Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
26 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс белән мөнәсәбәтләре аларның элеккечә, Фазыловлар – сәяси эшләргә тыгылмаулары белән үзләренә ихтирам казанган бай кешеләр. Ничек кенә булмасын, ике як та бу эшләрнең вакытлыча гына икәнен төгәл аңлый, кайчан да булса яңа власть һәм билгеле байлар арасында булган бу тигезлек пыяладай ватылачагы бәхәссез иде. -
25 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тагын җыйды үзенең ярдәмчеләрен Матусов. Ул-бу була калса дип, югалтуларны төрле яктан исәпләп карадылар. Ни генә эшләмәсеннәр, югалтуларның очы-кырые күренми иде. Авыр булса да, бер нәрсәне инкарь итәрлек түгел: монда булган милек монда калачак, киткән баркалар өчен акча килүе икеле. Матусов күп нәрсәне эшләп өлгерде өлгерүен, тик мөлкәтне сатып өлгерә алмады. -
23 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Әлегә! Әлегә сүз атышабыз. Бераздан чын-чынлап атышырга туры килмәгәе! Менә шунда ярдәм сорап килерсез миңа, тик өмет тә итмәгез! Кһем-кһем! Бу сүзләрне әйткәч тә, Сафа пыр тузып чыгып китте. Ачык тәрәзә аша тояк тавышлары гына ишетелде. -
21 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Башланды. Башланды теге курка-курка көткән мәхшәр. Октябрь азагында чуен юл аша Петроградта булган инкыйлаб турындагы хәбәрләр килеп төште. Тик әлегә ул хәбәрләр каршылыклы, кайсыбер өлешенә ышанырлык та түгел иде. Бернәрсә ачык – кичәге тәртип юкка чыга, бүгенгесе әлегә юк. -
20 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Иң мөһиме – Матусовның, аның кешеләренең нинди адым ясарын белү һәм шуңа әзер булу. Матусов берни булмагандай яшәвен дәвам итә, Ибраһим турында уйламый да, күрешкәндә элеккечә исәнләшә, күз карашында да бернинди дә усал уйлар сизелми. Монысының алданчык тышкы кыяфәт кенә икәнен аңлый старшина, тик аның аңлавы гына эшне берничек тә җиңеләйтә алмый, бары курку өстәп, аны катлауландыра гына. -
19 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Матусов бу турыда тыңлап та тормады, кулын селтәде. Ул монда кемнеңдер югарырак торганын аңлый, шуңа да аның исемен көтә. Тагын бар тынын бер сүз аша бушатты: – Кем? – Старшина! Хуҗа, лып итеп, урынына утырды. -
16 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс та тик ятмады бу арада. Сәламәтлеге күзгә күренеп ныгыды, баш әйләнүләр сирәгәя төште, тавышы да уз урынына тулысынча кайтты, ниһаять. Бары атна-ун көн саен әллә кайдан килеп төшә торган баш авыртуы булып, узган контузияне оныттырмый кала килде. -
14 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Өйдән чыгу белән икесе берьюлы мостикка карадылар. Анда кәнәфидә бөрешеп, бу авыр хәлләрдән бәләкәйләнеп калган, күләгәгә әйләнеп, көн саен тормыш мәшәкатьләреннән ерагая барган һәм кинәт картаеп киткән Даниел Геворкович башын иеп, үз уйларына бирелеп, тын гына утыра иде. -
13 август 2024 - 15:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Салихның үскәнен күрмәдем, инде монысын шул армияңә илтеп тыгасың! Ничек инде ул? Берәү хезмәттә бит инде, барысы да бездәнмени? Ә, әтисе? Җибәрми-им! -
12 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Калдырган урынында ат юк иде. Гәрәй, җиргә ятып, төнге тавышларны тыңлый башлады. Кинәт башка тавышлар арасында ул Йолдызның кызгандырырлык таныш тавышын ишетте һәм, торып, шул якка йөгерде. Ат кырында ике кеше тора иде, аларның сөйләшүен дә ишетеп өлгерде Гәрәй: – Чүкеч! – Ахмак, тот тоягын! -
9 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл эченнән үткәндә, Ризван урамда кеше булмавына игътибар итте. Халык эштә. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләр. Мондый коры көз тик ятмаска куша, кышка әзерлекне баета торган көннәр икәнен истән чыгармаска чакыра. -
8 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелгә Ильяс шаулап торган Казандагы эреле-ваклы эшләрнең нинди булуын күз алдына китерде. Булыр эреле-ваклы! Мондый егетләр тыныч кына шул эшләр арасында йөзмәс! Үзләре агымны үзгәртеп, тизләтеп, юл күрсәтеп баручылар бит алар! -
7 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Гәрәйгә Хәмит тезген белән суктыруын белде. – Монысы миңа төшкән оят өчен! Монысы шушы яшемдә, халык көлеп, исемемне чәйнәгән өчен! Монысы Степан кызы өчен! Монысы гореф- гадәтне санга сукмаган өчен! Монысы марҗа өчен! -
6 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде: – Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм! Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы ташлар өеме янына алып килде. – Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк! -
2 август 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер-ике сәгатьләп ял итеп алган тук ат, матур гына юыртып, Олы елга белән Казанлы арасын якынайта, ә арбада барганнар, җиде тавышка сузып, баягы «Хәмдия» җырын җырлый иде.