагыз, җиңелрәк
булыр. Колхозда кем арбасы көтә сине?.. Тагын шуны әйтәм, син
хезмәт иткән шәһәрдән бер «кунак» килеп, синең сәламнәрне
тапшырды. Еш булмаса да күрешеп торабыз. Турысын әйтәм, күңелгә
ошады ул кыз. И сөйкемле үзе, и матур сөйләшүе, и тәрбиясе! Авылга
кайткач, озак тоткарланма, кунакка диген дә килеп җит. Хатын ияртеп
йөри күрмә тагын. Монда сине бәхетең көтә!»
Яшереп булмый, җан тартмаса, кан тарта, бертуган абыйсын
күрәсе килүе хак аның. Димәк, Галина да анда... Аның ничек барып
җитүенә, ничек урнашуына битараф түгел иде егет. Инде туганнары
белән уртак тел табып, аралашып яшәвен белгәч, кызыксынуы тагын
да артты.
Армия срогы беткәч, Галина аны тиз генә кайтарып җибәрмәде,
«Болай, гидай хәлендә кайтып китмәссең бит, җай булганда,
файдаланып кал, хезмәт хакына исәп-хисапны үзем ясыйм, ким-хур
итмәм», – дип, үзе эшләгән оешмага урнаштырды. Чыннан да шул
ярты ел эчендә хәйран гына акча эшләп, өс-башын җүнәтергә өлгерде
ул. Баштарак кызның: «Караганда ягына, синең туганнар яшәгән
шәһәргә китәм», – диюенә, Фидаил ышанмый йөргән иде, чын булды
– апрель аенда егет Галинаны вокзалдан ерак юлга озатып калды...
Поезд кузгалганда, Галина бер генә сүз әйтте: «Көтәм!..»
Җиңгинең хаты үзенекен итте – авылны күреп, сагыну басылгач,
егетнең йөрәге кымырҗый башлады. Флүзә иртүк тора да фермага
йөгерә, көндез өйдә бер күренеп ала да тагын эшкә ашыга. Кич
соң гына кайтып керә. Әле, көнаралаш диярлек, төнге дежурга да
чыгаралар үзләрен. Колхоз малларын саклап, төн үткәрәләр. Үзен,
кайтканның икенче көнендә үк, колхоз идарәсенә чакырдылар. Эшкә
димләделәр. Хәер, аның белән җәелеп сөйләшкән, хәлләрен сорап,
ниндирәк теләкләре, уй-исәбе барлыгын белешкән кеше булмады
инде, ике-өч көннән эшкә чыгарга кушылды һәм шуның белән
вәссәлам! Ат җигеп чыгасы булса бер хәл, төзүчеләр бригадасына,
балта чабарга кеше җитми икән. Авылда ихатаңа ат керми икән,
синең тормышың юк дигәнгә чут. Гомерең ат эзләп, теләнеп үтәчәк
дигән сүз. Урманга барып, чыбык-чабык алып кайтырга кирәк, чокыр-
чакырдан печән чаба калсаң, аны алып кайтып өяргә кирәк, бер
капчык бодай-арышны тегермәнгә алып барасы булса, тагын ат эзләп
чыгып йөгерергә туры килә. Мондый тормыш кызыксындырмый иде
дөнья күреп кайткан солдатны. Ул тәвәккәлләргә булды.
Флүзә иренең Караганда ягында яшәүче абыйсын күреп кайтырга
теләген ишеткәч, җиргә сеңеп калгандай булды. Хатын-кызны алдап
булмый, күңеле нидер сизенә иде аның.

– Бергә барабыз! – диде ул, кинәт үзендә көч тоеп. – Үзең генә
кунакка барып кайтмассың бит инде... Минем дә шәһәр күрәсем, сыер
астыннан чыгып, дөнья гизәсем, күңел ачып, бераз юанасым килә.
Фидаил хатыныннан мондый ныклыкны көтмәгән иде, ни әйтергә
белмичә, мич янындагы эскәмиягә барып утырды. Башын аска иеп,
уйланып торгач, сүз башлады.
– Ерак җир бит, Флүзә... Филисне алып барып булмас, юлда
бөтенләй йончып, чирләп китсә, нишләрбез? Юлга үзем генә
чыкмыйм, җизни белән сөйләштем. Ул акыллы кеше, төптән уйлап
эш йөртә, икәүләшеп барып, абыйның хәлләрен белешеп кайтыйк.
Каршы килмә, хәл ителгән...
Җизни дигәне Рәхмәтулла бабайның олы кызының ире, фронтовик,
авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе иде. Җизни белән барып
кайтачакларын белгәч, күңелне кыбырсытып торган шик-шөбһәләр
таралды да куйды. Гомумән, Флүзә әрепләшү, сүз көрәштерү,
үзенекен расларга маташу кебек нәрсәләрне белми иде. Иреңә каршы
төшеп, ни кырасың? Ризалашты. Өч ел көткәнне, айга гына түзәр
инде. Ир кеше ни әйтсә, хатын-кыз шуңа күнәргә тиеш. Балачактан
әбисе Сәрбиҗиһан аңа шуны сеңдереп, өйрәтеп үстерде ләбаса!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев