Логотип Казан Утлары
Бәян

Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)

Фидаилнең күңелен нидер яндырып үтте. Күрәсең, кызга карата күңелендә нидер бөреләнгән, әмма таҗларын ачарга өлгерә алмый калгандыр. Аның шулай булуы яхшыгадыр да.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

V
Караганда якларына зур өметләр баглап килгән иде Фидаил.
Җиңгәсе язуга һәвәс булып чыкты, ул язган хатларны укыгач, алар
яшәгән Каражал шәһәре оҗмах бакчасы сыман тоела иде.
Җиңги соңгы хатын бигрәк тырышып язган иде. Аулакта калып
аны кат-кат укыды ул. Кызыгырлык иде шул. Күңелендә хатка язган
сүзләр яңара:
«Фидаил энем, ятма авылга ябышып, дөнья арты Әмәкәйгә килеп
терәлмәгән, ил яңара, төрле төбәкләрдә шәһәрләр барлыкка килә.
Бәхетне беркем дә китереп бирми. Үз кулыбыз белән төзибез аны.
Абыең һәм мин комсомол юлламасы белән килеп төштек Каражалга.
Палаткаларда яшәдек, хәзер безгә тугыз квадрат метрлы бүлмә
бирделәр, озакламый ике бүлмәле фатир биреләчәк. Дүрт кешелек
безнең гаиләгә ике бүлмәле фатир! Клуб хәтле бит ул уйласаң!
Кухнясы аерым, әйберләрне куярга тагын аерым бүлмә булачак,
диләр. Кешеләр шундый сарайларга күченәләр инде. «Бер-беребезне
эзләп йөрербез инде шул амбар кадәр фатирда», – дип көлешәбез
абыең белән. Кил, ятып калганчы, атып кал, эшчеләргә кытлык монда.
Меңләгән кеше килеп төпләнде инде, татарлар да җитәрлек, барысын
да белеп-аралашып яшибез. Санап караган идек, ике йөзләп татар
яши икән монда. Атнага алты көн эшлибез, бер көн ял итәбез. Ял
итү – мәҗбүри. Андый рәхәтлекне каян табасың, ди? Ел саен унике
көн отпуск бирәләр. Анысы да мәҗбүри. Акча түләп ялга чыгаралар.
Һуш китәрлек! Кулың эш кенә белсен, иренмә, акчаны көрәп алалар.
Татарларга тел-теш тидерәсе түгел, тырышлар, мактап кына торалар.
Ни эшкә тотынсалар, ялт иттереп эшләп куялар. Озак торма, һәр
нәрсәнең үз вакыты, берзаман мондый рәхәтлеккә, иркенлеккә
чик куелыр. Казакълар аулларын ташлап агыла төзелешкә. Шулай
булмый ни, гомер буе сыер тизәге ягып, казанда сарык эчәгесеннән
шулпа кайнатып чөмергән кавем коммунистик шәһәрнең хуҗаларына
әйләнде, түш киереп йөриләр. Байларский кыяфәтләрен күрсәң,
егылып китәрсең, бөердән чыгарып сөйләшәләр. Җәһәннәм базыннан
оҗмахка чыгуларын аңлыйлар, миңгерәү халык түгел казакълар.
Ике-өч көн шулар белән тел чарлап йөрсәң, бөтен сүзләре аңлашыла
башлый. Аралашып китсәң, ничава күренәләр, ярдәмчелләр, эшкә
дигәндә генә мәзәк: җиң сызганып башлыйлар да, ярты юлда
ташлыйлар. Калган өлешне татарлар эшләп бетерә. Шуңа монда татарларны «нокта куючылар» дип атыйлар», – дип язган хат, күңелгә
әллә ни ятмаса да, яшьлек дәртен иләсләндереп җибәрергә ярады.
Җиңги бик партийный күренә, ул язган сүзләрне армиядә замполит
Некрасов авызыннан гына ишеткәли иде. Инде җиңгәсе аның шәхси
«замполитына» әверелә, ахры.
...Ике көннән фермага эшкә чыгам дип җыенган егет, җизнәсен
үгетләп, аны юлдашы итеп, Каражал дигән яшь калага китеп барды.
Армиядә җимерек шәһәрне торгызу вакытында кайнаган
төзелешнең ни икәнен белә иде инде. Каражалда, зур комбинат
төзелүен исәпкә алганда, масштаб бәләкәй түгел, җыйнак кына
калачыкта үзенчә эш кайный, кая карама – күккә баш төрткән краннар,
экскаваторлар җир актара, машина-тимер тавышы, кирпеч өеме.
Ирексездән, Федяның сүзләре искә төште: «Иске кирпечтән дә яңа
йорт салып була...» Буладыр анысы, тик аның рухы тузган, таушалган
буладыр шул. Монда исә бөтен нәрсә яңа – кирпече дә, машиналары
да, кешеләре дә. Хәтта шәһәргә килүчеләрне каршы алучы тимер юл
станциясе каршындагы: «Каражал – коммунизм төзүчеләр шәһәре!»
дигән зур шигарь-язу да бәхет эзләп җыелган яшь-җилкенчәкнең
күңеленә ятып, җегәр өстәп тора. Икенче урында: «Киләчәк безнеке
булыр! Каражалның яшь буыны коммунизмда яшәр!» дигән шигарь
элеп куелган. Әлеге шигарьнең баштагы өч сүзе бигрәк тә таныш
иде егеткә, шигырьдән түгел микән әле?!
Ерак калмый инде майга да,
Яз ясарбыз салкын тайгада.
Җир безнеке булыр!
Ачулансак,
Шлем киертербез айга да...
Һади Такташ... Фидаилнең яраткан шагыйре. Нигәдер аның күңеле
шигырьгә тартыла иде укыганда. Югыйсә, нәселендә бәет, шигырь
чыгаручылар булмаган сыман.
Кайчандыр мәктәптә укып, күңелгә уелып калган дәрт өстәүче
сүзләр Фидаилне дә алга әйдәкли, шушында төпләнеп, тормышының
яктыдан яктыга үрләп барачагына өметләндерә иде. Коммунизм
сүзе исә бигрәк тә күңелне иләсләндерә. «Һәркемнән – сәләтенчә,
һәркемгә – хаҗәтенчә!» Шәп бит! Кулдан килгәнчә генә эшләп
йөрисең, синнән артыгын беркем таләп итми, таләп итә дә алмый –
сәләтеңнән артыгын сорарга кем батырчылык итсен ди?.. Коммунизм
бит бу, рәхәт яшәүнең төп принцибын бозарга беркемнең дә хакы
юк. Синнән артыгын кем сорый ала? Ә хаҗәтне кысарга хаклары
юк – дөньяның бөтен рәхәтен, ләззәтен һәркем тигез татырга тиеш.
Коммунизм төзүченең мораль кодексын санга сукмау илне җимерү
дигән сүз булачак.

Кемнең кулыннан нәрсә килгәнен бер Ходай белә, күңелеңә
ятышлы һөнәр үзләштереп, җиде кат тиреңне сыгып хезмәт итми
торып, нинди эшкә сәләтле икәнеңне белеп буламы? Юктыр. Фидаил
бу кадәресен аңлап бетерми иде, армиядә чакта, политзанятиедә
замполит Некрасовка шундый сорау биргән иде, Некрасов
кызарынып-бүртенеп егетне сүгеп ташлады: «Буржуй акылы синдә,
Исмәгыйлев. Түшеңә комсомол билгесе тагып йөрисең, ә башыңда
партия сәясәтенә каршы фикер йөртәсең. Кемнең нинди эшкә сәләтле
икәнен партия белә, синнән сорап тормыйлар. Партия куша, син
үтисең. Менә сиңа сәләт! Кара син аны, тыныч кына күренгән егет
оппортунист булып чыкты», – дип, бәхәскә нокта куйды. Бу илдә
«нокта куючы» ике кавем бар икән: берсе – татарлар, икенчесе –
замполитлар.
Җиңгәсенең хатын укыганда егетнең башыннан шундыйрак уй да
сызылып үткән иде.
Каражал – татарча кара ял дигән сүз. Әйләнә-тирәдә вак сопкалар,
таулыклар – алар чабып барган атның таралган ялын хәтерләтәләр.
Шуңа казакълар бу таулы төбәкне Каражал дип атаганнар да инде.
Ат өстендә, ялына тотынып аз чапмады Фидаил. Әллә соң шушы
атка бәйле сүз күңелен котырттымы татар егетенең? Ни булса, шул
– Каражалга килеп, тормышын шушы шәһәр белән бәйләргә уйлады
инде егет. Бу фикереннән кем дә булса кайтара алыр кебек түгел иде.
Шәһәрдә кечкенә музей бар, җиңгәсе актив комсомолка, агитатор,
вакыт табып, Фидаилне һәм җизнәсен музей белән таныштырды.
...Бу якларда революциягә чаклы ук геологлар тимер-марганец
рудасы тапканнар икән. Мәгъдән җир өстенә үк чыгып ята, мондый
бай катлам җир йөзендә сирәк, ди галимнәр. Революциянең шаукымлы
елларында тимер рудасын чыгару мәсьәләсе арткы планга калып тора.
Тимер юл юк, сусызлык, эшче куллар аз, мәгъдәнне чыгару бер нәрсә,
аны сәнәгать өчен яраклы халәткә китерү бик зур әзерлек эшләре,
чыгымнар сорый. Индустриализациягә нигез салынган утызынчы
еллар башында совет хөкүмәте әлеге мәсьәләгә кире кайтып, эшне
башлап җибәрергә карар кабул ителә.
Биштүбә сопкасы тирәсендә беренче скважина казылып, мәгъдәнне
чыгара башлыйлар. Аны эшкәртү ягын кайгырткан ниятләр кылына.
Тик сугыш башлана, ният тагын тормышка ашмый, әмма төп эшкә
нигез салына – мәгъдәнне чыгару өчен юллар кирәк, беренче
чиратта, тимер юл салырга керешәләр. Бу каторга хезмәтен Сталин
режимы тарафыннан сөргенгә җибәрелгән сәяси тоткыннар башкара.
Коточкыч авырлыклар аша Атасу бистәсеннән Каражалга тимер юл
сузыла. Бу ахыргы станция, Каражалдан соң тимер юл бетә, аннан
ары тормыш та тәмамланган сыман иде.
Җизказган шәһәреннән өч йөз чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан бу җир читендәге төбәктә 1950 елда мәгъдәнчеләр бистәсе төзелә,
руданы беренчел эшкәртү-баету комбинаты калкып чыга. Атаклы
Караганда металлургия комбинатын кыйммәтле чимал белән нәкъ
менә Каражал чыганагы тәэмин итеп торырга тиеш була. 1960 еллар
башында ул Бөтенсоюз комсомол-яшьләр төзелеше итеп игълан ителә,
аңа шәһәр статусы бирелә. Сусыз, ком бураны уйнап торган далага
төркем-төркем яшьләр килеп урнаша. Күпчелеге – авыл егетләре,
авыл кызлары. Ул чакта, коллык рәвешендә яшәп килүче колхоз
системасыннан котылуның бердәнбер чарасы туктаусыз игълан
ителеп торган зур төзелешләргә комсомол юлламасы белән китеп
бару иде. Коммунистик романтика хисләренә караганда, коллыктан
азат булу өмете җилкетте яшь йөрәкләрне.
...Авылдан килгәндә үк җизнәсенең кәефе юк иде, Фидаилнең калу
исәбенә кискен каршы төште, гомердә булмаганча, тавыш күтәреп,
ачуланып, аны авылга, хатыны, баласы янына кайтырга үгетләп
маташты. Җиңгәсе исә һаман Фидаилне калырга димли, ике бертуган,
абыйлы-энеле бергә яшәргә тиешләр, бер-берсенә таяныч булу кирәк
дип, өзми-куймый тарткалаша. Шофёрлар курсына урнаштырам
дип, егетне, кич балалар бакчасындагы эшеннән кайтуга, үзе белән
ияртеп алып чыгып китә, бер туктамый такылдый – каенесен булачак
переспективалар белән кызыктыруын белә. Фидаилгә җиңги сүзе
үтемлерәк, ахры, ул калырга булды. Җизнәсе, тәмам аптыраш
хәлендә, зар елап, авылга берүзе кайтып китте.
...Каражал артык зур кала түгел, баштагы мәлләрдә монда унбиш
меңләп эшче кул исәпләнелә, аннан соң кимүгә китә, авыр шартларга
түзә алмаганнар бәхетне башка төбәкләрдән эзләп карарга булалар,
шуннан соң гомер буена шәһәрдә кеше саны сигез меңнән артмый
дисәң дә була.
Фидаил җир читендәге шәһәргә урнашып калды, карусыз «эшче
кулларның» берсенә әверелде. Акча ягы бер дә җиңгәсе әйткәнчә түгел
икән, уч тутырып алган сыман буласың, ай буена кысып тотмасаң,
ашауга да җитми. Хәтта киткән чакта хатыны Флүзә уллары Филискә
бала киемнәре алырсың дип биргән акча да тотылып бетте. Өйгә посылка
салам дип ничә мәртәбә вәгъдә бирде, кергән акча, учка алуга бармак
араларыннан коелган ком сыман югала да бетә, ә монда ком җитәрлек...
Җиңгәсе бер хатында Галина турында да язган иде. Егетнең бу
кызга мөнәсәбәте аңлаешсызрак булды. Кыз егеткә нык ярдәм итте,
якын күрде, тик Фидаил мөнәсәбәтләргә әзер түгел иде. Хезмәтен
тутыргач, кызның сүзен аяк астына салмыйча, ярты елга шәһәрдә
калып, төзелештә эшләп йөрүен үзенчә аклый да ала: бердән, армия
срогы тулып, бераз акча эшләп алу Флүзәгә хыянәт итү түгел, бәлки
авылга кайтып кергәндә бераз сәмәнле булырга теләүдән булса,
икенчедән, егет, җиңгәсе сиздереп алуга карамастан, гаиләсен ташлау турында уйлап та карамады. Ул сәер уйлар эчендә бәргәләнә, күп
нәрсәне аңыша алмыйча җәфа чигә. Дөресе шул – ул үзен эзли иде.
Уйлый торгач, тапты кебек – аның җаны иркенлек тели, авылга кайтып,
кол хәлендә яшәү һаваны буачак, чикләүләрдән тыны кысылачак иде.
Әби белән бабай янында хөрлектә үсүнең касәфәте шул булдымы,
холкы тумыштан шундый идеме – әмма авылдашларыннан аерылып
торды, артык аралашып яшәмәде, ул гомер буе үзенчә уйлады, үзенчә
яшәде, беркайчан да кеше сүзенә карамады.
Галинаның үзенә сарылып, үзенеке итәргә теләвен дә шушы
иркенлекне чикләү дип кабул итте булса кирәк. Кызның, көннәрдән
бер көнне, абыйсының адресын алып, Караганда ягына китеп баруын
яшьлек дуамаллыгы дип карады. Сер түгел, кыз әйтеп килде – туган
шәһәреннән ераккарак китеп урнашуның үз сәбәпләре дә бар иде
бит. Сугыш чорыннан алган күңел ярасы – тормышы өчен курку хисе
кызны һич ташлап китми, ул гаилә корыр өчен тыныч төбәк сайлый,
сораша-белешә, уйлана, киләчәген кайгыртып, хәлиткеч адым ясарга
талпына иде. Фидаилне ул ошатты, тик егет кенә каты чикләвек
булып чыкты, бер карасаң, иләсләнеп киткән сыман, икенче карасаң
– үз эченә бикләнә, авылда калган хатыны, баласын уйлап, сагышка
күмелә. Сагына ул аларны, сагынуын гына башкачарак кичерә бугай.
Сабыр егет, керпедәй йомылып, үзе генә белгән ниндидер гамьдә
йөри башлый.
Каражалга килеп төшүгә Фидаил, беренче эше итеп, җиңгәсеннән
Галина турында сорашты. Җиңгәсенең йөзенә ачу чаткылары сибелде.
– Кулга-кул тотышып дөнья көтәр ир түгел, алны-ялны белмичә,
көн-төн эшләүче ишәк кирәк булган аңа. Кунакка килгәләде безгә. Бик
ошаткан идем, сиңа менә дигән пар булыр дип, үземчә сөенеп йөргән
булдым. Шәһәр кызына мондагы яшәү шартлары бер дә ошамады
бугай, тиз суынды. Үз яныма эшкә урнаштырган идем, рәхмәт тә
әйтмәде, бераз эшләп йөрде дә, чибәр казакъ егетен эләктереп,
Җизказганга китеп барды. Тормышын җайлагач, ул казакъ белән яшәр
дип беләсеңме? Тот капчыгыңны, Казакъстанга бөтен илдән яшьләр
агыла, төзелеш тә төзелеш. Кемнәр генә килми, арада синең шикелле
акыллы, карусыз, эшчәннәре дә җитәрлек. Хатынның башы эшли,
чибәрлеге дә бар, югалмас ул, – дип, сүзен тәмамлады.
Фидаилнең күңелен нидер яндырып үтте. Күрәсең, кызга карата
күңелендә нидер бөреләнгән, әмма таҗларын ачарга өлгерә алмый
калгандыр. Аның шулай булуы яхшыгадыр да.
Җиңгәсе вәгъдә иткән шофёрлыкка уку мәсьәләсе катлаулырак
булып чыкты. Курсларга металлургия комбинаты төзелешендә ярты
ел эшләп, хезмәт коллективыннан әйбәт характеристика белән килгән
яшьләрне генә кабул итәләр икән. Егет, акланмаган ниятләренә кул
селтәп, абыйсы янына урнашып, баш күтәрми эшкә ябышты…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев