Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
5 сентябрь 2024 - 15:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
Казан – күпләрнең авыз суын корыткан шанлы кала. Монысы хак. Тик анда хәзер татарлар яшәми ич инде, аларны каладан куып чыгарып бетерделәр. Карантин – кырык чакрым. Җирле халыкка шуннан да якынрак килү, йорт-җир торгызу тыела. -
5 сентябрь 2024 - 09:00
КАТОРЖАН (роман)
– И балалар... Мин китеп баргач, икәү генә каласыз бит... Бер-берегезгә терәк булып яшәсәгез иде!.. Нәсел агачын корытмасагыз иде!.. Бу дөньяларда бала кайгысы күрмә икән. Хәсрәт тустаганын төбенә кадәр эчсен дидеңме, Ходаем? Сиңа бер үпкәм юк минем... Сорыйсым гына килә: улым Гыйлемханның гомерен берничек тә саклап калып булмый идеме? -
4 сентябрь 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Зур волость бинасында берүзе утырган Салих та булып үткән сөйләшүнең кайбер урыннарын тагын бер кат барлап чыкты. Ике тәкъдиме дә дөрес. Тик бүгеннән Сәлимәне ябып кую дөрес түгел. -
4 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Нияте аның ап-ачык, галиҗәнап, – диде княгиня, – үзең әйтмешли, беренчедән, көнчелек кортыннан интегә; икенчедән, тәхеткә борын төртмәкче. Бикбулатның колаклары үрә катты. Аннан соң: – Син инде бигрәк, княгиня, булмаганны. Тәхет?! Годунга?! – дип мыгырданды. -
3 сентябрь 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Кыза барган учак эссесен чиләктәге кайнарга куелган су да сизде, төрле тавышлар чыгарып җырлый торгач кайнап та чыкты. Карлыган ботаклары салынган чәй исе бөтен яланга таралды, бар үткән-сүткәне сәбәп табып, монда туктый башлады. Иң беренче булып Әхтәм килеп җитте... -
3 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Иваннан «спасибо» ишетер өчен кылынган җинаять бу, – ди Шаһ-Солтан, – татар өстенә төшкән кара тап, хурлык. -
2 сентябрь 2024 - 15:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Илче әфәнде, Әстерхан якларында, кунак – хуҗаның ишәге, дигән әйтем бар, – диде, уенын-чынын кушып, – бездә сыйдан баш тарту дошманлыкка тиң. Ә үзең, дуслык, дип аһ орасың. Оч очка ялганмый бит. -
2 сентябрь 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Казанлының, башка авылларда яшәүчеләрнең котын алу өчен Салих, авылга кергәндә, берничә залп бирергә боерды. Алда матур озын ял булачагын сизгән солдатлар моны бик тырышып үтәделәр. Салих бу тамашадан бик канәгать булды. -
1 сентябрь 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы – анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. -
31 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Әйе, көзгә борылып ятучы кояш, югары булса да, әллә ни җылытмый иде инде. Бары тик турыдан-туры төшкән нурлары гына инде суынып барган җәйге эссене саклый, аның кабат кайтачагын искә төшереп өметләндерә. Ильяс атына атланды да Казанлыга табан юл тотты. -
30 август 2024 - 09:00
Тәхетсез патша (дәвамы)
– Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән, ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат4 бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар. -
29 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Салих Герасим артыннан ниндидер җирәнүгә охшаш тойгылар белән карап калды, алдында торган болганчык, яшькелт көмешкәне эчте дә, стаканны өстәлгә ташлады. Шунда гына ул стакан төбендә мыекларын, тәпиләрен кыймылдатып йөзәргә маташкан әллә таракан, әллә чебенме ятканын күрде… -
28 август 2024 - 15:00
Тәхетсез патша (роман)
Хәлбуки, муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде. Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай булмыйча, ул – татар ханы, кыйбласы – Ислам. -
28 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Дөнья бөтенләй бозылды, моны Ильяс инде күптән аңлады. Салих кайтып керсә, яңа властька борылган бер кеше дә исән калмаячагы ачык иде. Йөздән артык кеше – ә аларның күбесе фронтовиклар – авылны саклап чыгарга әзер, тик корал юк. Шул йөздән артык кешегә искереп беткән унлап винтовка, калганы... Калганы корал түгел инде ул. -
27 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Кунаклар дәшми-тынмый утыруын белделәр. Отряд җыю да җиңел эш түгел, җитмәсә, җаваплы да. Әгәр баягысы «авыл кешесенә хас булган акыл» булса, монысы инде «авыл кешесенә хас булган хәйләкәрлек»: берәүнең дә бу эшкә беренче булып тыгыласы килми. Моны Степан да, кунаклар да яхшы аңлый иде.