Тәхетсез патша (дәвамы)
Кешегә баз казысаң, үзең буе казы, дигән бер акыл иясе. Бикбулатның көндәшләре дә үзләре казыган базга мәтәлешеп беттеләр.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
* * *
Соловецкий утравы – әкиятләрдә тасвир кылынучы җиде юл чатына бөрешеп каткан зур таш-тау өеме ул. Җиде юл чаты – монда җиде җил чаты. Иртән дә, кичен дә, төнен дә, көнен дә. Диңгез аны йотмый, түкми-чәчми дулкыннары өстеннән шудырып кына тарата. Шуңа күрә дәрьяны хәтәр суыкларда да туң алмый.
Ерактан караганда, бу таш-тау өеме кыранташ22 бушлыкны хәтерләтә. Тик ерактан караганда гына, чынлыкта анда энә төртерлек тә урын юк. Җан ияләреннән: этләр һәм бәндәләр.
Мондагы бәндәләр үзенә бер токым, аларны кеше рәтендә йөртмиләр. Хак, раһиб булып раһиблары да Зур җирдәге соумәгаларга23 сыймаган, яисә теге яки бу сәбәп белән көчләп кара бүрек кидерелгән ялган диндарлар. Качаклар шактый. Сөрелгәннәр. Җыеп кына әйткәндә, җәмгыять иләге астындагы чүпчар, мордар затлар.
Этләр әле ырылдаша, ә гадәти тормышта гомер бакый бер итәк астына сыймас шушы бәндәләр, ни гаҗәп, тату гаилә булып яши иде.
Бикбулат менә шушы мохиткә эләкте. Икенче көнне үк аны баш раһиб чакыртып алды.
– Галиҗәнап, мин синең бабаң кенәз Иван Фёдорович Мстиславский белән дустанә мөнәсәбәттә булып, бер-беребезне бик ихтирам итешә идек, – дип, танышу-сөйләшүне дөньяви кысаларда башлап җибәрде.
Тавышы көр иде дин әһеленең, күкрәк эченнән чыга, һич тә карт кешенекенә охшамаган. Югыйсә, кенәз Иван Мстиславскийның гүр иясе булуына дистә елдан артык бит инде. Шактый өлкән яшькә җитеп үлде. Бер чорда аралашып яшәгәннәр икән, архимандрит та олыгайган булырга тиеш.
Бикбулат күңелендә әңгәмәдәшенең килеш-килбәтен сурәтләп карады: озынча ябык чырай, күсе сакал-мыек...
– Галиҗәнап, мин синең ни хакта уй йөрткәнеңне белеп торам, – дип дәвам итте архимандрит, – әйе, мин бу дөньяда туксан ел яшим инде. Шөкер, Ходай озын гомер бирде. Үзем дә тырышам, тәнемне чыныктырам, ел буена көн саен диңгездә коенам. Кулым бер эштән тартынмый. Догаларымның көчен һәрдаим сизеп-тоеп торам, рухланып көн итәм. Слава Богу!
– Амин!
Бикбулат саубуллашканда гына сорыйсы итте.
– Атакай, миңа, гади бер раһибка, галиҗәнап дип мөрәҗәгать итүеңнең сәбәбен беләсем килә, – диде.
– Моның сәбәбе өстә генә ята, – диде архимандрит, – тәхеткә бер утырган зат, аннан үз теләге беләнме, көчләпме аерылган хәлдә дә, шушы сыйфатта кала. Бу – чынбарлык. Соловки исә чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итә, бозу-үзгәртүләрне танымый. Безнең өчен син – чын патша, галиҗәнап.
– Аңладым, атакай, рәхмәт.
Соловки, дөрестән дә, кануннар сагында торучы кадими кимәлдәге кирмән иде. Аның хак тавышын ерак Котып та баса алмады. Хәер, тавыш кынамы, 1668 елда монахлар (аларга башкалар да кушылды) патриарх Никон исеме белән бәйле чиркәү реформасына каршы фетнә күтәрделәр. Каршылык шул кадәр көчле иде ки, Мәскәүнең җәза гаскәре, сигез ел чолганышта тотканнан соң гына, утрауга аяк баса алды.
Бикбулатны Белозёрда махсус билгеләнгән кеше йөртә иде. Монда эт бирделәр. Яңа тәртипкә тиз ияләште үзе. Эте дә акыл иясе. Ул иртәнге гыйбадәттән соң өйләгә кадәр сәяхәт кыла. Кайтыр сукмагын да үзгәртеп кенә тора, әле таш-кыялар арасында хозурлана, әле диңгез шавына мөкиббән булып утыра.
Монах халкы тырыш вә үҗәт бит ул. Әнә, таш-тауны ерып, кишәрлекләр дә булдырганнар. Иген игәләр, яшелчә дә үстерәләр. Үз тамакларын үзләре туйдыра.
– Ариад, бүген минем тау һавасын сулыйсым килә, – диде Бикбулат, – җәйнең кадерен белеп калыйк.
