Факил Сафин автор яңалыклары
-
14 август 2024 - 16:00
Хәтер болыны
Тәгәрим. Хәтер утыннан Исән чыгалмам, беләм. -
9 апрель 2024 - 15:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы. Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз. -
7 апрель 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр. -
6 апрель 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Уйлап куям, ул чакларда, ягъни халык кием-салым таба алмыйча тилмергән елларда, Әлфир абый авыл кешеләренең чын яклаучысына әйләнгән икән бит. Сатучыларны да гаепләргә җыенмыйм. Ялгышлыклар киткәндер, әмма булса да, безнең авыл кибетләрендә хилафлыклар сирәк булгандыр. Әлфир абыйның катылыгы, бердән, халыкка файдалы булса, сатучыларның үзләрен дә күп күңелсезлекләрдән коткарып калгандыр ул. Нәфес чүпрә кебек, ирек куйсаң, кабара башлый. Төртеп чыккач, соң була. -
5 апрель 2024 - 15:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Әле тагын бер шәп җырчы ишетелгәли башлады, – диде әткәй, горурланган сыман. – Илһам Шакиров, безнең Сарман ягыннан икән. – Кара әле, сорыйсым килеп йөри идем, Мәхтүрә сөйләп торган иде беркөнне. Аны, көнләшеп, Рәшит Ваһапов парахудтан суга ыргыткан, ди бит. Көч-хәл белән тартып алганнар. Судан алгач, ике бидрә су чыккан үзеннән. Бичаракаем, ничек үлми калган диген?.. -
4 апрель 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (повесть)
Коры Әлфир, соңгы сәгатьләре якынлашканын сизеп, вафаты алдыннан балаларына әйтеп калдырган икән: «Тавык урамында яшәп изаландым, күзем йомылгач, мине Базар урамыныкылар тирәсенә күмегез», – дигән ди. Базар урамында элек-электән хәллерәк кешеләр яши иде. -
5 гыйнвар 2024 - 11:00
Үзәк сонет (сонетлар бәйләме)
Гөлләрнең дә бар җаны, гөлләр дә көнгә карый. Җырга әйләнә бары – моң гына гөлнең таҗы. -
23 декабрь 2023 - 15:00
Әйләнеш
Таң шәүләсе... Кулым сузам, Кулыңны бир миңа да! Синең Йортның кунагы мин – Ярала Көн, өр-яңа! -
10 сентябрь 2023 - 15:00
Үзгәртәсем килде...
Диңгез эзләп киттем – чишмәм калды, Таулар эзләп киттем үзәннән. Кайттым – мине чишмәм танымады, Үзәннәрдә кипкән үләннәр. -
11 июль 2023 - 15:00
Юнәлеш бирүче басма
Әдәбиятка килү юлында миңа төп юнәлешне «Казан утлары» бирде, дисәм, хилафлык булмас. Әлеге сүзләр һич тә журналның 100 еллыгын каршылаган көннәрдә гавам алдында да ниндидер шәп сүзләр әйтеп калырга тырышудан түгел. -
14 ноябрь 2022 - 14:00
Мәңгелек бер көн
Ниләр көтә бу көнемне? -
1 ноябрь 2022 - 10:00
Кайда минем Ватаным?..
Атлар утлаган киң дала, Шунда Ватаным минем. Уйнап аккан инеш яры – Шуннан башлана илем. -
12 октябрь 2022 - 14:00
Җанга эндәшү
И Җан, җаным! Һәр тибешең Яңарта кан тавышын. -
3 октябрь 2022 - 16:00
Кагылмагыз!
Кеше ярган эздән йөрмим, Үз-үземә юл салам. -
24 март 2022 - 12:00
Гөрләвекләр
Җырлап-уйнап ага, килеп җанга кага Кояш нурын эчкән гөрләвек.