Ариад – бүре буардай эре сөякле зур эт. Ашыкмас-кабаланмас, өрүен дә санап кына өрә. Матурлыгы да бар. Кардай ап-ак җирлеккә вак-вак кара ямаулыклар төшкән, буй-сыны илдә бер.
Көн ипле иде. Җилбикә дә кайдадыр тау ышыгында ялга талган булса кирәк, тып-тын. Җәен ул шулай югалып-югалып алгалый. Аның урынына Кояшбай иреккә чыккан, чип-чиста зәңгәр Котып күгенә фәкать ул хуҗа. Кызулыгы мактанырлык түгел-түгелен, әмма нурлары йомшак, шифалы, итагатьле. Кешеләр дә очраштыргалый, баш иеп, сәламләп китәләр.
– Галиҗәнап, сине исән-имин күрү безгә зур шатлык.
– Галиҗәнап, Ходайның рәхмәтендә бул.
– Галиҗәнап...
– Аулаграк якка борыл, Ариад, – диде Бикбулат, – уйларымны бозалар. Ә мин уйларым белән хатыным Анастасия янында. Һич күз алдымнан китми. Их, Ариад, син аның чибәрлеген күрсәң, үлеп гашыйк булыр идең. Анастасиягә бөтен җан иясе гашыйк: кешеләр, җәнлекләр, бөҗәкләр... тик ул минеке, мине генә ярата. Үзем дә бик яратам. Бик-бик. Әйтсәм ышанмассың, Ариад, аның белән кушылганнан соң, башка хатын-кызны куеныма керткәнем юк минем. Аңлыйм, минем дәрәҗәдә бу ахмаклык, әлбәттә. Башкалар күпме җария тота? О-о-о... Эт авызын ачмый гына ырылдагандай итенде.
– Рәхмәт, Ариад, син мине аңлыйсың, – дип, Бикбулат җылы кулы белән этнең тубалдай олы башын сыпыргалап торды.
Этнең үз вазифасы. Бер тында гына өреп тә куйды.
– Һау-һау!
Шул ук мизгелдә буыла-буыла ниндидер лискә чәрелдәде.
– Хаф-хаф-хаф...
Озак та үтми, тау куышы авызында маймылдай йөнтәс кеше пәйда булды.
– Мин өйдәш кертмим, – диде кемсә, көчеге кебек үк чәрелдек тавышы белән.
– Ходай йортыңа тынычлык вә муллык бирсен! – дип сәламләде Бикбулат куыш иясен, – борчылма, өйдәш булырга җыенмыйм, торыр урыным бар.
– Кара бүрекмени?
– Әйе, үзең нинди шөгыльдә?
– Шөгылем – дәрвишлек, калебем – гыйбадәт, табынучым – Христос.
– Ә нигә монастырьда түгел?
– Хуҗасын ошатсаң, этенә сөяк бир, – диде дәрвиш, – әүвәл этеңне сыйлыйм әле.
– Ул чит кеше кулыннан ашамый.
– Соравыңа җавап инде бу, раһиб, һәр җан иясенең, шул исәптән этнең дә, үз кыйбласы бар, бу бик хуп, тик югары даирә генә кыйбласыз яши.
– Ягъни мәсәлән?..
– Ягъни мәсәлән, монастырь ул – Тәңре йорты, гыйбадәт йорты. Анда тормышын үз теләге белән дингә багышлаган Ходай бәндәләре сыена. Русиядә исә монастырьны өтермәгә әйләндерделәр. Әйтик, патша үз хатыныннан ялыктымы, чәчен кырдырып, монастырьга яба. Бөек княгиня Соломонияне генә искә алыйк. Искиткеч ярдәмчел мәрхәмәт һәм илтифат иясе. Гүзәлләрнең гүзәле. Василий патша, егерме ел яшәгәннән соң, шул фәрештәдәй җәмәгатен көчләп монастырьга яптыра, имеш, бала тапмый. Бу – мөмкин хәл. Ләкин чиркәү кагыйдәсе буенча ир үзе дә хатыны артыннан кара бүрек кияргә тиеш. Ә бит, Василийга православие кануннары да, әхлакый тотнаклык та бармы-юкмы – яшь кыз куенына керә. Озак уйлап тормастан, ләббәйкә митрополит Даниил әлеге гаделсез никахка фатихасын да биреп куя. Соломония исә, чәчен кырыкканда, көмәнгә узган була инде. Баласын монастырьда таба. Монастырьга тавыш-гауга кирәкми, сабыйны шунда ук юк та итәләр. Менә нинди ул сезнең монастырегыз, раһиб.
Бикбулат бәхәскә кереп тормады, сөяксез тел ни әйтмәс.
– Тәңре тавы – Васан тавы! Биек тау – Васан тавы! – дип, Давид псаломыннан өзек китерде дә урыныннан торды.
– Раһиб, Ходай хакына, – диде дәрвиш, – синең этеңнән куркыптыр, мөгаен, Марусям тайган, тотып китерсәң, бик рәхмәтле булыр идем.
– Дәрвишнең акылы – ике күз, ир дә, хатын да син үзең дип уйлаган идем, хаталанганмын, җәмәгатең дә бар, ахрысы.
– Бар, ник булмасын, – дип кеткелдәп алды дәрвиш, утыз-кырыклар тирәсендә бер хәрендәшем, минем ни өчен буйдак йөрүемнең сәбәбен белешеп, яшең бара бит инде, энем, ник өйләнмисең, дип сорады.
– Бик өйләнергә иде, агаем, җүнле кыз гына таба алмаем, – дидем.
– Син, энем, һәр ягы килгәнен эзлисең булыр, – дип көлде хәрендәшем.
– Алгач-алгач, кеше арасында ким-хур булмасын дим шул, – дидем.
– Нигә, андый кызлар булмыймы әллә?
– Нигә булмасын, энем, берәү түгел – икәү.
– Кемнәр соң алар, димлә шуларның берсен, – дидем. Агаем печтик кенә уйланып торды да әйтте:
– Алармы? Аларның берсе тумаган әле, икенчесе инде үлгән, – диде хәрендәшем. Мин шул туасын көтеп яши-яши җитмешкә килеп җиттем инде, раһиб.
– Ә Маруся?
– Марусямы, Маруся ул – минем сөтбикәм, кәҗәкәем.
– Агаеңа охшап, син үзең дә җор зат икәнсең, – диде Бикбулат, – тик гафу ит, гозереңне үти алмыйм, күзләрем зәгыйфь минем, шуңа күрә эт белән йөрим. Дәрвиш бот чапты.
– Без, раһиб, ике сыңар – бербөтен икән ич, мин үзем дә томана сукыр лабаса! Тукта-тукта, монастырьга сукыр патша китергәннәр дип ишеткән идем, әллә ул галиҗәнап Симеон Бекбулатович синме?
– Әйе, ул кеше мин булам.
– Ә мине Аристрах дип белерсең. Русияне шаулаткан бунтарь Аристрах! Бик күп бояр йортларына кызыл әтәч кундырдым, таладым, җимердем. Миннән опричниклар да шүрли иде. Сагаладылар, әмма тота алмадылар. Күреп торасың, мин бүген дә иректә. Соловки патша белән фетнәчене бер җепкә тоташтырды. Алар ахири дуска әйләнделәр.
Бикбулат утрауда үзенең Стефан икәнен бөтенләй онытты. Василий Шуйский белсә, тиресеннән чыгар иде, мөгаен. Тик бу вакытта аның үз хәле хәл иде инде.
Русия янә чуалыш ташкыны эчендә калды. Бер якта яңа Ялган Дмитрий калкып чыкты, икенче якта поляк-шляхтлар мыж килә. Ил эчендә фетнә арты фетнә. Идарә дилбегәсе Шуйский кулыннан тәмам ычкынды. Аңа да Бикбулат язмышы тәрәзә чиртте. Фетнәче боярлар төн уртасында йортына бәреп керделәр дә чәчен кыркыдылар. Үзенекен генә түгел, хатыны Марияныкын да. Монастырь!
Хакимият Боярлар Думасы фатихасы белән иң дәрәҗәле вә иң абруйлы ил агаларыннан тәгаенләнгән «Барча Русия җире» Шурасы кулына күчте. Тәхет, моңарчы күрелмәгәнчә, тоташтан ике елга иясез калды.
Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның яманлыгы тияр һәр җирдә. Бикбулатның ике дистәгә якын гомере яманлык кочагында үтте. Тормышында ниндидер яхшы якка үзгәреш көтми иде инде. Баксаң, халык хәтерендә икән әле ул, абруена кырау төшмәгән икән. Һәм тар җирдә, Соловкида аңа яхшылык килде. Боярлар Шурасы әүвәл кире Кирилл-Белозёрга кайтарды, аннан бөтенләй иреккә чыгарды. Олуг кенәз Мәскәүдә яши башлады.
Кешегә баз казысаң, үзең буе казы, дигән бер акыл иясе. Бикбулатның көндәшләре дә үзләре казыган базга мәтәлешеп беттеләр. Соңгысы, Василий Шуйскийга монастырьда да тынгы булмады. Һөҗүм вакытында поляклар әсир итте. Гомере читтә, Варшава төрмәсендә өзелде.
– Ислам диненнән китмәгән булсаң, раһиб, тәкъдир дәфтәрең башкача язылган булыр иде, – диде Бикбулатка Соловки әшнәсе бунтарь Аристрах, чираттагы гәп вакытында.
– Ходай – ул бердәнбер, дәрвиш, – дип җаваплады Бикбулат, – мөселманмы син, христианмы – аерма юк, без Аның коллары. Һәм Ходай туганда ук тәкъдир дәфтәремне нәкъ менә шулай тәгаенләгән, мин монда көчсез. Ә язмышымнан риза-бәхил.
Тәкъвалык хәлләренә килгәндә, калебемдә Мөхәммәд пәйгамбәр дә, Иисус Христос та бик тату һәм үзара килешеп яшиләр. Ә казый – Хак Тәгалә үзе.
22 Кыранташ – хәрабә.
23 Соумәга – монастырь.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2017
Фото: pixabay
Теги: чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев